Эссе
материал на тему

Шәмсиева Илгизә Альберт кызы

"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы"дигән бәйге кысаларында язылган "Мин-укытучы " дигән язмамны сезгә дә тәкъдим итәм, дусларым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_shmsieva_i._a.docx16.83 КБ

Предварительный просмотр:

 

Мин-укытучы

       Кышкы иртә. Яңа яуган ак карга басып, салмак кына атлыйм. Миннән соң йомшак кар өстендә эз сузылып кала...

       Ак, әле тапланып та өлгермәгән кышкы юл буйлап әкрен генә эшкә барам. Юлымда очраган абый-апалар, олылап, сәлам бирәләр. Нәни кулларына букчаларын тоткан балалар, әллә каян күреп исәнләшәләр дә  кош тоткандай, мәктәпкә йөгерәләр. Әйе, мин-укытучы.

       Менә таныш капка. Әкрен генә мәктәп ишеген ачып керәм. Юк, ашыкмыйм. Күптәнге гадәт буенча алданрак килергә тырышам. Укытучы халкы шундый бит ул: эшкә алданрак килеп, дәресләргә бүлмәсен әзерли. Кабинетымның ишеген ачып кергәндә,  күңелемне әллә ниди бер дулкынлану биләп ала. Әйтерсең лә, тәүге кат атлап керәм. Алда нәрсә көтәчәген дә белмим... Тукта, күңел түрләреннән чыккан бу хис миңа бик  таныш тоела. Әйе, әйе, беренче тапкыр мәктәп ишеген ачып кергәндә дә нәкъ шундый тойгылар кичердем бит! Уйларым мине 1992 нче елга алып китә...

   ...10 нчы сыйныфны бетергәндә,  мин үземнең укытучы булачагымны  белә идем инде. Ни өчен укытучы һөнәрен сайладым соң әле мин? Бәлки, Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык, борчылулары, беренче дулкынланулары нәкъ укытучы шәхесе белән бәйле булгангадыр? Безгә химия фәненнән дәресләр биргән  Бания апа һәрвакыт зәвыкъ белән  киенә иде: өстендә зәңгәрсу костюм, аягында үкчәле  түфли, кара шомырттай чәчәләре җыйнак кына итеп җыелган. Һәм түгәрәк күзлек. Шул күзлек аша безгә мөлаем җылы караш төбәлгән. Аның ире Мөҗәһит абый безне гарәп графикасы серләренә өйрәтте. Аның дәресләре безне индидер бер әкияти дөньяга алып кереп китә: бормалы-сырмалы сызыклар белән нокталар бергә кушылалар да, татар халкының “Гөлҗамал” җырына әверелеп, укытучыбызның курае аша көй булып агылалар.  Икенче дәрестә кечкенә гармунына кушылып, “Сөембикә бәете”н көйлибез.  Юк, көйләмибез, аның уй-кичерешләрен йөрәгебез аша үткәрәбез. Сыйныф җитәкчебез Фирая апа кырыс күренергә тырышса да, без, яктылыкка омтылган чуар күбәләкләрдәй, аның янында бөтереләбез. Якыннарыбызга  да әйтә алмаганны аңа сөйлибез, серләребезне уртаклашабыз. Чөнки беләбез: нинди генә хәлдә дә Фирая апабыз безгә ярдәм кулы сузачак, үзенең акыллы киңәшләрен бирәчәк.  Ул үткәргән әдәбият дәресләрен без дүрт күз белән көтеп ала идек. Дәресләрдә халкыбызның тарихын-үткәнен, хәзергесен, киләчәген әсәр юлларыннан табып укырга өйрәтте ул безне. Һәр фикеребезне игътибар белән тыңлап, уңышлы нәтиҗәләребезгә аналардай куана белде. Дәресләрдән соң безне- авыл балаларын, югары мәдәниятле һәм тәрбияле кешеләр итеп үстерү максатыннан, төрле әдәби кичәләргә, күргәзмәләргә йөртте. Мөслим төбәге язучылары белән очрашулар үткәрде. Мондый мохиттә тәрбияләнеп үскән бала һичшиксез укытучы булырга тиеш иде.

Педагогия институтына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап, эшкә килгәндә, үземә таныш булмаган балаларның ап-ак кәгазъдәй керсез күңелләренә җир йөзендә булган яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үз һөнәремнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам.

...Сыйныф ишеген ачып керәм. Миңа таба әллә ничә пар күз төбәлгән. Алар арасында татар телен яратып өйрәнүчеләр дә, “моның безгә нигә кирәге бар” диючеләр дә бар. Ничек кенә итеп аларның күңелләренә юл табарга да үз фәнеңә карата кызыксыну уятырга? Монысы инде укытучының үзенә бәйле.  Ә бүгенге көн таләпләре бик катлаулы: бала мөстәкыйль фикер йөртә белсен, аны дәлилләсен, дәрестә үз эшчәнлеген дә оештыра белсен, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын.  Моннан 8-10 ел элек кулланылган алымнар хәзерге заманча укытуга  туры килми. Чөнки без тормышка яраклы һәм тормышта үз юлын таба белүче, үзләренә кирәкле мәгълүматны бу күпкырлы мәгълүмати челтәрдән сайлап ала белүче шәхесләр тәрбияләргә тиеш. Һәр балага якын килеп эшләгәндә генә бу максатларга ирешеп була. Димәк, мин- юл күрсәтүче маяк та икән бит. Шулай ук, укытучы- режиссёр да, артист та. Һәр дәресен режиссёрлар кебек алдан уйлап төзи. Чын артистларча дәресен  күңел биреп “уйный”, сөйли, уйната, уйлата. Дәрескә кергәндә, үз-үземә һәрдаим кабатлыйм: “Укучы миңа нәрсәдер эшләргә бурычлы түгел. Нәкъ минем дәресемә ашкынып килсен өчен, мин, укытучы,  фәнемне кызыклы итәргә тиеш, кызыксындыра алырга тиеш”. Дирижёрлар кебек дәреснең һәр минутын көйле-җанлы итеп үткәрү- минем бурычым. Әни буларак та, укытучы буларак та әйтә алам: бертөрлелектән качарга кирәк.

Адәм баласы күп нәрсәләрдән башка яши ала. Әмма аралашмыйча яшәү- авыр. Укучылар, көне буе бер-берсенең аркасына карап утырып, ничек сөйләшергә өйрәнсен ди. Шуңа күрә дәресләрдә тел мохитенә “чумдырып” укыту методы, коммуникатив технология, компьютер технологиясе, уен технологиясе кулланам да инде.

Замана үзгәреп тора. Хәтерне- компьютер процессоры, сыйныф тактасын- интерактив такталар, акбурны- клавиатура алмаштыра. Үзең (укытучы) һаман кирәк! Мин әле шушы сабыйларга кирәк. Укытучы һөнәрен сайлавым да шуннан икән бит: саф күңелле сабыйларга кирәк булу.

... Кичке эңгер-меңгер. Салмак кына урам буйлап кайтам. Ап-ак кар өстендә тирән  эз сузылып кала. Минем эзем кала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...