Разработка урока для 9 го класса по родному языку для русских школ. Әмирхан Еники " Әйтелмәгән васыять"
план-конспект урока (9 класс)

Хәлимуллина Индира Фаизовна

Разделение образов в данном произведении. Поднятые проблемы перед человечеством

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ytelmgn_vasyyat.docx302.77 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

« Средняя общеобразовательная школа № 4» г.Альметьевска Республики Татарстан

                                                                               

Разработка урока по теме:

« Образ семьи в произведении Амирхана Еники  « Невысказанное завещание» ( Әйтелмәгән васыять )

для учащихся 9 класса татарских групп ( русских школ)

Выполнила: учитель родного ( татарского) языка и литературы

 первой квалификационной категории

 Халимуллина Индира Фаизовна

Альметьевск, 2024 г.

Тема: Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә гаилә образы

Максат :

1.Әсәр белән танышу барышында  гаилә мәсьәләләрен ачыклау

2. Укучылар белән берлектә әсәргә анализ ясау күнекмәләрен ныгыту

3.Гаилә әгъзаларына карата хөрмәт тәрбияләү

Бурычлар:

1.Үз фикереңне аңлаешлы итеп әйтә белү

2. Уку процессында катнашучыларның фикере белән танышу, кабул итә белү

3.Сөйләм телен үстерү, матур, төзек итеп сөйләү

4. Дәрес барышында үзеңнең сүзлек составыңны баету

Дәрес тибы: Әсәргә анализ ясау. Анализ барышында образларны аерып күрсәтү

Предметара бәйләнеш: татар теле ( башкорт теле), тарих, рәсем сәнгате

Җиһазлау: әдәбият дәреслеге ( Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек.9 нчы сыйныф.Ике кисәктә.2 нче кисәк./ Ф,Ф Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина.-Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр.,2016) ноутбук, презентация

Дәрес планы

Оештыру  моменты

Гаилә- киләчәккә өмет

Гаилә бит ул-зур терәк

Гаилә кирәк кече-зурга:

Гаилә кемгә дә кирәк !

( Индира Халимуллина)

Хәерле көн, укучылар. Бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Шигырьне тыңлаганнан соң, дәресебезнең темасы нинди булыр диеп уйлыйсыз?

Актуальләштерү

Алдагы дәресләрдә без “ Әйтелмәгән васыять” әсәре белән таныша башлаган идек.Бүген тәмам итеп, образларны ачыкларбыз.

Дәрес барышы

1 нче слайд

Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә... ( дала күренеше)

 Приложение №  1

2  нче слайд

Сезнең алда текст белән эшләү планы. Алдагы дәресләрдә әсәрне узу сәбәпле, хәзер соңгы баганага игътибар итәбез

Текстны укыганчы

Текстны уку барышында

Текстны укыганнан соӊ

1.Автор

2.Исеме

3.Прогноз (Алда нәрсә турында сүз барачагын тоемлау)

1. Текст эчендә яшерелгән сораулар

(Тексттагы аӊлашылмаган сүзләрне билгеләү)

2.Төп сүзләрне табу

1. Информацияне аӊлау

-Төп фикер

- Автор позициясе

- Образларны ачыклау, бәяләү

3 нче слайд

1.Әсәрдә кем турында сүз бара? ( Акъәби)

2.Ни өчен ул Ак әби? Кара әби түгел? ( Чөнки ул гомере буе игелек кылган, аның күңеле саф)

3.Әби ни өчен даладан кизәк җыя? ( Далада утын бик кадерле нәрсә, ә мичкә ягып өйне җылытырга кирәк)

4 нче слайд

1.Тарих битләренә күз салыйк, элек өйне ничек җылытканнар?  Элеккеге өй рәсеме ( әңгәмә, фикер алышу)

 Приложение № 1

5 нче слайд

1.Әсәрдә нинди проблемалар күтәрелгән? ( ата- ана-бала мөнәсәбәте, ялгызлык)

2.Ата-ана- бала мөнәсәбәте хакында без быел тагын нинди әсәр уздык? ( Ш.Хөсәенов “ Әниемнең ак күлмәге”)

3.Әсәрдә әбинең ялгызлыктан иза чигүе кайдан күренә? (  Ул елның атна-ун көнен көтеп яши, шушы көнгә диеп күчтәнәчләр саклый.Бу вакытта аның оныклары каникулга кайта.Ул зарыгып шушы көннәрне көтә, өметләнә, әзерләнә)

6 нчы слайд

1.Сезнеңчә , автор позициясе нинди?Без аны кайдан күрәбез? ( Әби янына кереп йөрүче шагыйрьнең соңгы сүзләреннән)

7 нче слайд

1.Әсәрдә нинди образлар күрдегез? Характеристика бирегез ( телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү)

2.Әсәрдә әби образы, Миңлебай карт образы, әбинең балалары аша гаилә образы ничек чагыла?

Хәзер һәркем үз фикерен белдерә алсын өчен, язма рәвештә сорауларга җавап биреп алабыз. Язу барышында, төгәл һәм матур итеп сөйләм күнекмәләрен генә түгел, чиста язу күнекмәләрен дә ныгытырбыз

8  нче слайд

  1. Татар һәм башкорт телендә “ ана” сүзенең охшашлыгы нидән гыйбарәт
  2. Ни өчен автор бу әсәрне “ Әйтелмәгән васыять» диеп атаган?
  3. Миңлебай картның сүзләрен ничек аңладыгыз? ( - Син учагын карый тор, учагын... Учагында ут сүнмәсен)

Җавапларны язу, бөтен сыйныф алдында үз җавапларыңны белдерү

Билге кую, үзбәя, бер-береңә бәя бирү

Язма рәвештә биргән җаваплар өчен, сыйныфташларыгызга нинди билге куяр идегез?

Өй эше бирү

“ Минем гаиләм” темасына инша язарга

Укытучыдан йомгаклау сүзе

Әбинең учагында уты сүнде. Үз гаиләсен берләштереп, таркатмыйча, традицияләрне онытмыйча яшәүче бердәнбер кеше бакыйлыкка күчте.  Кәфенлек сандыкны ачуга иң өстә ятып калды, гомер буе күз карасыдай саклаган кием-салым, бизәнү әйберләре театр сәхнәсенә күчте.Башкортларның гына түгел, тугандаш татарлар өчен дә уртак булган Акъәбинең васыятен һичкем ишетмәде дә, тыңларга да теләмәде.

Бүгенге көн өчен дә иң мөһим проблема- дөнья артыннан куу, кабалану-ашыгу. Кеше кешене ишетми, тыңлый белми.  ЧҮ !  Туктагыз, укучылар!  Бераз гына туктап әйләнә-тирәгезгә карагыз! Сездән игътибар, җылы сүз көтеп яшәүче өлкәннәрне онытмагыз. Балалары, оныклары өчен яшәүче Акъәбиләрне ташламагыз. Учакларын сүндермәгез!

Приложение № 1

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. әдәбият дәреслеге ( Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек.9 нчы сыйныф.Ике кисәктә.2 нче кисәк./ Ф,Ф Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина.-Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр.,2016) ноутбук, презентация
  2. https://belgech.ru/proizvedeniya/itelmagan-vasyyat
  3. Үземнең шигырьләр

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока в 8 классе по немецкому языку "Wir bereiten uns auf eine Deutschlandreise vor"

Урок состоит из разработки урока, презентации к уроку , теста...

Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясе

Бу дәрестә Акъәбинең  үз балаларына җиткерергә теләгән өч васыятенә басым ясыйсым килә.  Буыннан -буынга бирелә торган  изге төшенчәләр (Туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы) белән бәйлән...

Разработка урока для 4 класса по английскому языку

Тема разроботки: " В мире животных", с использованием новой структуры по стандартам ФГОС....

Разработка урока для 8 класса на английском языке по теме:" Английский язык - язык всего мира"

План урока предполагает раскрытие важности изучения английского языка и умения владеть в совершенстве, чтобы можно было понимать, общаться на английском языке....

разработка урока в 9 классе по английскому языку

Разработка урока в 9 классе по УМК Кауфман К....