Зигангирова Римма Мирхатовна

Туган телем -иркә гөлем

Туган телебезне Тукайча яратыйк!

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: интересуюсь искусством, люблю анализировать произведения

Увлечения: Чтение интересных произведений, вязание.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с Новое Надырово, Альметьевский район

Место работы: МБОУ "Новонадыровская СОШ"

Звание, ученая степень: нет

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zigangirova-rimma-mirkhatovna
И туган тел, и матур тел, Әткәм -әнкәмнең теле.
Г. Тукай

Бу сайтта мин коллегаларым белән үз эш тәҗрибәм белән уртаклашырга телим.

О себе

Мин Казан дәүләт педагогия институтын бетереп, 1995 нче елдан Яңа Нәдер урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам, 2002 нче елдан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшлим. Үз фәнемне, мәктәбемне һәм балаларны бик яратам. Бабаларымда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам, төрле конкурсларда катнашам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 

Китап әле без үскәндә дә изге саналды. Дөньяның без белмәгән бөтен серләре шул китапларда иде. Дөнья күрмәгән, әмма ул дөньяны бик тә күрәсе килгән авыл балалары өчен кулга килеп эләккән теләсә нинди китап олы хәзинәгә тиң иде. Әлбәттә инде, дөньядагы бөтен китапларны да укып бетерә алмаганбыздыр. Шулай да авыл китапханәсенә кайткан бер генә китап та безнең игътибардан читтә калмагандыр. Ул китаплар, билгеле, санаулы гына. Шуңа күрә дә без ул китапларны рәттән укып бара идек. Дөресрәге, китапны без су урынына эчтек. Алар арасында русчасы да, татарчасы да, романнары да, шигыре дә, фәнни-популярлары  караганнары да җитәрлек була торган иде. Ә безгә китап кына булсын!  Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”е,  Р. Төхфәтуллинның “Йолдызым”ы, М Маликованың “Шәфкатьтуташы”безнең өстәл китабы иде. Детектив әсәрләр чыга башлагач, алар белән мавыгулар. Мин китапларны төне җуе укый идем, андагы геройлар белән сөйләшә, бәхәсләшә идем, үземне алар урынына куеп карый идем. Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала ”әсәрен 2-3 тапкыр укыганымны хәтерлим.  Минем профессиям дә китап, әдәби әсәрләр белән бәйле. Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Балаларымда да матур әдәбият әсәрләренә мәхәббәт уятырга тырышам.

Мой взгляд на мир

 Мин тормышта оптимистик рухтагы кешеләрне яратам. Үзем дә тормыш аврлыкларына бирешмичә киләчәккә оптимистик рухта атлыйм.

Мои достижения

 

  • Почетная грамота УО Альметьевского муниципального района 2006 год.
  • Почетная грамота УО Альметьевского муниципального района  2008 год
  • Почетная грамота УО Альметьевского муниципального района  2010 год
  • Диплом 3 степени Управления Федеральной службы Российской Федерации по контролю за оборотом наркотиков по РТ в номинации  «Преподавательские  работы»
  • Почетная грамота МОи Н РТ, 2009 год

   ПобедительГранта Главы Админстрации 2010 года

Моё портфолио

 

 

          Минем  педагогик максатым: үзенең тормышын корырга, җәмгыятьне үстерүгә үзеннән өлеш кертергә сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү.Баланың үсеп буйга җитүе, тормышның яңара баруы бары тик мәктәптә яки гаиләдә генә булырга тиеш түгел, балада шәхес тәрбияләргә телибез икән, ул чагында баланың бөтен даирәсе балада шәхес тәрбияләүгә юнәлеш бирүче барлык кешеләр дә максатка юнәлтелгән тәрбия бирү мохитен тәшкил итәргә тиешләр. 

         Җәмгыятьтә бара торган үзгәртүләр  хәзерге заманда яшәргә һәм эшләргә, аң-белемен үстерергә, үз-үзен тәрбияләргә сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү бурычы куя. Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгалимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала

Добавить грамоту в портфолио