1 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы
рабочая программа по чтению (1 класс) по теме
Әдәби укудан эш программасы, 1 сыйныф.( ФГОС "Перспектив башлангыч мәктәп" )
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dbi_uku_dorese.doc | 128 КБ |
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган. Татар мәктәпләрендә гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына,
1.Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең әдәби уку фәненнән үрнәк программасына;
2. 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);
3.06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);
4.РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;
5. “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән дәреслекләр исемлегенә;
6.Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде.
Татарстан Республикасынын Мәгариф министрлыгы тарафыннан раслап тәкъдим ителгән 1 нче сыйныф өчен «Әлифба» (авторлары: Мияссарова И. Х., Шәмсетдинова Р. Р.), “Әдәби уку” (авторлары: Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина)
нигезләнеп язылган тематик план фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып төзелде.
Программаның исеме: Әдәби уку
Тематик план, программа материалын әлифбага 21 сәгатькә бүлеп, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. Укыту планында бирелгәнчә, 1 нче сыйныфта әдәби уку дәресе өчен атнага 1 сәгать вакыт каралган. Барлыгы 12 сәгать.
Дәреслек: И.Х. Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова, Әлифба. 1 сыйныф: дәреслек. – К: Мәгариф - Вакыт. 2011.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән бастырыла.
Сафиуллина Г. М. һ.б. Әдәби уку 1 сыйныф. Дәреслек.. — К, Мәгариф/Вакыт 2011. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.
Пограмма дәрәҗәсе: база дәрәҗәсендә
Нинди укучыларга төзелгән: уртача укый торган балаларны исәпкә алып төзелгән.
Программа нинди яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелә: 1нче класс балалары өчен 7-8 яшьлек балаларга төзелгән.
Башка предметлар белән бәйләнеше: программа әйләнә-тирә дөнья, тарих фәннәре белән һәм туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.
Программаның характерлы яклары (аерым яклары): “Перспектив башлангыч мәктәп”
Региональ компонент сәгатьләре, база курсы эчендә һәм аның белән эш: юк
Типовой, авторлык һәм башкалар: программа ТР, район мәктәпләре укытучыларыныкы үрнәгендә төзелде, типик
Курсның максаты – әлифба укыганда укучыларны татар теленең график системасы төзелеше закончалыклары белән таныштыру нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү.
Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота. Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты - уку елы дәвамында балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып эстетик ләззәт алырга өйрәтү.
Бурычлары: Аваз, хәреф - тану берәмлеге, иҗек-уку берәмлеге, суз –аңлау берәмлеге, җөмлэ – мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге (Кош оча. Балык йөзә.) икәнен гамәли аңлап, «чын уку һәм чын язу»ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешелә.
* балада дөрес һәм йөгерек укуга ихтыяҗ булдыру (текстлар балаларга ошарга, тиз истә калырга, күбрәк уку теләге, уку барышындагы кыенлыкларны җиңү теләге уятырга тиеш)
* алты - җиде яшьтәге балада беренчел уку күнекмәләре булдыру (шигъри әсәрләр белән бала кечкенәдән үк, балалар бакчасында йөрсә бигрәк тә таныш була, шигырь юлларының кыскалыгы укуга теләк уята,рифма аңа сүзне табарга ярдәм итә, үз көченә ышаныч уята, ритм кечкенә балаларның яшәү рәвешенә туры килә)
* әдәбият үсешенең халык авыз иҗатыннан язма формаларга күчү эзлеклелеге аңлатыла (беренче сыйныф укучылары халык авыз иҗатының төрле формалары: фольклорның кече жанрлары, әйләнмәле,чылбыр, алдавыч әкиятләр, төрле авторларның балалар өчен язылган шигырьләре һәм кыска хикәяләр белән танышалар);
* алты яшьлек баланың әхлакый һәм эстетик үсеш дәрәҗәсе иң актуаль булып тора (халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләрнең сюжеты уен характерында бара; күпчелек текстлар балаларда юмор хисе тәрбияли.)
Укучылар башкара алырга тиешле эшләр: сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү; сузык һэм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү; сүздән тыш та калын һәм нечкә сүзыкларны дөрес эйтү; сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; сүзләрне иҗекләргә бүлү; җөмләләрне сүзләргә таркату. Телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү. Сыйныфта телдән җыр, шигъри куплетлар, мәзәк, әкиятләр уйлап чыгаручыларны хуплау.
Укучы әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белергә, текст эчтәлеген аңларга, проза һәм шигъри әсәрләрне аера белергә, фольклор әсәрләрен аерырга (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.), тексттагы кабатланулар, рифма, эндәш сүзләрне табарга, сорау һәм өндәү җөмләләрне танырга, “Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыкларга, бирелгән текстка карата сорауларга җавап табрга.
Практик юнәлеш: Алган теоретик белемне күнегүләрдә файдалану осталыгына ирешү. Практик эшчәнлек булып уку күнекмәләрен камилләштерү тора.
Төрле эшләрне бәяләү критериесе: Укучыларның белемнәре мактау сүзләре белән бәяләнә, 6 тест эшләнә.
Технология, аның бурычлары, көтелгән нәтиҗә: яңа педагогик- психологик технологияләр элементларын файдаланып, эзләнү, өйрәнү, кабатлау аша белем бирү. Өзлексез белем бирүгә нигезләнеп, төрле эшчәнлек алымнарын кулланып эш оештыру.
Төп методлар: Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процесыннан гыйбарәт аналитик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һэм хәрефләр, иҗекләр һэм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла. Шул ук вакытта нәниләр өчен басылган китаплар белән кызыксыну да уятыла, мөстәкыйль укырга омтылыш тудырыла. Тора-бара кечкенәләр өчен чыгарылган журналлар белән таныштырырга мөмкин. Бу эштә укытучы дәрестән тыш укыганны тыңларга гадәтләндерү, рәсемнәргә карап әсәр эчтәлеген сөйләп күрсәтү, китап, журнал, әсәр исемнәрен уку кебек гамәлләр төп ысул булып тора.
Укучыларның эшчәнлеген оештыру формасы: төркемнәрдә, парларда
1 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның белеменә, эш осталыгына, һәм күнекмәләренә таләпләр
- әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү;
- текст эчтәлеген аңлау;
- проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү;
- фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.)
- тексттагы кабатланулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану
- “Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;
- бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу;
Укучы белергә тиеш:
- төрле авторларның 3-4 әсәрен яттан;
- укылган әсәрләрнең эчтәлеген.
.
Укыту-методик комплект белән тәэмин ителеш:
- И.Х. Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова, Әлифба. 1 сыйныф: дәреслек. – К: Мәгариф - Вакыт. 2011.
- И.Х. Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова, Әлифба: методик кулланма. – К: Мәгариф - Вакыт. 2011.
- Сафиуллина Г. М. һ.б. Әдәби уку 1 сыйныф. Дәреслек.. — К, Мәгариф/Вакыт 2011.
- Сафиуллина Г. М. һ.б..Әдәби уку 1 сыйныф . Хрестоматия. — . К, Мәгариф/Вакыт 2011
- Сафиуллина Г.М. һ.б.. Әдәби уку 1 сыйныф Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. — . К, Мәгариф/Вакыт 2011.
- Сафиуллина Г.М. һ.б. .Укытучылар өчен методик кулланма «Әдәби уку» 1сыйныф, — К, Мәгариф/Вакыт 2011
Тематик планлаштыру
№ | Дәрес темасы | Сәг саны | Материалны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре | План дата | Үтел дата | Искәрмә |
Әлифбагача чор | ||||||
1 | Бәйләнешле сөйләм һәм җөмлә. | 1 | Парта артында дөрес утыру күнекмәләрен алу, китапның төзелешен өйрәнү, сөйләм төшенчәсе белән танышу. | |||
2 | Сүз. Иҗек . Калын һәм нечкә сузык авазлар. | 1 | Эшли белергә тиеш:дөрес итеп рәсем буенча сөйләм төзергә | |||
Әлифба чоры | ||||||
3 | А,ә авазлары һәм хәрефләре. | 1 | Эшли белергә тиеш:җөмлә схемасын төзи, а ,ә авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә | |||
4 | И, ы авазлары һәм хәрефләре. | 1 | Авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр укый белү. | |||
5 | У, ү авазлары һәм хәрефләре | Эшли белергә тиеш: у, ү авазларын дөрес ишетә, таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр укый белү. | 1.10 | |||
6 | Э, ө, о авазлары һәм хәрефләре | 1 | Эшли белергә тиеш: э, ө, о авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр укый белү. | 8.10 | ||
7 | [н], [л] авазлары һәм Н, н, Л, л хәрефләре. | 1 | Эшли белергә тиеш: [н], [л] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. | |||
8 | [м], [р] авазлары һәм М, м, Р, р хәрефләре. | 1 | Эшли белергә тиеш: [м], [р] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. | |||
9 | [й], [ң] авазлары һәм Й, й, ң хәрефләре. | 1 | Эшли белергә тиеш: [й], [ң] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. | |||
10 | [йа], [йә] авазлары һәм Я, я хәрефләре. | 1 | Эшли белергә тиеш: [йа], [йә] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. | |||
11 | [йу], [йү],[йы], [йэ] авазлары һәм Ю, ю, Е, е хәрефләре. | 1 | Эшли белергә тиеш: [йу], [йү], [йы], [йэ] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. | |||
12 | [д], [т] авазлары һәм Д, д, Т, т хәрефләре. | 1 | Эшли белергә тиеш: [д], [т] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. | |||
13 | [з], [с] авазлары һәм З, з, С, с хәрефләре. | 1 | Эшли белергә тиеш: [з], [с] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. | |||
14 | [г], [к] авазлары һәм Г, г, К, к хәрефләре. | 1 | Эшли белергә тиеш: [г], [к] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. | |||
15 | [в], [w], [ф] авазлары һәм В, в, Ф, ф хәрефләре. | 1 | Эшли белергә тиеш: [в], [ф], [w] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. | |||
16 | [б], [п] авазлары һәм Б, б, Ф, ф хәрефләре. | 1 | Эшли белергә тиеш: [б], [п] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. | |||
17 | [ж], [ш] авазлары һәм Ж, ж, Ш, ш хәрефләре. | 1 | Эшли белергә тиеш: [ж], [ш] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. | |||
18 | [җ], [ч] авазлары һәм Җ, җ, Ч, ч хәрефләре. | 1 | Эшли белергә тиеш: [җ], [ч] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. | |||
19 | [х], [һ] авазлары һәм Х, х, Һ, һ хәрефләре. | 1 | Эшли белергә тиеш: [х], [һ] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. | |||
20 | [йо], [щ], [ц] авазлары һәм Ё,ё, Щ, щ, Ц, ц хәрефләре. | 1 | Эшли белергә тиеш: [йо], [щ], [ц] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. | |||
21 | [къ], [гъ] авазлары һәм ь, ъ хәрефләре. Үткәннәрне ныгыту. | 1 | Эшли белергә тиеш: [къ], [гъ] авазларын дөрес ишетә, ъ, ь хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. Авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. |
Халык авыз иҗаты һәм әдәбият | ||||||
22 | Сәяхәт башы. Аптыраткыч әкиятләр сере ( 3-8 б.) | 1 | Белә:“Әдәби уку”ның нинди фән икәнен белергә;. Эшли белә:Китап белән эшли , китапның “Эчтәлек” битен таба, сәнгатьле итеп укый һәм аптыраткыч әкиятләр сөйли белә | |||
23 | Санамыш һәм табышмак серләре (9-15 б.) | 1 | Белә: санамышларның төзелешен Эшли белә: санамыш әйтеп уен оештыра, табышмакларның җавапларын таба, предметларны чагыштырып табышмак төзи. |
| ||
24 | Эндәшләр, табигатькә мөрәҗәгать итү, тизәйткечләр (16-20 б.) | 1 | Белә: “эндәшләр” жанры , аның үзенчәлекләрен Эшли белә:Фольклорның кече жанрларын аера белә: табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәш, аптыраткыч әкиятләр. |
|
| |
Әсәрнең эмоциональ тоны | ||||||
25 | Охшаш яңгырашлы сүзләр, рифма һәм шигырь мәгънәсе (21-29 б.) | 1 | Белә: Әсәрнең эчтәлеген Эшли белә:Текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли .Шигъри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллау, проза әсәрләрен шигъри әсәрләрдән аера | |||
26 | Чылбыр әкиятләр (30-35 б.) | 1 | Белә: Әсәрнең эчтәлеген Эшли белә:Текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли . Чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллый, чылбыр-схема төзи. | |||
27 | Яңгыравык шигырьләр (36-42 б.) | 1 | Белә: Әсәрнең эчтәлеген, яңгыравык шигырь үзенчәлеген Эшли белә:Текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли . Чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллый, яңгыравык сүзләрне таба. | |||
Әдәби сәнгатьлелек чаралары | ||||||
28 | Урман мәктәбендә (43-51 б.) | 1 | Белә: Әсәрнең эчтәлеген, юмор хисен Эшли белә:Текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли . Чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллау, шигырьләрне анализлый. | |||
29 | Әдәбиятта фантазия (52-56 б.) | 1 | Белә: Фантазтик әсәрләрнең үзенчәлекләрен Эшли белә: Текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли . Фантазтик әсәрләрне анализлый. | |||
30 | Шагыйрь нәрсә күрә һәм ниләр ишетә? (57-60 б.) | 1 | Белә: Әсәрнең эчтәлеген Эшли белә: Текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллау, проза әсәрләрен шигъри әсәрләрдән аера | |||
Әдәби жанрлар | ||||||
31 | Такмазалар, уйдырмалар - «ялган» әкиятләр (61-65 б.) | 1 | Белә: “такмазалар”, “үртәвечләр” жанрын, үзенчәлекләрен Эшли белә: Фольклор һәм автор әсәрләрен аера белә, төрле жанр үзенчәлекләрен таба. | |||
32 | Рәссам нәрсә күрә? (66-74 б.) | 1 | Белә: Текстның жанр үзенчәлекләрен Эшли белә: Текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли . Фольклорның кече жанрларын аера белә. | |||
33 | «Серле ачкыч» мәктәп клубына хат язу. (75 б.) | 1 | Белә: Укымышлы Ябалак биремнәрен үти Эшли белә: Тулы җавап бирә. Анкета тутыра, хат адресын яза, биремнәрне үти. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы
2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы ТРМәгариф министрлыгы тарафыннан расланган«Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә үрнәк укыту программасы»на ...
3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы
3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы...
3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы
3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы (татар төркемнәре өчен)....
2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы
2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы (татар төркемнәре өчен)...
1 сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.
1 сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....
Татар мәктәпләренең 4 нче сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы
Аңлатма язуы Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгәнА.Г.Яхинның урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешл...
Гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы
Гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде: - башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем станда...