Г. Тукай премиясе иясе,Әлмәт шәһәре шагыйрәсе Клара Булатова белән очрашу кичәсе.
материал (5, 10 класс) на тему

Шәмсиева Илгизә Альберт кызы

29  нчы ноябрь  көнне  лицеебызда татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Клара Гариф кызы Булатова белән очрашу булды. Бик күптән күрешеп сөйләшәсе килә иде Клара апа белән. Үзе бер буын, үзе бер шигъри ачыш, үзе бер иҗади утрау булган шәхесне үз күзләрең белән күрү, рәхәтләнеп сөйләшеп утырудан да бәһалерәк ни була ала! Бу очрашуга 4, 5 һәм 10 нчы сыйныф укучылары алдан ук әзерләнделәр: шигырьләрен ятладылар, җырларын өйрәнделәр.  Шагыйрә белән очрашу шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Клара апа үзенең укытучылык һөнәре турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларына тулы җаваплар алдылар. Соңыннан Клара Булатова укучыларыбызга: “Рус мәктәбе булуга карамастан, сез үз туган телегездә саф, матур итеп сөйләшәсез. Укытучы өчен  моннан да олырак бәхет бармы икән?  ”  -дип,  үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бу очрашу укучылар  күңелендә озак сакланыр дип уйлыйм. Клара апабыз да бит :”Мондый укучыларым белән тагын очрашырга язсын ”,- дигән теләген белдереп китте . 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл klara_bulatova_beln_ochrashu.docx1.22 МБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Клара Булатова иҗаты.

Тема:  “Шигърият ул – үзе бер тылсым”Максат: 1)Язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.               2)Сәнгатьле уку күне...

"Каурый каләм, җил атым." Встреча с поэтессой Клара Булатовой.

Это литературный вечер -встреча с писателем К. Булатовой, который дети запомнят на всю свою жизнь. Дети рассказали её стихи, пели, танцевали и задавали  ей  вопросы....

"Туган як җырчысы" К.Булатова белән очрашу кичәсе

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү....

"Г.Тукай премиясе лауреатлары"(Ф.Яруллинның иҗаты белән танышу)

Укучыларны Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты, күпкырлы талант иясе булуы белән таныштыру. ...

Шагыйрь белән очрашу "Шигърият илчесе - Расых Шагаев"

Шагыйрь белән очрашу кичәсенең план-конспекты....

Поэзия Клары Булатовой.

Особенности поэзии Клары Булатовой....

Влияние преподавательской деятельности на литературное творчество Клары Булатовой

Актуальность данной работы заключается в том, что она стала одной из востребованных, и обусловлена, прежде всего, тем, что с именем татарской поэтессы максимально полно и ярко отражаются особенности о...