Татар мәктәпләренең 4 нче сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы
календарно-тематическое планирование (4 класс) на тему

Лилия Фанавилевна Гизатуллина

Аңлатма язуы

 

Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим  ителгән

А.Г.Яхинның  урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешле укыту программасы нигезендә төзелде. Ул  дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан  Республикасы Мәгариф министрлыгы рөхсәте белән басылган. «Әдәбият» дәреслек-хрестоматия белән тәэмин ителгән. Авторы:  А.Г.Яхин.  Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган концепциягә нигезләнеп эшләнде.

 

4 нче сыйныфта еллык тема: сүрәтләү алымнары. Татар әдәбиятын башлангыч сыйныфларда үстерешле укыту программасы дәреслек эчтәлеген тамырдан үзгәртә.Темаларга аңлатма бирелә, кагыйдәләрнең нинди теория элементы булуы күрсәтелә.

Тематик планлаштыруны тормышка ашырганда куелган иң әһәмиятле максатлар:

1.       Тиз, аңлап, дөрес итеп укырга өйрәтү;

2.       Балаларны ашыкмыйча, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү;

3.       Балаларның активлыгын үстерү;

4.       Уй - фикерен ачык итеп әйтү өчен тема белән кызыксынырга, уку мәсьәләсен  чишәргә өйрәтү;

5.       Уйлау алымнарына өйрәтү һәм үз уен теләп әйтеп бирергә күнектерү

«Әдәби уку» фәненең максатлары:

−     татар әдәбияты хакында беренчел күзаллау булдыру;

−     әдәби әсәрләрне дәрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;

−     әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белен сөйләү күнекмәсен камилләштерү;

−     мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, татар әдәбиятына һәм башка халык әдәбиятларына хөрмәт,  китапка кызыксыну булдыру;

−     белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади , логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыгын  үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә  ирешү.

Бурычлары:

Әдәби уку-укыту методик комплекты түбәндә күрсәтелгән гомум дидактик бурычларны чишүгә юнәлтелә: укучы үзенә кирәкле информацияне «Эчтәлек» битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга; әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне табып, барлык ваклыклары белән сөйләп бирергә; аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен картина тудырырып гомумиләштерергә; «акыллы өлкәннәр» белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга өйрәнергә тиеш була.

Сөйләм телен үстерү бурычлары:

Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: бүлекләрне өлешләргә бүлү, кирәкле урынны табып укып күрсәтү, хисләр белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя биргәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда, предметка «синең карашың һәм бәяң — синең әсәрне аңлау идеяң» икәнлеген җайлап төшендерү.

Дәреслек һәм дәреслек-хрестоматия структурасы һәм идея эчтәлеге буенча бер-берсенә бәйләнеп килә. Мәсәлән,дәреслекнең «Белдекле Керпедә кунакта», «Белмәмештә кунакта», «Укымышлы Ябалак янында», «Аю өнендә», «Күрү ноктасы», «Шагыйрь өчен табигать — серле һәм җанлы дөнья», «Кызык һәм көлкеле хәлләр» бүлекләренә дәреслек-хрестоматиянең «Хайваннар турындагы һәм тылсымлы әкиятләр»,«Фантазия һәм ялган», «Чын һәм ялган байлык турында», «Күрү ноктасы», «Табигатьтә һәрнәрсә матур», «Көлкеле хәлләр сере» бүлекләре туры килә.

Әдәби уку курсының төп этик бурычлары:

Әхлак, экология, ватанпәрвәрлык мәсьәләләре дәреслектә турыдан-туры үгет – нәсихәт бирү, махсус кертү юлы белән хәл ителми, ә бәлки баланың табигать, тормыш-көнкүреш һәм яшәү тәҗрибәсенә нигезләнеп хәл ителә. Әдәби уку курсында яхшы булырга, комсызланмаска, көйсезләнмәскә, ялкауланмаска, әләкләшмәскә, өлкәннәргә һәрвакыт булышырга, яхшы укырга дигән төшенчәләр турыдан-туры бирелми, ә бәлки әдәби әсәрләр укып, кирәклене эзләп табып,чагыштырып тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, бала үзе нәтиҗә ясый. Укучы беренчел  билгеләргә генә  карап ашыгыч нәтиҗә ясамаска, дөньяның бик катлаулы икәнлеген аңларга өйрәнә. Туган илгә мәхәббәт, Ватан алдында җаваплылык хисләре коры сүзләр аша гына бирелми. Туган як табигатенә соклану, халыкның үткән тарихы белән горурлану, Ватанның тарихи һәйкәлләренә хөрмәт,туган телнең  бихисап мөмкинлекләренә гаҗәпләнү, тарихи шәхесләргә тиңләшергә теләү хисләре аша күрсәтү.

 

 

 

Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре

 

Шәхси нәтиҗәләр:

   - туган илгә карата шәхси караш булдыру;

   - чын кеше сыйфатлары булдыру;

   - мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;

   - этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;

   - рухи-әхлакый идеалларына китерү.

   - олылар белән хезмәттәшлек;

   - аралашу культурасы күнекмәләре .

Метапредметлы нәтиҗәләр:

 - аң -белем  үстерү;

 - проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;

 - эзләнү юлларын һөм нәтиҗәләрен ачыклау;

 - логик фикерләү:чагыштыру, синтез, анализ ясый белү;

 - конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табу;

 - укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү;

Предметлы  нәтиҗәләр:

 - Россиядә күп милләт  халыкларының төшенчәсен бирү;

 - татар теленең төп  төшенчәләр буенча башлангыч белем ( фонетик, лексик, грамматик);

 - татарча югары сөйләм культурасы формалаштыру;

 - бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләре формалаштыру;

 

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Танып- белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектәориентлашабелү;

- шартлыбилгеләрнеңтеленбелү;

- рәсемһәмсхемаларнигезендәбиремнәрүтәү;

- төпбилгеләрнеаерыпалунигезендәкагыйдәформалаштыру;

- материальобъектларкулланыпбиремнәр үтәү;

- дәреслекһәммөстәкыйльэшдәфтәрендәгемәгълүматларбеләнэшлибелү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрнеистәтотыпгамәлләркылу;

- гамәлләрнеталәпителгәнвакыттабашлауһәмтәмамлау;

- үзэшчәнлегеңнеконтрольгәалу, биремнеүтәүнеңдөреслеген тикшерү;

- тормыштәҗрибәсенкуллану;

- эшләнгәнэшнеңсыйфатынһәмдәрәҗәсенбилгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслекгеройларына, күршеңәярдәмитүдәтанып-белүинициативасыкүрсәтү;

- үзуңышларың/уңышсызлыкларыңтурындафикерйөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үзэшчәнлегенеңнәтиҗәләреняхшыртугаихтыяҗформалаштыру;

- мәгънә барлыккакитерү («Минем өченмоныңниндимәгънәсеһәмәһәмияте бар?» - дигәнсорау кую)

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү;

- үз фикереңне һәм позицияңне формалаштыру;

- уртак эшчәнлеккә һәм гомуми чишелешкә килү;

- партнёрның нәрсәне белүен һәм күрүен, нәрсәне белмәвен һәм күрмәвен исәпкә алып, аңлаешлы сөйләм төзергә, сораулар бирү;

- партнёрның  эш-гамәлләрен контрольгә алу;

- сөйләмнең  диалог формасын үзләштерү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_uku_4_kl.docx62.13 КБ

Предварительный просмотр:

Татар мәктәпләренең 4 нче сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы

Аңлатма язуы

Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим  ителгән

А.Г.Яхинның  урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешле укыту программасы нигезендә төзелде. Ул  дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан  Республикасы Мәгариф министрлыгы рөхсәте белән басылган. «Әдәбият» дәреслек-хрестоматия белән тәэмин ителгән. Авторы:  А.Г.Яхин.  Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган концепциягә нигезләнеп эшләнде.

4 нче сыйныфта еллык тема: сүрәтләү алымнары. Татар әдәбиятын башлангыч сыйныфларда үстерешле укыту программасы дәреслек эчтәлеген тамырдан үзгәртә.Темаларга аңлатма бирелә, кагыйдәләрнең нинди теория элементы булуы күрсәтелә.

Тематик планлаштыруны тормышка ашырганда куелган иң әһәмиятле максатлар:

  1. Тиз, аңлап, дөрес итеп укырга өйрәтү;
  2. Балаларны ашыкмыйча, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү;
  3. Балаларның активлыгын үстерү;
  4. Уй - фикерен ачык итеп әйтү өчен тема белән кызыксынырга, уку мәсьәләсен  чишәргә өйрәтү;
  5. Уйлау алымнарына өйрәтү һәм үз уен теләп әйтеп бирергә күнектерү

«Әдәби уку» фәненең максатлары:

  • татар әдәбияты хакында беренчел күзаллау булдыру;
  • әдәби әсәрләрне дәрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;
  • әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белен сөйләү күнекмәсен камилләштерү;
  • мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, татар әдәбиятына һәм башка халык әдәбиятларына хөрмәт,  китапка кызыксыну булдыру;
  • белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади , логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыгын  үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә  ирешү.

Бурычлары:

Әдәби уку-укыту методик комплекты түбәндә күрсәтелгән гомум дидактик бурычларны чишүгә юнәлтелә: укучы үзенә кирәкле информацияне «Эчтәлек» битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга; әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне табып, барлык ваклыклары белән сөйләп бирергә; аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен картина тудырырып гомумиләштерергә; «акыллы өлкәннәр» белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга өйрәнергә тиеш була.

Сөйләм телен үстерү бурычлары:

Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: бүлекләрне өлешләргә бүлү, кирәкле урынны табып укып күрсәтү, хисләр белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя биргәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда, предметка «синең карашың һәм бәяң — синең әсәрне аңлау идеяң» икәнлеген җайлап төшендерү.

Дәреслек һәм дәреслек-хрестоматия структурасы һәм идея эчтәлеге буенча бер-берсенә бәйләнеп килә. Мәсәлән,дәреслекнең «Белдекле Керпедә кунакта», «Белмәмештә кунакта», «Укымышлы Ябалак янында», «Аю өнендә», «Күрү ноктасы», «Шагыйрь өчен табигать — серле һәм җанлы дөнья», «Кызык һәм көлкеле хәлләр» бүлекләренә дәреслек-хрестоматиянең «Хайваннар турындагы һәм тылсымлы әкиятләр»,«Фантазия һәм ялган», «Чын һәм ялган байлык турында», «Күрү ноктасы», «Табигатьтә һәрнәрсә матур», «Көлкеле хәлләр сере» бүлекләре туры килә.

Әдәби уку курсының төп этик бурычлары:

Әхлак, экология, ватанпәрвәрлык мәсьәләләре дәреслектә турыдан-туры үгет – нәсихәт бирү, махсус кертү юлы белән хәл ителми, ә бәлки баланың табигать, тормыш-көнкүреш һәм яшәү тәҗрибәсенә нигезләнеп хәл ителә. Әдәби уку курсында яхшы булырга, комсызланмаска, көйсезләнмәскә, ялкауланмаска, әләкләшмәскә, өлкәннәргә һәрвакыт булышырга, яхшы укырга дигән төшенчәләр турыдан-туры бирелми, ә бәлки әдәби әсәрләр укып, кирәклене эзләп табып,чагыштырып тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, бала үзе нәтиҗә ясый. Укучы беренчел  билгеләргә генә  карап ашыгыч нәтиҗә ясамаска, дөньяның бик катлаулы икәнлеген аңларга өйрәнә. Туган илгә мәхәббәт, Ватан алдында җаваплылык хисләре коры сүзләр аша гына бирелми. Туган як табигатенә соклану, халыкның үткән тарихы белән горурлану, Ватанның тарихи һәйкәлләренә хөрмәт,туган телнең  бихисап мөмкинлекләренә гаҗәпләнү, тарихи шәхесләргә тиңләшергә теләү хисләре аша күрсәтү.

Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр:

   - туган илгә карата шәхси караш булдыру;

   - чын кеше сыйфатлары булдыру;

   - мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;

   - этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;

   - рухи-әхлакый идеалларына китерү.

   - олылар белән хезмәттәшлек;

   - аралашу культурасы күнекмәләре .

Метапредметлы нәтиҗәләр:

 - аң -белем  үстерү;

 - проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;

 - эзләнү юлларын һөм нәтиҗәләрен ачыклау;

 - логик фикерләү:чагыштыру, синтез, анализ ясый белү;

 - конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табу;

 - укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү;

Предметлы  нәтиҗәләр:

 - Россиядә күп милләт  халыкларының төшенчәсен бирү;

 - татар теленең төп  төшенчәләр буенча башлангыч белем ( фонетик, лексик, грамматик);

 - татарча югары сөйләм культурасы формалаштыру;

 - бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләре формалаштыру;

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Танып- белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектәориентлашабелү;

- шартлыбилгеләрнеңтеленбелү;

- рәсемһәмсхемаларнигезендәбиремнәрүтәү;

- төпбилгеләрнеаерыпалунигезендәкагыйдәформалаштыру;

- материальобъектларкулланыпбиремнәр үтәү;

- дәреслекһәммөстәкыйльэшдәфтәрендәгемәгълүматларбеләнэшлибелү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрнеистәтотыпгамәлләркылу;

- гамәлләрнеталәпителгәнвакыттабашлауһәмтәмамлау;

- үзэшчәнлегеңнеконтрольгәалу, биремнеүтәүнеңдөреслеген тикшерү;

- тормыштәҗрибәсенкуллану;

- эшләнгәнэшнеңсыйфатынһәмдәрәҗәсенбилгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслекгеройларына, күршеңәярдәмитүдәтанып-белүинициативасыкүрсәтү;

- үзуңышларың/уңышсызлыкларыңтурындафикерйөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үзэшчәнлегенеңнәтиҗәләреняхшыртугаихтыяҗформалаштыру;

- мәгънә барлыккакитерү («Минем өченмоныңниндимәгънәсеһәмәһәмияте бар?» - дигәнсорау кую)

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү;

- үз фикереңне һәм позицияңне формалаштыру;

- уртак эшчәнлеккә һәм гомуми чишелешкә килү;

- партнёрның нәрсәне белүен һәм күрүен, нәрсәне белмәвен һәм күрмәвен исәпкә алып, аңлаешлы сөйләм төзергә, сораулар бирү;

- партнёрның  эш-гамәлләрен контрольгә алу;

- сөйләмнең  диалог формасын үзләштерү.

Укыту процессының төп характеристикасы

Эш формалары: сыйныф белән, төркемләп, индивидуаль, парлап, фронталь, дифференциаль.

Укыту методлары: сөйләү, күрсәтмәлелек, практик, эзләнү, проблемалы, мөстәкыйль эш, стимуллаштыру, тикшерү.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа  әйләнә-тирә дөнья, татар теле, тарих фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты  белән  бәйләнештә төзелгән.

Укучы балаларның   әзерлеге дәрәҗәсе.

Әдәби уку  фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә 4 нче сыйныф укучысы   таныш булырга тиеш :

  • Әдәби әсәрләр, аларның авторлары
  • Китапның элементлары (тышы, эчтәлеге, титул бите, иллюстацияләр)

белергә тиеш:

  • Аңлап эчтән уку
  • Әсәрнең  темасын һәм фикерен белү
  • Эчтәлеген сөйләү
  • Әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү
  • Вакыйгаларны бәяләү
  • Сәнгатьле итеп яттан сөйләү
  • Балалар әдәбиятының жанрлары (әкият, хикәя, мәсәл).

Дүртенче сыйныфта әсәргә анализ ясау гамәлләрен өйрәнәбез. Темадагы төшенчәләр эчтәлеген искә төшерик.

Анализ сүзен ишетү белән, логика кагыйдәләрен яхшы белгән кеше бармак яный:

—        «Анализ» төшенчәсенең бер генә эчтәлеге була ала. Анализ : нәрсәне-дер өлешләргә таркатып, өлешләрне берәм-берәм өйрәнү гамәле ул. Бер төшенчәгә ике эчтәлек салып фикерләүче йә ялганчы, йә надан,— ди.

Ләкин әдәбият теориясен яхшы белгән кеше башкача аңлата. «Анализ» төшенчәсенә ул, әдәби әсәрне төрле яктан өйрәнеп, аның эчтәлеген табу гамәлләрен кертә.

—        Без логика кагыйдәләренә аз гына да каршы килмибез. Киресенчә, әсәр-не өйрәнгәндә, таркату, кушу, гомумиләштерү, абстракция дәрәҗәсенә җит-керү гамәлләрен фәкать логика кагыйдәләренә буйсынып кына башкарабыз. «Анализ» төшенчәсенә без әдәбият теориясенең үз гамәлләрен дә өстибез. Димәк, без бу төшенчәне әдәбият теориясенең үз төшенчәсе дип исәплибез,- ди.

Ә без исә: «Әһә, бу төшенчәнең күңеле киң икән, ул ике төрле аңлатманы каршылыкка китерми, икесен дә сыйдыра икән»,— дип күңелгә салып куябыз.

«Анализ» төшенчәсенең эче тулы гамәл булуын күрдек. Хәзер үрдәк бәбкәләре кебек анализ-аналары артыннан чабучы гамәлләр белән танышыйк. Бер урында аз гына да тик тора алмый торган эш-хәрәкәт ул гамәл.

Беренче   нәтиҗәне   ясыйк.

Әсәрне таркату да, өлешләрне берәм-берәм өйрәнеп, охшаш өлешләрен кушканнан соң, башкача итеп күз алдына китерү дә, образларның мәгънәләрен табу да хәрәкәт булгач, димәк, без дүртенче сыйныфта сәнгать гамәлләренең үз вазифаларын ничек үтәүләрен өйрәнәбез.

Дүртенче сыйныфтагы дәресләр алдагы сыйныфларда алган белемгә нигезләнә. Бу сыйныфта да, әсәр эчтәлеген табу өчен, әсәрне вакыйгаларга бүләрбез (фикерләүнең анализ алымы), охшаш өлешләрне кушарбыз (фикерләүнең синтез алымы), өлешләргә исем уйлап табарбыз- (фикерләүнең гомумиләштерү алымы).  Автор катнашкан урыннарны табып, сәнгать алымнары белән танышырбыз, чөнки ул алымнарны әсәргә автор алып кергән бит. Әсәрнең идеясен, темасын белербез, чөнки әсәргә аларны да автор бүләк итә. Ә укучылар әсәрдә сәнгать телен аңлаучылар һәм нәтиҗә чыгаручылар булып катнашырлар. Бу гамәлләрне укучылар дүртенче, бишенче һәм башка сыйныфларда да кулланачаклар. Шунсыз әсәрнең эчтәлеген табу да, балаларны уйларга өйрәтү дә мөмкин түгел.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсенә шактый зур үзгәрешләр кертергә карар кылды. Карарны Дәүләт Думасы раслады. Ә үзгәрешнең төп таләбе укучыларны мәктәп тәмамлагач ук тормыш юлларында яткан киртәләрне үз акыллары белән үтәрлек дәрәҗәдә фикерләргә өйрәтүдән гыйбарәт.

Икенче   нәтиҗәне   ясыйк.

Әдәбият дәресләрендә балалар иҗади фикер йөртергә күнегәләр.

Бер бай көтүчесенә көтүдәге сарыкларын санарга кушкан. Икенче көнне көтүче байга мондый хисап биргән:

Биш йөз дә кырык өч сарыкны санадым. Ләкин бу сан бик үк дөрес булмас: бер сарыкны берничек тә исәпли алмадым. Ул көтү эчендә әрле-бирле чабып йөрде,дигән.

Көтүчебез гадәти фикер йөртүче егет булган. Әле монда, әле тегендә күренгән сарык бәрәнен бер дип тә, күп дип тә санарга икеләнгән.

Безнең балалар күзгә күренгән предметларны гына берәмлек итеп күз алдына китерергә гадәтләнгәннәр. Математика дәресләрендә алар эчтәлексез саннарны кушу, алу, бүлү, тапкырлау кебек эчтәлексез гамәлләр ярдәмендә уйларга өйрәнә башлыйлар. Математика кагыйдәләре логика кагыйдәләренә буйсына. Шул кысалар эчендә уйлый-уйлый әллә нинди тирәнлекләргә кереп китә. Ә кагыйдәләрдән бер генә бөртек тайпылсаң да, нәтиҗә дөрес булмаячак.

Әдәбият дәресләрендә укучылар өйрәнә торган объект — язучы иҗаты. Башкача әйтсәк, авторның сәнгать образлары белән уйлау нәтиҗәсе. Ә образлар логика законнарына буйсынмый. Логика бер төшенчәдә бер генә эчтәлек булырга тиеш ди. Сәнгать логикасы исә: «Бер төшенчәдә дә, бер предметта да, бер хәрәкәттә дә тагын бер эчтәлек бар. Ул — автор салган мәгънә. Ә автор мәгънәсе янына әсәрне укучы тагын бер-ике мәгънә өсти ала»,— ди.

Әдәбият дәресләрендә бала иҗади фикерне логик гамәлләрдән файдаланып анализлый. Димәк, әдәбият дәресләренә укучыны иҗади һәм бер үк вакытта логик фикерләүгә күнектерү мөмкинлеге салынган. Әдәбият дәресләре башка дәресләрдән шул ягы белән аерылып тора.

Безнең программа эчтәлеге шул мөмкинлекне файдалану гамәлләреннән гыйбарәт.

Дәреслекнең    төзелеше.

«Әсәрне өлешләргә (катнашучыларга) бүлү» темасын үткәндә, укучылар үткән сыйныфта өйрәнгән әсәрләрдән катлаулырак әсәрләрне бүләргә өйрәнә башлыйлар.

Әсәргә анализ гамәлен без логик анализ гамәле белән башлап җибәрәбез. Әсәрне өлешләргә таркатабыз. Логика таләп иткәнчә, таркату өчен бер генә нигездән файдаланабыз. Әйтик, Габдулла Тукайның безгә таныш «Гали белән кәҗә» шигыре «Гали турында», «кәҗә турында» һәм «рәхмәт әйтү турында» дип бүленә алмый. Фәнни фикер йөртү өчен, без дә логика кагыйдәләренә буйсынырга тиеш булабыз. Шуңа күрә шигырьне бер генә нигез белән йә катнашучыларга гына, йә вакыйгаларга гына бүләргә мөмкин, дибез. Балаларны да шулай уйларга өйрәтәбез. Ләкин шул ук вакытта кәҗәнең сакалын селкетеп рәхмәт әйтүен дә шик астына алмыйбыз. Автор белән килешәбез: яхшылыкка һәрвакыт яхшылык белән җавап бирәләр, дип шул вакыйгадан үз нәтиҗәбезне чыгарабыз.

Сәнгать әсәрен өйрәнүнең бу үзенчәлеген бер-ике дәрестә генә аңлату мөмкин түгел. Баштагы дәресләрдә күбрәк үзебезгә сөйләргә һәм күрсәтеп бирергә туры киләчәк. Темаларның һәркайсы берничә дәрестә үтелгәнлектән, балалар әкренләп анализ ясауда үзләре дә катнаша башлыйлар. Соңыннан гадирәк әсәрләрне үзләре аңларга өйрәнәләр.

Бүленгән өлешләргә исем бирү өчен бала текст эчтәлегенең төп темасын табарга һәм аны бер-ике генә сүз белән әйтеп бирергә тиеш була. Бу теманы үзләштергәндә дә, укучылар үткән сыйныфта өйрәнгәннәрен искә төшерәләр. Кыска итеп әйтү өчен төшенчә-сүзләр эзлиләр.

Өлешләргә исем уйлап табу бүлегендә укучылар охшаш өлешләрне гомумиләштерергә өйрәнәләр. Сәнгать теленең кабатлау алымы белән танышалар.

«Автор теләген табарга өйрәник» бүлегендә өлешләр бәйләнешен табу күнекмәләре үткәрәбез. Автор теләген әсәрдә катнашучы авторны табып беләбез.

«Автор көлүе» бүлеге юмор әсәрләренә анализ ясау үзенчәлеге белән танышуга багышлана. «Кош-кортларны сөйләштерү, предметларны җанландыру» темасы да — үткән сыйныфларда өйрәнә башлаган теманың дәвамы. Бу теманы үткәндә, укучылар образларга автор салган мәгънәне эзләп табалар. «Арттыру алымы» темасын үткәндә, укучылар әдипнең укучысы белән диалогка керү алымы белән танышалар. «Хәрәкәт охшашлыгы» темасы әсәрне вакыйгаларга бүләргә өйрәтә.

Программада дәрестән тыш укыганны сөйләү өчен күп вакыт бирелгән.

Дәрестән тыш ни укырга?

Күләмле әсәрләрне балалар дәрестә укып бетерә алмыйлар. Аларның бер өлеше дәрестә укыла, калганы өйдә укырга бирелә. Димәк, аерым темалар өчен бирелгән сәгатьләргә сыйныфтан тыш укырга бирелгән сәгатьләр дә өстәлә.

Сәгатьләрне шул рәвешле бүлү укытучыларның эшен җиңеләйтә: сыйныфның белем дәрәҗәсенә карап, дәресләр санын арттыра да, киметә дә ала. Мәсәлән, искә төшерү дәресләренә дүрт сәгать каралган. Укытучы, дәреслектә бирелгән материалны ниндидер сәбәпләр белән дүрт сәгатькә сыйдыра алмаса, әсәрләрнең кайберләрен өйдә укытып, анализны дәрестә ясый ала. Әлеге дүрт сәгатькә сыйныфтан тыш укуга бирелгән вакыт өстәлә.

Программа түбәндәге программа нигезендә төзелде.

“Татар мәктәпләре өчен программалар”. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәпләре өчен үстерелешле укыту программалары. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2005Дәреслек : А.Г. Яхин "Әдәбият" 4 сыйныф, Казан. "Мәгариф"нәшрияты 2004 ел. А.Г.Яхин. Әдәбият дәресләре өчен методик кулланма. Казан. "Мәгариф"нәшрияты, 2005 ел.

Әдәбият дәресләре өчен методик кулланма: “3 нче сыйныфта әдәбият дәресләре”, А.Г.Яхин. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел

Укыту предметына гомуми характеристика

Әдәби уку — башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны: әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне — кешеләр һәм табигать дөньясын да — дөрес кузалларлык сизгер була. Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин.

Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота.

Уку предметы эчтәлегенең рухи кыйммәтләре.

Патриотизм, гражданлык кыйммәте – Туган якка, татар халкына, Татарстанга мәхәббәт хисе; Ватанга хезмәт итү.

Табигать кыйммәте – туганҗир; табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш хисе.

Матурлык кыйммәте – матурлык, гармония; кешенең эчке дөньясы; эстетик үсеш.

Яхшылык кыйммәте – кайгыртучанлык һәм йомшак мөгамәлә; кешеләрне, тормышны ярату хисе.

Хезмәт, уку процессына иҗади якын килү кыйммәте - хезмәткә хөрмәт;максатчанлык, сакчыллык, сабырлык кебек сыйфатларны

булдыру.

Предметның укыту планындагы урыны

Татар теле “Филология “ өлкәсенә карый, гуманитар фәннәр циклына керә.

Программа 2015 – 2016 нчы уку елына 105 сәгатькә исәпләнеп төзелгән; атнага 3 сәгать вакыт бирелә.

ӘДӘБИ УКУ ДӘРЕСЛӘРЕ ПРОГРАММАСЫ ЭЧТӘЛЕГЕ(105 СӘГАТЬ)

1

Үткән сыйныфларда   өйрәнгәннәрне искә төшерү.Хис        ^

темасы.

Хис темасын искә төшерү. Күңел дөньясының хәтердә сакланган хисләр җыелмасы икәнлеген ачыклау.

2

Әсәрне катнашучыларга бүлү.

Укучыларны бөтенне таркатырга , ягъни фикерләүнең адым саен кирәкле алымына – анализлауга күнектерү. Әсәрне катнашучыларга бүләргә өйрәнү.

3

Автор теләген табарга өйрәнү.

Әсәрне өлешләргә бүлү. Эчтәлекнең идеясен таба белү. Исем табу – тема – идея – эчтәлек бәйләнешләрен табу, анализлау.

4

Автор көлүе. Көлке ничек туган? Көлке ничек халык авыз                    
иҗатына килеп кергән? Әдәби әсәрдәге көлке.

Әдипләрнең үткен фикерләү алымнарын өйрәнү. Юморның да, сатираның да алымнары уртак икәнлеген белү.

5

Кош-кортларны сөйләштерү, предметларны җанландыру

Әсәрдә катнашучы кош-кортларны һәм башкаларны кешеләр итеп күз алдына китерү -  аларга автор салган мәгънәне белү. Мифларга мәгънә килеп керүен табу, сөйләмдә куллана белү.

6

Арттыру алымы.

Арттыру алымы аша әсәр эчтәлеген табарга күнегү. Ирония, юмор-сатира да, геройларның хис дәрәҗәләре дә шул алым белән сурәтләнүен белү. Әсәрне язылганча сөйли белү. Авторның тулаем әсәрдәге арттыруларын табу һәм үз сүзләрең белән сөйләү.

7

Хәрәкәт охшашлыгы. Кузгалу, күчү, гамәл, вакыйга.

“Метафора” төшенчәсен аңлата белү. Әсәрне өлешләргә бүлү һәм өлешләрнең охшашлыгын таба белү. Аларның ни өчен янәшә килүен ачыклый белү.

Әсәрне уку, китапны ябып , кузгалу, күчү, үзгәрү атамаларының билгеләмәлә-рен эчтән генә үзләренә үзләре сөйли һәм хәтердә калган өлешен дәфтәргә яза белү. Кабат китапны ачып, хаталарын тикшерү һәм төзәтү эшләрен башкара белү.

Уку елы ахырында укучылар белергә тиешләр:

  • укылган текстның эчтәлеген аңлау һәм аның темасын билгеләү;
  • әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерен
         билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;
  • укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйләү;
  • хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгару;
  • текстта автор һәм катнашучыларның сүзләрен аерып күрсәтү;
  • әсәрнең төп геройларына характеристика бирү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

 Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә «Әдәби уку» предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар әдәбиятының күпмәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында күзаллау формалаштырыла.

 Башлангыч мәктәпне тәмамлаганда укучыда алга таба белем алуга кирәкле нигез салына. Әйләнә-тирә дөньяны танып белүдә әдәби укуның ролен һәм кирәклеген, кешенең интеллектуаль культурасын формалаштырудагы әһәмияте аңлатыла. Укучыларда үз-үзеңне һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белү өчен системалы рәвештә белем алуга ихтыяҗ тудырыла. Кече яшьтәге мәктәп баласы, тормышта үз урынын табу, танып белү эшчәнлеген киңәйтү максатыннан, әдәби әсәрләрне кызыксынып өйрәнәчәк дип көтелә.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында әдәби укуга өйрәтүнең гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

- укучыны әдәби әсәрләр аша Туган иле, туган ягы, дөнья халыклары мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыру;

– әдәби әсәрне, сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре буларак, башка сәнгать әсәрләре белән чагыштырып өйрәнү;

– әсәрнең жанрын билгеләгәндә, геройларга характеристика биргәндә анализ, чагыштыру, каршы кую ысулларын куллану;

- төрле характердагы әсәрләр белән таныштыру;

- кече яшьтәге мәктәп баласын үз фикерен курыкмыйча әйтергә, башкалар фикерен тыңлый һәм хөрмәт итәргә күнектерү;

 - укучыларны әдәби, фәнни, фәнни-популяр текстлардан үзләренә кирәкле мәгълүматларны эзләп таба белергә өйрәтү;

 - сүзлек, энциклопедияләр белән эшләү күнекмәләре булдыру;

 - төрле ситуацияләрдә, сөйләм этикеты кагыйдәләрен үтәп, диалог, монолог төзергә өйрәтү.

 4 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә булган таләпләр

1. Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп,кычкырып һәм эчтән укый белү.

2. Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.

3. Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасында бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрен белән әйтеп бирү.

4. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү.

5. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.

6. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне, мәсәлләрне аера белү.

7. Әсәрдәге төп геройны характерлау, төрле әсәр геройларына чагыштырмача характеристика бирә белү.

8. Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белү.

9. Сүзлекләрдән файдалану.

10. Аерым бер элементы буенча китапта ориентлашырга өйрәтү (авторы, исеме, “Эчтәлек” бите, иллюстрацияләр).

Укучы белергә тиеш

- 4-5 татар, рус,чит ил классигының исемен ;

- 4-5 хәзерге заман язучысы яки шагыйрьнең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрнең эчтәлеген;

- үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану

- китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү;

- мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;

- укылган әсәр геройларын тасвирлап сөйләү;

- сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны таба белү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың,уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү;

- үз фикереӊне һәм позицияӊне формалаштыру;

- уртак эшчәнлеккә һәм гомуми чишелешкә килү;

- күршеңнеӊ нәрсәне белүен һәм күрүен, нәрсәне белмәвен һәм күрмәвен исәпкә алып, аӊлаешлы сөйләм төзергә сораулар бирү;

- күршеңнеӊ эш-гамәлләрен контрольгә алу;

- сөйләмнеӊ диалог формасын үзләштерү.

4 нче сыйныф укучыларының укудан белем, осталык күнекмәләрен бәяләү

«5» (бик яхшы )

- дөрес уку, укыганның эчтәлеген тулы һәм дөрес аңлау;

- сүзләп йөгерек уку, әдәби телнең әйтелеш нормаларын үтәү;

- I яртыеллыкта уку тизлеге минутына 85 сүздән;

- II яртыеллыкта— минутына 95 сүздән дә ким түгел;

- сәнгатьле укуга мөстәкыйль рәвештә әзерләнү һәм интонация ярдәмендә әсәрнең мәгънәсен, аңа үз мөнәсәбәтен белдерә алу;

- текстны тулы, кыскача һәм сайлап эчтәлеген сөйләп бирү, укыганның төп фикерен үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

- әсәрнең геройларын, вакыйгаларын, табигатьне сурәтләүче сүзләрне һәм җөмләләрне мөстәкыйль рәвештә табу;

- шигырь текстын ялгышмыйча, сәнгатьле итеп сөйләү.

«4» (яхшы)

- укыганның төп эчтәлеген дөрес аңлау;

- сүзләп, сәнгатлелекнең төп чараларын файдаланып уку;

- 1 нче яртыеллыкта уку тизлеге — минутына 80 сүз;

— 2 нче яртыеллыкта ук тизлеге минутына 90 сүз, укыганда 1-3 хата булырга мөмкин;

- укыганның төп фикерен мөстәкыйль рәвештә билгели алу, сөйләм хаталары булу, аларны укытучы ярдәменнән башка да төзәтә алу;

- эчтәлекне тулы, кыска, сайлап сөйләгәндә, исәпкә алынмаслык төгәлсезлекләр булу;

- ятлаган шигырьне сөйләгәндә, вакытында төзәтелгән 1-2 хата җибәрү.

«3» (канәгатьләнерлек)

- укылганның эчтәлеген укытучы ярдәме белән генә аңлау;

- 1 нче яртыеллыкта үзгәрешсез тавыш белән сүзләп уку (сирәк сүзләрне-иҗекләп уку элементлары катнаштырып), уку тизлеге — 75 сүз;

- II нче ярыеллыкта сүзләп укыганда, сәнгатьлелек булмау, уку тизлеге-85 сүз, укыганда 4 тән алып 6 га кадәр хата булырга мөмкин;

- укыганның кыскача эчтәлеген, төп фикерен укытучы сораулары ярдәмендә генә аңлау һәм билгели алу;

- шигырьне яттан сөйләгәндә, ясаган хаталарны укытучы ярдәмендә генә төзәтү.

«2» (начар)

- укылганның эчтәлеген начар аңлау;

- 1 нче яртыеллыкта иҗекләп, кайбер сүзләрне генә бөтен килеш уку, иҗекләрне, сүзләрне алмаштыру, төшереп калдыру, бозып әйтүгә күпсанлы хаталар, уку тизлеге минутына-60 сүз;

- II нче яртыеллыкта сүзләп укый алмау, 6 дан артык хата, уку тизлеге — минутына 70 сүз;

-эчтәлекне эзлекле сөйли алмау, укыганның эчтәлеген нык үзгәртеп күрсәтү, күпсанлы сөйләм хаталары җибәрү;

-текстның кыскача, сайлап эчтәлеген сөйли алмау, план төзи белмәү, укыганның эчтәлеген укытучы ярдәме белән дә билгели алмау;

- ятлаган шигырьнең тулы текстын сөйли алмау

Уку тизлеген тикшерү

Уку тизлеге (1 минутка сүз саны)

«5″

«4″

«3″

«2″

яртыеллыклар

I            II

I II

I II

I II

4класс

85        95

80 90

75 85

60 70

Телдән җавап бирүне тикшерү

Укучыларның телдән җавап бирүен тикшерү программаның нинди дә булса бүлегеннән бирелгән сораулар формасында уза. Билге куйганда, тубәндәгеләр исәпкә алына:

1) җавапның дөреслегенең тулылыгы;

2) белемнәрнең аңлы үзләштерелү дәрәҗәсе;

3) сөйләм эзлеклелегенең культурасы.

Укучыларның җавабы, бигрәк тә IV сыйныфларда, укытучы әйткән тема буенча бәйләнешле сөйләм булып, өйрәнелгән материалның аңлы узләштерелгәнен күрсәтеп торырга тиеш. Җавапны кагыйдә, билгеләмә, мисал китереп дәлилләү, укытучы кушуы буенча тексттан грамматик категорияләрне таба белү (җөмлә кисәкләре, сүз төркемнәре, килеш, сан һ.б.), тиешле кагыйдәгә караган сүзләр табу, сузлернең язылышын аңлату, алган белемнәрне мөстәкыйль равештә кунегүләр эшләгәндә һәм, барыннан да элек, сүзлер һәм жөмләләр тикшергәндә (аваз – хәреф анализы, сүзнең составын, аны сүз төркеме буларак тикшерү) куллана белү.

Сөйләм үстерүнең башлангыч чорында ук укучыларның жаваплары дәлилле, тиешле дәрәҗәдә мөстәкыйль һәм дөрес оештырылган булырга тиеш ( фикер йөртүнең эзлекле булуы, сүзләрне, сүзтезмәләрне кулланганда, жөмләләр төзегәндә, әдәби тел нормаларын үтәү).

«5» — укучының жавабы дөрес һәм тулы, программа материалын аңлы үзләштерелгәне күренә, жавабын үз мисаллары белән раслый, сүзләрне, җөмләләрне тикшергәндә, өйрәнелгән грамматик категорияләрне тексттан тапканда, алган белемнәрен мөстәкыйль рәвештә һәм дөрес куллана, сүзләрнең язылышын, тыныш билгеләренең куелышын аңлата, бәйләнешле, эзлекле һәм хатасыз жавап бирә, бер төгәлсезлек булырга мөмкин.

«4» — укучының җавабы, нигездә «5» билгесенә куелган талапләргә җавап бирә, ләкин сөйләмдә, кагыйдәгә мисал китергәндә, текст өстендә эшләгәндә, сүзләрне, жөмләләрне тикшергәндә, 1-2 хата ясый. Аларны мөстәкыйль рәвештә яки укытучының сизелмәслек кечкенә ярдәме белән төзәтә.

«3» — укучы, нигездә, сөйләгән материалны аңлый, ләкин җавабы тулы түгел, укытучының өстәмә сораулары таләп ителә. Кагыйдәгә мисал китергәндә, кыенлык кичерә, текст белән эшләгәндә, сүзләр һәм җөмләләрне тикшергәндә, хаталар ясый һәм аларны укытучы ярдәменнән башка төзәтә алмый. Сөйләмендә бәйлелек, эзлеклелек җитми, сүз куллануда, сүзтезмәләр һәм җөмлә төзегәндә, төгәлсезлекләр була.

«2» — укучы өйрәнелгән материалның мөһим фикерләрен, зур өлешен белми, кагыйдәләрне, билгеләмәләрне әйткәндә, сүз һәм җөмләләргә анализ ясаганда, хата жибәрә, аларны укытучының өстәмә сораулары ярдәмендә дә төзәтә алмый, сөйләме өзек-өзек, бәйләнешсез, хаталы.

Укытуның материаль- техник тәэмин ителеше

Интернет – ресурслар

 татар электрон библиотекасы http://kitap.net.ru/;

 татар телендә интернет белем үзәге http://belem.ru//;

 электрон мәгариф https://edu.tatar.ru/;

 балалар өчен сайт http://balarf.ru

Дәреснең темасы

Көтелгән нәтиҗәләр

план

факт

предмет

метапредмет

шәхси

1

Үткән сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерү.Әсәрне үз сүзләре белән сөйләү.

4нче сыйныф өчен  әдәбият дәреслеге белән танышу. Эрих Распе  тормышы    белән  таныштыру .  Аның  ” Ярты ат” исемле  хикәясен   уку, эчтәлеге буенча әңгәмә, вакыйганы  үз  сүзләре белән сөйләү.

Әсәрне аңлап , тиз һәм дөрес уку, үз сүзләре белән  сөйләп күрсәтү.

шәхесара һәм мәдәният ара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру

2-3

Әсәрдә автор табышын эзләү.

“Дүрт сукыр һәм фил” мәсәлен уку, сорауларга җавап бирү, автор табышын эзләү, эчтәлеген сөйләү.Филләр  турында  мәгълүмат.

Әсәрдә автор табышын табу

Укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү.

4-5

Әсәрдә кабатланган вакыйгаларны табу.

Ф.Яруллин  иҗаты . “Гадәт” шигырен   уку, балага бәя бирү, кабатланган вакыйганы табып икегә бүлү.

Әсәрдә кабатланган вакыйгаларны  табу.

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

6-7

Хис. Лирик герой..

Халык җырлары турында сөйләшү, музыкаль язмада халык җырлары тыңлау, лирик геройның  хисе турында фикер алышу.

Нәрсә ул хис? Лирик геройның хисе турында белемнәр.

Эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру

10-11

Ике өлештә катнашучылар.

Мәкальләр уку, аларны ике өлешкә бүлү, ике өлештәдә катнашучыларны табу. М.Әгъләмов. “Юлдашым”, Ш.Галиев. “Бәрелде”, С.Хәким. “Ул дулкыннар” исемле шигырьләрне уку , катнашучыларны билгеләү.

Әсәрне  ике өлешкә бүлү, ике өлештә дә катнашучыларны табу.

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

12-13

Төп катнашучы.

“Кем яхшы” мәзәгендә төп катнашучы белән танышу. Г.Тукайның ”Баланың ата-анасын сөюе” әсәрен уку, тулы эчтәлеген сөйләү, төп катнашучыны табу.

Төп катнашучыны таба белү.

Эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру

14-15

Әсәрне өлешләп уку,катнашучыларны табу.

“Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш” әкиятен өлешләп уку, катнашучыларны табу, эчтәлеге буенча фикер алышу.

Төп катнашучыны табу, әсәрнең  эчтәлеген сөйләү.

шәхесара һәм мәдәният ара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру

16

Персонажларның сөйләме.

Г.Тукай. “Эш беткәч уйнарга ярый.” шигырен сәнгатьле итеп уку, персонажлар турында сөйләшү, охшаш вакыйгаларны табу, эчтәлеген сөйләү.

Сәнгатьле уку,төп катнашучыларны табу.

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

17

Өлешләргә исем бирү.

Уйлауның ике алымын файдаланып, бүленгән өлешләргә исем бирү белән танышу. “Челән белән Сандугач” әкиятен уку, өлешләргә бүлү, исемнәр бирү.

Бүленгән өлешләргә исем бирү, ике өлешнең исеме арасындагы бәйләнешне таба белү.

Укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү.

18-19

Әсәрне кыскарту аша өлешләргә исем бирү.

Н.Фәттахның “Велосипедлы Мөнир” хикәясен уку, катнашучыларга бүлү, вакыйганы кып-кыска итеп сөйләү аша өлешләргә исем бирү.

Әсәрне кыскарту аша исем бирү.

Эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру

20-21

Әсәрне вакыйгаларга бүлеп,исемләү.

А.Алишның “Сертотмас Үрдәк” әкиятен уку, вакыйгаларга бүлеп  исем бирү.

Әсәрне вакыйгаларга бүлеп исемләү.

Мөстәкыйльлекне үстерү

22

Иҗади эш.

40нчы биттәге рәсемдәге күренешне вакыйга итеп язу.

Төп катнашучыларны табып, ике өлештән торган  хикәя уйлап язу.

Укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү.

23-24

Әсәрне кыскартып сөйләү.План төзү.

В.Голявкинның “Әллә каян күренеп тора” хикәясен уку, анализлау, план төзергә өйрәнү, эчтәлекне сөйләү.

План төзү алымы белән  танышу.

Башкалар хисен аңлау, кайгыра белү, мәрхәмәтлелек хисләрен үстерү

25-26

Ике өлешкә бүлеп,исемнәр сайлау.

В.Монасыйповның “Куркак батыр”исемле хикәясен уку, анализлау, ике өлешкә бүлеп, исем сайлау.

Өлешләргә исем бирү.

шәхесара һәм мәдәният ара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру

27

Иҗади эш.

46нчы биттәге рәсемгә хикәя төзеп язырга.

Хикәя язу.

Мөстәкыйльлекне үстерү

28-29

Уку тизлеген тикшерү.

Уку тизлеген тикшерү.

Аңлап, дөрес һәм  йөгерек  уку  күнекмәсе  булу.

Эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру

30-31

Автор теләге(идея).

Мәкальләрдә, табышмакларда автор теләге белән танышу, табу ысулын өйрәнү.З.Нуриның “Өйдә юк”шигырен уку, анализлау, автор теләген табу.

Автор теләген таба белү.

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

32-36

Әсәрне өлешләп уку.Өстәлгән яңа катнашучыларны табу.

Э.Фарджонның “Карамарыдагы ишәк” исемле хикәясен уку, анализлау, эчтәлекне сөйләү.

Яңа катнашучыларны табу, бәя бирү, автор теләген табу.

Башкалар хисен аңлау, кайгыра белү, мәрхәмәтлелек хисләрен үстерү

37-38

Шигырьне строфалап уку.

Х.Туфанның  “Сеңлем ак каен” исемле шигырен строфалап уку һәм анализлау.

Өлешләргә бүлү, исем бирү, автор теләген таба белү.

шәхесара һәм мәдәният ара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру

39-40

Әсәрнең эчтәлеген бирү өчен план төзү.

А.Пушкинның “Балыкчы һәм балык турында әкият”ен уку, анализлау, план төзү, эчтәлеген сөйләү.

План төзү.

Укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү.

41-42

Автор мәкальләренең үзенчәлеге.

Мәкальләрне уку,авторның теләген табу.

Мәкальләрне үз сүзләре белән аңлату.

Укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү

43-44

Әсәрдәге катнашучы роленә керү.

Р.Вәлиеваның  “Моңсу бәйрәм” исемле шигырен уку, анализлау, лирик геройның хисләрен һәм теләген әйтү.

Лирик геройның хисләрен, теләген табу.

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

45-46

Автор көлүенең мәгънәсен аңлау.

Юмор, сатира әсәрләре белән танышу. Көлкенең килеп чыгу тарихын аңлату.

Көлкенең ничек туы турында белү.

Эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру

47-48

Катнашучының сыйфатыннан көлү.

“Җир яралу” мифын уку, үрдәк батырлыгыннан көлү, мәгънәсен аңлату.

Автор көлүенең  мәгънәсен аңлау.

Укуга карата кызыксыну уяту

49-50

Әсәрдә көләрлек урынны табу.

“Җил иясе”, “Тургай һәм Кояш” мифларын уку, көләрлек урыннарны табу, миф сүзенең мәгънәсе белән танышу.

Автор көлүен табу, аңлату.

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

51-52

Көлке ничек халык авыз иҗатына килеп кергән.

Халык иҗат иткән көлке вакыйгалар белән танышу, “Карт белән карчык” әкиятен уку, көләрлек урынны табу, аңлату.

Автор көлүен табу,аңлату.

Укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү.

53-54

Әдәби әсәрләрдәге көлке.

Г.Тукай иҗаты белән танышу, “Әтәч илә Энҗе бөртеге”, “Көзге һәм Маймыл” мәсәлләрен уку, анализлау.И. Крылов  мәсәлләре  турында  белешмә, чагыштыру.

Язучылар иҗатында көләрлек урыннарны табу,аңлату.

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

55

Әсәрдә автор көлүе.

Г.Тукайның  “Кәҗә белән Сарык” хикәясен уку,анализлау, көлдерә торган урынны табу, мәгънәсен аңлату, эчтәлеген сөйләү.

Әсәрдә автор көлүен таба белү.

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

56-57

Көлү уйлап табу.

Л.Лерон. “Юрисүричүп”, Ш.Галиев “Тагын бер рәхмәт” шигырен уку, анализлау, автор көлүен табу.

Автор  көлүен  таба  белү  һәм  аның  теләген  аңлата  белү.        

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

58-59

Автор көлүенең  мәгънәсен  табу.

Француз  язучысы турында  кереш  сүз.Антуан  де Сент-Экзюпери.”Нәни  принц” әсәрен  уку,анализлау,автор  көлүен  табу, мәгънәсен аңлату.

Автор  көлүенә  аңлатма  бирә  белү.

Эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру

60

Автор  көлгән катнашучыга  бәя  бирү.

“Табигать хаклы”мәсәлен уку,малайның уен ике  өлешкә  бүлү,  малайга  бәя  бирү.                       Ф.  Әмирханның  ”Җәй  матурлыгы” хикәясендә  шаярып-көлеп сөйләшкән  урыннарны  табу,вакыйганы   дәвам  итү.

Автор  көлүен  таба    һәм  аның  теләген  аңлата, автор   көлгән  катнашучыга бәя  бирә  белү.        

Укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү.

61

“Мәгънә” төшенчәсен  ачу.

Керешне  уку, эчтәлеген  сөйләү. Мәгънә  төшенчәсен  аңлату, предмет+ мәгънә бәйләнеше тудырган образның иң  гади  өлгеләре белән  танышу.

“Мәгънә” төшенчәсен  аңлата  белү.

Башкалар хисен аңлау, кайгыра белү, мәрхәмәтлелек хисләрен үстерү

62

Чын  вакыйга  ни ул?  

“Бай  әтәч,  Ярлы  әтәч”мифы  белән  танышу.Әтәчләр  вакыйгасының  мәгънәсен  таптыру.

Мифларга  мәгънә  килеп  керүен  күрә  белү.Миф  авторларының         “ Ачу  хисенә ирек  бирмәгез ! “ дигән  теләкләрен истә  калдыру

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

63

Әсәрдә  хайваннар   сөйләшүе.

Автор белән  танышу. Павел Бажовның  “Көмеш  тояк”әкиятен  ике  вакыйга  итеп  өзеп  укыту. Эчтәлеген  сөйләтү.Автор  теләген  табу.

Авторның  теләген,  темасын,  ул  куйган проблеманы  таба  белү.

Эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру

65

Хикәяттә  миф  вакыйгасы.

118нче  биттәге   биремнәрне  үтәү.Картка,  Бүләккызга,  песигә  бәя   бирү.Миф  вакыйгасы –асылташлар  кәҗә  тәкәсенең  тояк  астыннан сибелә

Авторның  теләген,  темасын,  ул  куйган проблеманы  таба  белү. Әсәрләрдә  миф   вакыйгасын күрә  белү.

Укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү.

66

Кош-корт, предметлар  сөйләшүенең  тәрбияви  роле.

Ф. Тарханова. “Кышкы  төн” шигырен  уку.Лирик геройның  матурлыкка  соклану  мәгънәсен  ачыклау.

Кош-корт, предметлар  сөйләшүеннән  тәрбияви моментларны  таба  белү.

Башкалар хисен аңлау, кайгыра белү, мәрхәмәтлелек хисләрен үстерү

67

Әсәр өлешен  бер җөмлә  белән  бирү.

Фәнни  текст  белән  танышу.Ә.Еникинең ”Ипекәй” хикәясен  өлешләргә  бүлеп  уку, исем  кушу.

Әсәр өлешен  бер җөмлә  белән  әйтеп  бирә  белү.

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

68

Әсәрдә  сүз  көче.

И.Туктарның   “Борын” хикәясендә  борын  күтәрелү  һәм  борын  төшүнең  мәгънәләрен  таптыру.Автор  теләген  әйтү.

  Сүзнең  зур  көчкә ия  булуын  аңлау.

“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”,төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу

69

Арттыру  алымы.

Арттыру  алымы  белән  танышу.Керешне  уку, эчтәлеген  сөйләү.”Надан  юлбашчы”  мифында арттыру  алымын  табу.

Арттыру  алымын  тану.

Укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру

70-71

Арттыру  алымы әкиятләрдә.

Кытай  республикасы, аның  табигате, халкы турында  белешмә.”Каракош һәм чүл”әкиятен  уку,анализлау. Әкиятне план буенча дәвам итү. Арттыру  алымын , автор  салган  мәгънәне әйтү.

Арттыру  алымын  куллана белү.

Эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру

72-73

Әсәрне  бер  кат  укып, вакыйгаларны  хәтерләү  алымы.

Э. Распе.”Төз  атылган  ядрә” әсәрен  уку, әсәр сюжетын  сөйләтү.Арттыру  алымын табу.

Әсәрне  игътибар  белән  уку  күнекмәсе.

Башкалар хисен аңлау, кайгыра белү, мәрхәмәтлелек хисләрен үстерү

74-75

Әсәрдә  арттырылган  урынны  табу.

Б.Рәхмәт “Курчак  батыр” әсәрендә  арттырылган  урыннарны  табу.

Арттыру  алымын  тану  һәм  куллана белү.

Укуга карата кызыксыну уяту

76-77

Әсәрне дәвам  итү.

Н.  Носов  иҗаты   белән  таныштыру.”Мишка  пешергән  ботка”хикәясен  уку, анализлау.

Әсәрне   мөмкин  кадәр  кызыграк  итеп    дәвам  итә   белү.

“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”,төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу

78

Әсәрне уку,  өлешләргә   бүлеп  план  төзи  бару.

Италия  язучысы  турында  белешмә.Д.Родариның “Джельсомино  ялганчылар  илендә”әсәрен  өлешләп уку,сөйләр  өчен  план  төзү, эчтәлеген  сөйләү.Авторның  арттырып   сөйләгән  вакыйгаларын  табу.

Әсәрне   аңлап уку,  өлешләргә   бүлеп  план  төзи ,  үз  сүзләре  белән сөйли  белү.

Эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру

79-80

Кузгалу, күчү,гамәл,вакыйга  төшенчәләре.

Кузгалу, күчү, гамәл, вакыйга  төшенчәләре  белән танышу .Керешне уку ,анализлау,сөйләү.

Яңа  төшенчәләрне  мисаллар  белән  аңлата  белү.

Башкалар хисен аңлау, кайгыра белү, мәрхәмәтлелек хисләрен үстерү

81-82

Кереш өлештә катнашучыларны табу.

“Туганнар  мәхәббәте “ мәзәген  уку,өлешләргә  бүлү.катнашучыларны  табу.

Кереш өлештә катнашучыларны таба,  аларны  бәяли  белү.

Татар

83-84

Охшаш  вакыйгаларның каршылык тудыруы.

Җәүдәт  Дәрзаман.”Ике  бәти”шигырен уку,анализлау.Охшаш  вакыйгаларны  табу.Аларның әсәрдә  каршылык  тудыруын  аңлату.

Охшаш  вакыйгаларны,  алар арасындагы  каршылыкны  таба  белү.

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

85-90

Озын  әсәрне ике  өлешкә  бүлү.

Бертуган  Гриммнар. ”Тукрансакал”  әкиятен  уку,өлешләргә  бүлү, кабатланган  вакыйгаларны  берләштерү,анализлау.

Әсәргә анализ  ясау  гамәлләрен  белү.

Башкалар хисен аңлау, кайгыра белү, мәрхәмәтлелек хисләрен үстерү

91-92

Иҗади эш.

Тышлык  эчендәге  рәсемнәргә  карап  сочинение  язу.

Рәсемдә чагылдырылган күренешне грамоталы итеп язмача ачып бирү күнекмәсе булу.

Эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру

93-102

Хрестоматияне куллану.

Әсәрләрне  мөстәкыйль уку,  катнашучыларны табу, өлешләргә  бүлү,план  төзү,охшаш  вакыйгаларны, каршылыкларны  тану, эчтәлеген  сөйләү.  

Әсәр  белән  мөстәкыйль эшли  белү.

“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”,төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу

103-105

Уку тизлеген тикшерү. Йомгаклау.

Уку тизлеген тикшерү.

Аңлап, дөрес һәм  йөгерек  уку  күнекмәсе  булу.

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

Әдәби укудан эш программасы, 1 сыйныф.( ФГОС "Перспектив башлангыч мәктәп" )...

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы ТРМәгариф министрлыгы тарафыннан расланган«Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә үрнәк укыту программасы»на ...

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан   эш программасы...

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы (татар төркемнәре өчен)....

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы (татар төркемнәре өчен)...

1 сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

1  сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....

Гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы

Гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде: -   башлангыч гомуми белем бирүнең  Федераль дәүләт белем станда...