"Туган як җырчысы" К.Булатова белән очрашу кичәсе
методическая разработка (8 класс) по теме

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_yak_zhyrchysy.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Туган як җырчысы

Римма Җиһангирова,  Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбе.

2006 нчы ел республикабызда  әдәбият һәм сәнгать елы булып билгеләнде.

Шушы уңайдан мәктәбебездә бик күп чаралар үткәрелде: Р.Фәхретдин укуларыМ.Җәлилнең 100 еллык, Г.Тукайның 120 еллык юбилейлары уңае белән  айлыклар һ.б.ш. “Туган як серләре” дип аталган республика конкурсында катнашып укучыларыбыз районда призлы урыннар яулады. “Мәйдан” журналы редколлегиясе белән очрашу укучыларда әдәбиятка кызыксыну уятуда зур роль уйнады. Башкорт язучысы М. Кәримгә багышланган әдәби – музыкаль кичә дә балалар күңелендә яктыэз калдырды. Ә менә туган авылыбызда яшәп иҗат итүче  шагыйрә К. Булатова белән очрашу мәктәбебез тарихында мәңге онытылмаслык хатирәләрнең берсе булды дияр идем мин. Журнал укучыларыбыз игътибарына  шул кичәне тәкъдим итәбез.

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү.

Җиһазлау: К.Булатова китапларыннан күргәзмә, магнитафон язмасы, “ К.Булатова тормышта һәм иҗатта “ дип исемләнгән фоторәсемнәр стенды.

Кичәнең барышы.

     

“Шушы яктан , шушы туфрактан” җыры башкарыла.

А.б.  Укытучы , шагыйрә, әни, әби.  Укучылар , бүген безнеә бәйрәмебез  шушы исемнәрне берләштерүче авылдашыбыз, Әлмәтебезнең йөзек кашы булып торучы  апабыз Клара Булатовага багышлана. Клара апа үз гомерендә 20дән артык  китап бастырган . “Мәйдан” журналының соңгы  номерында шагыйрәнең дөнья күргән китапларының тулы исемлеген күрәсез, ә аларның  кайберләре сезнең алдыгызда. Клара апагызның 50 дән артык шигыре көйгә салынган, шуларның берсен әле яңа гына иптәшегез башкаруында тыңлап үттегез, тагын берничәсен кичә барышында ишетерсез.

  Язучы өчен  иң куанычлысы, укучылар, китапларының  шушы киштәләрдә генә калмыйча , сезнең кулларга килеп керүе, аның шигырьләре белән кызыксынуыгыз.

К.Булатова төрле буын кешеләре өчен  шигырьләр яза. Шигырьләренең сезгә багышланганы да , урта сыйныф укучылары укырлыклары да , яшьләр өчен хисләнеп  укый торганнары да , безнең буын  кешеләрен кызыксындырганнары да бар. Чөнки шагыйрә үзе дә  сезнең кебек мәктәптә укыган , укытучы булып эшләгән , малай үстергән , ә хәзерге көндә  кадерле әби дә.

   Без бүген сезнең белән бик бәхетлеләр, чөнки шагыйрә Клара Булатова  бүген безнең мәктәптә кунакта.. Клара апа , рәхим итеп , Сезнең сәхнә түреннән урын алуыгызны сорыйбыз.

   Сүзне озын-озакка сузмыйча , аның үзенә бирик әле, сезне кызыксындырган сорауларга җавапны шагыйрәнең үзеннән ишетик. Рәхим итегез, Клара апа.

    К . Булатова сөйләгәннән соң, сүз укучыларга бирелә.

А.б.Чынлап та, табигате белән тыйнак , гади күңелле, җор телле шагыйрә әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итә.  Ә хәзер укучыларыбыз башкаруында К. Булатованың шигырьләрен һәм аның сүзләренә язылган җырларны тыңлап үтәрбез.. Авылда туып үскәнгәме , аның шигырьләренең күбесе  авыл табигатен , аның хезмәт сөючән халкын , булдыклы хатын-кызларын чагылдыра.  Ә инде шигырьләренең көйгә салынып җырлануы шагыйрә өчен  икеләтә бәхеттер.К.Булатованың шигырьләре хис-кичерешләргә бик бай, алардан ,гүя, моң сирпелә. Шуның өчен шагыйрә матур-матур җырлар язучысы буларак танылды. Җырларда туган як , мәхәббәт темасы үзәк урыннарны алып тора.  Аның 2002 нче елны 76 җырын туплаган “Үзеннән-үзе туа җыр” китабы дөнья күрде.

   Сезнең игътибарга Марс Макаров көйгә салган “Кыңгырау чәчәкләре “ җырын тәкъдим итәбез.

   “Ач күзеңне, улым”, “Безнең балачактан бер яңа ел”, “Әни егет”,  шигырьләре, “Су буенда кыяк үлән “ (К.Булатова сүзләре, Р. Андреев көе) җыры башкарыла.

 

А.б.  К. Булатованы шагыйрә буларак кына телгә булсак , аның тормышының зур бер өлешенә күз йому булыр иде.К.Булатова-мөгаллимә- шагыйрә. Бу ике образ бер-берсен тулыландыра.   Ул гомере буенча үзенең укытучылык һөнәренә тугрылыклы булып калды. Клара апа  бүген дә балалар белән элемтәсен өзми, туган телебезне , мәдәниятебезне  саклап калуда, аны үстерүдә армый – талмый  хезмәт итә. Укытучы  хезмәте  турындагы  берничә шигырен тыңлап үтик.  

 ( “Укытучы бәхете “,  “Алтынчы класстагылар” шигырьләре яңгырый.)

К.Булатова  сүзләре , Идрис Хисамов көе “Якын дустың барын онытма җыры башкарыла.

 А.б. Сез түземсезлек белән көткән минутлар якынлашты. Укучылар , ә хәзер Клара апагызга үзегезне  кызыксындырган сорауларны бирә аласыз.

(Сорауларга җавп бирелгәннән соң укучылар үзләре ятлаган шигырьләрен сәнгатьле итеп укып күрсәтәләр.)

  “ Ак каен”  , “Инәйнең яраннары “, “Юк, кайтмасын ул чор” , “Сиңа кайтам”

  А.б. Үз фикерен укучыларга җиткерү өчен сүзләрнең тирән мәгънәлесен, тыгыз фикерлесен эзли. К. Булатова – тормышны чын дәрәҗәсендә аңлап, туган ягына, табигатенә мәхәббәтен эчке кичерешләре аша чагылдыручы лирик шагыйрь.

 К.Булатова сүзләренә Мирсәет Хөснуллин көенә   язылган “Кырга чыктым, юлга чыктым” җыры башкарыла.

А.б. Бүген безнең мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан  хөрмәтле укытучыларыбыз кунакта. Алар Клара апа белән чордашлар гына тугел, ә  аларны укытучы булу да берләштерә. Бәлки аларның да безгә әйтер сүзләре бардыр. Укучылар, Клара апагызның шигырҗләре сездә тагын да зур кызыксыну уяткандыр.Шундый аз вакытта гына аның иҗаты белән танышу мөмкин түгел. Бу яраткан шагыйрәбезнең иҗатын өйрәнүне дәресләрдә дәвам итәрбез. Клара апа! Сезнең иҗатыгыз алдында баш иябез.

Туганда ук шагыйрь булып

Туу Сезгә насыйп булгандыр.

Гомер буе мөгаллимлек кылып

Чәчегезгә кырау кунганмы?

Тик шулайда һаман яшьсез әле

Олыгаю хисе кермәгән.

Әйтерсең лә борчу-мәшәкатьләр

Сезнең кырда бер дә йөрмәгән.

Кәефсез, күңелсез чакларымда К.Булатова шигырьләрен кулыма алам. Уйландыра, моңландыра, сөендерә, көлдерә торган әсәрләр күңелдә җылы хисләр уята, күңелне күтәрә, рухландыра. Йөз яшә,Клара апа! Иҗат чишмәң  мәңге сүрелмәсен, тынмасын.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Клара Булатова иҗаты.

Тема:  “Шигърият ул – үзе бер тылсым”Максат: 1)Язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.               2)Сәнгатьле уку күне...

"Каурый каләм, җил атым." Встреча с поэтессой Клара Булатовой.

Это литературный вечер -встреча с писателем К. Булатовой, который дети запомнят на всю свою жизнь. Дети рассказали её стихи, пели, танцевали и задавали  ей  вопросы....

Фатих Кәрим - мәхәббәт һәм җиңү җырчысы

о жизни творчестве Фатиха Карима, вечер встречи с дочерью поэта Лейлой Каримовой...

Туган як җырчысы (Сибгат Хәким иҗаты). Презентация.

7 нче сыйныфта Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм итәрлек презентация...

Г. Тукай премиясе иясе,Әлмәт шәһәре шагыйрәсе Клара Булатова белән очрашу кичәсе.

29  нчы ноябрь  көнне  лицеебызда татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Кла...

"Мәхәббәт җырчысы Котб".

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе "Мәхәббәт җырчысы Котб"....

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...