Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” хикәясен йомгаклау дәресе
план-конспект урока на тему

Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясен  йомгаклау дәресе. Ачык дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eniki_ytelmgn_vasyyat_hikyasen_yomgaklau_drese.doc89.5 КБ

Предварительный просмотр:

11 сыйныфның татар төркемнәре өчен Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять “ хикәясе буенча ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема: Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” хикәясен йомгаклау дәресе.

Максат: - Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча фикерләүне йомгаклау, гомумиләштерү;

Үткәрде: Гараева А.М.

- мәсъәләгә төрле яклап якын килергә өйрәтү, гомумиләштерү күнекмәләре булдыру; балалар күңелендә ананы кадерләп, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү; ата-ана күңеленә җан җылысы бирү тәнне кайгыртудан да кыйммәтрәк икәнен төшендерү, ата-ана алдындагы бурычларны аңлату, бурычларын үтәгәндә генә ул баланың бәхетле буласын төшендереп бирү фикерләрен һәм фикерләп гыйбрәт алырга өйрәтү

- әхлак, милли үзаң тәрбияләү; сәнгатьле уку күнекмәләре бирү.

Җиһазлау: дәреслек, Ә. Еники китаплары, газета-журнал материаллары, Ф.Яруллин шигырьләре,  техник чаралар

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

Укытучының кереш сүзе.

Көзге ачы җилләрдә коры җир өстенә коелган ай нурлары кебек, салкын кышта ап- ак булып яуган карлар кебек,  аның иҗат юлын “Бүз егетләр”, “ Таһир-Зөһрә”ләр һәм “ Йосыф китаплары”, “ Идегәй” дастаннары яктыртып тора. Олы юл читендәге телеграмм баганалары кебек, аңа Сәйф Сараи, Мөхәммәдьярлар, Мәүлә Колый һәм Утыз Имәни кебек борынгы әдипләребез иҗаты маяк булып тора...Гомер буе ул Мәрҗани һәм Тукайлар калдырган мирасның шифалы йогынтысын тоеп яши. Сүз ,әлбәттә, Әмирхан Еники турында. Тулы бер гасырның буеннан буена диярлек гомер кичергән әдибебез ул безнең. Күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли аның әсәрләре. Гүяки алар каләмне язу карасына манып түгел, ә бәлки хискә, моңга, сагышка манып язылганнар. Шуңа да җаныңны кая куярга белми бәргәләнгәндә, кулыңа Ә. Еники әсәрләрен аласың (курай моңы тыңлана). Укучылар,  үткән дәрестә  без олуг әдибебезнең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен укыдык. Бу көчле һәм бик гыйбрәтле әсәр. .2.Өй эшен тикшерү  

 Кем соң ул Ә.Еники? Аның тормыш юлы һәм иҗаты хакында кем сөйли? ( 1 укучы сөйли һәм презентаөия күрсәтә)

  • Әйе, Ә.Еникинең әдәби иҗаты югары бәяләнде. Ул Хезмәт Кызыл байрагы(1979), Почет билгесе(1957) орденнары белән бүләкләнде. 1984 елда аңа Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Бик күп әсәрләре дөнья күрде, ул тиз арада үз укучыларын тапты. Күпсанлы әсәрләре арасында үзенә аерым урын алып торучы әсәре-“Әйтелмәгән васыять” повесте. Әсәрнең  эчтәлеген исебезгә төшереп китик әле.
  • 1 укучы кыскача эчтәлекне сөйли

3.Үткәннәрне искә төшерү.

Автор балаларны тәрбиясез кешеләр итеп күрсәтми. Тормыш агымына бирелеп алар туган туфракка битараф карый башлаганнар. Бу исә әниләренә мөнәсәбәтендә дә сизелә. Шул ук вакытта, җәмгыять каршында үзләрен яхшатлы итеп күрсәтергә тырышалар: авырган әниләрен алып китәләр, табибларга күрсәтәләр, гел хәлен белешеп торалар. Ә инде чын асылларын үтәмиләр:(Нәрсәләр инде алар?)

----Әниләренең соңгы васыятен тыңламыйлар.(Алай..... 143 нче бит әсәр.)

  • Акъәби алдында ризык күп, җиләк-җимешләр дә бетеп тормый. Аның тәнен ризыкландыралар, ә күңелен, җанын тыңлау юк. Сезнеңчә кайсы кыйммәтрәк, тәнне кайгыртумы, әллә җанны кайгыртумы?

Акъәбинең күңеле тыныч түгел бит. Әйтәсе васыятьләре турында уйлана, борчыла. Балаларының шул теләкләрен тыңларга вакыт бирергә теләмәгәннәренә бәргәләнә. Шуңа күрә ул алдындагы ризыкларны рәтләп күрми дә бит. Ул бит инде үлемгә якынлаша, аның васыятьләрен әйтеп калдырасы килә. Шулардан чыгып әйтәбез: тән ризыкландыруга караганда Акъәбинең күңелен, җанын тыңлау кыйммәтрәк.

----Өйдә үлүен теләмиләр. (Ләкин...  146 нче бит әсәр.)

  • Акъәбине больницага көчләп илтеп куюның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз? Балалар куркыр дию сәбәплеме?
  • Юк, сәбәбе ул түгел. Алар аның мәшкатеннән куркалар.Өйдә үлсә мәшәкате дә эше дә күп булачак дип куркалар. Мулла чакыртасы, юуучылар чакыртасы, өйнең бөтен җирен юып чыгарасы була бит.

----Кәфенләп күммиләр. 147 бит

  • Акъәбине мөселманча күммәделәр. Төп сәбәп марля таба алмаумы?
  • Балалары зур-зур урыннарда эшлиләр, теләсәләр марля табарлар иде. Алар бу гамәлгә ваемсыз карыйлар.Ничек күмелсә дә исләре китми. Алла сакласын, табут белән күмделәр. Йөрәкләре ничек чыдады икән, йөрәк урынында таш микән әллә аларның?

Акъәбинең соңгы васыяте нинди соң? Ул нәрсә дип әйтеп калдырырга тели? ( 145 бит)

  • Ата-ананы мәңгелеккә озаткач та бетми әле улның һәм кызның бурычы. Нинди бурычлар турында сүз бара?
  • Ата-ана алдындагы бурыч  күмәкләп озату, чәрдуган кую, баш очына таш яздырып кую,чистартып карап тоту, догалар белән гөнаһларын кичерүне сорау, ата –анага һәрвакыт догада булу һәр баланың бурычы.
  •  Әйе, исән чакта кадерләп, назлап яшәү, үлгәннән соң догада булу – болар үтәлергә тиешле бурычла. Аталары каберенә таш та куймауны ничек аңлатырсыз?

Ата-ананы сакламау, кадер-хөрмәт күрсәтмәү

- Акъәби ни өчен үзенең әйберләрен балаларына биреп калдырырга тели?(Үзенең төсе итеп саклап торыр өчен, башкорт халкының милли киемнәрен белеп тору өчен, онытмау өчен. 143 нче бит әсәр Сатар өчен.., 295 нче бит Югыйсә...)

-Киемнәрне нинди язмыш көтә? (Театр гардеробына илтеп тапшыралар.)

  • Сез ничек уйлыйсыз, балалар дөрес уйлыймы?
  • Юк. Минем әниемнең, әбиемнең истәлекләре бүгенге көндә дә саклана. Аларны мин сезгә күрсәтергә дип алып килдем. (күрсәтәм)

  1. Кабатлау.

  - Укучылар, Акъәбинең васыять итеп әйтеп калдыра торган нинди теләкләре бар иде, шуларны аерым-аерым әйтеп бирегез әле.

  • 1 нче васыяте: Гәүдәмне әйбәтләп юып, кәфенгә төреп, ләхеткә куйсыннар иде, ди.
  • 2 нче васыяте: Кадерле булган кием- салымнарын, муенса- беләзекләрен, кызыл башлы сөлгеләрен, бәрхет камзулларын исемләп атап балаларына биреп калдырырга тели, истәлек итеп.
  • 3 нче васыяте: Туган илгә, Туган туфракка юл өзелмәсен, ата-бабаларыгызның җирен онытмагыз, ди.
  • турында уйлап карыйк.
  • 1 нче васыятенең әһәмияте. Ул гомер буе ак яулыгын башыннан салмаган, Аллага таяна, ул барлык күңеле белән мөселманча күмүләрен тели, табутка салып күмүләреннән курка. Шуңа күрә күмү бары тик мөселманча булсын, ди.
  • 2 нче васыятенең әһәмияте. Әниләренең төсе итеп, сагынганда карар, истәлек итеп саклар өчен киемнәрен, мәрҗәннәрен биреп калдырасы килә. Аларны бит әти-әниләре кигән, бик күп башкорт кызлары кигән. Ул бит башкорт халкының мирасы, аларның милли киемнәр буларак та сакларга тиешләр. Сакламаганда онытылып бетәчәк. Сакланып буыннан-буынга тапшырылырга тиеш, әбиләренең кадерле милли киеме итеп сакларга, аннан үз балаларына шулай дәвам итә. Гаилә ядкәрләрен кадерләп саклау, аларны изге әйбер итеп күрү, аларны киләчәк буыннарга тапшыру һәр ул-кызларның бурычы булырга тиеш.
  • . Туган җиргә юлны онытмагыз, анда юл өзелмәсен, ата-бабалар җирен онытмагыз, дигән иде.
  • Әйе. Әмма, хөрмәтле укучылар, бу васыятьне Акъәбинең балалары ничек гамәлгә ашырырга тиешләр? Бу теләген үтәү ни өчен кирәк? Әһәмияте нәрсәдә?
  • Әле әниләре янына сирәк булса да кайталар иде. Мин үлгәч бөтенләй туктарлар, дип курка әби. Авыл апа-агайлары белән аралашып яшәгез, әби-баба, апа-ага каберенә кайтып йөрегез, ди. Әйе, алар суын эчкән чишмәләрен, су буендагы тал-өянкеләрне онытырга тиеш түгел. Авыл агалары, апаларына кайтып бер җылы сүз әйтеп аралашу күңелләргә ямь бирә, җаннар җаннарга кушылып күңелләргә матурлык өстәлә. Туган туфракка кайтмый йөрү күңелне тарайта , ата-бабаларны онытмыйча, аларга дога укып, авыл халкың, туган  халкың белән өзелми яшәү ул сиңа көч-дәрт бирә. Авылның кыр-болыннары, тугайлары, сандугач сайраулары, чишмә чылтыраулары күңелгә күпме рухи матурлык тудыра бит!... Туган як тагы ни өчен кирәк, Лилия?
  • - Мин аны сезгә Ф.Яруллин шигыре белән әйтеп бирәм. Ул шигырь “Туган җире кирәк кешегә” дип атала. ( Укучы сөйли)
  • Рәхмәт. Укучылар, Акъәбинең әйтергә теләгән , әйтергә күпме омтылган, әмма балаларының шуңа вакыт биреп тыңлый белмәгән өч васыятенең дә әһәмиятен ачыкладык

- Хикәядә Шагыйрь образы үзенчәлекле. Ул әбинең балалары кебек шәһәрдә яши, ләкин анда кешенең күңелен аңлау хисе сүнмәгән. Шуңа да әби белән бик тиз уртак тел таба. ( 141-142 нче бит әсәр  Юлкотлы! Юлың котлы булсын.... )

- Син мине кичер инде, әсәй, синнән бернәрсәмне дә яшерә алмыйм шул.

Шагыйрьнең бу сүзләре белән автор нәрсә әйтергә тели соң?

-----“Милләтнең сакланышына, киләчәгенә зур куркыныч яный”-дип. - Әсәрдә моны аңлаучылар чирле: Акъәби авыру, ә шагыйрь эчкече. Суфиян кебек укымышлы, төрле дәрәҗә биләүче кешеләр еш кына халык мәнфәгатьләреннән читләшәләр. Әбине күмгәч,  шагыйрьне ни өчен сөйләүдән туктаталар?

-Чөнки шагыйрь хакыйкатьне сөйли. Ә кемнең чын хаклыкны ишетеп торасы килсен? Шуңа аңа кычкырып, сүзен кырт кисәләр.  Алар үзләрен яхшы кешеләр дип уйлый торганнардыр...

  • .Хәзер алда әйтелгәннәрне берләштереп,  әсәрнең төп темаларын, проблемаларын әйтеп чыгыйк
  • Ата-ана хакын хаклау ,аның алдындагы бурычларны үтәү, түләү.
  • Милли киемнәрне саклау,телне саклау.
  • Туган җир хакын хаклау.
  • Димәк, ата-ана-ил бер бөтен булып берләштергәндә генә бергә тоташып сакланырга тиеш ,шул вакытта милләт тә сакланыр.
  • Ярый боларына  нәтиҗә ясадык.
  • Болардан һәрберебез гыйбрәтләр алып,үз-үзенә нәтиҗә биреп күңелегездә онытмыйча хәтердә тотарга тиеш.
  • - Әсәрдә символик образ да бар. Әсәр аның белән башлана һәм бетә. Автор ни өчен аны кулланган?
  • ----- Ул кылганнар.(ковыль) Алар җил уңаена тирбәләләр. Әбинең балалары да, туган нигезеннән аерылып, чор таләбендә әле бер якка, әле икенче якка ташланып, җайлану эзлиләр.
  • - Акъәби нинди кеше соң ул? Исеменнән дә күренгәнчә, күңеле саф, ак, пакь беркайчан да беркемгә дә начарлык эшләмәгән, уйлары яхшы.(141бит)
  • Акъәбине табут белән кабергә төшергәндә Гөлбикә бик каты елады, -ди автор. Елавы ни сәбәптән икән?

Әнисен мәңге яшәр дип уйлагандыр, ә әниләре үлде дә китеп тә барды теге дөньяга. Әнисен тыңларга вакыт бирмәде, оятына көч килеп, күңеле нечкәреп киткәндер дип уйларга була.  - Әсәрдә тагын бер символик образ бар. Аны Миңлебай карт ике тапкыр искә төшерә. Ул нәрсә?

---Учак образы. Ул милләтнең киләчәгенә, ныгып, көчәеп китәчәгенә ишарә үтә. Үткән белән бүгенге буыннар арасында бәйләнеш кенә өзелмәсен.(307 нче бит әсәр Аккилен үлмәде....) Моңа йөз яшәр Миңлебай карт та ышана.

  • Әйдәгез, хәзер әсәрдән вакыйгаларны бергә җыйыйк та нәтиҗә ясап карыйк. Әниләре балаларына риза булып китте микән?
  • 1 укучы.  Юк, ничек риза булсын! Әби елап китте, рәнҗеп китте.
  • 2 укучы. Әйе, Акъәбине мин кызгандым. Балаларына карата күңелемдә нәфрәт хисләре уянды.
  • 3 укучы. Мин дә шулай уйладым. Күңелләре каты бу балаларның.
  • 4 укучы. Әби авылда да ялгыз яши иде. Монда балалары янында да әби үзен ялгыз хис итеп яшәде. Һ.б. шулай итеп укучыларның фикерләре тыңлана.
  • Рәхмәт. Вакыйгаларны берләштерик. Ата-ана каршындагы ул-кызларның бурычы бу
  • Шулай, балалар, һәркемгә ата-анасының хакын хаклап, ризалыгын алып соңгы юлга озатырга насыйп булсын. Менә Ф.Яруллинның ата-ананың хакын хаклап яшәмәүчеләр турында бер шигыре бар. ( Ф.Яруллинның ”Кешеләрдән гел яхшылык эзлим” шигырен бер укучы укый.)

4. Ныгыту

  • Ә хәзер алдагыларны гомумиләштереп, фикер җебебез бер яклы гына булмасын өчен, икегә бүленеп үз фикерләребезне әйтеп карыйк:
  • 1.төркем – яклаучылар ; икенче төркем – тәнкыйтьчеләр  булсын.
  • 1 -Мәсьәлә: Ата-анага, , өлкәннәргә хөрмәт.

Яклаучылар: Авыргач, Акъәбине алып китәләр.

                       Кыйммәтле дарулар белән дәвалыйлар.

                        Кайбер кешеләр картлар йортына да илтәдәр.

Тәнкыйтьчеләр: Акъәби авылда яшәгәндә аның янына кайтмадылар.

                               Васыять  тыңланмый. Бу бит иң олы сүз.

                                Үләргә 3 көн калгач больниөага илтәләр.

                                 Үлгәндә күз йомдыручы да булмый.

---------Кайсы як дәлилләре саллырак?

2- мәсьәлә. Тормышта иң изге кешеләр - әниләребезгә хөрмәт җитми.

-Бу урында сезгә бер риваять сөйләр идем.

Егет белән кыз бер-берсен бик яратканнар. Кыз егетне сынап карамакчы була... “Әгәр сөюләрең чын булса, иң якын кешең – әниеңнең йөрәген алып кил миңа, “ - ди. Егет кайтып, әнисенең йөрәген ала да, аны ике учына кысып, сөйгәне янына ашыга. Йөгереп барганда, ташка абынып, тезен бәрә. Шулчак егет кулындагы ана йөрәге телгә килә: ”Авыртмадымы, балакаем?!”

Моннан да үтемлерәк итеп ананың балага мөнәсәбәтен әйтеп булмастыр. Беренче мәсьәләнең калган өлешен тикшерик.

3 мәсьәлә - Атага, өлкәннәргә хөрмәт.  Гореф-гадәт, йолаларга хөрмәт

II тәнкыйтьчеләр.

  • Атасы алар бәхете өчен бөтенесен эшләгән. ә алар аталары каберенә чардуган гына да куя алмыйлар. Ул каберне бит Акъәби һәм авылның бер-ике карты гына белә. Ә алар да үлсә?
  • Укытучы. Димәк, уртак нәтиҗә чыгарыйк . . Көтелгән җавап. Акъәби балаларының өлкәннәргә, ата-анага хөрмәтләре чикле.

Күпме ярдан ашса да, су тартылыр үзәнгә,

Купме азса, тузса да, ил буйсыныр азанга.

Укытучы.Акъәби гомере буе игътибарын юнәлтергә тырышкан борын-борынгыдан килгән милли гореф-гадәтләр, йолаларга хөрмәт балаларда ничек чагыла?

I яклаучылар. II тәнкыйтьчеләр.

-Алар һәрберсе берәр истәлек алалар, -Иң изге итеп сакланырга тиешле

әйберләрне ташламыйлар, театрга ядкәрләр бит алар! Сандыкта

бирәләр. Акъәбинең күпме күңел җәүһәрләре. Ул аларны һәр баласына атап

әйтергә жыена. Нәрсә-нәрсә, мөселманча күмү йоласы гына да үтәлмичә кала. Гробка тыгып куялар. Кәфенләп күмәсе урынга кулмәк кигертәләр.

-Истәлеккә дип, Суфиян малаена камчы тоттыра. Камчы-символ. Алар

явызлык, усаллык символын сайлыйлар.

Укытучы. Димәк, нәтиҗә чыгарабыз. Көтелгән җавап. Ата-баба йоласы, гореф-гадәтләренә хөрмәт юк. Аларны кирәксенмиләр. Өлкән буынга алмашка кыйблалары итеп мәрхәмәтсезлекне сайлаган шәфкатьсез буын килә.

III Туган жиргә, телгә мәхәббәт мәсьәләсе.

 Укытучы. Бу мәсьәләне анализлаганчы, бер шигьри аһәң ишетегез. Ул безнен III мәсьәләнең бөтен эчтәлеген ача сыман.

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң

"Әни",-дип,

Тел ачылгач, уз телеңдә әйтә алсаң

"Әти",-дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас-

Туган телең әле ул булмас!

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң

"Әни!",-дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң

"Әти!"-дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр.

Туган телең әнә шул булыр! Зөлфәт

Укытучы. Шигырьдәге төп фикерне әйтегез. Әсәрдән шушы юлларга мөнәсәбәтле вакыйгаларны табыгыз.

I яклаучылар. II тәнкыйтьчеләр. Шагыйрь белән аралашалар. -Суфиян балаларына туган телен

өйрәтми.

-Марҗага өйләнә. Инде бу телбетүгә беренче адым

              5. Йомгаклау

Фикерләрегезне тыңладык. Кешеләрнең күңел сукырлыгының сәбәбе нидә? Бәлки җәмгыять, цивилизация, техника үсеше нәтиҗәседер? ( Бәхәс.)

Элек хатын-кыз гаилә ныклыгын тәшкил итүче, балаларда иман нуры сеңдерүче булса, әсәр язылган вакытларда һәм хәзер дә ул дәүләт өчен эшли. Чөнки гаиләне алып барырга акча кирәк! Ә гаилә дәүләт өчен каядыр арткы планга күчерелде. Ә мондый фикер йөрткән жәмгыять-авыру жәмгыять ул. - Әсәрне әбинең әйтелмәгән васыяте турында дип кенә әйтеп булмый. Язучыны кешелек тормышындагы таш күңеллелек борчый. Җәмгыятебезне бу “авырудан” коткару өчен, Акъәбиләр күңеле кирәк икән безгә.

   - Нинди нәтиҗәгә килә алабыз?

----Халыкның рухи байлыгы саекмаска тиеш. Һәр милләт үзенең үткәнен хөрмәт итәргә тиеш. Туган телебезгә ихтыяҗ кимеде. Телебезне үлемгә дучар итмисе иде. Тел бетсә - милләт тә бетә. Безгә шуны онытырга ярамый. . Әсәрдә моңа аваздаш символик образ бар (учак). Әйе, өмет калсын, ул бар әле, өметне өзмик. Әти-әниләрне  зурлап, хөрмәт итеп яшик!

.

6.Өйгә эш. Ана – бөек исем” дигән темага миниатюр- сочинение язарга.

7.Билгеләр кую.

Ф.Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә” шигыре укыла.

Читтә йөргән чакта, сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар

Матур бәя бирсә эшенә,-

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешенгә.

Йөри- йөри күңле тупасланса,

Тузан кунса яшьлек хисенә,-

Бер сафланып килер өчен тагын

Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә,-

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

Кешеләрдән гел яхшылык эзлим,

Эзләгәнне килә табасы.

Бер өметем генә акланса да

Шатлыгымның булмый чамасы.

Куркаклардан бер батырлык эзлим,

Ялган сөйгәннәрдән - тугрылык.

Талантсыздан  берәр сәләт эзлим,

Мескеннәрдән эзлим горурлык.

Бәгырьсездән миһербанлык эзлим,

Артык җитдиләрдән – елмаю.

Сараннардан эзлим юмартлыклар,

Моңсызлардан – бер  җыр, моңаю.

Катылардан  йомшаклыклар эзлим,

Артык йомшаклардан – катылык.

Сүлпәннәрдән дәрт очкыны эзлим,

Сытык йөзлеләрдән – яктылык.

Мәгънәсездән берәр мәгънә эзлим,

Сабырсыздан эзлим сабырлык.

Гамьсезләрдән сизгерлекләр эзлим,

Ямьсез дигәннәрдән -  матурлык.

Тик олылый  белмәүчедән  генә

Газиз илен, тапкан  анасын,

Берни  көтмим, берни эзләмим мин,

Эзләп  аннан нәрсә табасың?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясе

Бу дәрестә Акъәбинең  үз балаларына җиткерергә теләгән өч васыятенә басым ясыйсым килә.  Буыннан -буынга бирелә торган  изге төшенчәләр (Туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы) белән бәйлән...

Ә.Еники "Әйтелмәгән васыять" әсәрен йомгаклау

Хезмәтнең тасвирламасы1.     Авторның исем-фамилиясе, әтисенең исеме – Ситдыйкова Ләлә Насыйх кызы2.      Район – Әлмәт муниципаль районы3....

“Ана хакын хакласаң...” (Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте буенча йомгаклау дәресе)

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”повесте буенча йомгаклау дәресе...

Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”

Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”...

Ә.Еникиның “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең үзенчәлеге

Ә.Еникиның “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең үзенчәлеге. Йомгаклау дәресе...

“Ана хакын хакласаң...” - Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте буенча йомгаклау дәресе

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте буенча йомгаклау дәресе...

Разработка урока для 9 го класса по родному языку для русских школ. Әмирхан Еники " Әйтелмәгән васыять"

Разделение образов в данном произведении. Поднятые проблемы перед человечеством...