татар теленнән эш программасы 1 класс рус төркеме
рабочая программа (1 класс) по теме

1 сыйныфның рус төркеме өчен эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_klass_-_kopiya.doc208 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

Программа  ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телендә сөйләшүче татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (Казан: Мәгариф, 2010) һәм 1 нче сыйныф өчен И.Л.Литвинов,  Э.Р.Садыкова, Л.И.Гарипова тарафыннан эшләнгән “Татар теле” дәреслеге (Казан: Мәгариф, 2009), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы

      Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, тематик планнан, календарь-тематик планнан. Һәр дәрескә милли-региональ компонент кертелгән.

Эш программасының эчтәлеге

Рус телендә сѳйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары

  • татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
  • татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
  • программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
  • карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  • тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;
  • фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырырга өйрәтү;
  • татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
  • халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Тәкъдим ителә торган программада лексик, грамматик, фонетик минимумнар телнең фәнни системасына нигезләнеп бирелде һәм аларның үзара тыгыз бәйләнешенә таянып төзелде. Беренче сыйныфта язма сөйләмгә караганда телдән сөйләшергә күбрәк игьтибар бирелде . Программа тыңлап аңлау, сөйләү, сөйләшү күнекмәләрен формалаштыруны күз алдында тота. “Телдән әзерлек чоры” программасы үтәлгәннән соң “Татар теле” һәм “Уку” программалары башлана.

Телдән әзерлек чоры бурычлары:

  • балаларны татар авазларын, иҗекләрне, сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес әйтергә өйрәтү;
  • билгеле бер темалар буенча аралашу өчен кирәк булган сүзләрнең грамматик формаларын дөрес кулланырга күнектерү;
  • исәнләшү, саубуллашу;танышу, сораштыру; раслау һәм инкяр итү, кабатлап сорау һәм башка җөмлә калыпларын гамәли үзләштерү;
  • укучыларга татар теле аша татар халкының яшәеше,мәдәнияте, сәнгате, гореф-гәдатләре,  бәйрәмнәре турында башлангыч мәгълүмат бирү;
  • укытучы һәм укучы, укучы белән укучы арасында дамими рәвештә аралашу оештырып, дәресләрне телдән алып бару;
  • укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, телгә кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт уяту;
  •  тыңлап аңлау, сөйләү һәм сөйләшү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыру өчен кирәк булган психофизиологик функцияләрне үстерү.

Телдән әзерлек чоры программасы укучыларның сөйләм эшчәнлеген оештыруга юнәлтелә. Бу чорда татар теленең әйтелеш нормалары үзләштерелә : авазлар – сүзләр аша, сүзләр җөмләләр аша истә калдырыла, моның өчен һәр дәрестә күп санлы сөйләм күнегүләре башкарыла. Беренче дәресләрдән ук балалар татарча исәнләшергә, сыйныф бүлмәсендәге әйберләрне атарга, рәсемнәр буенча сорау-җавап репликаларын дөрес кулланырга, укытучының сорауларына күмәк рәвештә һәм аерым җавап бирергә өйрәнәләр. Моның белән беррәттән һәр дәрес укучыларның тыңлап аңлау, диалог һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелә. Балалар сорау һәм җавап репликалары кулланып, микродиалоглар төзергә, өйрәнелгән җөмлә калыпларына нигезләнеп, кечкенә хәбәрләмә төзергә күнегәләр. Шулай итеп, укучының татар теле системасы белән куллануда үз тәҗрибәсе барлыкка килә.

Программа , беренчедән, рус телле балаларда лингвистик компетенция булдыруны күз алдында тота, чөнки алар өйрәнелә торган телнең фонетик, лексик, грамматик күренешләрен гамәли үзләштереп, сөйләмдә кулланырга күнегәләр; икенчедән, аларның коммуникатив компетенциясе үсешен күрсәтә, чөнки татар теле сөйләшү-аңлашу чарасы буларак укытыла. Барлык лингвистик күренешләр укучыларны туган теле-рус теле белән чагыштырылып өйрәтелә. Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп өйрәнүләрен яралашуны хәтерләтүче ситуатив күнегүләр аша тәэмин итү сорала. Бу чит тел өйрәнүдә төп таләпләрнең берсе. Шулай ук бер үк материал , грамматик категория системалы рәвештә кабатланып барыла.

Телдән әзерлек чорында укучыларны татар теленең үзенчәлекле авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтүгә зур игътибар ителә. Татар теленең сузыклар һәм тартыклар системасы рус теле вариантларыннан нык аерылып тора. Шул сәбәптән, һәр дәрестә орфоэпия күнегүләренә зур урын куела.

Телдән әзерлек чоры ахырында укучыларның белем һәм күнекмәләренә куелган таләпләр:

Түбәндәге бәйләнешләр турында кузаллау:

  • сөйләмнең максаты, адресаты, урыны һәм формасы арасындагы бәйләнеш;
  • телдән сөйләмнең максаты һәм сөйләмнең чаралары (сүз белән һәм сүзсез) арасындагы бәйләнеш;
  • тел һәм сөйләм күренешләре арасындагы бәйләнеш.

Гомуми белем осталыклары булдыру:

  • мәктәптә, сыйныфта, олылар һәм кечкенә балалар белән сөйләшү кагыйдәләре, сөйләм культурасы булдыру;
  • аралашу вакытында әңгәмәдәшнең фикерен тыңлау, үз фикереңне адекват рәвештә бирелгә сорауны тыңлап, аңа җавап бирү;

-    дәреслек белән эшләргә өйрәнү.

Белергә тиешле тел күренешләре:

  • 200 гә якын лексик берәмлек;
  • сузык һәм тартык авазларның билгеләре;
  • сузык авазларның билгеләре: калын һәм нечкә әйтелешле авазлар;
  • татар теленә хас булган үзенчәлекле тартык авазлар;
  • сүз басымы;
  • җөмлә һәм сүзләрнең җөмләдә урнашылу тәртибе.

Грамматик минимумны гамәли үзләштерү:

  • төрле ситуациягә караган сүзләрне актив үзләштерү һәм аларны дөрес, аңлаешлы итеп әйтү;

 -    татар теленә генә хас булган авазларны ишетү, тану һәм дөрес әйтү;

  • сүзләрдә , сорау алмашлыкларында, сүздә юклык кушымчасы булганда басым куя белү.
  • исемнәрне берлек һәм күплек санда дөрес әйтү;
  • исемнәргә кем?нәрсә? сорауларын кую;
  • исемнәргә -ныке-неке кушымчаларын ялгап, аларны сөйләмдә дөрес куллану;
  • исемнәрне урын-вакыт, чыгыш, юнәлеш килешләрендә дөрес әйтү; исемнәрдә сан, килеш кушымчаларының ялгану тәртибен истә калдыру;

-     баш килештәге зат алмашлыклары белән җөмлә төзергә өйрәтү;
- сорау алмашлыкларын кулланып, сөйләм оештыру;

  • сыйфат + исем төзелмәләрен дөрес куллану;
  • микъдар һәм тәртип саннарын дөрес әйтү, сан+исем төзелмәләрен сөйләмдә дөрес куллану;
  • белән, турында бәйлекләренең исем белән кулланылышын үзләштерү;
  • хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерә белү;
  • күп, аз  рәвешләрен сөйләмдә куллану;
  • татар һәм рус җөмләләрендәге сүз тәртибен чагыштыру;
  • хикәя һәм сорау җөмләләрне дөрес кулланып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыру.

Татар теле.

Телдән әзерлек чорында үзләштерелгән лексик-грамматик материал һәм сөйләм үрнәләренә нигезләнеп , “Татар теле” программасы төзелә. Әлеге программада татар сөйләменең фонетик-арфоэпик нигезләре салына : аваз-хәреф мөнәсәбәтләре ачыклана, системалы һәм эзлекле рәвештә татар теленә хас булган үзенчәлекле авазларны белдергән хәрефләрне дөрес итеп укырга һәм язарга өйрәтелә, әйтелеш берәмлекләре буларак иҗек калыплары, хикәяләү һәм сорау интонациясе, сүз басымы, логик басым ,сөйләм үрнәкләре уку һәм язу аша ныгатыла, укучыларның белем һәм күнекмәләре камилләштерелә.

Программаның төп өлешендә тел һәм сөйләм турындагы мәгълүматлар сүз, җөмлә бәйләнеше системалаштырыла, аларның билгеләре күзәтелә һәм чагыштырылып өйрәтелә. Беренче сыйныф укучылары сүзнең морфологик формалары һәм сүз ясалышы ысуллары белән танышалар; терминнарны атамыйча гына , мәгънәләре ягыннан якын, капма-каршы яки әйтелешләре охшаш сүзләргә күзәтү ясыйлар; сүзнең мәгънәсе белән формасы арасындагы бәйләнешне күрергә өйрәнәләр.

1 нче сыйныта татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гәмали максат, ягъни, телне аралашу чарасы буларак үзләштерү. Шулай ук язу кагыйдәләре дә өйрәнелә.

Беренче сыйныф ахырында укучылар белергә тиешле тел күренешләре:

  • татар алфавитының авазлары һәм хәрефләре, аларның үзенчәлекләре;
  • татар теленә хас хәрефләрнең язылышы һәм әйтелеше;
  • калын һәм нечкә әйтелешле сузык авазны белдергән хәрефләр;
  • яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны белдергән хәрефләр;
  • транскрипция;
  • сүзләрне иҗекләргә бүлеп, юлдан юлга күчерү кагыйдәләре.

Укучылар үзләштерергә тиешле күнекмәләр:

  • имитация һәм кабатлаулар аша үзенчәлекле авазларның сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтелешен үзләштерү, аларны таный белү;
  • транскрипцион билгеләрне укый һәм куллана белү;
  • калын сузык авазларны белдергән а, о, у, ы һәм нечкә авазларны белдергән ә, ө,ү,е (э), и хәрефләренә карап, сүзләрнең калын яки нечкә әйтелешен гомуми үзләштерү һәм сингармонизм законын аңлау;
  • озын һәм кыска, иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтү;
  • сүзләрдә һәм төрле грамматик формаларда басымны дөрес куеп уку;
  • татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу;
  • сүзләрне иҗекләргә дөрес итеп бүлеп, юлдан юлга күчереп яза белү;
  • ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язу;
  • җөмләне баш хәрефтән башлап, ахырында нокта, сорау яки өндәү билгесе куеп язу;
  • актив үзләштерелгән сүзләрне, кыска җөмләләрне күчереп язу;
  • иптәшенә язу калдыру, бәйрәмнәргә, уенга чакыру яки котлау язу, үзе турында кечкенә белешмә язу.

Гомуми белем, осталык, күнекмәләр һәм эш ысуллары булдыру:

  • интелектуаль (чагыштыру, классификацияләү, анализлаштыру, гомумимләштерү);
  • танып-белү осталыгы, акыл эшчәнлеге( укырга мотивация , логик фикерләү сәләте, сөйләм культурасы, мөстәкыйль эш күнекмәләре, иҗади якин килү, куелган максатны кабул итү,эзлекле рәвештә әзерләнүләр алып бару, шуңа бәйле яңа максат кую һәм тормышка ашыру);
  • оештыру күнекмәләре (әңгәмәдәш белән бердәм эш оештыру, үз эшеңне дөрес планлаштыру).

Белем бирү эчтәлеге

Тыңлап аңлау.  Укытучының дәрес үткәрү белән бәйле күрсәтмәләрен, сорауларын аңлап бару; сыйныфташларының сөйләмен ишетеп аңлау; тыңлаган сүзләрнең,  сүзтезмә, җөмлә, кечкенә текстларның эчтәлегенә тулысынча төшенү.

Диалогик һәм монологик сөйләм. Лексик тема буенча сорау-җавап репликаларын истә калдыру; укытучының  сорауларына җавап бирә алу һәм сораулар куя белү; үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку һәм сөйләү; лексик темага караган сүзләрне кулланып ,предметларны, әйберләрне атый белү; дүрт җөмләдән дә ким булмаган хикәя төзеп сөйләү.

Уку . татар алфавиты хәрефләрен таный белү һәм алар белдергән авазларның әйтелешен гамәли үзләштерү; дөрес һәм сәнгатьле итеп укый белү; укыганның эчтәлегенә төшенеп бару; кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.

Язу. Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес яза белү; актив үзләштерелгән сүзләрне, кыска җөмләләрне күчереп язу әйтелеше белән белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне ишетеп яза белү; җөмләне баш хәреф белән башлап, ахрында нокта, өндәү яки сорау билгесе куеп язу.

Укучылырның белем һәм күнекмәләрен бәяләү.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшерү эшләренең күләме:

1.Диалогик сөйләм – 3 реплика;

2. Монологик сөйләм – 4 җөмлә;

3.Уку (сүзләр саны) – 20 сүз;

4. Язу (күчереп язу) – 1-2 җөмлә.

  Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү:

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела

Язма эшләрне бәяләү:

1 нче сыйныфта балалар баш һәм юл хәрефләрен,  кыска сүзләрне һәм җөмләләрне күчереп язарга тиеш. Укучыларның язу күнекмәләрен тикшергәндә шуны истә тотарга кирәк :1 нче сыйныфта – 1 юл.

Укыту-методик комплекты.

И.Л. Литвинов, Э.Р. Садыкова, Л.И. Гарипова “Обучение русскоязычных учащихся татарскому языку” – 1 класс;

“Мой первый татарский словарь”;

С.Г. Вәгыйзов “Матур язу дәресләре”;
Ф.С. Сафиуллина. Татарский язык в диалогах. Казан. “Мәгариф”;

Ч.М.Харисова. Орфоэпические упражнения по тат. языку для начинающих классов русских школ. Казан;

Р.К. Шаехова. Раз-словечко, два-словечко. Школа. Казань.

Ч.М. Харисова. Тренировачные упражнения по обучению татарскому произношению. “Мәгариф” нәшрияты;

Ч.М.Харисова, Ф.Ф.Харисов. Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел. Казан. Тарих, 2000.

Татар теленнән тематик план.

Сыйныф : 1 б, г,д сыйныфлары.

Укытучы : Ахтямова Гөлназ Мингалиевна.

Сәгать саны: 102 сәгать.

Барысы атнага :3 сәгать.

Телдән әзерлек чоры-36  сәгать.

Тематик план Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән  “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус балалары өчен)” нигезендә төзелде.

 Дәреслек: И.Л. Литвинов. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дуртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен). Казан. Мәгариф , 2008.

1 б  сыйнында татар теле дәресләренең календарь-тематик планы

Т/с

Дәреснең темасы

Сәг.

саны

Дә-

рес

төре

Укучыларның эшчәнлеге төрләре

Көтелгән

нәтиҗә

Үткәрү вакыты

пл.

факт

I нче чирек. Тема: Фигыльләрсез килгән раслау, сорау һәм инкарь җөмләләр.

1

Бу/кем/нәрсә сораулары. А авазы

1

яңа тема

Микродиалоглар төзү. Яңа күнекмәләр.

өйрәнгән сүзләр ярдәмендә бу/кем/нәрсә сорауларына җавап бирергә өйрәнү. А авазы

2

Бу/кем/нәрсә сораулары. Ә авазы

1

яңа тема

Микродиалоглар төзү. Яңа күнекмәләр.

өйрәнгән сүзләр ярдәмендә бу/кем/нәрсә сорауларына җавап бирергә өйрәнү. Ә авазы

3

Бу/кем/нәрсә сораулары. Э авазы

1

яңа тема

Микродиалоглар дөрес язу күнекмәләре.

өйрәнгән сүзләр ярдәмендә бу/кем/нәрсә сорауларына җавап бирергә өйрәнү. Э авазы

4

Бу/кем/нәрсә сораулары.

1

кат-

наш

Тәрҗемә эше. Дидактик уен.

өйрәнгән сүзләр ярдәмендә бу/кем/нәрсә сорауларына җавап бирергә өйрәнү.

5

Бу/кем/нәрсә/ нинди сораулары. [къ]авазы

1

кат-

наш

Микродиалоглар төзү. Тәрҗемә итү.

өйрәнгән сүзләр ярдәмендә бу/кем/нәрсә сорауларына җавап бирергә өйрәнү. [къ] авазы

6

Бу/кем/нәрсә сораулары. [ы] авазы

1

кат-

наш

Яңа сүзләрне кабатлау. Язу күнекмәләрен ныгыту.

өйрәнгән сүзләр ярдәмендә бу/кем/нәрсә сорауларына җавап бирергә өйрәнү.

[ы]авазы

7

Сорау һәм раслау җөмләләр. Ү авазы

1

яңа тема

Рәсемнәр буенча эш. Тәрҗемә итү. Җөмләләрне ишетеп аңлау.

Сорау һәм раслау җөмләләрне дөрес төзү. Ү авазы

8

Сорау һәм раслау җөмләләр

1

кат-

наш

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллану. Микродиалоглар

Сорау һәм раслау җөмләләрне дөрес төзү

9

Сорау һәм раслау җөмләләр. Ң авазы

1

яңа тема

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллану. Микродиалоглар төзү. Язу күнекмәләре.

Сорау һәм раслау җөмләләрне дөрес төзү. Ң авазы

10

Берлек сандагы зат алмашлыклары.Ө авазы.

1

яңа тема

Текстны ишетеп аңлау. Дидатик уен. Ө хәрефен язу.

Баш килештәге зат алмашлык. аңлату. Ө авазын дөрес әйтү

11

Берлек сандагы зат алмашлыклары. Җ авазы

1

яңа тема

Микродиалоглар төзү. Сөйләм телен үстерү. Җ хәрефен язу.

Баш килештәге зат алмашлык. аңлату. Җ авазы белән таныштыру

12

Исемнең күплек саны [о] авазы

1

яңа тема

Тәрҗемә итү. Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү. К, И хәрефләрен язу.

Исемнәрнең күплек санын дөрес ясау, сөйләмдә куллану, саннарны кабатлау. [о] авазы белән таныштыру

13

Исемнең күплек саны

1

кат-

наш

Тәрҗемә итү. Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү. К, И хәрефләрен язу.

Исемнәрнең күплек санын дөрес ясау

14

Күплек сандагы зат алмашлыклары [w] авазы

1

яңа тема

Монолог төзү. Текстны ишетеп аңлау

Күплек сан кушымчаларын дөрес ялгау [w] авазы белән таныштыру

15-16

Күплек сандагы зат алмашлыклары. Ничә? Соравы.

2

яңа тема

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү. Тәрҗемә итү. Язу күнекмәләре.

Ничә? Соравы белән таныштыру. Ничә? Соравына җавап бирергә өйрәнү.

Тема: Тартым кушымчалары.

17

1 зат берлек сандагы тартым кушымчалары

1

яңа тема

Схема ярдәмендә күнегүләр эшләү. Язу күнекмәләре

Исемнәргә тартым кушымчаларын дөрес ялгау , сөйләмдә дөрес куллану

18

-к, -п га тәмамланган исемнәрдә 1 нче зат берлек сан тартым кушымчалары.

1

яңа тема

Күнегүләр эшләү. Микродиалоглар төзү.

Исемнәргә тартым кушымчаларын дөрес ялгау , сөйләмдә дөрес куллану

19

Барлык төр исемнәрдә 1 нче зат б.с тартым кушымчалары

1

яңа тема

Уку күнекмәләре. Гаилә темасына монолог төзү. Рәсемнәр буенча эш

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

20

II зат берлек сандагы тартым кушымчалары(синең)

1

яңа тема

Яңа сүзләрне сөйләмгә кертү. Микродиалоглар төзү. Схема буенча сүзтезмәләр төзү

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

21

II зат берлек сандагы тартым кушымчалары

1

кат-

наш

Яңа сүзләрне сөйләмгә кертү. Микродиалоглар төзү. Схема буенча сүзтезмәләр төзү

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

22

I һәм II берлек сандагы тартым кушымчалары

1

кат-

наш

Схема буенча сүзтезмәләр төзү. Сораулар төзү һәм җавап бирү

Хикәя , сорау җөмлә калыпларын дөрес кулланырга өйрәнү

23-24-

I һәм II берлек сандагы тартым кушымчалары

2

Бел.

сист.

Сорауларга җавап бирү. Тәрҗемә итү. Схема ярдәмендә җөмләләр төзү

Хикәя , сорау җөмлә калыпларын дөрес кулланырга өйрәнү

25

III зат берлек сандагы тартым алмашлыклары (аның)

1

яңа тема

Тәрҗемә итү. әңгәмә. Җөмләләрне төзү

Аның алмашлыгы белән таныштыру

II нче чирек.

26

I, II һәм III зат берлек сандагы зат алмашлыклары

1

кат-

наш

Сорау җөмләләр төзү.Язу күнекмәләре. Санамыш өйрәнү. Диалог төзү.

Татар телендәге авазларны дөрес әйтергә һәм татар хәрефләрен дөрес укырга өйрәтү.

27

III зат берлек сандагы тартым алмашлыклары (аның)

1

кат-

наш

Сорау җөмләләр төзү тәрҗемә итү. Диалог төзү.

Сөйләм телен үстерү. Сорау җөмләләр төзи белү

28

III зат берлек сандагы тартым алмашлыклары (аның)

1

кат-

наш

Уку. Язу күнекмәләре. Сорауларга җаваплар. Схема буенча сүзтезмәләр.

Дөрес язу күнекмәләре булдыру

29

III зат берлек сандагы тартым алмашлыклары

1

кат-

наш

Гаилә темасы буенча сөйләшү. Схема ярдәмендә күнегүләр үтәү.

Аның алмашлыгын куллану

30-31

I, II һәм III зат берлек сандагы тартым алмашлыклары

2

яңа тема

Схема буенча сүзтезмләр төзү.

Тартым алмашлыкларын дөрес куллану

Тема: Фигыльнең раслау һәм сорау формасы I , II һәм III зат берлек сандагы фигыльләр.

32

III зат берлек сандагы фигыльләр.

1

яңа тема

Микродиалоглар төзү. Язу күнекмәләре. Тәрҗемә эше

Х.з хикәя фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат һәм сан белән төрләндерү.

33

III зат берлек сандагы фигыльләр.

1

кат-

наш

Уку. Тәрҗемә эше. Сорауларга җавап

Х.з хикәя фигыльне сөйләмдә куллануга ирешү

34

III зат берлек сандагы фигыльләр.

1

бел.

сист.

Сораулар төзү. Тәрҗемә эше. Язу күнекмәләре

Татар хәрефләрен язу күнекмәләрен булдыру

35-36

III зат берлек сандагы фигыльләр.

2

бел.

сист.

Уку. Тәрҗемә эше. Дидатик уен.

Татар хәрефләрен дөрес уку

37

III зат берлек сандагы фигыльләр.

1

кат-

наш

Сорауларга җаваплар. Тизәйткеч өйрәнү.

Тизәйткечне дөрес һәм тиз әйтергә өйрәнү

38-39

III зат берлек сандагы фигыльләр.

2

бел.

сист.

Тәрҗемә эше. Ребус чишү. Язу күнекмәләре.

Татар теленә кызыксыну уяту. Татар хәрефләрен дөрес язу

40-41

I  III зат берлек сандагы фигыльләр.

2

яңа тема

Тәрҗемә эше. Уку. Табышмаклар чишү. Тизәйткечләр өйрәнү.

Тәрҗемә итү күнекмәләре

42-43

I , II һәм III зат берлек сандагы фигыльләр.

2

яңа тема

Уку. Тәрҗемә итү. Язу күнекмәләре. Дидактик уен.

Х.з хикәя фигыльне сөйләмдә куллануга ирешү

44

I , II һәм III зат берлек сандагы фигыльләр.

1

кат-

наш

Уку. Тәрҗемә эше. Тизәйткеч өйрәнү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

45

I , II берлек сандагы һәм III зат күплек сандагы фигыльләр.

1

яңа тема

Уку. Тәрҗемә эше. Сорауларга җаваплар.

Тәрҗемә итү күнекмәләрен булдыру

III нче чирек-27 сәг.

46

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр һәм фигыльләр.

1

яңа тема

Уку. Тәрҗемә эше. Сораулар төзү

Сорау җөмләләр төзү

47

I , II берлек сандагы һәм III зат күплек сандагы фигыльләр.

1

яңа тема

Тәрҗемә эше. Сорауларга җаваплар. Монолог төзү.

Дөрес итеп уку. күплек сандагы фигыльләрне дөрес куллану  

48

I , II берлек сандагы һәм III зат күплек сандагы фигыльләр.

1

бел.

сист.

Уку. Сорауларга җаваплар. Тәрҗемә эше. Язу күнекмәләре.

Дөрес язу күнекмәләрен белдерү

Тема: Исемнәрне юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт  килешендә куллану

49

Исемнәрнең урын-вакыт килеше

1

яңа тема

Схема буенча сүзтезмәләр төзү. Тәрҗемә эше.

Исемнәрнең урын-вакыт килеше белән таныштыру

50

Исемнәрнең урын-вакыт килеше

1

кат-

наш

Уку. Тәрҗемә эше язу күнекмәләре

Исемнәрдә сан, килеш кушымчаларының ялгану тәртибен истә калдыру.

51

Исемнәрнең урын-вакыт килеше

1

бел.

сист.

Уку. Тәрҗемә эше. Сорауларга җаваплар.

Дөрес уку күнекмәләрен булдыру

52

Исемнәрнең урын-вакыт килеше

1

кат-

наш

Кайда? Соравына җавап бирү. Табышмак чишү. Язу күнекмәләре

Кайда? Соравына дөрес җавап бирү. Сорауны аңлау

53

Исемнәрнең урын-вакыт килеше

1

кат-

наш

Сораулар төзү. Сорауларга җаваплар. Дидактик уен

Сорау җөмләләр төзү.

54

Исемнәрнең урын-вакыт килеше

1

бел.

сист.

Уку. Тәрҗемә эше. Җөмләләр төзү. Диалог төзү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

55

Исемнәрнең урын-вакыт килеше

1

кат-

наш

Сораулар төзү. Монолог.

Сөйләм телен үстерү

56

Исемнәрнең урын-вакыт килеше

1

яңа тема

Тәрҗемә эше. Тизәйткеч өйрәнү.

Сорау җөмләләр төзү. Тизәйткечне дөрес итеп әйтә белү

57

Исемнәрнең юнәлеш килеше.

1

яңа тема

Сораулар төзү. Табышмаклар чишү

Исемнәрнең юнәлеш килешендә төрләнүен өйрәнү

58

Үткәннәрне ныгыту

1

бел.

сист.

Диалог төзү. Язу күнекмәләре.

өйрәнгән сүзләрне кабатлау  ,килеш кушымчаларын дөрес ялгау.

59

Исемнәрнең юнәлеш килеше.

1

яңа тема

Уку. Тәрҗемә эше. Схема буенча сүзтезмәләр төзү.

Исемнәрнең юнәлеш килешен дөрес куллану

60

Исемнәрнең юнәлеш килеше.

1

яңа тема

Тәрҗемә эше . Сорауларга җаваплар. Табышмаклар чишү.

Тәрҗемә итү күнекмәләре. Табышмаклар ятлау

61

Исемнәрнең юнәлеш килеше.

1

кат-

наш

Тәрҗемә эше. Язу күнекмәләре. Сораулар.

Сорау җөмләләр төзү күнекмәләре булдыру.

62

Исемнәрнең юнәлеш килеше.

1

бел.

сист.

Схема буенча җөмләләр төзү. Кроссворд чишү.

Килешләрне кабатлау, кушымчаларны дөрес ялгау

63-64

Белән бәйлеге

2

яңа тема,

кат-

наш

Сорауларга җаваплар. Тәрҗемә эше.

Белән бәйлегенең исем белән кулланылышын үзләштерү

65

Белән бәйлеге

1

яңа тема

Уку. Тәрҗемә эше. Кроссворд чишү. Язу күнекмәләре.

Белән бәйлеге белән җөмләләр төзү

66

Юнәлеш килешендәге зат алмашлыклары

1

яңа тема

Тәрҗемә эше. Схема буенча җөмләләр төзү

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру

67

Юнәлеш килешендәге зат алмашлыклары

1

кат-

наш

Уку. Тәрҗемә эше. Сорауларга җаваплар.

Тәрҗемә итү, татар хәрефләрен дөрес уку

68

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

1

бел.

сист.

Монолог төзү. Дидактик уен.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

69-70

Исемнәрнең урын-вакыт һәм юнәлеш килеше

2

бел.

сист.

Тәрҗемә эше. Язу күнекмәләре. Дид. уен

Дөрес язу күнекмәләре булдыру. Килешләрне дөрес куллану

71-72

Кабатлау

2

кат- наш,

бел.

сист.

тикшерү.

Сорауларга җаваплар. Монолог төзү. Тест үткәрү.

өйрәнгән сүзләрне кабатлау, кулланылышка кертү. Укучыларның белемләрен тикшерү.

IV чирек – 24 сәг.

73-74

Чыгыш килеше

2

яңа тема

Схема буенча сүзтезмәләр төзү. Тәрҗемә эше. Диалог төзү.

Тәрҗемә итү күнекмәләре.  Кайдан? Соравына диалогик сөйләм телен үстерү дөрес язу күнекмәләре булдыру

75

Чыгыш килеше

1

яңа тема

Уку. Схема буенча җөмләләр төзү. Сорауларга җаваплар.

Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләрнең язылышын истә калдыру

76-77

Юнәлеш килеше

2

кат-

наш

Тәрҗемә эше. Язу күнекмәләре

Юнәлеш килеше кушымчасын дөрес ясау, тәрҗемә итү күнекмәләре булдыру

78-79

Урын –вакыт һәм чыгыш килеше

2

кат-

наш

Уку күнекмәләре. Сораулар төзү

Сорау җөмләләр төзү күнекмәләре булдыру

80-81

Чыгыш, юнәлеш һәм урын-вакыт килешләре

2

кат-

наш

Тәрҗемә күнегүләре. Схема буенча җөмләләр төзү. Язу күнекмәләре

Тыңлау аңлау күнекмәләре булдыру. Дөрес язу күнекмәләре булдыру, сөйләм телен үстерү.

82-83

Чыгыш, юнәлеш һәм урын-вакыт килешендәге зат алмашлыклары

2

бел.

сист.

Тәрҗемә күнегүләре. Схема буенча җөмләләр төзү. Язу күнекмәләре

Тәрҗемә итү күнекмәләрен булдыру. Зат алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллану.

84-85

Чыгыш, юнәлеш һәм урын-вакыт килешләре

2

бел.

сист.

Тәрҗемә эше. Дидатик уен.

Килеш кушымчаларын дөрес ялгау һәм куллану

86-87

Чыгыш, юнәлеш һәм урын-вакыт килешендәге исемнәр.

2

кат-

наш

Сорауларга җаваплар. Тәрҗемә эше. Ребус чишү

Сорауларга җавап биргәндә кушымчаларны дөрес ялгау.

88-89

Чыгыш, юнәлеш һәм урын-вакыт килешендәге исемнәр.

2

бел.

сист.

Уку. Яңа сүзләрне сөйләмгә кертү. Сораулар төзү.

Яңа сүзләрне кулланышка кертү. Сорау төмләләр төзү

90-91

Чыгыш, юнәлеш һәм урын-вакыт килешендәге исемнәр.

2

кат-

наш

Тәрҗемә эше. Диалог. Табышмаклар чишү. Язу күнекмәләре

Диалогик сөйләм телен үстерү. Табышмаклар ятлау. Сөйләм телен үстерү.

92-93-94

Боерык фигыльнең берлек һәм күплек саны

3

яңа тема

Тәрҗемә эше. Схема буенча җөмләләр төзү.

Боерык фигыльләрне берлектә һәм күплектә дөрес куллану.

95-96-97

Боерык фигыльнең берлек һәм күплек саны

3

яңа тема

Уку күнекмәләре. Тәрҗемә эше.

Сөйләм телен үстерү (эчтәлек сөйләү)

98-99

Килешләр. Мөст.эш.

2

Тик-

шерү

Тәрҗемә эше. Язу күнекмәләре.

Укучыларның белемнәрен ныгыту, кабатлау, килешләрне дөрес куллану.

100-101

Кабатлау.

2

кат-

наш

Диалог төзү. Тәрҗемә эше мәкальләр өйрәнү.

Сөйләм телен үстерү.

102

Йомгаклау

1

бел.

сист.

Диалог төзү. Тәрҗемә эше мәкальләр өйрәнү.

Сөйләм телен үстерү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф

Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

1 сыйныфта татар теленнән эш программасы

Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде....

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...

Хайдарова Р. Х. дәреслеге буенча татар теленнән эш программасы

Р. Х. Хайдарова буенча 1 нче сыйныфлар өчен эш программасы...

1 класс өчен татар теленнән эш программасы

1 класс өчен татар теленнән эш программасы. "Перспектив башлангыч мәктәп" УМК нигезләнеп төзелгән....

3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы (рус төркеме)

"Күңелле татар теле" дәреслегенә эш программасы...