укудан эш программасы 1 класс рус төркеме
рабочая программа (1 класс) по теме

1 классның рус төркеме өченэш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbiyat_1_nche_klass_-_kopiya.doc88.5 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

Программа  ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телендә сөйләшүче татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (Казан: Мәгариф, 2010) һәм 1 нче сыйныф өчен И.Л.Литвинов,  Э.Р.Садыкова, Л.И.Гарипова тарафыннан эшләнгән “Татар теле” дәреслеге (Казан: Мәгариф, 2009), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы

      Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, тематик планнан , календарь-тематик планнан. Һәр дәрескә милли-региональ компонент кертелгән.

Эш программасының эчтәлеге

Рус телендә сѳйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары

  • татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
  • татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
  • программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
  • карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  • тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;
  • фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырырга өйрәтү;
  • татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
  • халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Телдән әзерлек чоры ахырында көтелгән

 нәтиҗә:

Түбәндәге бәйләнешләр турында кузаллау:

  • сөйләмнең максаты, адресаты, урыны һәм формасы арасындагы бәйләнеш;
  • телдән сөйләмнең максаты һәм сөйләмнең чаралары (сүз белән һәм сүзсез) арасындагы бәйләнеш;
  • тел һәм сөйләм күренешләре арасындагы бәйләнеш.

Гомуми белем осталыклары булдыру:

  • мәктәптә, сыйныфта, олылар һәм кечкенә балалар белән сөйләшү кагыйдәләре, сөйләм культурасы булдыру;
  • аралашу вакытында әңгәмәдәшнең фикерен тыңлау, үз фикереңне адекват рәвештә бирелгән сорауны тыңлап, аңа җавап бирү;

-    дәреслек белән эшләргә өйрәнү.

Белергә тиешле тел күренешләре:

  • 200 гә якын лексик берәмлек;
  • сузык һәм тартык авазларның билгеләре;
  • сузык авазларның билгеләре: калын һәм нечкә әйтелешле авазлар;
  • татар теленә хас булган үзенчәлекле тартык авазлар;
  • сүз басымы;
  • җөмлә һәм сүзләрнең җөмләдә урнашылу тәртибе.

Белем бирү эчтәлеге

Тыңлап аңлау.  Укытучының дәрес үткәрү белән бәйле күрсәтмәләрен, сорауларын аңлап бару; сыйныфташларының сөйләмен ишетеп аңлау; тыңлаган сүзләрнең,  сүзтезмә, җөмлә, кечкенә текстларның эчтәлегенә тулысынча төшенү.

Диалогик һәм монологик сөйләм. Лексик тема буенча сорау-җавап репликаларын истә калдыру; укытучының  сорауларына җавап бирә алу һәм сораулар куя белү; үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку һәм сөйләү; лексик темага караган сүзләрне кулланып ,предметларны, әйберләрне атый белү; дүрт җөмләдән дә ким булмаган хикәя төзеп сөйләү.

Уку . татар алфавиты хәрефләрен таный белү һәм алар белдергән авазларның әйтелешен гамәли үзләштерү; дөрес һәм сәнгатьле итеп укый белү; укыганның эчтәлегенә төшенеп бару; кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.

 Укудан тематик план.

Сыйныф : 1 б, г, д сыйныфлары.

Укытучы :Гәбделвәлиева Рамзия Наилевна

Сәгать саны: атнага 1 сәгать.

Барысы: 34сәгать.

Тематик план Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән  “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус балалары өчен)” нигезендә төзелде.

 Дәреслек: И.Л. Литвинов. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дуртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен). Казан. Мәгариф , 2008.

1 нче сыйныфта уку дәресләренең календарь-тематик планы (рус төркеме)

Т/с

Дәреснең темасы

Сәг

саны

Дәрес

төре

Укучыларның эшчәнлеге төрләре

Көтелгән

нәтиҗә

Үткәрү вакыты

пл.

факт

                                                   I чирек – 9 сәг.

1

Ч авазы

1

яңа тема катнаш

Уку күнекмәләре. Сорауларга җаваплар. Диалог төзү. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Укучылар-ның тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру. Йөгерек һәм дөрес уку күнекмәләрен үстерү.

Йөгерек һәм дөрес

уку күнекмәләре. Диалог һәм монолог төзү.

2

[ы] авазы

1

яңа тема

Табышмаклар чишү. Санамышлар уку. Сорауларга җаваплар.

3

[гъ] авазы

1

яңа тема

Уку күнекмәләре. Тәрҗемә эше. Диалог төзү.

4

О авазы

1

яңа тема

Уку күнекмәләре. Тәрҗемә эше. Диалог төзү.

5

W авазы

1

яңа тема

Уку. Тыңлап аңлау. Сорауларга җаваплар.

6

Ң авазы

1

яңа тема

Тәрҗемә эше. Диалог төзү. Табышмак чишү.

7

Һ авазы

1

яңа тема

Уку. Тәрҗемә эше.

Сөйләм телен үстерү

8

Ң авазы. Диалог төзү

1

катнаш

Диалог төзү

Сөйләм телен үстерү

9

Татар халык авыз иҗаты. Такмаклар

1

катнаш

Тәрҗемә эше. Сорауларга җавап.

Сөйләм телен үстерү

II нче чирек – 7 сәг.

10

Минем гаиләм тексты

1

яңа тема

Хикәя төзү

Бәйләнешле сөйләм телен үс- терү.

Диалог һәм монолог төзү. Тыңлап аңлау.Сөйләм телен үстерү.

11

Санамышлар

1

яңа тема

Уку күнекмәләре. Сорауларга җаваплар. Тәрҗемә эше.

12

Иртә белән.Хикәя төзү.

1

яңа тема

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Уку.

13

Тәрҗемә итү күнекмәләре

1

катнаш

Тәрҗемә эше

Тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү

14

Татар халык авыз иҗаты. Тизәйткеч

1

катнаш

Тизәйткечне өйрәнү.

Яттан сөйләү

15

Диалог төзү

1

катнаш

Диалог төзү

Диалогик сөйләм телен үстерү

16

Схема буенча сораулар төзү

1

катнаш

Сорау җөмләләр төзү

Сөйләм телен үстерү

                                                   III чирек – 9 сәг.

1-2

Наил.

2

яңа тема катнаш

Уку күнекмәләре. Сорауларга җаваплар. Диалог төзү. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Укучылар-ның тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру. Йөгерек һәм дөрес уку күнекмәләрен үстерү.

Йөгерек һәм дөрес

уку күнекмәләре. Диалог һәм монолог төзү.

3

Татар халык авыз иҗаты.

1

яңа тема

Табышмаклар чишү. Санамышлар уку. Сорауларга җаваплар.

4

Бакчада

1

яңа тема

Уку күнекмәләре. Тәрҗемә эше. Диалог төзү.

5

Бакчада

1

яңа тема

Уку күнекмәләре. Тәрҗемә эше. Диалог төзү.

6-7

Минем гаиләм

2

яңа тема

Уку. Тыңлап аңлау. Сорауларга җаваплар.

8

Урманда.

1

яңа тема

Тәрҗемә эше. Диалог төзү. Табышмак чишү.

9

Цирк

1

яңа тема

Уку. Тәрҗемә эше.

Сөйләм телен үстерү

IV чирек- 8сәг.

10

Цирк

1

катнаш

Тәрҗемә эше. Сорауларга җавап.

Бәйләнешле сөйләм телен үс- терү.

Диалог һәм монолог төзү. Тыңлап аңлау.Сөйләм телен үстерү.

11-12

Кыргый хайваннар

2

яңа тема катнаш

Уку күнекмәләре. Сорауларга җаваплар. Тәрҗемә эше.

13-14

Шәһәрдә

2

яңа тема катнаш

Уку күнекмәләре. Сорауларга җаваплар. Тәрҗемә эше.

15-16-17

Авылда кунакта

3

яңа тема катнаш

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Уку.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 сыйныфта әдәби укудан эш программасы

Татарстан Республикасынын  Мәгариф  министрлыгы  тарафыннан раслап тәкъдим ителгән 1 нче сыйныф өчен «Әлифба»  (а...

1 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

Әдәби укудан эш программасы, 1 сыйныф.( ФГОС "Перспектив башлангыч мәктәп" )...

1 нче сыйныфта әдәби укудан эш программасы

       Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стан-дартлары таләп...

Әдәби укудан эш программасы. 1 класс. ФГОС.

       1 нче сыйныф өчен эдэби укудан   эш программасы башлангыч гомуми белем бирүнең Федеральдәүләт  белем  стандартына   туры китерелеп төзел...

татар теленнән эш программасы 1 класс рус төркеме

1 сыйныфның рус төркеме өчен эш программасы...

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы ТРМәгариф министрлыгы тарафыннан расланган«Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә үрнәк укыту программасы»на ...

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан   эш программасы...