“Яңа мәктәп” шартларында укучыларда эчке матурлыкка омтылу, күркәм сыйфатлар тәрбияләү
статья на тему

Бүгенге көндә  татар теле һәм әдәбияты укытучысының бурычы- эчке һәм тышкы яктан матур, бай рухлы кеше тәрбияләү. Чөнки аның фәне шундый. Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый, ул аның хисләренә дә зур йогынты ясый. Укытучы шул бик зур байлыктан һәм мөмкинлектән тулысынча файдалана белергә тиеш. Шушы турыда мин "Мәгьрифәт" газетасының август санында үз мәкаләмне бастырдым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon suzemne_kurenekle_yazuchy_g.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

“Яңа мәктәп” шартларында укучыларда эчке матурлыкка омтылу, күркәм сыйфатлар тәрбияләү

Р.М Җиһангирова, Әлмәт муниципаль районы, Яңа Нәдер урта гомумбелем бирү мәктәбе 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

         Сүземне күренекле язучы Г.Әпсәләмов фикере белән башлыйсым килә: “Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек. Шулай булса да, яшь буынны гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә әдәбият укытучысының җаваплылыгы , тоткан роле аерата зур. Чөнки ул үз фәненнән дәрес биреп кенә калмый, яхшы билгеләр белән генә канәгатьләнми. Аның бурычы- эчке һәм тышкы яктан матур, бай рухлы кеше тәрбияләү. Чөнки аның фәне шундый. Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый, ул аның хисләренә дә зур йогынты ясый. Укытучы шул бик зур байлыктан һәм мөмкинлектән тулысынча файдалана белергә тиеш.”

         Әйе, бу сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел.Әдәбият укытучысының бурычы программада каралган әсәрләрне аңлап үзләштерүдән, аның идея-эчтәлеген аңлатудан, язучының осталыгын бала аңына җиткерүдән, укучыда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтүдән гыйбарәт.

            Тәрбияче буларак , мин укучыларымны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти-әнисен, әби-бабаларын, үз нәселен, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Дәресләрне тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештырырга тырышам. Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану, күренекле әдипләрнең әдәби җәүһәрләрен җиткерү, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам алалар. Бер үк вакытта җирле халкыбыз хәзинәсен дә барлыйлар, үзләре дә уйлап чыгаралар.

     Бала күңелен ап-ак кәгазь белән чагыштыралар, әнә шул саф җирлеккә матурлык, шәфкатьлелек 'энҗеләрен' ничек тезәргә? Әлбәттә, әдәбият аша. Әдәби китапларны яратып, чын күңеләдән бирелеп укыган баланың белеме тирәнрәк, күңеле баерак була. Аның кешеләргә игътибары арта, күркәм эшләр башкарырга омтылышы көчәя.

 Кызганычка каршы, рәхимсезлек, талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан кайтару бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә гадәтләнгән яшьләр һәркемне дә борчый.

           Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби-бабаларыбызның, нинди генә авырлык күрсәләр дә сынмавы, сабыр, инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу җәһәттән халкыбыз бәйрәмнәре - шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, кешене үз кыйбласына, үз төбәгенә тарта. Ә бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур. Г.Тукай 'Исемдә калганнар', Г.Ибраһимов 'Алмачуар', Ә.Еники 'Матурлык' хикәясе, 'Әйтелмәгән васыять' һ.б. әсәрләрен өйрәнү барышында милләтебезгә генә хас булган йола, гадәт, бәйрәмнәргә тулырак тукталабыз. Ә менә Г.Бәширов 'Туган ягым - яшел бишек' әсәре халыкның борын-борыннан килгән матур йолаларын, гореф-гадәтләрен үз авылы кешеләренә бәйләп сурәтләү, халкыбызның шигърилеген, бөеклеген ачу ягыннан кыйммәт. Кунак кыз килү вакыйгасы үзеннән-үзе аулак өйләр, каз өмәләре кебек йолаларны, кызларның үз-үзләрен тотышын игътибар үзәгенә алуны таләп итә.

             Һәр чорда да татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. “Яңа мәктәп” илкүләм проекты кысаларында укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела. Икенче буын Федераль белем бирү стандартлары 2011 нче елдан барлык мәктәпләргә кертелгән очракта, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрәчәк. Фән ияләре укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән таптырту алымнарын күздә тотып эшләргә, белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтергә тиешләр. Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булачаклар.
          Бу бурычларны нәкъ менә татар теле һәм әдәбияты укытучысы гына тормышка ашыра ала, бернинди мораль укымыйча гына, балаларның үзләренә дә сиздермичә, тылсымчы кебек оста алымнар белән алар күңеленә әхлак кануннарын яза ала. Башка бер генә фән иясе өчен дә мондый мөмкинлек юк., чөнки әдәбият укучыларны тормышка, яшәргә өйрәтә.
          Әдәбият дәресләрендә кулланырга мөмкин булган кайбер вариантларны карап үтик. Урта мәктәпнең 5 нче сыйныфында программа буенча Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы үтелә. Кот очарлык кыяфәте белән бер гасырдан артык вакыт эчендә ничәмә буын нәниләрнең төшләргә кереп йөдәткән Шүрәле ич ул! Бүгенге буын баласын, кечкенә яшьтән монстрлар турында мультфильмнар карап, кансызга әверелеп барган балаларны, Тукайның Шүрәле, җен һәм убырларлары куркыта аламы? Мондый персонажларга замана балаларының мөнәсәбәте нинди? Поэма өстендә эшне төгәлләгәч, укучыларга ситуатив сорау бирдем: “Сез ялгызыгыз урманга барып чыктыгыз. Тирә-як тын, кошлар сайрый, күбәләкләр куышып уйныйлар... Бер заман куркыныч авазлар ишетелде, эре-эре атлап, каршыгызга Тукай әкиятендәге Шүрәле килеп чыкты... Әйе, әйе, нәкъ әкияттәгечә... Бу хәлдә сез нәрсә эшләр идегез? Сер итеп кенә шунысын әйтим: бу - планетадагы иң соңгы Шүрәле икән.” Төркемнәрдә эш башлана, укучылар идеяләрне язып баралар. Балаларның җаваплары арасында өлкәннәр дә күрсәтә алмастай проблемаларны күреп шаккаттасың, идеяләрнең төрлелеге сокландыра, фантазияләренең чиксезлеге гаҗәпләндерә. Алар арасында куркыныч фикерләр дә очрый. Бер бала: “Шүрәлене суеп, тиресен салдырып, Наил абыйга тапшырам”, - дип тәкъдим кертә.    Экспертлар  башкалар арасыннан әлеге фикерне аерып алдылар, планетадагы соңгы Шүрәленең язмышын болай хәл итәргә ярамавын аргументлар белән дәлилләргә керештеләр. Кайсыдыр Шүрәлене авылга алып кайта, үзенең дусты дип таныштыра. Бераз кети-кети уйнагач, кемдер кесә телефоныннан дус Шүрәлесенә музыка тыңларга тәкъдим итә. Кемдер зоопаркка илтергә, нәселен дәвам итәргә ярдәм күрсәтергә тели... Яшәсен әле Шүрәле! Йөрсен безнең урманнарда! Әле ул безнең балаларга кирәк! Мондый нәтиҗәне балалар үзләре ясый – шуңа күңел сөенә.
Кече яшьтәге укучылар әсәрдәге вакыйгаларны – чынбарлык, геройларны тормыштан алынган дип саныйлар, аларның борчуларын үзләренеке итеп кабул итәләр, ярдәм итәргә тырышалар. 6 нчы сыйныфта Г. Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясе белән танышабыз. Психологик кичерешләргә бик бай хикәя ул. Әхмәдулланың кәефе ничәмә-ничә төрлегә үзгәрә. Укучыда яшьтәшенә ярдәм итү теләге туа. Әйдәгез, аңа шундый мөмкинлек тудырыйк. “Әхмәдулла сезнең арада утыра дип уйлыйк. Аңа ничек ярдәм итеп була?” Төркемнәрдә эш барышында укучылардагы теләктәшлеккә сокланам, бер-берләренә йомшак итеп эндәшүләре сокландыра. Сак кына, хәйлә белән эш итүчеләр дә күренә. Болар –тормышта да югалып калмаслар! Күңелләре чиста, бернинди мәкер юк!
         Югары сыйныфларда тикшерү өчен тагын да тормышчанрак темалар алырга була. Г. Исхакыйның “Кәләпүшче кыз” әсәре буенча эшләгәндә, әни-кыз мөнәсәбәтләрен ничек җайга салып булуы турында сөйләшергә, Камәрне ялгыш адымнан саклап калу өчен, кызга киңәшләр бирергә, Вафаны “акылга утыртырга” була. Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәрендә Айдар-Вәсилә-Госман, М.Фәйзинең “Галиябану” әсәрендә Хәлил-Галиябану-Исмәгыйль “мәхәббәт өчпочмагы” заманча, үзенчәлекле чишелеш таба ала. И, балалар! Тормышыгызда очраган киртәләрне дә акыл белән уза алсагыз иде! Әнә бит, Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре героинясы Галия соңгы хатын язып төгәлләде... Сез аңа нинди киңәш бирерсез? Искәндәр каршыгызда утыра. Аңа әйтәсе сүзегез юкмы?

Барыбызга да билгеле хикәя - Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясе буенча эш тә тәрбияви эчтәлекле, тәэсирле булып чыкты. Ана белән бала күзгә күренми торган җепләр белән бер-берсенә бәйләнгән. Ягымлы күз карашлары һәр икесенең ни әйтергә теләгәнен аңлатып тора. Әнә Ана! Скрипкада уйнаучы улына караган да, тыныч кына уйланып утыра... Күпме горурлык, соклану, чиксез ярату чагыла ул карашта! Улы исә Анага багышлап уйнаган көенә барлык рәхмәт хисләрен, күңеленең бар назын, моңын салган... Нинди генә ямьсез кыяфәтле итеп тасвирланса да, авторга ияреп: “Матур Бәдретдиннең әнисе!” – дип кычкырасы килә. Кешенең эчке матурлыгы турында сөйләшү өчен бер дигән җай чыкты. Моңа кадәр юк кына сәбәп аркасында әнисенә үпкә саклап йөргән егет тә күп нәрсәләргә башкача карый башлады кебек... Бүген үк, кайту белән үк әнисен кочагына алыр, сүзсез генә башын ияр ул аның алдында... Ышанам...
        Алда әйткәнемчә, укытучы - белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә әле ул. Ул, һичшиксез, яшь кешенең эчке дөньясын, карашларын, сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен күздә тотып эшләргә бурычлы.

 Тагы шуңа басым ясыйсы килә: рухи байлык, милли традицияләр исәннәр, бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф-гадәтләребез, матур йолаларыбыз бөтенләй онытылса, яки югалса, без үзебез дә татар халкы булып кала алырбызмы икән???

Әхлаклы, төпле белемле , культуралы милләт кенә хәзерге цивилизация куйган бурычларны җиңеп чыгачак. Шул вакытта яңа гасырда яңа кеше тәрбияли алачакбыз .

Укытучы хезмәтендә әзер рецептлар кулланылмый. Һәр укытучы иҗади эшли, эзләнә, үз холкына, үз укучыларына, үз фәненә кулай булганнарын сайлый. Барлык фәннәр өчен дә кызыклы проблемалы сорауларны мисалга китерергә мөмкин булыр иде, ул эшне коллегаларымның үзләренә калдырам, чөнки һәр укытучы – үз фәненең патшасы!
Хезмәтегез нәтиҗәле булсын, куаныч китерсен, хөрмәтле коллегалар! Уңышлар телим!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә. Еники әсәрләре аша укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбтяләү.

"Ә. Еники әсәрләре аша укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү" темасына чыгыш....

Ачык дәрес "Тәрбия дөньясында - сыйфатлар"

Максат:1)Укучыларның сыйфат турында белемнәрен тирәнәйтү; сыйфатның артыклык дәрәҗәсе белән таныштыру һәм аны өйрәнү.2) Танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү.3) Укучыларны туга...

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

Р. Фәхреддиннең иҗади мирасын кулланып, үсеп килүче буында әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү

Җәмгыятебез зур үзгәрешләр кичерә. Бу үзгәрешләр иң элек яшь буынны тәрбияләүдә, тормышка әзерләүдә чагылыш таба. Яшь буынны тәрбияләү һәр чорда да мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Милләтебезнең...

Әхлаклылык – рухи саулык (Әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә әдәбиятның роле)

Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Электән үк үз кагыйдәләре белән яшәгән татар авылына да чор үзенең әхлаксызлыгы чирен йоктырды. Шуңа күрә дә табигать канунн...

Татар әдәбияты дәресләрендә укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү

Әдәбият дәресләрендә укучыларның әхлагы тәрбияләнә.  Һәрбер сыйныфта укучы халык авыз иҗаты әсәрләрен, язучыларның әсәрләрен өйрәнеп, үзендә  тормышта кирәкле сыйфатларны булдыра....