Әмирхан Еники
материал на тему

Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы

Әмирхан Еники хикәяләре хакында

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon keresh...............doc97.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кереш

Ни белән үлчәнә гомер?

Калган эзләр белән

Кеше күңеленә орлык итеп

Салган сүзләр белән.

С.Сөләйманова.

     Халыкның рухын – фикерен, моңын, уйларын, хыял омтылышларын заман укучысына һәм киләчәк буыннарга барып житәрдәй итеп сурәтләү сәләтенә ия булган талантлы художниклар турында сүз чыкканда, шуларның берсе итеп Әмирхан Еники исемен телгә аласы килә.

    Әмирхан Еники – беренче чиратта һәм иң элек күп гасырлык бай тарихы булган татар әдәбиятының үз туфрагында житешкән, үз традицияләрендә үскән талант иясе.

    “Мин сугыш вакытында әдәбиятка кайткан язучы. Дәһшәтле авыр еллар да күргән кичергәннәрем моңа сәбәпче булгандыр дип беләм” – ди ул үзенең ижаты турында.  Ә. Еники әдәбиятыбызны үзенең бик күп якты әсәрләре белән баетты. Заманнар узса да, Ә. Еники әсәрләренең кадере арта гына бара.

      “..Аның хикәяләре матур мәржәннәрне хәтерләтә.

      Әмирхан ага Еники әсәрләре һәр укучыны да шатландыра, уйландыра торган әсәрләр, алар бик тә озын гомерле әсәрләр”, - ди Зиннур Хөснияр.

      Язучы Ә. Еники үзенчәлекле хикәяләү остасы.  Ул поэтик сүзнең көчен чын – чынлап аңлый белә. Үзләрендә тупланган моң һәм сәнгать көче ягыннан Ә. Еники әсәрләрен бары тик халкыбыз жырлары белән генә чагыштыру мөмкиндер. Бик тә үзебезчә, үтә дә милли, үтә дә үзәккә үтә торган моң белән генә. Аның әсәрләре, чыннан да шундый бит.

      “Яхшы язу – намус эше. Шуңа карап, язучының үз иҗатына мөнәсәбәтен белергә була. Ә бу мөнәсәбәт үз  нәүбәтендә бер генә максат белән билгеләнә. Язганыңны укучы кабул итсен, укучы яратсын. Шуңа күрә дә бит кайчагында ак кәгазъгә соңгы тамчы каныңны сыгып тамызырдай буласың. Җиңел генә язып, яхшы әсәр килеп чыгуына мин үзем ышанмыйм”- ди Ә.Еники язучылык турында.

       “Аның әсәрләре, сәхрадән елга кебек, ашыкмый гына, талгын гына ага. Сюжет җепләре күренер – күренмәслек кенә үрелә, әмма ул җепнең берсен дә тартып алып булмый - югыйсә, бауның сүтелүе мөмкин”, - дип яза И. Абдуллин.

      Ә. Еникинең хикәяләве ялыктырмый, туйдырмый, үзе артыннан укучыны бер мизгелгә дә калдырмый. Ә. Еникине кеше күңеленең җырчысы, дияргә мөмкин булыр иде. Аны кешенең эчке дөнясы,  рухи байлыгы кызыксындыра.

     Язучының хикәяләү алымы халыктан килә. Шуңадырмы, әдип үзе дә халыкчан итеп яза, әйтерсең, син якын дустың белән бергә чәй эчеп утырасың, ә ул сиңа бер дә кабатланмыйча гына сөйли дә сөйли. Ул сөйли, ә син күпне күргән, күпме, кичергән бу тылсым иясенең авызына карыйсың да аның сихри сөйләвенә

-2-

кушылып китәсең.  Сөйли генә түгел, көйли дә кебек әле ул. Аның күп әсәрләре

романтик моңсулык белән йөртелгән, әсәрләрнең нигезендә художникның үз эстетик дөньясының байлыгы ята.

     Аның әсәрләренең исеме дә кешене уйландырырга мәжбүр итә. Аның әсәрләре исеменнән халык моңын, туган як хисен, ана мәхәббәтен ишеткәндәй буласың.

-3-

Төп  өлеш

                       

“Бер генә сәгатькә” – язучының иң яхшы психологик хикәяләрнең берсе, ул детальләрнең искиткеч төгәллеге, кешеләрнең аерым хәлләрдә үз – үзләрен тотышларын сурәтләүдә дөреслек һәм композицион бөтенлек белән аерылып тора. Ә. Еникинең әсәрләренең исеме бик матур. ”Бер генә сәгатькә” ... Ә шул бер сәгать кеше күпме хисләр кичерә сөйгәнен искә алу, туган яктагы истәлекле урыннар, авылдашлар белән очрашу, гаиләдәге кешеләрнең якынлыгын тою, ил алдындагы вәгъдә һәм бик күп башкалар. Ә. Еникинең фәлсәфи, эстетик фикерләвендә йорт һәм юл сурәт символлары зур роль уйный.  “Бер генә сәгатькә” әсәрендә юл образы геройны туган якларына илтә һәм киредән алып та китә. “Исеме җисеменә туры килә” – дигән әйтем бар. Бу сүзләрнең хаклыгына ышанам мин. Әсәрдәге образларның исемнәре үзләренә бик килешеп тора, аларның характерларын очарга ярдәм итә. Кеше үз исеменә туры килергә, туры килмәскә дә мөмкин. Ә. Еникидәге образлар бик килештереп, сайланып, уйланып кушылган исемнәр. Алар әсәрнең эчтәлегенә дә туры килеп торалар. Бер орлыктан чыккан үсентеләр кебе әсәрдәге персонажлар: Зәйнәп - тулы, гәүдәле, таза. Гомәр – гомер, яшәү, яшәүчән. Ир - бала озын гомерле булсын дигән теләктән чыгып кушылган. Заһидә - изге, тыйнак, суфый. Әгәр исемнең мәгънәсе чынга ашса, Гомәр әйләнеп кайтыр. Әнисе  моңа ышанычын  югалтмый.

     Автор образларның хисләрен, кичерешләрен табигать гармониясе белән бәйләнештә бирә. Ул бу әсәрендә дә туган як табигатен Гомәрнең хис – кичерешләре белән бәйләп бирә. Чәчәкле тар тугай, иген кыры, тау битләре, шунда печән чабулар. Болар бар да аның балачагы, сөйгәне Заһидә белән бәйле. Ул соңгы минутларда таныш сукмакларга, юлга карый, ләкин юл буш. Гомәрнең кичерешләре шулчак безнең күңелләргә үтеп керә. Әйтерсең Заһидә ул мин. Образлар белән бергә шатлану, бергә кайгыру бәйләнеше барлыкка килә.

    Әсәрне укыганда, күзгә яшьләр килә. Гомәрнең әнисенә, әтисенә карата булган мәхәббәте олы хөрмәткә ия. Автор бу хисләрне бик ачык итеп сүрәтләп Мәръям апа баласы кайтып керүгә бөтен авыруларын оныта. Бу әсәрне укыган укучы әти - әнисенә битараф кала алмый.

    Әсәрдә тематика киң итеп алынган. Монда туган якка мәхәббәт темасы, гаилә, тугрылык, мәхәббәт темасы (сөйгәненә карата) һәм башка темаларны күрәбез. Ягъни төп тема тармакланып киткән. Монда проблемалар зурдан түгел. Мәсәлән, Гомәр сөйгәне белән очрашырга тели, тик Заһидә соңга калып килә. Шулай ук гаиләсе Гомәрне жибәрергә теләми, тик приказ приказ инде ул. Әйе, матур сәгать бик тиз үтеп китә. Автор капма – каршы сүзләр куллана. Монда өн һәм төш. Мәръям апа әле дә ышана алмый. Әллә өндә, әллә төштә булган бу хәл. Автор үз карашын турыдан – туры әйтми. Аны аңлау өчен вакыйгаларны һәм геройларның язмышларын ачыкларга кирәк. “Бер генә сәгатькә” әсәрендә әдип һәр ана үз баласын көтә һәм аның кайтачагына ышанып яши фәлсәфәсен алга куя. Балалары сугыш кырларында ятып калсалар да, аналар өчен алар мәңге исән, мәңге яши. Жил тәрәзәгә килеп бәрелсә дә, аңа ул баласы булып тоела. Мәрьям абыстай да:

-4-

  1.        Кайтыр, күз нурым, кайтыр ди. Ана өчен баласының ничә чынаяк чәй эчүе дә, катыкны яратып ашавы да, онытылып калган порт сигарасы да. Якын әйбернең онытылып калуын да бар да Гомәрнең исән – сау әйләнеп кайтуына юрыйлар. Әсәрне дәвам иттереп, Гомәрне сугыштан кайтарасы, Заһидә белән бергә булдырасы килә минем.

   Ә хәзер сюжет элементларына күчик.

   Экзпозиция әсәрдә конфликт туганга кадәрге персонажларның хәлен тасвирлау.

   “Бер генә сәгатькә” хикәясендә әсәр Мәръям апаның үз гаиләсен эшкә озатуы, авырып торуы Зәйнәпнең дә каядыр чыгып китеп, аның ялгыз калуы күзәтелә. Шул чакта ул йокымсырап торганда, аның улы Гомәр  кайтып керә. Нинди шатлык, нинди бәхет ана өчен, гаилә, туганнар өчен. Менә монда инде без хәрәкәт үстерелешен күрәбез, ягъни вакыйгалар тезмәсе. Гомәрнең әтисе, киленнәре, күршеләре белән очрашу, сөйләшүләр, күңелле итеп чәй эчүләр. Ә инде Зәйнәп, Заһидә апасы артыннан йөгерә. Гомәрне озата баралар, тик аның йөрәге Заһидәне көтә. Менә алар очрашабыз дигәндә генә, вагоннар кузгалып китә. Ул поездның киткәнен белә, ләкин һаман бара. Менә инде Гомәр китте, бар да чишелде.

   Заһидә ялгызы гына утырып калды. Ә Галимҗан абзыйлар йорты гадәттәге тормыш агымына ага бирде.

  Әсәр Мәрьям абыстайның, көмеш дилбегә төсле юлга карап, балаларын көтүе белән башлана һәм әсәр шулай тәмамлана да. Гомәрнең кайтып китүе күпләрнең күңеленә өмет чаткысы уятып калдыра, яңадан тергезә. Кеше бит өмете булганда гына яши, нәрсәгәдер омтыла, максат куя, кемнедер көтә. Камилә килен дә үзенең Фатихының сау – исән әйләнеп кайтуын көтә. Ә инде аңардан ике елдан бирле хәбәр юк. Камилә Фатихын ничек каршы алуы, сый - хөрмәт күрсәтүе турында хыяллана. Галимҗан абзыйның үз уйлары. Ул Гомәрнең кайтып, бәхетле гаилә төзиячәгенә ышана. Һәр кешенең үз хыяллары, үз уйлары. Хыялсыз кеше юктыр ул дөньяда. Тагын шуңа игътибар итмичә булмый. Автор тарафыннан сайланган төсләр.

    Бәлки,  бу миңа гына шулай тоеладыр. Әсәр башында кызыл кирпеч станция, кара тәгәрмәчләр, кара паравоз, ә менә кара паравоз ак болытлар тарата. Ә менә инде әсәр ахырында яктырак төсләр күбрәк. Якты офык, аяз күк күгелҗем сыек томан, нурлы томан, яшел кырлар, ә каралтылар һаман сары төстә, станция дә шул ук кызыл төстә, юл да көмеш димберә шикелле. Ә хисләр башка инде хәзер, чөнки Гомәр кайтып китте. Бу әсәрдә татар халкының сабырлыгына хайран калырлык. Монда кем дә акырып еламый, ә үз эченә генә Заһидә ялгыз калгач кына елый. “Бер генә сәгатькә” хикәясе миндә күп уйланулар тудырды. Аның турында бик күп язып һәм сөйләп булыр иде.

-5-

Бер сәгатькә

  1.                                1.  Бер сәгатькә, бары бер сәгатькә,

Язмыш аны монда китерде.

 Бер сәгатькә ул бәхетле иде.

Тик сөйгәнен генә күрмәде

  1.                              2.  Бер сәгатькә, бары бер сәгатькә

                                                   Юллар аны монда китерде

     Туган йортка бер сәгатькә кайту

 Мондый чакта бәхет түгелме?

      3. ”Сау булыгыз кырлар, җылы җилләр,

                                                   Сөйгәнемә сәлам әйтегез

              Мин кайтырмын тиздән туган җирләр.

                                                  Сабыр гына көтә белегез!”

Заһидә җыры

      Аерылышу бигрәк авыр булды,

Кара болыт күкне каплады.

   Синең күзләр минекенә карап,

“Сау бул инде”- дия алмады.

     Аерылышу бигрәк авыр булды,

Ничек кенә инде түзәрмен.

  Синең киткән эзләреңә карап,

    Күз яшьләре түгәм мин бүген.

-6-

       Ә Еникинең әсәрләренең исеме турында бик күп сөйләп булыр иде. Аның әсәрләре исеменнән дә хозурлык аласың. Ә кабат укып хозурлык ала торган әсәрләр бездә күп түгел.

Хикмәт нәрсәдә соң?

      Серлелек дигән серле сердәдер, мөгаен. Еники хикәяләре серле төсләргә бай. Тирән, төсләре эчкерсез- җете түгел, ә тыенкы хис, моңлы әрнү томаны белән өретелгән Еникинең хикәяләр гармониясе - үзе бер дөнья. Урман эчендә урман, офык артында офык. Шул тирәнлектә талпынган кеше җаны...  Мәгънә, серлелек, милли рух сирпелеп торганга күрә аның һәр әсәре татар теле язмышы белэн бергә үрелеп барачак.

     Телдә матур сүзе бар. Ай-һай зур һәм бик тирән төшенчә икән ул “Матурлык” дигән нәрсә! Чәчәк матур. Чибәр кызлар матурлыгы һәм башка матурлыклар бар дөньяда. Ә. Еники  матур сүзен логик мәгънәсеннән ерагайтып, эчке мөнәсәбәтләргә күчергә дә, матурлыкның бик бай һәм күпьяклы төсмерләрен ачып җибәрә. Матурлык исә икенче нәрсә - ана белән баланың бер-берсен өзелеп яратуларында, кадерләү, юатуларында. Бу әсәрдәге  ямьсез ана белән матур бала арасындагы җылылык күңелне тетрәтеп җибәрә. Хикәянең тар кысасында язучы әнә шундый олы, гуманистик якты хисне зур шагыйрьләргә тиң художество көче белән әйтеп бирә алган. Чыннан да, авыр тормыш шартларында яшәүгә карамастан, хезмәт кешесенең кешелелекле булуы һәм күңел пакълеге соклангыч үзе бер матурлык дөньясы.

     Бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән улы өчен яктырып, горурланып утыруына таң калырлык, ул матур, гүзәл ана булып куренә. “Матурлык” төшенчәсе хикәядә тагын да сыешлы булып шәкерт Бәдретдиннең талантын, акылын, музыкаль сәләтен дә ачык бирә, һәм шулай ук бу ярлы өйдә яшәгән дөм сукыр бабай да, эчке тартылу белән утырган ата да, үзара җылы мөнәсәбәтләр белән уралып, матурлык дөньясын ясыйлар.

     “Һәр кошның үз моңы” ди халык. Ә. Еникинең дә әдәбиятта үз моңы, үз темасы, үз яңгырашы. Аның геройлары  тыйнак, гадәти кешеләр. Ә. Еники кеше тормышышында инде кире кайтмас мизгелләрне сурәтли. Кеше шуларны күңелендә генә торгыза ала. Бу хатирәләр, иксез-чиксез хатирәләр.  Ә. Еникидәге моңсулык шуның белән дә билгеләнми микән?

     Әдипнең геройлары үзләренең исемнәренә хас мәгънәләр, ассоциацияләр белән хәтергә уелып  калалар.  “Матурлык” тоны Бәдретдин  әнә шундыйлардан. Бу персанажга сокланмыйча булмый. Бәдретдин тулган ай. Бу ай өмет чаткысы кебек. Улы ананың өмете, караңгы тормыштан яктыга  чыгаручы.

Күренекле шагыйрь И.Юзеев Әмирхан абыйны “Күңел карурманнарның тургае” дип атады.

     Тургай моңын без “Матурлык” хикәясендә ишеткәндәй булабыз. Ул шундый матур итеп сайрый. Аның тавышы якында гына ишетелеп киткәндәй була.

         

-7-

Ул  ялгыз яши,

Чыгармый бала

Менә шунлыктан

Ямансу аңа.

Кәк-күк! Кәкк -күк!

    Ә.Еники табигать тавышларын бик ярата. Бу үзе бер матурлык бит. Әсәрдә тагын шунысы күзгә бәрелеп тора. Өй тышкы яктан иске булса да, өйнең чисталыгы, пөхтәлеге таң  калырлык.  Ә. Еники монда татар халкының чиста, пөхтә икәнен сурәтләп китә.  Бәдретдин бабасын автор Хөзер Ильяска тиңли.        Ә Хөзер Ильяс юлда адашучы кешеләргә юл күрсәтүче. “Матурлык” хикәясендә Ә. Еники кеше күңеленең матурлыгын күрсәтеп бирә. Бу әсәрдәге төп тема .         Ә әсәрнең идеясе: әдип кеше күңеленнән дә матур әйбер юк икәнен күрсәтеп бирә. Матурлык ул тышкы кыяфәт матурлыгы гына түгел. Кеше картая, үзгәрә, ә менә кеше күңеленең матурлыгы мәңге сакланып кала. Ә. Еники бер әдип авызыннан сөйләтә. Иң элек персанажларның хәле тасвирлана. Алар өчәүләп укудан кайталар. Икесе Чуаркүлгә, ә берсе Ишле авылына. Бәдретдин дигән образга кыскача характеристика бирелеп китә. Менә алар  Бәдретдиннардә туктыйлар. Менә монда инде төенләнеш башланып китә. Әтисе кул бирешә, ә менә әнисенең кире кереп китүе образларны гаҗәпләндерә. Ә хәзер хәрәкәт үстерелешенә күчик: өйгә керү, Бәдретдинең бабасы белән очрашу, дога кылу, чәй янына утыру. Менә инде без кульминацион ноктага якынлашабыз. Безнең героебыз әнисеннән чәй ясауны үтенә. Менә монда инде без күрәбез: ник аның битен  яшерергә теләгәнен. Безнең конфликт тәмамланды, әсәрдә куелган проблема хәл ителде.

      Ә менә Бәдретдиннең әнисенә карата булган хөрмәтенә таң калырлык. Хәтта ул скрипкәсендә дә әнисе яраткан көйне “Салкын чишмә”не уйный.

      Әни! Җир йөзендә иң матур сүз әни. Әни сүзен язга да, чәчәкле болыннарга, яфрак ярган ак каеннарга тиңлим. Ул бөтен телдә дә матур яңгырый. Әниләрне яратырга, хөрмәт итәргә, картлык көннәрендә  таяныч булырга кирәк. Бу хикәяне укыган һәр кеше укыган чакта, үз әнисен, үз  гаиләсен, үз өен күз алдына китерәдер. Ә. Еники иҗатының бөтен тармакларында да иң алгы планга күңел матурлыгы  мәсьәләсен куйды.Тургай сайраганда иң элек җир өстенә җиңелчә уйчан, моңсу бер тынлык җәелә. Әйтерсең, барлык табигать, барлык җан иясе, тәмам мөкиббән китеп,  бары аны гына тыңлый, аны тыңлап, сөенечле, сагышлы, ләззәтле бер рәхәткә чума. Икенче сихере шунда - тургай сайраганда дөнья ничекткр искиткеч җәелеп, киңәеп, яктырып киткәндәй була.

        Ә. Еники әсәрләрен укыганда да шулай. Күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли аның әсәрләре. Гүяки,  алар каләмне язу карасына түгел, ә бәлки хискә, моңга, сагышка манып язылганнар. Аның әсәрләрендә моң, сагыш белән бергә, сине сафландыра һәм пакьләндерә торган сине баета һәм зур эшләргә дәртләндерә, канатландыра торган рухи көч тә бар.

       Шуңа да җаныңны кая куярга белми бәргәләгәндә, кулыңа Ә. Еники әсәрләрен аласың.

-8-

       Укыган саен укыйсы килеп тора аның әсәрләрен. Күбрәк укыган саен, иҗатының сихри көченә соклану хисе арта шуның сәбәпләрен беләсе, ачасы килү теләге көчәя.  

    Башлам-музыкаль әсәрдәге беренче аккорд кебек, хикәяләүнең бөтен тональностен билгели, вакыйгаларның я шатлыклы, я тантаналы, я моңсу, я ироник, я кайгылы булуына ишарә ясый.  Әдипнең “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә  дә башлам идея-эстетик кыйммәткә ия. Алдагы башламда табигать картинасы фон булып торган  кебек, монда да шулай. Автор сурәтләгән башкорт даласы күңелне кузгатып җибәрә, моңсу уйларга күмеп ташый, сүзләрдән төзелгән күренешне киң, иркен табигать күренешен кабул итәсең. Ә. Еники сүзгә бик сак карый торган язучы. Ул сүзнең эстетик мөмкинлекләрен ачып җибәрә, әдәби контекстта аларның яңадан -  яңа төсмерләрен та

     Башкалардагы алган тәэсирләр әсәрне укып чыкканчы дәвам итә.”Йомшак  кына җәйге җил исә...”  Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдатып, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар.  Кылганнар әсәрдә юкка гына түгел. Ак кылганнар әбиләрнең ак чәченә охшаганга күрәдер, аларны кайбер якларда “әби чәче” дип тә йөртәләр. Көмешләнеп дулкынланган  кылганнар арасында шәһәрдәге балаларын сагынып яшәгән ак күңелле Акъәби  кизәк җыеп йөри. Бу аның далага соңгы кат чыгуы , “җир җылыкай, шаян җилкәй” белән соңгы кат очрашуы. Белгәнебезчә, соңгы көннәрен Акъәби шәһәр больницасында үткәрә: “Берәүне дә борчымыйча, күбәләктәй тавыш тынсыз гына, әйтерсең үзенең Юл котлысына китеп тә бара. Тормыш дәвам итә...”  Язучы тагын шул башламдагы моңсу, тын, буш башкорт даласына әйләнеп кайта. “Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә.” Шул рәвешле башламдагы абзац битендә тагын кабатлана. Бер үк башлам һәм  бөтен әсәрне бер бөтен итә. Болардан соң әле әсәр тәмамланмый “куыша-куыша йөгергән кылганнар арасыннан” Акъәбинең  һаман кайтуын көтеп, аның учагындагы утның сүнмәвен кайгыртып йөрүче Миңлебай карт кайтып килә.

      Кылганнар арасыннан – Акъәбинең һаман кайтуын көтеп, аның учагындагы утның сүнмәвен белеп йөрүче Миңлебай карт кайтып килә.

Ә. Еники сурәтләгән авылларның исемнәре дә гаҗәеп шигъри, укучыда аларны күрәсе килү теләге уяна. Акъәбинең туган, җире “Юлкатлы, шәһәр кызы кайткан Караккош Зирекле Баш авыллары һ.б. авыллар.

      Ә.Еники геройлары – катлаулы. Аларның, эчке тавышы, яшәешнең төрле якларына кагыла, бүгенге тормыштагы катлаулы проблемаларны иңли. Туган җиргә, туган туфракка хөрмәт хисе халыкчанлык тирәнәйтеп  җибәрә. Ул үзенең геройларын яратып башкарган.

        

-9-

Акъәби

     Акъәби башкорт халкының олы анасы, аның гасырлар буе сакланып килгән матур гадәтләрен бүгенгесе белән бәйләүче өлкән буыны. Бер шагыйрь үзалдына әйткәндәй әкрен генә. Ә ни өчен ак әби, ни өчен Кара әби түгел?

-Минем исемем Акъәби – ди, карчык бу көтелмәгән сорауга бераз пошынып. Кыз чагында мине Аксылу дип, кияүгә чыккач Аккилен булдым, аннары Акҗиңгә, ә хәзер менә Акъәби.

    Димәк, син гомерең буена ак кеше булгансың икән ди автор. Ак күңелле, чиста күңелле кеше. Ул үзенең тын даласы, кылганнары, сандыгындагы чулпы тәңкәләре һәм курай моңннары, ниһаять, Акбикә, Аккилен, Акҗиңгә, Акъәби булуы холкы – фигыле, уй – кичерешләре белән башкорт халкын характерлый. Ә. Еникине бу образы өчен Акъәбиле Ак әдип дип атап була. Акъәби бу образга бик килешеп тора һәм эчтәлеген дә ачып бирә.

   Бу әсәрне укыгач, мин озак уйланып йөрдем. Ниндидер сорауларга – җавап табарга тырыштым. Бу бер ана образы бөтен аналарга да кагыла. Хәзер күпме аналар, картлар йортында гомер кичерә. Алар балаларын гаепләми,  ә үз эчләренә бикләнеп яши бирә. Балалар бай тормышта яши. Соңрак исләренә төшә, әмма инде соң.

           Син юк, әнкәй өзелеп чакырсам да,

                                               Китмисең хәтта күренеп

 Яме булып миңа бу дөньяның

                                              Нурың калды җирдә өрелеп

    Әни, Туган йорт, Туган туфрак. Болар безнең өчен иң зур байлык, рухи байлык. Ә. Еники дә “Әйтелмәгән васыять” ендә буыннарның рухи бәйләнеше темасын күрсәтеп бирде. Ул үзенең бу кыйммәтле әсәрендә күп кенә проблемаларны яктыртты. Алар хәзерге көн проблемалары да булып торалар, аналар һәм балалар, кешелеклелек мөнәсәбәт аналарга карата, телгә, туган җиргә карата мәхәббәт, кеше күңелен тоя  белү байлыклы, дәрәҗәне өстен кую һ.б.  Кеше күңеле бик тирән, бик нечкә. Аеруча ана күңеле, ана йөрәге шундый чиста, саф. Акъәбинең әйтергә теләгән сүзләре бик күп, тик алар уйда гына кала бирә. Аның өчен якын булган кадерле  сандыктагы  әйберләрен ул балаларына истәлек итеп калдырырга тели, тик аны тыңлучы кеше юк. Һәрберсенең үз эше, үз проблемалары. Ана балалары белән сөйләшергә, аңлашырга тели. Автор бу әсәре белән кеше күнеленең иң нечкә кылларын тибрәтә. Балалар өчен туган җир дә, хәтта әниләрен дә үлемнән куркып, мөселманча җирли алмыйлар. Аларның балалары да үз телләрен бөтенләй белмиләр. Нинди түбәнлек, нинди хурлык бит бу.

    Иң элек без Акъәби белән далада очрашабыз. Аннан ул өенә кайта, балаларын

-10-

исенә төшерә. Аның өчен алар иң якын кешеләр. Тик әбиебез авырып китә. (конфликт башланган вакыт). Әйбәт авыл кешеләре, күршеләре аны ташламый. Йортын да, үзен дә карыйлар. Шуннан балаларына хәбәр итәләр. Акъәбигә туган өеннән китәргә туры килә. Иң элек аңа игътибар да, җылылык та кими төшә. Ничә мәртәбәләр әйтергә тырышып караса да, юкка. Ә хәзер кульминацион ноктага якынлашабыз. Әбинең хәле авырайгач, аны хастаханәгә илтәләр. Акъәбинең барасы килми. Өч көннән соң әби үлә. Аны мөселманча күмә алмыйлар. Анын кабере туган ягыннан еракта кала. Васыятьнең берсе әйтелсә дә, ул үтәлми. Авылдан китерелгән сандыкта иң өстендә яткан кәфенлекне күргәч, балалар бер – берсенә күтәрелеп карарга ояла. Әсәрнең болай тәмамлануы кызганыч, әлбәттә.

       Минем бөтен дөньяга кычкырасым килә. Дөнья кешеләре. Ялгыз калдырмыйк әниләрне ! Күз яшьләре, юкка түгелмәсен, акмасын иде.  Болай да бит аналарның яшьлек еллары авыр чорга туры килгән. Картлык көннәре бәхеттә үтсен, җәннәт ачкычы әниләрнең аяк астында булуын да онытмыйк. Игелекләр эшлик.

Әнкәйләргә Алла ярдәм бирсен!

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә безнең йолдызлардан

Я кояштан һәйкәл салырлык.

    Туган өебезне, туган туфрагыбызны әти - әниләрне ешрак кайтып күрик. Бу әсәрне укыгач, һәрбер укучы күңелендә әнә шундый хисләр уянсын иде.

-11-

Йомгаклау

      Утырам да ... Кулыма Еники китабын  алам. Алам да ягымлы – тын, сабыр итагатьле тел агымына колач салам. Еники дулкыннарында рәхәт тирбәлә башлыйм. Көндәлек тормышта чит – ят тел куәсе чолганышында яшәп талкынган кыерсытылган күңел терелә, талган канатларын җирдән күтәреп алып киерә, очар күгенә талпына башлый.

     Ә. Еники әсәрләрен укыган саен, тормышны башкачарак аңлый башлыйсың, тирә - юньдә булган гади генә әйберләр дә, бөтен яктан ачыла. Әмирхан аганың күзе төшкән һәр нокта безнең эчен искиткеч әһәмиятле урынга әйләнә. Аның әсәрләрендә кеше характерын ачып бирү өчен бер сүз кулланылган. Бер сүз!

     Тоткынлык чорында безнең әдәбият халыкның рухи байлыгы темасын, милли мәсьәләләрне читләтебрәк үтәргә тырышты, проблеманы иң дөрес, заманча хәл итү – аны кузгатмау дип санады. Ә. Еники исә моның әзер булмаячагын, патриотизмга, халыклар дуслыгына күләгә төшерү ихтималын күпләрдән алдарак сизеп алды.

     Рухи байлык, әлбәттә, үткәннәр, үлгәннәр өчен кирәкми, тереләр өчен, сугыш һәм киләчәк өчен кирәк. Әсәрдән геройларның күбесе безгә тормышта үрнәк булырлыклар.

     Язучы геройлары үз – үзләренә иң әһәмиятле, авыр һәм кискен сорауларны куярга сәләтлеләр :”Гомерем, ниһаять, үз – үзем алдында намусым сафлыгы, чистамы?”

     Дөньяда алар төрлесен күргәннәр, ялгышлар да булмыйча калмаган, тормыш аларны төрлечә үзгәрткән, шулай да алар гомер финалында үз ирешкәннәрен дә, хаталарын да  кешелекле караштан чыгып бәяләргә, яшәүченең мәгънәсен аңларга тырышалар.

     Аның әсәрләре заман, заман кешесе, кешеләр язмышы һәм мөнәсәбәте турында укучыда җитди уйлану һәм бәхәсләр уяталар. Бу уйлану һәм бәхәсләр төрле, хәтта каршылыклы да, булырга мөмкиннәр. Әмма алар һәр очракта да укучының яхшы мәгънәсендә гыйбрәтле нәтиҗәгә килүенә ярдәм итәләр дип ышанасы килә.

Мин Ә. Еники иҗатын аккан саф сулы чишмәләргә, алмагачлар арасында сайраган сандугачка, күлдә йөзүче аккошларга ак каен кызларына, күктә йөзүче ак болытларга, нур сибүче кояшка, серле айга, якты йолдызларга, очсыз – кырыйсыз юлга тиңлим.

-12-

Эчтәлек

1.Кереш                                                                                                               бит

Әдипнең хикәяләү осталыгы                   .........................................   2

2.Төп өлеш                                                 ..................................................   4

   2.1.”Бер генә сәгатькә” хикәясенә анализ  .................................................   5

   2.2. “Матурлык” хикәясенә анализ       ........................................................  7

   2.3.”Әйтелмәгән васыять” хикәясенә анализ  .............................................  9

3.Йомгаклау                                                  ........................................................  12

4.Кулланылган әдәбият                               ......................................................... 13

-1-