3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы
рабочая программа (3 класс) на тему

Валиуллина Фардия Рафисовна

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан   эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbi_uku.doc260 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ  “КҮҢГӘР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ”

   

«КАРАЛДЫ»

Башлангыч сыйныфлар МБ җитәкчесе

____________ Галиева С.М.

Беркетмә № 1

«28» август 2014 ел.

«КИЛЕШЕНДЕ»

Укыту-тәрбия  эшләре буенча директор

урынбасары

_____________ Җәләлиева Р.Р

.

«29» август 2014  ел.

« РАСЛЫЙМ»

Мәктәп директоры

__________Н.Г.Габидуллин

боерык  № 76-  о/д

«2 9» август 2014 ел.

       

3 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУ ФӘНЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 «ПЕРСПЕКТИВАЛЫ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП»

Төзеде:  Вәлиуллина Фәрдия Рафис кызы,

I квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

                                                                     

2014-2015 нче  уку елы

Аңлатма язуы

  1. 05.03.2004 елда РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган башлангыч белем бирү дәүләт стандарты Федераль компонентына (Приказ №1089);
  2. Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына Казан 2011
  3. 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);

       4.  06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

       5.    РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

       6.  Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры    килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;

       7 Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына;

       8.  2014-2015 нче уку елына Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы  муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе“Күңгәр урта гомуми белем бирү  мәктәбе” укыту планы (2014 нче елның 26  нчы  августында үткәрелгән педагогик киңәшмәнең №1 беркетмә нигезендә  расланган )       

      9. Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку” ( Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013 нче ел) дәреслекләренә нигезләнеп төзелде.

     

      Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә  туры    килә. Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнгән.

                 

         3 сыйныф Әдәби уку “Перспективалы башлангыч мәктәп” 68 дәрес (34 атна исәбеннән төзелде)

 

                                                                       

                                                                                       

ӘДӘБИ УКУ ДӘРЕСЛӘРЕ ПРОГРАММАСЫ (68 СӘГАТЬ)

Хайваннар турындагы әкиятләр. Халык авыз иҗатының бер төре булган һәм җир йөзендәге барлык милләтләрдә дә яшәп килүче, буыннан буыннарга күчеп йөри торган хайваннар турындагы әкиятләргә карата гомуми күзаллау булдыру. Әкиятләрнең гасырлар  дәвамында үсеше. Гади вакыт тасмасы: 1) бик борынгы әкиятләр, 2) борынгы, 3) бик борынгы булмаган әкияти вакыйгалар турында аңлату.

Бик борынгы әкиятләрдә хайваннар арасындагы мөнәсәбәтләр, аларның тышкы күренешләре төп урынны алып тора. Борынгы әкиятләрдә геройның аңы, хәйләгә осталыгына дан җырлана. Ә әкияти вакыйгалар исә үз эченә геройның изге эшләрен, аның сәләтен, киң күңеллеген күрсәтүне максат итеп куя. Йөремсәк әкиятләр турында күзаллау булдырк.

        Мәсәл жанры. Мәсәлләрнең ике өлештән: хикәяләү (вакыйга) һәм моральдән (нәтиҗә, тәрбияви аңлату) торуын аңлату. Мәсәлдәге хикәяләү өлешенең әкиятләрдән килеп чыгуына басым ясау. Мәсәлләрнең мораль өлешенең мәкальләр белән охшашлыгы. Мәсәл җанрының килеп чыгышы, үсеше. Бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләр: Эзоп, Ж. Лафонтен, И. Крылов, татар мәсәлчеләре К. Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Шамуков, Ә. Исхак һәм башка язучылар әсәрләрен өйрәнү.

        Мәкаль жанры. Мәкальләр – ул борынгылар сүзе, аталар сүзе, картлар сүзе, тәҗрибә һәм хикмәт җимеше, хәтердә сакланырга тиешле хәзинә, халыкның күмәк фикере, тормыш кагыйдәсе, сүзгә дәлил.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                           

«ӘДӘБИ УКУ» ДӘРЕСЛЕГЕНӘ  МЕТОДИК АҢЛАТМАЛАР

Искәрмәләр

1.  «Аңлатмалы сүзлек», «Фразеологик әйтелмәләр сүзлеге» һәр дәреслекнең, дәреслек-хрестоматия һәм мөстәкыйль эш дәфтәренең ахырында бирелә.

2.  «Музей йорты»на сәяхәт вакытында укучыларның сөйләм телен, күзәтүчәнлеген, матурлыкка соклана белү хисен, гади генә предметны да образлы итеп күрә белүен үстерергә кирәк.

3. Мөстәкыйль эш дәфтәре белән эш вакытында укучы сары һәм зәңгәр төстәге карандашлар, гади карандаш белән эш итә (фломастерлар белән түгел).

4.  Әдәби уку дәресләренең кайберләрендә, «Музей йортына» сәяхәт вакытында, сәнгать әсәрләренең аерым детальләрен яхшылап күзәтү максатында лупа кулланыла.

5.  «Музей йорты» белән танышкан вакытта, картиналардан аеруча әһәмиятле фрагментларны кадрлап аерып алу һәм аларны бербөтен итеп карау өчен, билгеле бер размердагы рамкалардан файдаланыла. Әлеге рамкаларны технология дәресләрендә картоннан яисә калын кәгазьдән ясарга мөмкин.Рамкаларның соргылт,  яшел, караңгы төстә булуы мөһим (ак төстә түгел). Рамка 6 см х 9 см зурлыкта була һәм һәр яктан 1,5 смполя калдырып эшләнелә.

6.  Дәрес өчен материал  күп бирелде. Көчле укучылар белән эш оештыру өчен, укытучының барлык мөмкинлекләре дә бар. Һәрбер чыганакта да (дәреслек, хрестоматия, мөстәкыйль эш дәфтәре) җитәрлек әсәрләр сайланды.

7.  Укытучы өстәмә әсәрләр эзләп мәшәкатьләнмәсә дә була. Күрсәтелгән барлык материалларны эшләп бетерү мәҗбүри түгел, сыйныфның әзерлек дәрәҗәсенә карап, укытучы үзе сайлап ала. Дәрестә бирелгән материал күп дип уйлаганда, мөстәкыйль эш дәфтәрендәге биремнәрне калдырып, материал аз дип уйланган дәресләргә өстәсәң, яисә, өй эше итеп, төрле әзерлектәге укучыларга сайлап бирсәң дә була.

8.  Автор әсәрләре ел фасыллары белән туры килмәскә мөмкин. Бу, концепциядә бирелгән кабатлауларга кире кайтып эшләү мөмкинлеге бирү максатында, махсус сайланды.

9.  Сәнгать әсәрләренең; берсе булган музыка белән танышу, аны әдәби һәм сынлы сәнгать әсәрләре белән чагыштыру тиеш дип табылды.

 УКЫТУ-МЕТОДИК КОМПЛЕКТЫНЫҢ БУРЫЧЛАРЫ:

   «Әдәби уку» укыту-методик комплекты түбәндәге мәсьәләләрне хәл итә.

1.  «Перспектив башлангыч мәктәп» комплекты чишәргә тиешле гомумдидактик бурычлар: укучы үзенә кирәкле информацияне «Эчтәлек»;битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга (әдәби һәм сәнгать исәрләреннән аерым детальләрне таба, барлык ваклыклары белән сөйләп бирә) һәм гомумиләштерергә (аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен картина тудырырга); «акыллы өлкәннәр» белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга тиеш.

2.  Бала яшенә туры килә торган теоретик бурычлар:

а) хайваннар турындагы әкият үзенчәлекләре белән таныштыру: татар халык әкиятләренең, берьяктан, башка халыкларның хайваннар турындагы әкиятләренә охшаш булуы (төп геройлары хайваннар, еш кына бер ук төрле мөнәсәбәтләргә керәләр), икенче яктан, бер-берсеннән аерылуы (төп геройлар башка төрле хайваннар, бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бөтенләй башка төрле); хайваннар турышдагы автор әкиятләренең еш кына  халык әкияләренә нигезләнүе (башлангыч сыйныфларда әле автор нигезләнүе термин буларак әйтелми); халык әкиятләрендә аерым хайваннарның патшалык итүе (баш булуы); хайваннар турындагы әкият героеның һэрвакытта көчсезләрне яклаучы гына түгел, еш кына хәйләкәр, тиктормас, көлкегә калучы икәнлеге турында төшенчә бирү;  

     ә) әхлакый бурычлар: күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белү – байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру;        

     б)  эстетик бурычлар: матурлык - ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә кирәкле турында төшенчә бирү;

    в) сөйләм телен үстерү бурычлары.  

3. Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: әсәрләрне өлешләргә бүлү, кирәк урынны табын укып күрсәтү, хис белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя бирелгәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда предметка  - бу «синең» әсәрне аңлау;идеяң икәнен җайлап төшендерү.

       Дәреслек һәм  дәреслек-хрестоматия, мөстәкыйль эш дәфтәре структуралары һәм идея эчтәлекләре буенча бер – берсенә бәйләнеп килә. Мәсәлән, дәреслекнең «Күзәтәбез һәм тәэсирләр белән уртаклашабыз»,  «Чагыштырулар серенә  төшенәбез», «Кешеләрнең хыялларын аңларга тырышабыз»,      « Ярату турында», “ Хикмәтле тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз”, Көлке серләре”, “Герой ничек туа?”, “Үткәннәр белән хәзергене чагыштырабыз” бүлекләренә дәреслек – хрестоматиянеңһәм эш дәфтәреннең шул ук бүлекләре туры килә.

    Дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәре дә бер үк максатларны тормышка ашыра.

УКЫТУ-МЕТОДИК КОМПЛЕКТЫНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЯКЛАРЫ.

Укыту-методик комплектының төп үзенчәлекләренең берсе булып, төрле төсләр белән билгеләү, аерым өлешләрне күрсәтү тора (сюжет элементларын, әхлакый-эмоциональ мәгънәләрен ачыклау вчен). Мәсәлән: Н.Гыйматдинованың «Болын патшасы» әсәрендә чылбыр буенча уку мәгънәви кисәкләргә бүлеп тәкъдим ителде.

     Балаларда рольләргә бүлеп уку күнекмәсе камилләштерү максатыннан, туры сөйләм башланганда беренче хәрефләр кара һәм зәңгәр төстә булса, автор сөйләме сары төс белән аерып бирелде.Мөстәкыйль эш дәфтәрендә дә балалар ике төрле карандаш  белән эшли,, шулай ук гади карандаш та  кулланыла. Күбесенчә сары уңай эмоцияне, ә зәңгәр төс курку, борчылу һ.б. белдерә.     Кайбер очракта баланың үзенә сайлап буяу мөмкинлеге бирелә. Бер үк текст өстендә төсләр белән дә, төрле тамгалар белән дә эш оештырыла.

3 сыйныф Әдәби уку “Перспективалы башлангыч мәктәп” 68 дәрес (34 атна исәбеннән төзелде)

3 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның белеме, эш осталыгы һәм күнекмәләренә таләпләр

  1. Әсәрне сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү;
  2. Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;
  3. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү;
  4. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;
  5. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне, мәсәлләрне аера белу;
  6. Әсәрдәге төп геройны характерлау, төрле әсәр геройларына чагыштырма характеристика;
  7. Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белу;
  8. Сүзлекләрдән файдалану;
  9. Аерым бер элементы буенча китапта ориентлашырга ойрәтү ( авторы , исеме, “Эчтәлек” бите, иллюстрацияләр).

Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • 4-5 татар, рус, чит ил классигынын исемен;
  • 4-5 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, алар язган әсәрләрне һәм эчтәлеген;
  • Үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.

Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану

  • китапның, төрле элементларнына карап, эчтәлеген билгеләү;
  • мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;
  • укылган әсәр геройларын тасвирлап сөйләү;
  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу.

Дәрес темасы

С

а

н

Дәрес тибы

Предметны өйрәнү буенча белем, күнекмә, осталык нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы һәм метапредметлы нәтиҗәләр (УУГ) формалашу

Кон-троль төре

Өй эше

    Дата

Ис

кәр-мә

План

Фа

кт

1.

Иң күңелле чак.

1

Ныгы

ту

Укучыларның җәйне сагынуларын әсәрләр аша күрсәтү, табигый бергәлекне аңларга өйрәтү

 Белергә тиеш:

 -Җәйге табигать күренешләрен автор күзлеген-нән  чыгып аңлау, үз фикерләрен әйтә белү

Башкара алырга тиеш:

-текст өстендә эшли белү

-табигать фасылларының матурлы-гын аңлый белү

Индиви-дуаль сорау

1) Шигырьнең үзеңә ошаган өзеген ятла;

2) Көз турында халык сынамышларын яз;

3)”Сентябрь кары» картинасы турында cөйләргә өйрәнеп кил.

1.09

2.

Җәйне сагыну.

1

Яңа тема

Көз турында укучыларның күзаллавын үстерү

Белергә тиеш:

-М.Галиев, М.мирза шигырьләрендә көзге табигатьнең сурәтләнешен, җанландыруның бирелен табу

Башкара алырга тиеш:

-әсәрләрне сәнгатьле итеп укый белү

- “Ризык тәме” төшенчәсен аңлый белү

Фронталь

сорау

1)”Минем тәрәзә кар-шында”исемле хикәя төзергә;

2)  Шигырьләрне сән-гатьле итеп укырга;

3)  Җәйге болынны тас-вирлап сөйләргә өйрә-нергә.

4.09

3.

Күк йөзендә болыт-рәсемнәр

1

Яңа тема

Болытлар турында укучыларның күзал-лавын киңәйтү, матур итеп хыяллана белү

Белергә тиеш: 

-әсәрләрне сәнгатьле итеп укый белү

Башкара алырга тиеш: “Бала болыт” хикәясен мөстәкыйль укып, җиреинәрне башкара алу

Фронталь

сорау

1)Шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга;

2) Болытлар турында cөйләргә;

3) Иҗади эш: рәсем ясарга; “Болытлы көн” исемле хикәя төзергә

8.09

4.

Яңгырның ял көне.

1

Яңа тема

Укучыларның яңгыр турында белемнәрен тирәнәйтү, яңгыр төрләре, аның файдасы һәм зыянын аңлату

Белергә тиеш:

-яңгырның ничек барлыкка килгәнен белү,

Башкара алырга тиеш:

- яңгыр турында халык сынамышларын, кызыклы материаллар туплау

Фронталь

сорау

1) әсәрләрне кабат укырга, эчтәлеген сөй-ләргә; 2) яңгыр турында өйрәнгәннәрне искә тө-шерергә; 3)”Яңгырлы көндә” исемле хикәя төзергә.

11.09

5.

Җир өстенә яфрак ява.

1

Яңа тема

Көз җитү белән ни өчен агачларның яфраклары коелу сәбәпләрен автор әсәрләре аша бирү

Белергә тиеш

-Р.Миңгалим, З. Туфайлова, Ш.Маннур әсәрләренең идея эчтәлеген аңлый белү

Башкара алырга тиеш:

- көзге табигатьнең матурлыгын күрә, аңлый белү

Индиви-дуаль со-рау

1) Шигырләрне сәнгать-ле укырга, теләгән өзекне яттан өйрәнергә;

2) “Җир өстенә яфрак ява” темасына рәсем ясарга; 3) Яфрак коелу турында сөйләргә әзер-ләнергә

15.09

6.

Алтын көз.

1

Ныгыту

Көзге табигать гүзәллеген әдәби һәм сәнгать әсәрләре аша аңлату

Белергә тиеш: 

Ф. Хөснинең “Яфрак коелганда”, К.Тәхауның “Көзге урман” хикәяләренең эчтәлеге аша көзге табигать гүзәллеген тоемлый белү

Башкара алырга тиеш: хикәяләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү

Төркемнәр-дә эш

“Көзге урман”, “Яфрак яңгыры”, “Көзге урман байлыклары” исемле темаларның берсенә кечкенә хикәя төзергә

18.09

7.

Кыр казлары китә җылы якка.

1

Яңа тема

Хикәяләрне укып ана-лизлый, үзенчәлекләрен  мөстәкыйль эзләп таба белү

Белергә тиеш:

-М.Мазунов, Г.Хәсәновларның кыр казла-рына багышланган әсәрләрендәге уртак фи-керне  эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш:

-хикәяләрне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү

Фронталь

сорау

1)”Бәбкә саклаганда” исемле хикәя төзеп язарга;

2) “Кыр казлары киткәндә” исемле рәсем, яки хикәя;

3) “Кыр казлары кайта” исемле рәсем, яки хикәя.

22.09

8.

Йорт казлары – гаҗәп кызык кошлар.

1

Ныгыту

Йорт казларының гаҗәп кызык кошлар икәнлеген аңлату

Белергә тиеш:

-казлар турында укыган, күргән, ишеткән һәм күзәткәннәрен берләштереп сөйли белү

 Башкара алырга тиеш: мөст. нәтиҗәләр ясый белү

Индиви-дуаль со-рау

1)Китапханәдән Г.Бәши-ровның “Ана каз белән ата каз  һәм аларның унике бәбкәсе “ хикәя-сен алып  укырга;

2)Үзегезнең , туганнар яки күршеләрнең казлары белән булган  төрле хәлләрне язып килергә.

25.09

9.

Тәрбия

че попугай.

1

Яңа тема

Григорий Остерның “Серне ачты” хикәясе-нең төп идеясен аңлату. В. Хәйруллинаның хи-кәясен ни өчен “Тәр-бияче попугай” дип атавын ачыклау;

Белергә тиеш: 

Попугайларның кулга ияләштергән үзенчәлекле кошлар булуын аңлата, аларның тормышы белән таныштыра белү

Башкара алырга тиеш: 

Әдәби әсәрләрнең идея эчтәлекләрен, аңлый, анализлый белү

Мөстә-кыйль эш

1)”Без өлкәннәр көненә ничек әзерләнәбез?”

2) “Мин әби (бабай) белән бик дус” дигән темаларга кечкенә хикәя язарга.

29.09

10.

Әнәс Шакировның куен  дәфтәре.

1

Яңа тема

Балаларны үзләренең

күзәтүләрен  махсус  дәфтәргә теркәп барырга өйрәтү

Белергә тиеш: Н. Сладковның “Күзалдавычлар”, Р.Әхмәтнең “Сыкы” әсәрләре  белү

Башкара алырга тиеш: 

-Әдәби әсәрләрнең идея эчтәлекләрен, аңлый, анализлый белү

Индиви-дуаль со-рау

1)Дәреслек-хрестоматия буенча Әминәнең куен дәфтәреннән өзекләрне укып, иң ошаган урын-нарны эш дәфтәренә язып куярга

2.10

11.

Әнәс Шакировның куен  дәфтәре.

1

Яңа тема

Балаларны үзләренең

күзәтүләрен  махсус  дәфтәргә теркәп барырга өйрәтү

Белергә тиеш:

-төп фикерне таба белү

Башкара алырга тиеш:

-Әдәби әсәрләрнең идея эчтәлекләрен, аңлый, анализлый белү

Индиви-дуаль со-рау

“Серле ачкыч” мәктәп клубына кошлар тормышы турындагы сорауларыңны юлла

6.10

12.

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утыры

шы. “Матурлыкны бергәләп күреп аңлашабыз”.

1

Яңа тема

Балаларны үзләренең

күзәтүләрен  махсус  дәфтәргә теркәп барырга өйрәтү

Белергә тиеш:

 --табигатьтә күреп булмый торган күренешләрне күзәтеп , нәтиҗә ясый белү.

Башкара алырга тиеш:

-укыган текстлардан тема уртаклыгын  табу

Фронталь

сорау

1) Г.Рәхим, Г.Паушкин шигырьләреннән  телә-гән өзекне ятларга;

2) Кыш турында иҗади эш эшләргә

3) Кышкы табигатьне  тасвирлап сөйләргә

9.10

13.

Серле чишмә, моңлы чишмә.

1

Яңа тема

Әсәрләр турында үз фикерләрен дәлилләп аңлату осталыгын үстерү

Белергә тиеш:

М.Кузнецовның  “Балачагым урамы” картинасын әдәби әсәрләр  белән чагыштырып карый белү

 Башкара алырга тиеш:

-картинаны өйрәнгәндә рамкалар  белән эшләү

Фронталь

сорау

1) Әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә”

2) “Авылым чишмәләре” исемле проект эше эшләргә;

3) Чишмәләргә шефлык итәргә

13.10

14.

Сарбайның батырлыгы.

1

Яңа тема

Нәбирә Гыйматдинова-ның “Сарбай” хикәясе белән танышу

Белергә тиеш: 

-автор тасвирлаган әсәрне аңлый белү

Башкара алырга тиеш:

-эчтәлек буенча үз фикереңне җиткерә белү

Индиви-дуаль со-рау

1) Хикәянең эчтәлеген кыскача сөйләргә;

2) “Минем дүрт аяклы дустым” темасына хикәя төзергә;

16.10

15.

Эш – кешене тәрбияли, ә ялкау

лык –боза.

1

Ныгыту

Төрле халык әкиятләре

ярдәмендә хезмәтнең кешене тәрбияләү чарасы булуы

Белергә тиеш: әкиятнең төрләрен аеру

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш: үзләре укыган әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аеру

Төркемнәр-дә эш

“Патшага дару” әкият язып карарга

20.10

16.

Һәр җәнлекнең үз төсе.

1

Яңа тема

Фольклорның тәрбияви роле

Белергә тиеш: төрле халыкларның үз әкиятләре аша нәрсә әйтергә теләгәннәрен аңлау

Башкара алырга тиеш: әкиятләрдә бирелгән төп фикерне ачыклый  белү

Фронталь

сорау

1) Э.Шәрифуллинаның “Әкият кайда?”әсәрен укып, дәфтәрдәге би-ремне үтәргә; 2) Берәр кош яки җәнлек турын-да әкият язып карарга; 3) ”Әкият кайда?” ши-гыренә рәсем ясарга.

23.10

17.

Эш үткәч, үкенүдән файда юк.

1

Яңа тема

Әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге  роле

Белергә тиеш: Әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңлау.

Башкара алырга тиеш:

-әкиятләрнеңуртак темасын билгели белү

Фронталь

сорау

1)“Эш үткәч, үкенүдән файда юк” дигән исем куеп, әкият язып карар-га;2) Үзеңә ошаган әки-ятнең эчтәлеген сөйләргә

27.10

18.

И куян, куян ...

1

Ныгыту

Борынгы әкиятләрнең төп үзенчәлекләре

Белергә тиеш: 

Әкиятләрнең  төп билгеләрен, төзү алымна-рын аерып күрсәтә белү

Башкара алырга тиеш: 

Чынбарлык һәм тылсым бәйләнешен  аңлата белү

Индиви-дуаль со-рау

1)”Куянның ирене нигә ярык?”дигән эстон халык әкиятен укырнга

30.10

19.

Җәнлекләр арасында да патшалар була.          

1

Яңа тема

Әкиятләрнең үзенчәлек-ләре

Белергә тиеш: 

Уртак һәм аермаларны якларны табу

Башкара алырга тиеш: мәгънәсе буенча әиятне ике төп өлешкә бүлә

Төркемнәр-дә эш

“Юмартлыкның зыяны” кечкенә күләмле хикәя төзергә

10.11

20.

Комсызлык китергән бәла.

1

Яңа тема

Әкиятләрнең үзенчәлек-ләре

Белергә тиеш: 

-йөремсәк әкиятләрнең үзенчәлекләрен аңлата белү

Башкара алырга тиеш:

-комсызлыкның начар гадәт булуын аңлауларына ирешъ

Мөстә-кыйль эш

1) Китапханәдән  төрле халыкларның әкиятләрен алып, бер әкиятнең эчтәлеген сөйләргә әзер-ләнергә; 2) “Татар халык әкиятләре “җыентыгын-нан хайваннар турындагы әкиятләрнең исемлеген төзү

13.11

21.

Хыял дөньясында

1

Яңа тема

Әкиятләрнең уртаклыгы

Белергә тиеш:әкият белән чынбарлык арасындагы охшашлыкны күрсәтә белү,

- Башкара алырга тиеш: 

Хыял һәм фантазия арасындагы аерма

Индиви-дуаль со-рау

1) Әзһәр Габидинең “Тере антенналар” ши-гырен укып, сорауларга җавап әзерләргә;

2) “Мияубикә хыялла-ры” дигән кечкенә хикәя

17.11

22.

Мәче малае  Шукбай.

1

Яңа тема

“Хыял һәм чынбарлык” турында фикерләү, күз-аллаулар

Белергә тиеш: Хыял һәм фантазия арасындагы аерманы

Башкара алырга тиеш: 

Әсәрдәге төп фикерне ачыклый белү

Фронталь

сорау

1)_ З.Гомәрованың “Хыялларым” шигырен укып, сорауларга җавап әзерләргә. 2) “Минем хыялларымґ” дигән кеч-кенә хикәя төзеп язарга.

20.11

23.

Мәчеләр дә кешечә яши.

1

Яңа тема

Замана баласына куелган таләпләр һәм аларны үтәү.

Белергә тиеш:

-үз эшләрен анализлый белү

Башкара алырга тиеш:

-үзеңдәге тискәре сыйфатларын бетерү

Фронталь

сорау

1)Нәни мәче балаларына хат яз, анда үзең белән булган кызыклы хәлләр турында да сөйлә.   2) “Мырау балык тота” ди-гән хыялый хикәя язып кара. 3) Б.Рәхмәтнең “Ничек өйрәнергә?”    шигырен сәнгатьле укып, биремнәрне үтә.    

24.11

24.

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы.

1

Яңа тема

Хат язу нечкәлекләре

Белергә тиеш:

Хыялый күренешләрне  таба белү

 Башкара алырга тиеш:

-үз фикереңне дәлилли белү

Индиви-дуаль со-рау

1) Хикәядәге Йосыфның исемен “әби” дип алыш-тырып куеп укырга;

2)Ф.Садриевның “Юкка көттеләр” мәзәген сән-гатьле  итеп укып, со-рауларга җавап бирергә; 3) “Җиләк җыйганда “исемле кечкенә хикәя төзергә.

27.11

25.

Нәниләрнең хыялы.

1

Яңа тема

Уйлап чыгарылган вакыйгаларның төрле максатларда кулланылуы

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш:

-Үзара бәхәсләшеп уртак фикергә килү

Фронталь

сорау

1)Хикәянең үзеңә оша-ган бүлегенең эчтәлеген сөйләү; 2) Термометр турында белгәннәрне искә төшерү; 3)”Минем белән булган кызыклы хәл” темасына кечкенә хикәя  язу

1.12

26.

Дүрт аяклы дустым.

1

Яңа тема

Әсәрләрдә хайваннар, җәнлекләр тормышын чагылдыруның үзенчә-лекләрен аңлату

Белергә тиеш: исеме буенча әсәрнең эчтә-леген билгели белү

Башкара алырга тиеш:

-Уртак һәм аермалы якларны күрсәтү

Индиви-дуаль со-рау

1) В.Хәйруллинаның “Кем булам?”шигырен эзләп табып укы, бирем-нәрне үтә.2) “Минем яраткан һөнәрем” дигән темага кечкенә хикәя төзергә.

4.12

27.

Батырлыкка җирдә урын бар.

1

Яңа тема

Күзәтүчән, игътибарлы һәм хыялый була белү.

Белергә тиеш: 

-Әсәрне мәгънәви кисәкләргә бүлү

Башкара алырга тиеш:

-Хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белү

Фронталь

сорау

1) Иске самовар тор-басының сәяхәтен дәвам итеп, хикәя язып кара; 2) Г.Рәхимнең ”Иске са-мовар торбасы”китабын китапханәдән алып укы; 3)Р.Гыйззәтуллинның “Батырлык” хикәясенең эчтәлеген тулысынча сөйләргә.

8.12

28.

Барысын да яратам.

1

Ныгыту

“Ярату” төшенчәсенең тасвирлану үзенчәлеге

Белергә тиеш:

- Әсәрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белү

Башкара алырга тиеш:

-Хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белү

Тест.

Шигырь ятларга.

1) С. Урайский “Туган ил”;  2) Ш.Маннур “Яратам”

11.12

29.

Авыл хикмәтләре.

1

Яңа тема

Шәхси гигиена кагыйдә-ләре

Белергә тиеш:

 -күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш:

-кирәкле өзекләрне табу

Мөстә-кыйль эш

1)“Чиста, пөхтә итеп киенә белү – матурлык-ның бер шарты” тема-

сына әңгәмәгә хәзерлә-нергә; 2)  “Шәмси  ма-җаралары” хикәясенең эчтәлеген сөйләргә;

3) “Туган авылым” исемле иҗади эш эш-ләргә.

15.12

30.

Җәйге кояш астында.

1

Яңа тема

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Фронталь

сорау

1)Укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйләргә;

2)”Кояшта кызынабыз”

исемле иҗади эш эш-ләргә; 3) Яңгыр һәм ко-яш турында сөйләргә өйрәнергә.

18.12

31.

Шатлык – тәнгә сихәт.

1

Ныгыту

Гади әйбернең дә матурлыгын күрә белү.

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Фронталь

сорау

1)“Тәүге шатлык” хи-кәясенең эчтәлеген ту-лысынча сөйләргә; 2) “Тургай” хикәясен со-раулар буенча сөйләргә;

3) Этләр һәм песиләр-нең кешеләргә ярдәме турында хикәя төзергә.

22.12

32.

Болын патшасы.

1

Яңа тема

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Индиви

1) Текстны төсләргә нигезләнеп укырга өй-рәнергә; 2) Текстның эчтәлеген сөйләргә өй-рәнергә; 3) “Гаилә пор-треты” картинасы буен-ча сөйләргә.

25.12

33.

Чишмә буенда.

1

Яңа тема

Чишмәләрнең кешеләр тормышындагы роле

Белергә тиеш: әсәрне өлешләп уку, эчтәле-ген сораулар аша ачыклау

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Индиви

1) “Безнең чишмә” хи-кәясенең  эчтәлеген сөй-ләргә; 2)Дару үләннәре турында материаллар тупларга;3) “Чишмә суы шифасы”  исемле  иҗа-ди эш эшләргә.

12.01

2015

34.

Туган як кышы.

1

Яңа тема

Сынландыру,  чагыш-тыру, җанландыру;

Белергә тиеш: авторның беренче карны ничек сурәтләвен текст сүзләре белән әйтә белү

Башкара алырга тиеш: кышкы табигать-

нең матурлыгын чагыштырып хикәя төзү

Индиви

1) Г.Бәшировның “Бе-ренче кар” хикәясен быелгы кар белән ча-гыштырып сөйләргә;

2) “Кышкы җәй” тема-сына иҗади эш; 3) Үзе-ңә иң  ошаган өзекне сәнгатьле укырга өйрә-нергә.

15.01

35.

Кар – ул муллык билгесе.

1

Яңа тема

Явым-төшемнәр турында яңатөшенчәләр

Белергә тиеш: әсәрләр арасындагы охшаш, аермалы якларны билгеләү

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Фронталь

1) Шигырьләрне сән. укырга; 2) “Кар нигә шыгырдый?” сравына җавап алу; 3)”Карлар ява җиргә, тәңкә кар-лар” темасына иҗади эш.

19.01

36.

Кыш шатлыгы.

1

Яңа тема

Илһамланырга , хыял-ланырга өйрәнү.

Белергә тиеш:

- әсәрләр арасындагы охшаш, аермалы якларны билгеләү

 Башкара алырга тиеш:

-хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

сорау

1)” Кышкы уеннар”  те-масына хикәя; 2) Ши-гырьләрне сән. укырга; 3)Картинаны анализ-ларга өйрәнергә.

22.01

37.

2 кисәк

Мәсәл серләренә төшенәбез.

1

Яңа тема

Мәсәлләрнең башка әдәби жанрлардан аерымлыгын аңлату, бу төр әсәрләрне аера бе-лергә өйрәтү

Белергә тиеш:

-иң борынгы мәсәлчеләр язган әсәрләрдә  мораль  өлешен табу

Башкара алырга тиеш:

-мәсәл персонажларының үз-үзләрен тотышын кешеләрнең уй һәм хәрәкәтләре белән чагыштыра

Фронталь

1)Эзоп һәм Г.Тукай мә-сәлләрен чагыштырып сөйләргә өйрәнергә; 2)”Төлке белән Әтәч” мәсәлен сән. итеп укыр-га; 3)Эзопның дәреслек-тә бирелгән “”Балыкчы” мәсәлен укып, сөйләргә өйрәнергә.

26.01

38.

Тапкырлык үлемнән коткара.

1

Яңа тема

Мәсәлләрнең башка әдәби жанрлардан аерымлыгын аңлату, бу төр әсәрләрне аера белергә өйрәтү

Белергә тиеш:

-иң борынгы мәсәлчеләр язган әсәрләрдә  мораль  өлешен табу

Башкара алырга тиеш:

-мәсәл персонажларының үз-үзләрен тотышын кешеләрнең уй һәм хәрәкәтләре белән чагыштыра

Тест.

1) “Ябалак белән Чып-чык” мәсәлен әкият бе-лән чагыштырып сөй-ләргә; 2) “Көзге белән Маймыл” мәсәлләрендә уртак һәм аермалы як-ларны табарга; 3) М.Га-фуриның укылган әсәр-ләреннән исемлек тө-зергә.

29.01

39.

Юк урында мактау – зарарлы эш.

1

Яңа тема

Т. Яхин, Ф.Яхин, Г.Шамуков, Ф.Яруллин,

М.Гафури, В.Гаршин әсәрләре белән танышу

Белергә тиеш:

-әсәрләр арасындагы охшаш, аермалы якларны билгеләү

Башкара алырга тиеш: 

-рәсем белән әсәрне чагыштыра белү

Мөстә-кыйль эш

1) М. Гафури, В. Гар-шин әсәрләрен чагыш-тырып сөйләргә;

 2) “Сәяхәтче бака” темасына рәсем ясарга; 3) Т. Яхин, Ф.Яхин, Г.Шамуковлар язган мәсәлләрнең берсенең эчтәлеген сөйләргә.

2.02

40.

Көч җитмәслек эшне акыл белән җиңеп була.

1

Яңа тема

В.Радлов, Л.Толстой, К.Насыйри, С.Шакир әсәрләре белән танышу

Белергә тиеш:

-кешенең акыл көче барысыннан да көчлерәк икәнлеген әсәрләр аша аңлату

Башкара алырга тиеш: 

-кошларның, җәнлекләрнең тамак туйдыру ысулларын әсәрләрдә тасвирланган мисалларда карау

Индиви-дуаль со-рау

1)”Карга хәйләсе”, “ Зи-рәк чәүкә” әсәрләренең эчтәлеген сөйләргә;

2) К.Насыйриның  “Комсыз эт” әсәре буен-ча рәсем ясарга; 3) Күзә-түләрдән чыгып, кыр-мыскалар эшчәнлеген аңлатырга.

5.02

41.

Һәр максатка ирешү-нең үз чарасы бар.

1

Яңа тема

Белергә тиеш: Әгәр үз алдыңа максат куеп эшли башлыйсың икән, аны тормышка ашыру юлларын табарга мөмкин булуына инандыру

 Башкара алырга тиеш: 

- Әсәрләрдәге персонажлары-

ның үз-үзләрен тотышын кешеләрнең уй һәм хәрәкәт-ләре белән чагыштыра белү

Фронталь

1) Китапханәгә барып, әфган халкының “Куян белән Юлбарыс” әкия-тен алып укырга;

 2) Г.Тукайның  2 нче сыйныфта укыган “Каз” әсәренең эчтәлеген рә--сем буенча чагыштырып сөйләргә; 3) Мәсәлләрне сән. укырга өйрәнергә.

9.02

42.

Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә.

1

Яңа тема

Г.Тукайның, Ә.Исхак-ның бер үк  сюжетка корылган мәсәлләрен чагыштырып  өйрәнү

Белергә тиеш: һәр кеше үзе башкарган гамәлләре өчен үзе җавап бирергә тиешлекне

Башкара алырга тиеш:

Башкарган гамәлләрең өчен җавап бирә белү

сорау

1)Мәсәлләрдән бер өзек-не яттан сөйләргә;

2) Г.Вәлиеваның “Заман әкияте”н кыскача сөй-ләргә.

12.02

43.

Бердәмлектә көч.

1

Яңа тема

Коллективта аңлашып яшәү кагыйдәлере

Белергә тиеш: Әгәр кешеләр бердәм булса, аларны беркем дә җиңә алмавын төшендерү

Башкара алырга тиеш:

-  рәсемнәрне чагыштыра, нәтиҗә ясый белү

Индиви-дуаль со-рау

1) Мәсәлләр турында белгәннәрне искә тө-шерергә; 2) “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мә-сәленең үзеңә ошаган вариантын сән. итеп укырга өйрәнергә; 3) Текстта бирелгән рәсем-нәр буенча сөйләргә өй-рәнергә.

16.02

44.

Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.

1

Яңа тема

Күп белергә омтылыш

Белергә тиеш: 

-Белемле кешенең белемсез кешедән өстен булуын

Башкара алырга тиеш: 

-укылган әсәрләрнең эчтәлеге буенча фикер алыша

Индиви

1) Әсәрләрне дөрес ин-тонация белән укырга өйрәнергә; 2) “Кем бу-лырга?” темасына кеч-кенә инша язып карар-га;3) “Көлегез – файда-сы күп белегез ”  тема-сына иҗади эш.

19.02

45.

Белгән белгәнен эшләр.

1

Яңа тема

Балаларда һөнәр үзләштерү, һәр эшне дә эшләп карау, хезмәт сөю теләге булдыру

Белергә тиеш: 

-Белгән эшнең беркайчан да артык булмавына инандыру

Башкара алырга тиеш: 

-Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә белү

Индиви

1) Шиг. укырга өйрә-нергә, эчтәлеген үз сүз-ләрең белән сөйләргә; 2) “Мин инде зур үстем” темасына иҗади эш эш-ләргә.

23.02

46.

Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас.

1

Яңа тема

Балаларда хезмәт сөючәнлек тәрбияләү

Белергә тиеш: 

-Укыган кешенең беркайчан да югалып калмавы, һәр эш яки күренешкә карата үз фикере булуына төшендерү

 Башкара алырга тиеш: 

-Уртак фикерне таба белү

Фронталь

1) Табигать күренеше

турында сочинение язарга һәм “Серле ач-кыч”  мәктәп клубына җибәрергә; 2) “Әти җыры” китабыннан “Табигать күренеше” хикәясен тулысынча укырга.

26.02

47.

Акылның кадере – әдәп белән, куәтнең кадере – сәләт белән.

1

Яңа тема

Укучыларның сәләтләрен ачу

Белергә тиеш: 

-Һәрбер кеше нәрсәгә дә булса сәләтле икәнлекне аңлату

Башкара алырга тиеш:

-Ике әсәрне чагвштырып кирәкле мәгълүматларны табу

сорау

1) Йолдызның “Ике җаваплы табышмак” шигырен сән. укырга өйрәнергә; 2) “Кое чыпчыгы” хикәясенең эчтәлеген сөйләргә;

3) Акыл, әдәп турында иҗади эш эшләргә

2.03

48.

Көнең бушка үтмәсен.

1

Яңа тема

Вакытның кадерен белергә өйрәтү

Белергә тиеш: Төрле ситуацияләрдә үз-үзең-не дөрес тота, буш вакытны файдалы эшләр белән үткәрә белү

Башкара алырга тиеш:

-төрле сит-дән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итү

Индиви-дуаль со-рау

1)”Утлы йомырка” хи-кәясенең эчтәлеген кыс-кача сөйләргә өйрәнер-гә; 2) Р.Вәлиев шигы-рен яттан өйрәнергә;

3) “Кызыклар дөнья-сында” исемле иҗади эш.

5.03

49.

Беләге юан  берне егар, белеме булган меңне егар.

1

Яңа тема

Укучыларда  Ф. Ярул-линның “Тылсымлы ачкыч” әсәре аша белем алырга ихтыяҗ  уяту

Белергә тиеш: 

Сабырлык, үҗәтлек сыйфатларының максатка ирешүдә кирәк булуына инандыру

Башкара алырга тиеш:

-әсәрләрне чагыштыра, төркемнәрдә фикерләшә белү

Фронталь

1) Ф. Яруллинның “Тылсымлы ачкыч” әкиятендәге 1 нче бү-лекнең  эчтәлеген тулы-сынча сөйләргә; 2)Р.Фәйзуллинның  “Уйларга кирәк” шигы-рен чылбыр рәвешендә укырга; 3) “Ибрай – зур галим” исемле хыялый хикәя төзергә.

9.03

50.

Ф. Яруллинның  “Тыл-сымлы ачкыч” әкияте

1

Ныгыту

Бер үк предметка төрлечә караш булуын аңлау.

Белергә тиеш: Бер үк предметка төрлечә караш булуын

Башкара алырга тиеш: Бер үк сүзгә төрле мәгънә салынган булуын аеру

Фронталь

сорау

1) “Тылсымлы ачкыч” әкиятенең 2 нче кисәген үз сүзләрең белән сөй-ләргә өйрәнергә; 2) 2 – 3  табышмак өйрәнергә;

 3) Үз табышмагыңны иҗат итәргә.

12.03

51.

Белер өчен дөресен, бик күп укырга кирәк.

1

Яңа тема

Белем алыр өчен кирәкле чыганаклардан файдаланырга өйрәтү

Белергә тиеш:

-Укуның авыр хезмәт булуын төшендеү

Башкара алырга тиеш: 

-Шигырь һәм картина арасындагы уртаклыкны таба белү

Тест.

1) Картина буенча хи-кәя төзергә; 2) “Тыл-сымлы ачкыч” әкияте-нең 3 нче бүлегенең эч-тәлеген сөйләргә.

16.03

52.

Гыйлем ачкычы- китап.

1

Яңа тема

Белем алыр өчен кирәкле чыганаклардан файдаланырга өйрәтү

Белергә тиеш:

- Китапның белем алуда төп чара булуына басым ясау

Башкара алырга тиеш: 

-Үзеңә кирәкле белемне дөрес итеп таба белү

Индиви-дуаль со-рау

1) “Тылсымлы ачкыч” әкиятенең соңгы бүле-генең эчтәлеген сөй-ләргә; 2) Әкиятне чыл-быр рәвешендә тулы-сынча эчтәлеген сөй-ләргә әзерләнергә;

3) “Белем алыйм  дисәң ничаклы: сөй, хөрмәт ит, ярат китапны” тема-сына иҗади эш эшләргә.

19.03

53.

Шыбырдашып тама тамчылар.

1

Яңа тема

Язның тәүге үзенчәлек-ләрен М.Мирза, Г.Хәсә-нов әсәрләре аша күрсә-тү

Белергә тиеш:

-авторның төп фикерен аңлый белү

Башкара алырга тиеш:

-мөст. фикерли, нәтиҗәләр ясый алу

Төркемнәр-дә эш

1) Искәндәр Рафыйков-ның тагын бер картина-сын эзләп тап, аның исе-ме ничек? Анда кем су-рәтләнгән? Картина ту-рында сөйлә; 2) Г.Хәсә-новның “Корташар” хи-кәясенә рәсем яса; 3) Та-бигатьтәге язгы үзгә-решләрне санап чык,  берсе турында сөйлә.

2.04

54.

Беренче күкрәү.

1

Яңа тема

Язның тәүге үзенчәлек-ләре

Белергә тиеш: матурлыкны күрә һәм аера белү

Башкара алырга тиеш:

-Язучы  әсәре һәм рәссамнар иҗатында бер үк теманың үзенчәлекле бирелешен аңлату

Индиви-дуаль со-рау

1) “Язгы табигатькә сәя-хәт” темасына хикәя язарга; 2) Ә.Рәшитнең “Яшенле яңгыр” исемле шигырен ятларга;

3) Г.Гыйльманның “Көзне урман” шигырен ятларга.

6.04

55.

Табигатьнең серле китабы.

1

Яңа тема

Файдалы кошлар ту-рында кызыклы мәгълү-матлар бирү

Белергә тиеш:

-Табигать серләрен фәнни эзләнүләр аша аңлау

 Башкара алырга тиеш:

- Табигать турында күбрәк белү

Фронталь

сорау

1) Гаиләгездә нинди да-ру үләннәрен һәм кай-чан кулланалар?Әти-әни һәм әби-бабайларыгыз-дан сорашып, куллану рецебын  язып алып ки-легез; 2) Кычыткан нин-ди максатларда кулла-ныла? Өйдәгеләр ярдә-мендә шул турыда кеч-кенә хикәя төзе.

9.04

56.

Шифалы яңгырлар.

1

Яңа тема

Язгы табигатьне тасвирлау алымнары

Белергә тиеш:

-Тема уртаклыгын табып күрсәтә белү.

Башкара алырга тиеш:

- Табигать турында күбрәк белү

Фронталь

сорау

1) Әлфия һәм Тәнзилә-нең әбиләре безне ни-ләргә өйрәтте? Таблица итеп язарга; 2) “Әбием сабаклары” исемле кеч-кенә хикәя төзеп язарга.

13.04

57

Канатлы дуслар.

Яңа тема

Язгы табигатьне тасвирлау алымнары

Белергә тиеш:

-Тема уртаклыгын табып күрсәтә белү.

Башкара алырга тиеш:

- Табигать турында күбрәк белү

Индиви-дуаль со-рау

1) Айваз турында фи-керләреңне яз; 2)  Хи-кәяне тулысынча укып чык һәм иптәшләреңә сөйлә; 3) “Сыерчыклар – файдалы кошлар”  дигән хикәя төзеп яз.

16.04

58

Үткәнеңне онытма син!

1

Яңа тема

Тарихи әсәрләр белән таныша башлау

Белергә тиеш: 

-Төрле авторларның әсәрләрендә татар хал-кының үткәнен чагылдыру алымнарын өй-рәнү

Башкара алырга тиеш:

-Халыкларның  тарихи үткәне турында материал таба белү

Фронталь

сорау

Укылган шигырьләрнең үзеңә ошаганын ятларга яки сән. итеп укырга

20.04

59.

Бик борынгы манара.

1

Яңа тема

Илебезнең тарихы, тарих эзләрен саклаган истәлекле һәйкәлләр белән таныштыру

Белергә тиеш:

-Татар халкының бик борынгы тарихының төрле  жанрларда чагылышын аңлау, шул әсәрләр аша тарихны күзаллауларына ирешү

Башкара алырга тиеш: 

-Тарихи әсәрләрне аңлап уку

Индиви-дуаль со-рау

1) “Алиш варислары” китабыннан В.Нуриев-ның “Хуҗалар тавы” әсәрен укып чык;

2) Л.Шагыйрьҗанның “Сөембикә манарасы” яки Х.Туфанның”Казан” шигырен ятла.

23.04

60.

Сугыш кайтавазы.

1

Яңа тема

Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләр белән танышу

Белергә тиеш:

-Сугыш темасын тасвирлау үзенчәлекәрен

Башкара алырга тиеш:

-Әсәрләрдәге уртак һәм аермалы якларны таба белү

Фронталь

сорау

1) З.Гомәрованың “Ба-тырлар хакында” шигы-рен ятларга; 2) Р.Харис-ның “Сугыш турында сөйләшә картлар” шигы-ренең үзеңә ошаган куп-летларын ятла.

27.04

61

Нәсел агачы.

1

Яңа тема

“Музей йорты”на сәяхәт аша нәсел-ыру, туган-нар, кардәшлек мөнәсә-бәтләренә үз фикереңне белдерү

Белергә тиеш:

-Нәсел-ыру, туганнар арасындагы мөнәсә-бәтләр турында фикер йөртә, сөйли белү

Башкара алырга тиеш:

- Тарихи үткәнебез, ата-бабаларыбыз тормышы белән кызыксыну

Фронталь

сорау

1) Өлкәннәр белән бер-гәләп, “Безнең нәсел” дигән проект эшләргә; 2) “Хозурлык һәм го-рурлык” шигырен ят-ларга

30.04

62

Алар Ватан өчен көрәште.

1

Яңа тема

Шигырь укуның үзен-чәлекле  төре – декла-мация сөйләргә өйрәтү

Белергә тиеш:

-Фронтовик шагыйрь  Фатих Кәримнең тор-мышы һәм иҗаты аша халыкның Ватанына тугрылыклыгын аңлату

Башкара алырга тиеш:

-Декламация сөйләү осталыгы

Индиви-дуаль со-рау

“Ант”, “Ватаным өчен”, “Дәү әтинең әтисе” шиг.берсен ятларга

4.05

63.

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

1

Яңа тема

Ватан өчен көрәшкән ветераннар батырлы-гының фронтовик-ша-гыйрьләр иҗатында  үзенчәлекле чагылышы

Белергә тиеш:

-Сугыш ветераннарының бүгенге тыныч тормыш өчен кан коюлары, аларның тиңдәшсез батырлыгы

Башкара алырга тиеш:

-Декламация сөйләү осталыгы

Төркемнәр-дә эш

1)”Кичер,илем!“шигы-реннән үзеңә иң  ошаган өзекне  ятларга;

2)”Кызыл ромашка” ши-гырен табып, сәнг. итеп укырга өйрәнергә;

3) “Рәхмәт сезгә, вете-раннар!” шигырен ят-ларга.

7.05

64.

Сугыш чоры балалары.

1

Яңа тема

Сугыш чоры балалары кичергән авырлыкларны әдәби образлар язмышы ярдәмендә аңлату

Белергә тиеш: 

-Сугыш чоры балаларының фаҗигале язмышы

Башкара алырга тиеш:

-Әсәрләр арасында тел уртаклыгы

Индиви-дуаль со-рау

1) “Сандыктагы хәзинә” шигыреннән үзеңә иң ошаган өлешне сайлап алып, сәнг. итеп укырга; 2) “Без музейга бара-быз” шигырен ятларга; 3) “Минем бабам су-гышта катнашкан” исемле кечкенә хикәя язарга.

11.05

65.

Канатлар кая илтә?

1

Яңа тема

Сугыш батырларының характерын ачып бирү

Белергә тиеш:

- Бер үк темага  язылган әсәр һәм картинаны чагыштырып, алар арасындагы охшаш һәм аермалы якларны таба белү

Башкара алырга тиеш:

-Чәчмә әсәрләрне мәгънәви кисәкләргә бүлү

Индиви-дуаль со-рау

1) “Мин солдат булырга ничек әзерләнәм?” исемле хикәя язарга;

2) Г.Моратның “Корыч шулай чыныкты” шигы-рен ятларга; 3) Әсәрнең үзеңә ошаган бүлегенә рәсем ясарга.

14.05

66.

Еллык йомгаклау контроль эше.

1

Белем-нәрне тикшерү

Фронталь

сорау

18.05

67.

Матурлыкка бай ул безнең заман.

“Мин яратам сине, Татарстан!”.

1

Яңа тема

 

Матурлык төшенчәсенә карашлар күптөрле булуын аңлату

Республикабызның байлыклары, аның даны турында аңлату

Белергә тиеш:

- Тормыштагы матурлык  белән табигать матурлыгын бербөтен итеп карау

 Башкара алырга тиеш:

-Тасвирлау сөйләү осталыгы

Белергә тиеш:

- Татарстан турында төрле авторлар тасвир-лавында бирелгән әсәрләр

Башкара алырга тиеш:

-Төрле жанрларда фикер уртаклыгын бил-гели белү

Төркемнәр-дә эш

1) “Сыйныфыбызның матур эшләре” исемле кечкенә хикәя төзеп язарга; 2) “Минем әни

( яки әти)  үзе матур, үзе батыр, мин аңарга ох-шарга тырышам” исемле инша язарга; 3) “Матурлыкны гына алып кит” шигырен ятларга.

21.05

68

Казан – спорт каласы. Уку елын йомгаклау.

1

Казанда узган студент-лар олимпиадасының  Татарстан  өчен генә тү-гел, бөтен Россия  өчен әһәмиятле вакыйга бу-луын аңлату

Белергә тиеш:

-Татарстан  халкы яулаган уңышлар

Башкара плырга тиеш:

-Әсәрләр турында мөстәкыйль нәтиҗәләр ясау

Фронталь

сорау

1) Универсиада вәкил-

ләренә хат яз .Аны “Серле ачкыч” мәктәп клубына җибәр; 2) Ка-занда үткән универсиада  турында ниләр белдең? Шул турыда “Серле ач-кыч” мәктәп клубына хат яз.

21.05

ПРОГРАММАНЫ ҮТӘҮ МАКСАТЫНДА КУЛЛАНЫЛА ТОРГАН ӘДӘБИЯТ

3 нче сыйныф өчен «Әдәби уку» укыту-методик комплекты составына керә торган әдәбият исемлеге:

1. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф]: Дәреслек. 3 кисәктә. 1 кисәк. — Казан: «Мәгариф — Вакыт* нәшрияты, 2013.

2. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 3 кисәктә. 2 кисәк. — Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2013.

3. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 3 кисәктә. 3 кисәк. — Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 20Т5Г

4. Г. М, Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: Мөстәкыйль эш дәфтәре. 3 нче сыйныф. — Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2013.

5. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Методик кулланма. — Казан:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

Әдәби укудан эш программасы, 1 сыйныф.( ФГОС "Перспектив башлангыч мәктәп" )...

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы ТРМәгариф министрлыгы тарафыннан расланган«Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә үрнәк укыту программасы»на ...

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы (татар төркемнәре өчен)....

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы (татар төркемнәре өчен)...

1 сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

1  сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....

Татар мәктәпләренең 4 нче сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы

Аңлатма язуы Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим  ителгәнА.Г.Яхинның  урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешл...

Гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы

Гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде: -   башлангыч гомуми белем бирүнең  Федераль дәүләт белем станда...