1 сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.
рабочая программа (1 класс) по теме

Мусина Рамзия Рафиковна

1  сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon edebi_uku_1kl_1seg.doc165 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

1. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

2.Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына;

  3. Приказ 09.07.2012 №4154/12 “Об утерждении базисного и примерных учебных планов, для образовательных учреждении РТ, реализующих программы начального общего образования.;

  4. Информационное письмо МО и Н РТ от 23 июня 2012 года №7699/12 « Об учебных планах для 1-9 классов школ РТ реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования с ФГОС общего образования «( 4 модель)

   5.  06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

     6.  2015-2016 нче уку елына Татарстан РеспубликасыЯна Чишмэ муниципаль районы  муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе“Чертуш башлангыч мэктэбе-балалар бакчасы” укыту планы (2015 нче елның 30 нчы августында үткәрелгән педагогик киңәшмәнең №  беркетмә нигезендә расланган )       

 7.  Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры    килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләргә

    1нче сыйныф  өчен әдәби уку буенча эш программасы яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган Р.Г.Чуракова тарафыннан тәкъдим ителгән «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнгән И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдиновалар авторлыгындагы “Грамотага өйрәтү программасы: уку һәм язу” программасына(Казан. «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты. 2011 һәм Г. М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәновалар авторлыгындагы  “Әдәби уку”  программасына  нигезләнеп  (Казан. «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты. 2011) төзелде.

Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы  үсешен күздә тота.

             Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты:

 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү.

И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдиновалар авторлыгындагы “Грамотага өйрәтү программасы: уку һәм язу” курсның максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү.

Грамотага өйрәтү – баланы, аңлап, дөрес укый һәм яза белергә өйрәтү дигән сүз.

Грамотага өйрәтүнең асылы булып аналитик-синтетик аваз методы тора. Бу методик системада ул принцип дип атала. Бу принцип түбәндәге методик алымнар аша тормышка ашырыла:

  • сүздәге аваз-фонемаларны көчлерәк итеп аерып өйтү;
  • аерып алынган авазларны аерып үзләрен генә әйтү;
  • авазларның үзенчәлекле билге характеристикасы;
  • бирелгән аваз-фонеманың график образы – хәрефне хәтердә формалаштыру яки актуальләштерү;
  • сүзнең хәреф формасын аваз формасына (укыганда) һәм, киресенчә, аваз формасын хәреф формасына (язганда) үзгәртү;
  • алгоритм буенча билгеле кул хәрәкәте ярдәмендә сүзнең хәреф формасын төзү.

                                                       

      Г. М. Сафиуллина , М.Я.Гарифуллина,Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова авторлыгындагы   Әдәби уку — башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны: әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне — кешеләр һәм  табигать   дөньясын да — дөрес кузалларлык сизгер була. Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин.

 1нче сыйныф  өчен программа  таләпләре:

 балада дөрес һәм йөгерек укуга ихтыяҗ булдыру (текстлар балаларга ошарга, тиз истә калырга, күбрәк уку теләге, уку барышындагы кыенлыкларны җиңү теләге уятырга тиеш);

алты-җиде яшьтәге балада беренчел уку күнекмәләре булдыру (шигъри әсәрләр белән бала кечкенәдән — балалар бакчасында йөргәндә үк таныш була, шигырь юлларының кыскалыгы укуга теләк уята, рифма аңа сүзне табарга ярдәм итә, үз көченә ышаныч уята, ритм кечкенә балаларның яшәү рәвешенә туры килә);

әдәбият үсешенең халык авыз иҗатыннан язма формаларга күчү эзлеклелеге аңлатыла (беренче сыйныф укучылары халык авыз иҗатының төрле формалары: фольклорның кече жанрлары, әйләнмәле, чылбыр, алдавыч әкиятләр, төрле авторларның балалар өчен язылган шигырьләре, кыска хикәяләр белән таныша );

алты яшьлек баланың әхлакый һәм эстетик үсеш дәрәҗәсе иң алгы планда тора (халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләрнең сюжеты уен характерында бара; күпчелек текстлар балаларда юмор хисе тәрбияләүгә юнәлтелә).

                УКУ МАТЕРИАЛЫНЫҢ  ЭЧТӘЛЕГЕ

                               Әзерлек чоры

Әкият текстын тыңлау. Иллюстрацияләрнең (рәсемнәрнең) текст өлешләре белән бәйләнешен (мөнәсәбәтен) ачыклау. Әкият эчтәлеген сөйләү.

Балаларда текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак, икенчендән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация темасы буенча җөмләләр төзү. Конкрет җөмләләр белән текстның график моделе арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү (исем кушу). Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү.

Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау.

Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу.

Әлифба чоры

Сузык авазлар. Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.

Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.

   Парсыз сонор тартык авазлар:[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр.

Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү.

Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) авазларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгеләү.

Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) уку. Сүзләрне иҗекләп уку белән чагыштырып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы.

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы:Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян.

Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү.

Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар:Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны  калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү:  нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның  үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү.

Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).

Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру.

Аеру билгеләре булып торган  ь  һәм  ъ  тан соң [й] авазы:Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е,я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч)  ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья)  ь билгесе куелуын аңлатыла).

Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку. аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку.

ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.

(Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим). Калын[гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә[къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда [мәкъәл] дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.)

    Парсыз тарлык авазлар:Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

                                 Әлифбадан соңгы чор

Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру. Текстагы «авыр» (озын һәм таныш булмаган) сүзләрне укыганда иҗекләп укырга мөмкин. Җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясау. Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү. сайлап алып эчтәлеген сөйләү, текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу.

Текстның

 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башлана). 

2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була), 

3) йомгаклауга(нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку. Текста сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү

         Шигырь һәм проза. Шигъри һәм  чәчмә әсәрләр  турында гомуми кузаллау  булдыру. Әдәби әсәрнең исеме, авторы (язучы, шагыйрь), халык авыз иҗатында билгесезлек (авторы юк).

Халык  авыз иҗаты һәм әдәбияты.Халык авыз иҗаты турында  гомуми кузаллау булдыру. Авторның  булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик яктан үзләштерү.

Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, авторлар бәяләмәсе).

Әсәрнең эмоциональ тоны. Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләр. Әсәрләрне китаптан кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерны чагылдыра белү. Тавыш төсмерләре: интонация, тон, тавыш көче,  тембр, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика хәрәкәтләр, ымнарны дөрес бирә алу.

Әдәби сәнгатьлелек чаралары. Текстны анализлау барышында сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел кузаллау булдыру, кабатлаулар-ның  мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм төшенчәсе бирү.

Әдәби жанрлар.Жанрлар турында гомуми кузаллау булдыру:  

Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәрдәге геройларга карата үз фикерен белдерү.

Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрь  матурлыкны  тоя белергә өйрәтә. Рифма белән танышу: аны таба, куллана белергә күнектерү.

Библиографик культура. Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: “Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп табу.

Уку күнекмәләре. Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга  өйрәтү.

               

  УКУ МАТЕРИАЛЫН  КАЛЕНДАРЬ - ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

“Әлифба”  И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова

Т/н

Тема

Д/ с

                                  УУГ

Дата

Искәрмә

план

факт

1

Сөйләм.Җөмлә.Иҗек.Сүз.

1

Белергә тиеш: сөйләм, җөмлә, сүз, аваз төшенчә-ләрен, сүз(мәгънә белдерүче һәм ярдәмлек) белән җөмлә арасындагы аерманы

Башкара алырга тиеш: 2 - 4 сүзле җөмләләр төзүне

РУУГ:укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

ТБУУГ:рәсем нигезендә бирем үтәү, сурәтләү тибындагы сөйләм осталыгы формалаштыру

КУУГ:күршең белән фикерләшү

ШУУГ:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү

02.09

2

Сүз һәм аның лексик мәгънәсе.  [а], [ә]  авазлары. А,а; Ә,ә  хәрефләре 

1

Белергә тиеш: уку гигиенасын һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен

Башкара алырга тиеш: [а] һәм [ә]  авазын ишетә әйтә һәм сүздә урынын билгеләүне,лексик берәмлеге буенча уйланган сүзне табуны,  китапларны эчтәлегенә карап аеруны,  китап, әсәр исемнәрен дөрес әйтүне;

ТБУУГ:рәсем нигезендә бирем үтәү

КУУГ:класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ:белгәнне һәм белмәгәнне аера белү

ШУУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

09.09

3

Сузык [ы],[э], [и ] аваз-лары. Ыы,Ээ,Ии хәрефләре.

1

Белергә тиеш: өйрәнелгән хәрефләрне таный

Башкара алырга тиеш: [и] ,  [э],  [ы] авазын ишетә, әйтә, сүздә урынын билгели белүләренә һәм өйрәнелгән хәрефләрне тануларына ирешү.

ТБУУГ:кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү

ШУУГ:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасын күрсәтү

РУУГ:тормыш тәҗрибәсен куллану

КУУГ:тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү

16.09

4

 Сузык [у],[ [ ү],[о]  [ ө] авазлары  Уу,Үү,Өө,Оо хәрефләре.

1

Белергә тиеш: хәреф һәм аваз турында төшенчәне калын һәм нечкә сузыкларны аера Башкара алырга тиеш: [у] һәм   [ү] : [о] һәм [ө]   авазын ишетә, әйтә, сүздә урынын билгеләүне, өйрәнелгән хәрефләрне тануны

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

ТБУУГ:рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү

КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү, күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ:эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

23.09

5

Тартык [ н],[л] тартык авазлары, Н,н, Л,л  хәрефләре.

Белергә тиеш: уку гигиенасын һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үти

Башкара алырга тиеш: [н] ],[л]  авазларын ишетә, әйтә , иҗек һәм сүзләрне укуны

ТБУУГ:әйләнә-тирә дөньяны танып-белү, реаль ситуацияне әдәби телгә күчерә белү

РУУГ:тормыш тәҗрибәсен куллану

ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

КУУГ:логик фикер йөртү осталыгы

30.09

6

Тартык [м], [р] авазы. Мм Р,р хә-рефләре.

1

Белергә тиеш: өйрәнелгән хәрефләрне таный, укый

Башкара алырга тиеш: бердәрәҗәле сүз модельләрендә [м], [р]     авазын аерып әйтүне, икедәрәҗәле сүз моделендә аваз формасын хәреф формасына үзгәртүне, хәреф  өстәү юлы белән яңа сүз ясый белүне, сүзләрне иҗекләргә бүлүне,   укылган җөмләләргә  яки текстларга карата сорауларга телдән җавап бирергә.,  

ТБУУГ:ситуацияләрне анализлау,чагыштыру; төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү

КУУГ:фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру

РУУГ:укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү

07.10

7

Тартык [й] , [ң] авазлары.Йй, ң хәрефләре

1

Белергә тиеш: сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне аера, ң хәрефенең сүз башында булмавын, сүз башында й хәрефеннән соң о яки ө хәрефе генә язуны

Башкара алырга тиеш: бердәрәҗәле сүз модельләрендә [й], [ң]         авазларын аерып әйтүне, икедәрәҗәле сүз моделендә аваз формасын хәреф формасына үзгәртүне, җөмлә белән эшне: аерым сүзләрне табу, аларның урнашу тәртибен үзгәртүне,  бирелгән текстларны укуны, бәйләнешле сөйләм төзүне

ТБУУГ:мәктәп, көндәлек тәҗрибәне куллану

РУУГ:хаталарны мөстәкыйль табу, төзәтмәләр кертү

ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү

КУУГ:иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү

14.10

8

[йа],[йә] кушылмалары.

Яя хәрефләре.

1

Белергә тиеш: я,ю,е хәрефләренең ике авазга билге булып йөрүен, күрше иҗектәге сузыкларга карап калын да, нечкә дә укылганын, е-ё, ю, я хәрефләренең кулланылышын

Башкара алырга тиеш: , я,ю,е хәрефле сүзләрне укуны , хәреф өстәү, алыштыру юлы белән яңа сүз ясауны

КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ:үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ТБУУГ:мәгълүмат белән эшләү: бирелгәннәрне аерып алу, гомумиләштерү

ШУУГ: башкаларга зыян салмау

21.10

9

 [йы] [йэ] .[йу][йү аваз ку-шылмалары.,Юю,Ее хәрефләре.

1

28.10

10

Тартык [д,], [т,]  авазлары. Дд,Тт хәрефләре.

1

Белергә тиеш: сюжетлы рәсемнәр, үзеңнең уеннарың, күзәтүләрең буенча буенча бәйләнешле сөйләм төзи;

Башкара алырга тиеш: [д] , [ т]   авазларын ишетә, әйтә, чагыштыра, бирелгән сүз һәм текстларны йөгерек укуны һәм эчтәлеген сөйләүне , яңгырау, саңгырау парларның үзара мөнәсәбәтен ачыклауны

ТБУУГ:нәтиҗәлерәк ысул яисә дөрес җавап сайлап чагыштыру

ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану

РУУГ:бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру

КУУГ:төркемдә хезмәттәшлек итү

4.11

11

Тартык [з], [с]  авазлары. Зз, Сс хәрефләре.

1

Белергә тиеш: яңгырау, саңгырау парларның үзара мөнәсәбәтен

Башкара алырга тиеш: [с]  һәм [з]  авазын ишетә, әйтә, чагыштыра, бирелгән сүз һәм текстларны йөгерек укуны

РУУГ:эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү

ТБУУГ:әйләнә-тирә дөнья предметларын тикшерү-өйрәнү

КУУГ:тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү

ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

11.11

12

Тартык [г], [к], [гъ], [къ] авазлары. Гг,Кк хәрефләре.

1

Белергә тиеш: татар телендә к, г хәрефләренең ике авазга билге булып йөрүен

Башкара алырга тиеш: бердәрәҗәле сүз модельләрендә   [г]  ,[гъ]   [к],[къ] авазларын аерып әйтүләрен икедәрәҗәле сүз моделендә аваз формасын хәреф формасына үзгәртүне басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп укуны

ТБУУГ:бердәрәҗәле сүз модельләре нигезендә бу авазларны дөрес әйтергә өйрәтү; икедәрәҗәле сүз модельләре нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү

РУУГ:алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәргә таянып, яңа информацияне таба белергә күнектерү

КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү, күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, орфоэпик нормаларга туры китереп уку

18.11

13

Тартык [в [w],[ф] авазлары. Вв , Фф хәрефләре.

1

Белергә тиеш: текстны йөгерек һәм сәнгатьле укый,эчтәлеген сөйли, үз фикерләрен әйтә

Башкара алырга тиеш:  [W],[в],[ф]     авазларын ишетә, әйтә, басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп укуны

КУУГ: үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү

ТБУУГ: анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

РУУГ: эшне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

25.11

14

 Парлы [б] ,[п]  тартыклары Бб, П,п хәрефләре.

1

Белергә тиеш: яңгырау, саңгырау парларның үзара мөнәсәбәтен

Башкара алырга тиеш:  [б] , [ п]   авазларын ишетә, әйтә, чагыштыра, бирелгән сүз һәм текстларны йөгерек укуны һәм эчтәлеген сөйләүне, рәсем буенча хикәя төзүне .

ТБУУГ: тормыш тәҗрибәсен кулланып, ситуациянең моделе буенча текст төзү

КУУГ: фикер йөртеп сөйләм төзү, күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү  

2.12.

15

Тартык [ж], [ш]  авазлары,Жж, Ш,ш хәрефләре.

1

Белергә тиеш: аңлап һәм сәнгатьле укый

Башкара алырга тиеш:  [ш] һәм  [ж]  авазларын ишетә, әйтә , чагыштыра, сүз һәм җөмләләрне йөгерек укуны .

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

ТБУУГ:тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү

9.12

16

 [җ],[ч] авазлары, Җҗ  Чч хәрефләре

1

Белергә тиеш: тиз һәм йөгерек укый, яңгырау, саңгырау парларның үзара мөнәсәбәтен

Башкара алырга тиеш:  [җ] , [ ч]   авазларын ишетә, әйтә, чагыштыра, бирелгән сүз һәм текстларны йөгерек укуны һәм эчтәлеген сөйләүне,төрле юллар белән сүз ясый, төзүне

ТБУУГ:текстны тамга-символик телгә күчерү

КУУГ:фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү

РУУГ:эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

16.12

17

Тартык [х] [һ]  авазлары. Х,х , Һ,һ хәрефләре.

1

Белергә тиеш: укылган шигырьләргә карата сорауларга телдән җавап бирә

 Башкара алырга тиеш:  [х]  һәм [һ]     авазын ишетә, әйтә,чагыштыра, бирелгән сүз һәм текстларны йөгерек укуны

КУУГ:үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү

ТБУУГ:рәсем нигезендә бирем үтәү, сурәтләү тибындагы сөйләм осталыгы формалаштыру

РУУГ:укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү

ШУУГ:үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

23.12

18

Тартык [щ] авазы. [йо]кушыл-масы,  Щщ, Ёё хәрефләре.

1

Белергә тиеш:, сүзләрне тиешле интонация һәм пауза белән укый, ё хәрефен куллану кагыйдәләрен

Башкара алырга тиеш:  ё хәрефенең ике авазга билге булып йөрүне, аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укуны,  [ щ],       авазларын ишетә, әйтә, щ һәм хәрефләре кергән алынма  сүзләрне, текстны дөрес укуны, эчтәлеген  сөйләүне

ТБУУГ:әйләнә-тирә дөньяны танып-белү, реаль ситуацияне әдәби телгә күчерә белү

ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү

КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү

РУУГ:тормыш тәҗрибәсен куллану

30.12

19

Туган тел, туган җир

1

Белергә тиеш: уку гигиенасын һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үти

Башкара алырга тиеш:   төрле жанрдагы текстларны аңлап укуларын, текст буенча сорауларга тулы җавап бирүләрен, текста сурәтләнгән вакыйгаларга үзенең һәм авторның мөнәсәбәтен белдерүне

ТБУУГ:фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ:белгәнне һәм белмәгәнне аера белү

ШУУГ: үз уңышларың-уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

КУУГ:сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү

13.01

20

Тартык [ц] авазы. Ц,ц хәрефләре, ъ,ь хәрефләре.

1

Белергә тиеш:. нечкәлек(ь) , калынлык (ъ) билгеләренең кулланылышын

Башкара алырга тиеш:   Ь, ъ (аеру, нечкәлек, ка- лынлык) билгеләре булган сүзләрне аңлап укуны

РУУГ:укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

ТБУУГ:предметларны билгеле бер төркемгә туплау өчен критерийлар сайлау

КУУГ:үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау

ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

20.01

Әдәби уку”  Г. М. Сафиуллина , М.Я.Гарифуллина,Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова  

21

Сәяхәт башы

Аптыраткыч әкият серләре

1

Белергә тиеш: дәреслек белән эшли ,иҗади фикерли

Башкара алырга тиеш:   халык авыз иҗаты әсәрләрен аңлап укуны, дәреслектән кирәкле информацияне табуны

ШУУГ:мәгънә барлыкка китерү (“Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?”-дигән сорау кую

КУУГ:логик фикер йөртү осталыгы

ТБУУГ:тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару

РУУГ:алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәргә таянып, дәреслектән яңа информацияне таба белергә күнектерү

27.01

22

Санамыш серләре. Борынгы  санамышлар. Табышмак ничек төзелә

1

02.02

23

Эндәшләр.Тизәйткечләр

1

24

Охшаш яңгырашлы сүзләр. Рифма

1

Белергә тиеш: рифма төшенчәсен

Башкара алырга тиеш:   текстларны укуны һәм эчтәлеген сөйләүне, рифма төшенчәсен аңлап куллануны.

ТБУУГ:тәкъдим ителгән план нигезендә  телдән аңлатма төзү

РУУГ:үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү

КУУГ:фикерне әйтә белү

ШУУГ:башкаларга зыян салмау

23.02

25

Шаян шигырьләр, шигырь мәгънәсе

1

Башкара алырга тиеш:   текстны дөрес укуны текстларга карата сорауларга телдән җавап бирүне, эчтәлеген эзлекле итеп сөйләүне

КУУГ:үз фикереңне тулы әйтә белү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын төзү

ШУУГ:сәламәт һәм имин яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру

РУУГ:үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү

1.03

26

Чылбыр әкиятләр

1

Белергә тиеш: халык авыз иҗатының әйләнмәле һәм чылбыр әкият кебек формаларын

Башкара алырга тиеш:   йөгерек һәм сәнгатьле укуны , рәсемгә карап,текст эчтәлеген сөйләүне

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

РУУГ:көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү

КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү

15.03

27

Яңгыравык шигырьләр

Поэзия һәм прозада  сүзләрнең үзенчәлекле яңгырашы

1

Башкара алырга тиеш:   аңлап уку, әсәрне гади генә итеп бәяләүне, мисаллар китерүне

ТБУУГ:мәгълүмат җиткерүче символларны уку

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү

ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану

22.03

28

Урман мәктәбендә

Малайлар һәм кызлар турында

1

Башкара алырга тиеш:   йөгерек, аңлап укуны, автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгын аеруны  

ШУУГ:”Минем өчен уку нинди мәгънәгә ия?” соравына җавап бирә белү

КУУГ:иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү

РУУГ:укучының белергә тиешле күнекмәләрен билгеләү

ТБУУГ:материаль объектлар (фишкалар) кулланып биремнәр үтәү

5.04

29

Санамыш, тизәйткеч, үртәвеч

1

12.04

30

Шигырьдә юмор хисе

1

Башкара алырга тиеш:   аңлап уку, әсәрне гади генә итеп бәяләүне, мисаллар китерүне

ТБУУГ:мәгълүмат җиткерүче символларны уку

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү

ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану

019.05

31

Язучы фантазиясе

1

Белергә тиеш: әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнешен.

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле уку, укыган текст, аңа  карата ясалган рәсемнәрне чагыштырып, сорауларга җавап бирүне

КУУГ:үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү

ТБУУГ:анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

РУУГ:эшне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

ШУУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

10.05

32

Дөньяны кем ничек күрә

1

17.05

33

 

    Рифмалашкан сүзләр. “Серле ачкыч” клубына хат язу

1

24.05

УКУЧЫЛАРНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

Әзерлек чоры ахырына балалар түбәндәгеләрне белергә һәм эшли белергә тиешләр:

1. Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;.

2. Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана  белергә тиешләр.

Әлифба чорының ахырына балалар белергә һәм эшли белергә тиешләр:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш      , бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә;

- элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый;

- аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала;

Грамотага өйрәтүнең йомгаклау чорында беренче сыйныф укучылары белергә һәм эшли белергә тиеш:

      1. Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлыкүзаллый;

- татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

- һәр хәрефнең элемент формаларын;

- дөрес утыру һәм язма әсбапларны куллану кагыйдәләрен белергә тиеш.

2. Һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 — 3 җөмлә белән) ;

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша;

- төрле методик шартларда: 1) басма яки язма текстны күчереп язганда, 2) хәтер буенча яки 3) укытучы әйтеп яздырган вакытта, үзләштерелгән алгоритмга туры китереп аерым да, җөмлә эчендә дә сүзләрне өзмичә язу күнекмәләрен үзләштерә һәр укучы, шәхси мөмкинчелеген истә тотып, язу темпын арттыра белү кебек эш төрләрен башкара белергә тиеш.

3. О, ө хәрефләрен беренче иҗектә генә язу;

- әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;

- тыныш билгеләренә игътибар итеп. иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану;

- хәрефләрне язуда тоташ һәм тиз итеп язу алымнарын тормышка ашыру;

- татар теленең позицион принцибына нигезләнеп, [гь] [кь] авазларын язуда белдерү турында үзләштергән белем һәм күнекмәләрен уку эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта кулланырга өйрәнергә тиешләр.

 1 нче сыйныфны тәмамлаганда, укучыларның белеменә, эш осталыгына, һәм күнекмәләренә таләпләр:

  • әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү;
  • текст эчтәлеген аңлау;
  • проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү;
  • фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.)
  • тексттагы кабатлаулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану
  • “Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;
  • бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу.

Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • төрле авторларның 3 — 4 әсәрен яттан;
  • укылган әсәрләрнең эчтәлеген.

      ӘДӘБИЯТ  ИСЕМЛЕГЕ:

Төп әдәбият:

  1. Мияссарова И.Х, Гарифуллина Ф.Ш., РШәмсетдинова Р.Р “Әлифба” Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2011.
  2. 4 Сафиуллина Г.М.,  Гарифуллина  М.Я,  Мөхәммәтҗанова Ә.Г,  Хәсәно-ва Ф.Ф.Әдәби уку  1 сыйныф.  Дәреслек.. — К, Мәгариф/Вакыт 2011.

Өстәмә әдәбият:

.1 Мияссарова И.Х, Гарифуллина Ф.Ш., РШәмсетдинова Р.Р “Әлифба. Методик кулланма” Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2011.

2.Мияссарова И.Х, Гарифуллина Ф.Ш., РШәмсетдинова Р.Р “Грамотага өйрәтү   программасы: уку һәм язу” Казан. «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты. 2011.

3.  Сафиуллина Г.М., Гарифуллина  М.Я, Мөхәммәтҗанова Ә.Г, Хәсәнова Ф.Ф Әдәби уку 1 сыйныф  Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. — . К, Мәгариф/Вакыт 2011.

 4. Сафиуллина Г.М., Гарифуллина  М.Я, Мөхәммәтҗанова Ә.Г, Хәсәнова Укытучылар өчен методик кулланма «Әдәби уку» 1сыйныф, — К, Мәгариф/Вакыт 2011.                                 

                                       

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математикадан эш программасы 1 класс УМК "Перспективная начальная школа"

Математикадан эш программасы1 классУМК "Перспективная начальная школа"...

ПРИМЕНЕНИЕ ИКТ НА УРОКАХ В НАЧАЛЬНОЙ ШКОЛЕ ПО ПРОГРАММЕ УМК « ПЕРСПЕКТИВНАЯ НАЧАЛЬНАЯ ШКОЛА»

Современный школьник должен уметь ориентироваться в потоке растущей информации, т. к. современное общество становится информационным, и информационные технологии позволяют по- новому организовывать пр...

4сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

4сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....

4сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

4сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....

1 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

1 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....

Технологическая карта урока УМК «Перспективная начальная школа» Предмет: Математика УМК «Перспективная начальная школа»

Тема: «Деление нацело и деление с остатком» Класс: «4» Тип урока: Открытие новых знаний Цель: создать условия для совместной деятельности при зна...