"Киемнәр", 2 класс ( рус төркеме)
план-конспект урока (2 класс) по теме

Шәмсиева Илгизә Альберт кызы

В.Н.Мещерякова  методикасына нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл рәсемнәр1.58 МБ
Файл дәрес эшкәртмәсе29.68 КБ

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Шәмсиева Илгизә Альберт кызы,

Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “2 нче лицейның” туган тел  һәм әдәбият укытучысы

Дәрес темасы: Киемнәр

2 нче класс, рус  төркеме.

Дәреснең максатлары:

1. Белем бирү: итәк, итек, читек , чалбар сүзләре һәм  синең чалбарың кызыл, минем күлмәгем яңа, сезнең итәгегез матур сүзтезмәләрен сөйләмдә актив куллану.  

2. Үстерү максатыннан УУГ:

2.1. Танып-белү гамәлләре: ике яки берничә предметның , күренешнең гомуми билгесен табу;  аерым билгеләре буенча предмет яки күренешләрне чагыштыру; интонацияне  сиземли белү күнекмәләрен формалаштыру; үз фикереңне дәлилли белергә өйрәнү; чагыштырып, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү.

2.2. Регулятив УУГ: билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат кую, мөмкин булган чишү юлларын билгеләү.

2.3. Коммуникатив УУГ: укучыларның аралаша белү сәләтен үстерү ( бер-берсенә карата аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре формалаштыру); уку һәм  танып белү процессында позитив мөнәсәбәтләр булдыру;  мәгълүматны туплау өчен  күмәк эш башкару күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү.

3. Тәрбияви максат:. дуслар белән итәгатьле булу өчен җирлек тудыру.

Дәреснең тибы : белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.

4. Дәрестә кулланылган метод һәм алымнар: натураль ( табигый) метод  һәм сөйләтү, чагыштыру алымнары

Укучылар белән эш формалары : фронталь һәм төркемнәрдә эш.

Җиһазлау : компьютер, экран, күрсәтмәлелек өчен рәсемле  карточкалар, картиналар, керпе,  уенчыклар, криптограммалар.

Дәреснең технологик картасы.

Дәреснең дидактик этаплары

Дәрес этапларының төп максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Дәрес этапларының нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәсе

Предмет нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗә

  1.   Мотивацион этап.

Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү.

1. –Исәнмесез, кызлар! Исәнмесез , малайлар! 

2. – Сәгать кайда? Хәзер сәгать ничә? Сәгать ун, туган тел дәресен башлыйбыз.

1. “Исәнмесез!” җырын башкару

-Исәнмесез!

-Исәнмесез!

-Хәлләр ничек?

-Яхшы, рәхмәт. Ә Сезнең хәлләрегез ничек?

-Бик яхшы, рәхмәт!

2. –Тегендә( шкафта)

   - 1, 2...10

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аңа җавап бирә белү.

Туган телне өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру

                II.      Уку мәсьәләсен кую.

.

1.Телләрне “йозакка “ бикләп кую

2.”Кибет-кибет” уены.

 

  Укучылар укытучы белән бергә йозак бикләгән хәрәкәт ясыйлар, ачкычларын кесәләренә салып куялар.

-Исәнмесез!

-Исәнмесез. Миңа күлмәк ошый. Миңа күлмәк бирегез, зинһар.

-Мә, матур күлмәк.

-Рәхмәт, сау булыгыз

Регулятив УУГ:

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Саннарны кабатлау,кушымчаларны  дөрес куллану, сорауларга җавап бирү.

Дәрестә татар телендә генә сөйләшүгә җирлек тудыру.

Танып –белү гамәлләре : интонацияне  сиземли белү күнекмәләрен формалаштыру

III.     Уку мәсьәләсен чишү

Яңа лексиканы сөйләмгә кертү, фигыльләрнең барлык һәм юклык формаларын гамәли ныгыту,-мы/-ме кисәкчәләрен кабатлау.

1.Яңа лексиканы сөйләмгә кертү.

-Ә хәзер болар минем әйберләрем( сатудан калган).  Хәзер минем яңа әйберләрем күп. Минем нәрсәләрем бар?

-Әйе, бар. Ул минем итәгемме, синең итәгеңме?

-Захар, бүрекне ал. Ул хәзер синең бүрегең. Теге өстәлгә куй, зинһар..

-Бу бит җыр. Әйдәгез , җырлыйбыз.

2.Тел чараларын аңлы

рәвештә куллана белү.

Ишек шакыган тавыш.

-Анда кем бар? Әйдәгез, сорыйбыз.

-Әйтмим, бел.

-Юк, мин аю ( куян, төлке, бүре ) түгел.

-Мин –әкияти керпе. Бу кемнең кабинеты?

-Синең исемең ничек?

3. Җырлы уен “Әйт әле ...”

-Итәк.

-Сезнең итәгегез.

Укучы укытучының кушканын эшли.

Бу синең күлмәгең, теге синеңбүрегең.

Бу синең чалбарың, теге синең итегең.

Бу синең яулыгың, теге синең свитерың.

Бу синең читегең, теге синең итәгең.

-Бу кем?

-Син песиме?...

-Бу –безнең кабинетыбыз. Кабинетыбыз, якты, җылы, яңа.

-Минем исемем-Даша.

Минем исемем-Арина.

Әйт әле , малай, синең исемең ничек?

ТБУУГ: бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу

КУУГ:  төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү

Уеннар аша хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын кабатлау.

IV.

Н

Ы

Г

Ы

Т

У.

лексик күнекмәләрне гамәли ныгыту, белемнәрне системалаштыру.

Ныгыту

Керпе:

-Бу минем бүлмәм. Бүлмәмдә нәрсәләр бар. Ә шкафта нәрсә бар? Белегез

Укытучы :

-Керпенең гаиләсе турында сорагыз әле.

 

-Анда өстәл, урындык, карават, шкаф бар.

-Анда( шкафта) кофта бармы? Кофта яңамы?

-Синең әтиең ( әниең, әбиең, энең, апаң, абыең, сеңлең, бабаң) бармы?

ТБУУГ: билгеләрен һәм сыйфатларны билгеләүче мөһим сүзгә бәйле сүзәр табу. Предметларны  чагыштыру һәм гомуми билгеләрен аерып күрсәтү.

КУУГ:

Бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү. Башкалар белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү( парлы диалог)

Түгел кисәкчәсен , антоним сыйфатларны дөрес куллану күнекмәләре.  

Классташлар белән  дустанә аралашугаңҗирлек булдыру.

V.

БЕ-ЛЕМНӘР-НЕ

ТИК-ШЕ-РҮ

VI.

РЕФ-ЛЕК-СИЯ

Беренчел ыгыту.

1.-Керпе, хәзер нишлибез?

-Уйныйбыз.

“Ике яклы баскыч”

уены.

  1. Керпе  белән хушлашу.
  2. “Керпе нинди кунак?”

Укучыларда дәрес нинди хисләр калдырганын ачыклау өчен, кунак Керпе турында сөйләшү.

-Керпе сезгә ошадымы? Ул нинди кунак?

“Минем чалбарым кызыл. Минем күлмәгем яңа” дигән җөмләләрне әйткән команда гына алга таба бара. Иң беренче баскычка менеп җиткән команда җиңүче.

-Сау бул, Керпе.

-

Укучылар үзләренең җаваплары аша дәрестән алган тәэсирләрен белдерәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теленнән эш программасы 1 класс рус төркеме

1 сыйныфның рус төркеме өчен эш программасы...

укудан эш программасы 1 класс рус төркеме

1 классның рус төркеме өченэш программасы...

Пп хәрефе һәм авазы. 1 класс рус төркеме.

1 нче Г сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы.Тема: Пп хәрефе һәм авазы.Тип: ГККМаксат:1)                Пп хәрефе...

"Безнең гаилә", 1 класс, рус төркеме

1 нче сыйныфта уен технологиясе кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

"Кыш", 1 класс ( рус төркеме)

Уен технологиясе кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....

Сыйныфтан тыш чара.Тема: "Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре".

quot;Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре"....