"Кыш", 1 класс ( рус төркеме)
план-конспект урока (1 класс) на тему

Шәмсиева Илгизә Альберт кызы

Уен технологиясе кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kysh.docx29.93 КБ

Предварительный просмотр:

Шәмсиева Илгизә Альберт кызы,

Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “2 нче лицейның” татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес темасы: Кыш

1 нче класс, рус  төркеме.

Дәреснең максатлары:

1. Белем бирү: кыш,кыш көне,салкын,буран, кар ява, җил исә, чана, чаңгы, кояшлы сүзләре һәм сүзтезмәләре белән таныштыру;  кышкы көнне тасвирлый белү күнекмәләрен формалаштыру; урамга чакыра белү күнекмәләрен камилләштерү.

2. Үстерү максатыннан УУГ:

2.1. Танып-белү гамәлләре: ике яки берничә предметның , күренешнең гомуми билгесен табу;  аерым билгеләре буенча предмет яки күренешләрне чагыштыру; интонацияне  сиземли белү күнекмәләрен формалаштыру; үз фикереңне дәлилли белергә өйрәнү; чагыштырып, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү.

2.2. Регулятив УУГ: билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат кую, мөмкин булган чишү юлларын билгеләү.

2.3. Коммуникатив УУГ: укучыларның аралаша белү сәләтен үстерү ( бер-берсенә карата аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре формалаштыру); уку һәм  танып белцессында позитив мөнәсәбәтләр булдыру;  мәгълүматны туплау өчен  күмәк эш башкару күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү.

3. Тәрбияви максат:. дуслар белән итәгатьле булу өчен җирлек тудыру.

Дәреснең тибы : яңа лексик күнекмәләр формалаштыру( яңа материалны аңлату)

4. Дәрестәкулланылган метод һәм алымнар: натураль ( табигый) метод  һәм сөйләтү, чагыштыру алымнары

Укучылар белән эш формалары : фронталь һәм төркемнәрдә эш.

Җиһазлау : компьютер, экран, күрсәтмәлелек өчен рәсемле  карточкалар, картиналар, керпе,  уенчыклар, криптограммалар.

Дәреснең технологик картасы.

Дәреснең дидактик этаплары

Дәрес этапларының төп максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Дәрес этапларының нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәсе

Предмет нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗә

  1.   Мотивацион этап.

Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү.

1. –Исәнмесез, кызлар! Исәнмесез , малайлар! 

Мин- Илгизә Альбертовна, ә синең исемең ничек? Син бик матур кыз, Радмилла.

2. – Сәгать кайда? Хәзер сәгать ничә? Сәгать ун, туган тел дәресен башлыйбыз.

1. – Исәнмесез, укытучы апа!

- Рәхмәт, сез дә матур.

2. –Тегендә( шкафта)

   - 1, 2...10

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аңа җавап бирә белү.

Туган телне өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру

                II.      Уку мәсьәләсен кую.

.

  1. –Смотрите, у меня

есть ключик от замка. Он маленький, красивый. А у вас есть? Покажите мне. Он у вас какой?

-Давайте сейчас мы закроем свои русские язычки на замок, а татарские язычки оставим. И будем разговаривать. только на татарском, хорошо? Тчик, тчик

  1.  – Сәгать кайда?  

Хәзер сәгать ничә? Сәгать ун, туган тел дәресен башлыйбыз.

  1. Рәсем буенча эш.

-Бу нәрсә? Анда нәрсәләр бар?

4. “Гномиклар ” уены.

 Уйныйбызмы?  Урманда гномиклар яши. Алар укытучы әйткәнне кабатлый.

Кар бөртеге, буран,җил , кыш.

Балалар кабатлаган вкытта, тактага  күрсәтмәлелек өчен рәсемнәр эленә бара.

  –Вот, у меня золотой и т. д

 

Укучылар укытучы белән бергә йозак бикләгән хәрәкәт ясыйлар, ачкычларын кесәләренә салып куялар.

-–Тегендә( шкафта)

   - 1, 2...10

-Бу -рәсем. Рәсемдә кар, кояш, агач, урман, өй бар.

Укучылар төрле интонация белән  укытучы артыннан кабатлыйлар.

Регулятив УУГ:

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Саннарны кабатлау,кушымчаларны  дөрес куллану, сорауларга җавап бирү.

Дәрестә татар телендә генә сөйләшүгә җирлек тудыру.

Танып –белү гамәлләре : интонацияне  сиземли белү күнекмәләрен формалаштыру

III.     Уку мәсьәләсен чишү

Яңа лексиканы сөйләмгә кертү, фигыльләрнең барлык һәм юклык формаларын гамәли ныгыту,-мы/-ме кисәкчәләрен кабатлау.

1.Яңа лексиканы сөйләмгә кертү.

- Уйныйбызмы?

Басыгыз.

Җылы-

Салкын-

Кар ява-

Кар яумый-

Җил исә-

Җил исми-

  1. Тел чараларын аңлы

рәвештә куллана белү.

Ишек шакыган тавыш.

-Анда кем бар? Әйдәгез, сорыйбыз.

-Әйтмим, бел.

-Юк, мин аю ( куян, төлке, бүре ) түгел.

-Мин –керпе. Исәнмесез.

-Хәлләр ничек?

-Бик яхшы. Рәхмәт. Әйдәгез,  җырлыйбыз. Җырлыйбызмы?

-Уйныйбыз.

укучылар  хәрәкәт итәләр.

хәрәкәтләнүдән  туктыйлар.

кулларын  канат итеп селкиләр.

кулларын селкүдән туктыйлар.

кулларын өскә күтәреп , баш очында хәрәкәтләндерәләр.

кулларын хәрәкәтләндерүдән туктыйлар.

-Син кем?

-Син аюмы( куянмы, төлкеме, бүреме)?

-Син кем, әйт зинһар.

-Исәнмесез.

-Яхшы, рәхмәт. Ә сезнең хәлләрегез ничек?

-Җырлыйбыз.

-Исәнмесез!

-Исәнмесез!

-Хәлләр ничек?

-Яхшы, рәхмәт. Ә сезнең хәлләрегез ничек?

-Бик яхшы, рәхмәт.

ТБУУГ: бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу

КУУГ:  төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү

Уеннар аша хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын кабатлау.

IV.

Н

Ы

Г

Ы

Т

У.

V.

БЕ-ЛЕМНӘР-НЕ

ТИК-ШЕ-РҮ

VI.

РЕФ-ЛЕК-СИЯ

Яңа лексик күнекмәләрне гамәли ныгыту, белемнәрне системалаштыру.

Беренчел ныгыту.

1.-Керпе, хәзер нишлибез?

-Уйныйбыз.

Ике кар бөртеген чагыштыру.

-Бу нәрсә?

Ә бу нәрсә?

-Бу кар бөртеге, бу да кар бөртеге. Аерма бармы?

Икенче ныгыту.

1.-Керпе, ә хәзер нишлибез?

-Минем урамга чыгасым килә. Минем чанам юк.

-Укучылар, ә  яңа чана кайда?

“Кибет” уены.

-Мин хәзер укытучы түгел,мин-Алсу апа.  Кибет ачык. Рәхим итегез.

-Хәзер мин Алсу апа түгел, мин-укытучы. Кем Алсу апа?

2.Рәсем буенча җөмләләр төзү.

-Көн нинди?

1.Керпе :

-Илгизә Альбертовна,әйдә урамга чыгабыз.

Илгизә Альбертовна:

-Көн нинди?( укучылардан сорый)

 Укучыларга:

-Укучылар, керпенең урамга чыгасы килә. Кем керпе була?

2.- Керпе бер уен белә. Уйныйбызмы?

“Тау” уены.

Укучылар ике командага бүленә: “Чана ” һәм “Чаңгы” . Ике рәсемне чагыштырып, Кыш турында җөмләләр төзиләр.тауга беренче менеп җиткән команда җиңүче була.

1.Керпе укучылардан сорый:

-Бүген дәрес яхшымы( баш бармагын өскә  күрсәтә), начармы ( баш бармагын аска төшерә)?

2. Керпе китә.

-Сау булыгыз,балалар!

3. –Дәрес бетте.Сау булыгыз!

 

-Кар бөртеге.

-Бу да кар бөртеге.

-Әйе, бар. Бу –ак, ә теге- зәңгәр; бу-зур, ә теге-кечкенә; бу-ак, ә теге – ак түгел һ.б.

  • Кибеттә.

Укучылар кибеткә килеп, Алсу ападан чана, чаңгы, тимераяк сорарга тиеш.

Диалог( нинди булырга мөмкин)

  • Исәнмесез, Алсу апа.
  • Исәнме, Радмилла.
  • Миңа чана бирегез,зинһар.
  • Мә, матур чана.
  • Рәхмәт, сау булыгыз.

Сатучы ролендә укучылар үзләре уйныйлар.

Укучылар рәсемнәр буенча җөмләләр төзиләр.

1 р.: Бүген көн салкын. Салкын җил исә. Урамда буран.

2 р.: Бүген көн җылы. Урамда кояш. Җил исми. Салкын түгел. Кар ява.

-Бүген көн җылы, кар ява, җил исми.

Бер укучы-керпе. Ул үзенә дус таба һәм сөйләшә.

Диалог

-Марат, әйдә урамга чыгабыз.

-Көн нинди?

-Бүген көн җылы, матур, кояшлы.

-Ярар, чыгам

-Уйныйбыз.

Укучылардан көтелгән җөмләләр:

-Бүген көн җылы.- Бүген көн салкын.

-Урамда кар ява.-Урамда кар яумый.

Салкын җил исә.- Салкын җил исми.

Урамда рәхәт.-Урамда рәхәт түгел

Укучылар , үзләренең кичерешләреннән чыгып, дәрескә бәя куялар: баш бармак өстә-ошады, яхшы; баш бармак аста-начар, ошамады.

-Сау бул, керпе!

ТБУУГ: билгеләрен һәм сыйфатларны билгеләүче мөһим сүзгә бәйле сүзәр табу. Предметларны  чагыштыру һәм гомуми билгеләрен аерып күрсәтү.

КУУГ:

Бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү. Башкалар белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү( парлы диалог)

Түгел кисәкчәсен , антоним сыйфатларны дөрес куллану күнекмәләре.  

Классташлар белән  дустанә аралашугаңҗирлек булдыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

татар теленнән эш программасы 1 класс рус төркеме

1 сыйныфның рус төркеме өчен эш программасы...

укудан эш программасы 1 класс рус төркеме

1 классның рус төркеме өченэш программасы...

Пп хәрефе һәм авазы. 1 класс рус төркеме.

1 нче Г сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы.Тема: Пп хәрефе һәм авазы.Тип: ГККМаксат:1)                Пп хәрефе...

"Безнең гаилә", 1 класс, рус төркеме

1 нче сыйныфта уен технологиясе кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

"Киемнәр", 2 класс ( рус төркеме)

В.Н.Мещерякова  методикасына нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсе...