Шәмсиева Илгизә Альберт кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур уйларга омтыла.

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Халкыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән кызыксынам. Телебезнең камиллегенә сокланам һәм башкаларга да җиткерергә тырышам.

Увлечения: Укырга яратам. Хатын-кыз буларак тәмле ризыклар пешерү белән мавыгам. Үзем өчен күптән түгел яңа шөгыль эзләп таптым-бакчачылык.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Әлмәт шәһәре

Место работы: МАОУ "Лицей №2"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/shamsieva-ilgiza-albertovna
“Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”
К. Д. Ушинский

                                                      “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас

                                                       вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы

                                                     җимешләрне дә үзегез җыярсыз”.

                                                                                       Ризаэддин Фәхреддин

                  Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.

О себе

             Мин, Шәмсиева Илгизә Альберт кызы, Татарстан Республикасы Мөслим  районы Олы Чакмак авылында туганмын.Авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга кердем. 20  елдан артык  балаларга белем бирәм.Укытучылык һөнәренә мәхәббәт кече яшьтән үк тәрбияләнгәндер. Үз - үземне белә башлаганнан бирле, мин "укытучы”, "тәрбияче” булып уйный идем. Хезмәт юлымны Вәрәшбаш тугызъеллык мәктәбендә башлап җибәрдем. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, мин-19 яшьлек кыз- чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер  әле. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам... Мәктәптә мин ике төркемдә дәресләр алып барам: татар  һәм рус төркеме. “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк,”- ди безнең халык.  Әнә шушы хакыйкатьне дөрес аңларга өйрәтергә тырышам. Һәрдаим халкыбызның үткәнен белергә, аңа карата битарафлык күрсәтмәскә чакырам. Һәр дәрестә һәм сыйныфтан тыш чараларда телебезгә, халкыбызның үткәненә, милли йолаларыбызга тирән мәхәббәт тәрбияләү өстендә нәтиҗәле эш алып барыла.Рус телле балаларга да татар халкының мәдәниятен,гореф-гадәтләрен,йолаларыбызны төшендерергә тырышам.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Яшел яр" , "Ак чәчәкләр "Габдрахман Әпсәләмов

Мой взгляд на мир

     Синең өчен начар кешеләр бөтенләй юк, диләр миңа. Хикмәт минем холкымда, күрәсең. Чөнки мин низаглы мизгелләрне булдырмаска тырышам. Тыныч кына аңлашырга, кешеләрне тыңлый белергә омтылам. Күрәсең, бу Мәймүнә әбиемнең тәрбияседер. Ул һәрвакыт әйтә килде:" Кызым, кешене гаепләргә ашыкма-син аның тиресендә булып карамаган. Тавышыңны да күтәрмә-кычкырып эш хәл ителми. Тыңлый бел, аңлый бел. Таш атсалар да аш ат син. Кеше булып кала бел". 

Усал булма, кызым, ягымлы бул,

Яхшылыкта булсын күңелең.

Кешеләргә мәрхәмәтле булсаң,

Матур булыр алда гомерең.

 

Мои достижения

1.Грамота муниципального учреждения «Управления образования Альметьевского муниципального района» за подготовку призеров и победителей муниципального этапа  Республиканской олимпиады школьников по татарскому языку , 2013,2014,2015,2016,2017гг.

2.Благодарственное письмо «ТатарТеле. ИНФО» за подготовку участников международной олимпиады по татарскому языку, г. Казань, 2015г.

3. Грамота лауреата муниципального этапа Всероссийского конкурса «Учитель года России-2017» , муниципальное учреждение «Управления образования Альметьевского муниципального района», 2017г.

4. Диплом за подготовку участника  международной дистанционной олимпиады по татарскому языку и литературы «Беренчелек», г. Казань, 2016г.

5. Диплом II степени  блиц-олимпиады  “Анализ современного урока” Всероссийского конкурса для педаогов “Умната”, 2017г.

6. Свидетельство Министерства образования и науки  Республики Татарстан участника зонального этапа Всероссийского конкурса «Лучший учитель татарского языка и литературы», 2018г.

7. Сертификат активного участника III Международного научно-методического семинара «Профессионально-этническая подготовка учителей средствами театральной педагогики», г. Казан, 2018г.

8. Сертификат за выступление в Межрегиональном семинаре учителей татарского языка и литературы «Федераль белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия», «Актанышская СОШ №1», 2017 г.

9.Сертификат участника II Всероссийской научно-практической конференции «Ризаэддин Фахреддин: духовность, культура и просвещение», «Кичучатовская СОШ»  г.Альметьевска, 2017 г.

10. Сертификат школьного организатора Межрегионального игрового конкурса «Зирәк тиен»,

г. Казань, 2014г.

11. Сертификат тьютора  Министерства образовании и науки Республики Татарстан и Института развития образования Республики Татарстан  по методике преподавания учебного предмета «Татарский язык» в начальной школе (по авторской системе

В.Н. Мещеряковой), г. Казань, 2018г.

Моё портфолио


Мои публикации:
Библиотечно-информационные ресурсы
Внеклассная работа
Воспитательная работа
Гуманитарные науки
Классное руководство
Разное
Родной язык и литература
Чтение
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Другое
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: