1 класс өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа (1 класс) по теме

Гильфанова Райхана Раисовна

 

1 класс өчен татар теленнән эш программасы. "Перспектив башлангыч мәктәп" УМК нигезләнеп төзелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yazu.doc166.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                  АҢЛАТМА ЯЗУЫ

      Фән – техника кызу темплар белән алга барган заманда һәр укучыны мөмкин кадәр кыска вакытта һәм нәтиҗәле итеп тиз укый, тиз яза, мөстәкыйль уйлап, тиз  эшли белергә өйрәтү бүгенге көндә татар теле дәресләре алдына куелган төп максатларның берсенә әйләнде. Бары тик мөстәкыйль уйлап тиз эшли алган укучы гына дәрестәге һәр биремне үз вакытында үтәп өлгерә; югары классларда төрле фәннәрдән бирелгән белемнәрне җиңел үзләштерә, ныклы күнекмәләр алуга ирешә.

           Татар теленнән эш программасы ТРсы Мәгариф Министрлыгы тарафыннан расланган “Татар урта гомуми белем мәктәбенең 1-4нче сыйныфлары өчен”   (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2001 нче ел) программасына нигезләнеп төзелде

      Дәреслекләр:          1. Урта мәктәп  программалары. Башлангыч класс.  Казан  “Мәгариф”-2001

                                      2. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина ,Р.Р.Шәмсетдинова. Әлифба   Казан   “Мәгариф-                     Вакыт”нәшрияты—2011

                                      3. Язарга өйрәнү дәфтәре №1,№2,№3.    И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина ,Р.Р.Шәмсетдинова. Әлифба   Казан   “Мәгариф-                  Вакыт”нәшрияты—2011

Татар теле.            Эш программасы   атнага  2 сәгать исәбеннән төзелде. Барысы 66  сәгать.

Балаларны укый –яза белергә өйрәтү  ике чорга  бүленә: 1) грамотага әзерлек чоры – 4сәг.; 2) әлифба чоры – 41 сәг.;

       Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процессыннан гыйбәрәт аналитик – синтетик аваз – хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла. Аваз, хәреф — тану берәмлеге, иҗек — уку берәмлеге, сүз — аңлау берәмлеге, җөмлә — мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге (Кош оча. Балык йөзә.) икәнен гамәли аңлап, «чын уку һәм чын язу»ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешелә.

Грамотага әзерлек чоры  ике төп максатка ия:

- укучыларны гомумән уку процессын аңлап үзләштерүгә һәм аеруча уку техникасына (басма сүзне авазландыра белүгә) хәзерләү;

- язу процессын (сөйләмне язма билгеләр белән күрсәтүне) аңлап үзләштерүгә әзерләү.

Әлифба чоры түбәндәге максатларга ия:

  • балаларны укырга һәм язарга өйрәтү;
  • дөрес язу күнекмәләрен үзләштерүгә нигез салу;
  • элементар орфографик мәгълүматлар бирү;

Дәресләрне оештырганда уен элементлары кергән алымнар куллану отышлы. Интеграл дәресләр уздыру вакытны экономияләргә, дәрестә күп эш башкарыррга мөмкинлек бирә. Әлифба чорында ук укучыларны ишетеп язарга күнектерә башларга кирәк.

Әзерлек чоры (4 сәгать)

Язу гигиенасы кагыйдәләре белән таныштыру, кагыйдәләрне даими үтәү гадәте тәрбияләү. Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәклеген аңлау.

 График схемалар ярдәмендә сөйләмне — җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм авазларга таркату.

                                                                                                Әлифба чоры, яки төп чор (41 сәгать) 

Барлык баш һәм юл хәрефләренең язылышы һәм аларның тоташтыруның төп сызыклары белән таныштыру һәм каллиграфик дөрес язарга өйрәтү.Авазларны сүздә тиешле язма хәрефләр белән күрсәтү.Сүздәге хәрефләрне, аларны тоташтырган сузыкларын өзмичә ритмик язуны(ас-ос) булдыру , дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру.Башта укытучы белән иҗек –аваз  анализы ясаганнан соң, тора бара мөстәкыйль рәвештә сүзләр, җөмләләр язу.

Башта язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу. Үрнәк текст белән чагыштырып карау һәм сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне, шундый өч-дүрт сүздән торган җөмләләрне әйтеп яздыру.

             Әлифбаны (грамотага өйрәтү) бетергәндә укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • укырга – язарга өйрәтү барышында гамәли алынган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне гомумиләштерү, системалаштыру;
  • сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү;
  • язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү;
  • хәрефләрнең график яктан дөрес язылышын, сүздә аларны тоташтыру ысулларын;
  • хәрефләрне дөрестоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, кечкенә җөмләләр язу;
  • кечкенә текстларны тактадан, дәреслектән дөрес итеп (иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмыйча), сүзләп күчереп язу;
  • әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрдән төзелгән җөмләләрне ишетеп язу (диктант);
  • э,о,ө,й,е,ю,я хәрефләре, йө,йо кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу; кеше исем, фамилияләрен, хайван кушаматларын, җөмлә башындагы сүзләрне баш хәрефтән язу;
  • җөмлә ахырында нокта кую;
  • билгеле бер темага һәм рәсемнәргә карата җөмләләр уйлау;

сюжетлы рәсемнәр, балаларның күзәтүләре буенча укытучы куйган сораулар ярдәмендә телдән кечкенә хәкәяләр төзү.

Татар теле дәресләре   Әлифба курсы тәмамланганнан соң атнага 2 дәрес хисабыннан барлыгы 20 дәрес укытыла. Ул  түбәндәге таблица буенча чагылыш таба.

              Һәр тема түбәндәге эзлеклелектә өйрәтелә:

  • сөйләмне, текстны тикшереп, өйрәнеләчәк теманың әһәмияте күрсәтелә, проблема куела;
  • укучылар үзләре ачкан кагыйдәне, төшенчәне, эш алымын мөстәкыйль рәвештә әйтәләр;
  • дәреслекләргә таянып, укучылар тарафыннан ясалган ачышларга төгәллек һәм тулылык кертелә;
  • тема буенча алган белемнәрне куллануга күнегүләр үткәрелә.

1  сыйныфта ел дәвамында 2-3 юл һәм баш хәреф, 2-3 иҗек, 2-3 сүз яки 2-3 сүздән торган җөмлә әйтеп яздырыла.Ел азагында15-17 сүздән торган сүзлек текст я диктант яздырыла. Эш телдән әйтеп бәяләнә,нәтиҗәләрнең программа тәлапләренә туры килү-килмәве ачыклана.Ишетеп яки күреп язган текста хатталар саны 5 тән артмаса, эш канэгатьләнерлек дип санала.Уку елы ахырында алган белем һәм күнекмәләр контроль диктант формасында тикшерелә.

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр:

  • 1 классны тәмамлаганда, укучылар татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән  хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешергә тиеш;
  • сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;
  • сүзык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү;
  • сүздән тыш та калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү;
  • сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;
  • сүзләрне иҗекләргә бүлү;
  • җөмләләрне сүзләргә таркату;
  • баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу;
  • басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу;
  • әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый  сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу;
  • җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу;
  • телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү;
  • сыйныфта телдән җыр, шигъри куплетлар, мәзәк , әкиятләр уйлап чыгаручыларны хуплау.

 

Татар теленнән календарь-тематик  план. 1 класс

Дәрес темасы

Дә-

рес

саны

Дәрес

тибы

Универсал  уку гамәлләре

формалаштыру (УУГ)

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә

таләпләр

Контроль

төре

План

буен-ча

Факт

та

1

Кереш дәрес. “Әлифба”

дәфтәре белән, гигиена таләпләре белән таныштыру

1

Яңа тема белән

тнштыру

“Әлифба” дәфтәре белән таныштыру, дәфтәрне дөрес ку-

ярга, ручканы дөрес тотарга, дөрес ничек утырырга икәне белән таныштыру

Дәфтәрне авыш куя,ручканы дөрес тота,

дөрес утыра, дәфтәрне чиста-пөхтә  тота белергә

2

Пространствода ориетнлашу. Туры сызык язу.

1

Яңа тема белән таныштыру

Горизонталь  һәм вертикаль

юнәлешләр белән. авыш туры сызык төшенчәсе белән таныштыру

Туры сызык яза ,

юнәлешләр буенча ориентлаша белергә,

фикерләрен тулы итеп әйтә белергә

агымдагы

3

Язу сызыгы, язуның башлангыч ноктасы.Зур һәм кечкенә туры сызык.

1

Яңа тема белән

таныштыру

Кулларны өзмичә язарга, дәфтәрдә дөрес ориентлаша белергә, язуны өстән һәм астан башлый белергә өйрәтү

Хәрефләрне өзми язарга,

язу сызыгын аера белергә

агымдагы

4

Астан һәм өстән ыргаклы зур һәм кечкенә авыш туры сызык

1

Яңа тема белән таныштыру

Басма һәм язма хәрефләрне аера, астан һәм өстән ыргакклы туры сызык язарга өйрәтү

Басма һәм язма хәрефләрне аера белергә, хәреф элемнтларын дөрес яза белергә

агымдагы

5

Астан һәм өстән элмәкле туры сызык

1

Яңа тема белән таныштыру

Текстта сүзләрне урынлы кулланырга, бер- берсенә дөрес сораулар бирергә , элмәкле туры сызык язарга өйрәтү

Астан һәм өстән элмәкле туры сызык яза белергә,

Язганда дөрес утырырга

агымдагы

6

Астан һәм өстән элмәкле ярымовал

1

Яңа тема белән таныштыру

Китап буенча ориентлашырга,

шартлы билгеләрне белергә өйрәтү

Хәреф элементын дөрес

язарга, парта арасында дөрес утырырга

агымдагы

7

Астан уңга, өстән сулга

түгәрәкләп  зур һәм кечкенә туры сызыклар

1

Яңа тема белән

таныштыру

Язу элементларын язганда килеп чыккан авырлыкларны анализлау, дөрес утыру кагый-

дәләрен исә төшерү

Басма һәм язма хәреф

элементларын аера белергә,язганда дөрес

утырырга ,язу кирәк- яракларын дөрес кулланырга

агымдагы

8

Зур һәм кечкенә овал язу

1

Яңа тема белән таныштыру

Зур һәм кечкенә овал язарга өйрәтү, аның алфавит буенча хәрефләр язганда нинди роль уйнавы белән таныштыру

Зур һәм кечкенә овал

яза белергә, гигиена таләпләрен үтәргә

агымдагы

9

Уңнан һәм сулдан

ярымовал язу

1

Яңа тема белән таныштыру

Тексттат сүзләрне урынлы  кулланырга өйрәтү ,сүзләр арасындагы бәйләнешне аңлату

Укытучыны тыңлый белергә, мөстәкыйль

эшләргә

агымдагы

10

Астан һәм өстән ярты оваллы кечкенә туры сызык

1

Яңа тема белән таныштыру

Дәреслектә ориентлашырга,

шартлы билгеләрне укый белергә өйрәтү

Бирелгән өлгеләр буенча һәм

 мөстәкыйль яза белергә

агымдагы

11

Язу элементларын

кабатлау, ныгыту

1

Ныгыту

Язу элементларын язуны камилләштерү, ныгыту

Өстәмә дәфтәрдә мөстәкыйль яза  белергщ

мөстәкыйль

язу

12

Баш А һәм юл а хәрефләрен язу

1

Яңа тема белән таныштыру

[а]авазының калын икәнлеге

аңлату, аваз-хәреф анализы белән таныштыру, А,а хәрефләрен язарга өйрәтү

А,а хәрефләрен яза белергә, \а\авазына  анализ ясый белергә,

Язма А.а хәрефләрен истә

калдырырга

агымдагы

13

Баш Ә һәм юл ә хәрефләре

1

Яңа тема белән таныштыру

[ә] авазының нечкә әйтелешле булуын аңлату, Ә,ә хәрефләрен язарга өйрәтү, хәреф-аваз анализын ясарга өйрәтү

Ә,ә хәрефләрен яза һәм укый, аваз-хәреф анализы ясый белергә

агымдагы

14

Баш Ы һәм юл ы хәрефләре

1

Яңа тема белән таныштыру

[ы] авазының калын әйтелешле булуын аңлату,Ы,ы хәрефләрен язарга өйрәтү,  хәрефләрне

ишетеп язарга өйрәтү

Ы,ы хәрефләрен яза ,\ы\

авазы кергән сүзләргә аваз- хәреф анализы ясый белергә

агымдагы

15

Баш Э һәм юл э хәрефләре

1

Яңа тема белән таныштыру

Э,э хәрефләрен язарга, аваз анализы ясарга өйрәтү, татар телендә э хәрефенең бары беренче булып кына язылуын аңлату

Э,э хәрефләрен яза һәм укый , ишетеп һәм басмачадан күчереп яза, э хәрефенең бары беренче булып язылуын

белергә

агымдагы

16

Баш И һәм юл и хәрефләре

1

Яңа тема белән таныштыру

И,и хәрефләрен язарга, укырга,

ике хәрефне кушып язарга, аваз- хәреф анализы ясарга  өйрәтү, үз фикерләрен телдән әйтә белергә өйрәтү.

Сызык һәм шаблон  элементларының басма һәм язма хәрефләрнең структура берәмлеге булуынб елергә, И,и хәрефләреняза һәм укый белергә, \и\ авазының нечкә әйтелешле икәнен белергә

Хәреф диктанты

17

Баш У һәм юл у  хәрефләре

1

Яңа тема белән таныштыру

У,у хәрефләрен язарга, \у\ авазына анализ ясарга, ике сузыкны кушып укырга өйрәтү

У,у хәрефләрен яза йәм укый белергә, ике сузыклы сүзләрне кулны өзми яза ,укый белергә өйрәтү

агымдагы

18

Баш Ү һәм юл ү хәрефләре

1

Яңа тема белән таныштыру

Ү,ү хәрефләрен язарга һәм укырга, аваз-хәреф анализы ясарга, өйрәнгән сузыкларны ишетеп язарга өйрәтү

Ү,ү хәрефләрен яза һәм укый, сузыкларны диктант итеп  яза белергә

агымдагы

19

Баш Ө һәм юл ө хәрефләре

1

Яңа тема белән таныштыру

Ө,,ө хәрефләрен язарга һәм укырга, татар телендә о-ө хәрефләренең бары  еренче иҗектә генә язылуын( сүз уртасында ишетелсә дә) аңлату, өч хәрефне кушып язарга өйрәтү

Ө,ө хәрефләрен яза һәм укый, о-ө хәрефләрен беренче иҗектә генә яза,

өч хәрефне кулны өзми кушып яза елергә

агымдагы

20

Баш Н һәм юл н хәрефләре

1

Яңа тема белән таныштыру

Н,н хәрефләрен язарга һәм дөрес укырга, \н\ авазының тартык аваз икәнен аңлатырга

яҗекләр ясап укырга, ишетеп язарга өйрәтү, кеше исемнәрендә баш Н язылуын

аңлату

Басма һәм язма Н,н хәрефләрен укый , яза, анализ ясый , кеше исемнәрендә баш хәрефтән яза белергә

агымдагы

21

Баш Л һәм юл л хәрефләре

1

Яңа тема белән таныштыру

Л,л хәрефләрен язарга һәм укырга, сүзләр һәм җөмлә язарга өйрәтү, җөмләнең баш хәрефтән язылуын ,җөмлә ахырында нокта куелуын кабатлау

Л,л хрефләрен яза һәм укый белергә, җөмләне баш хәрефтән башлый һәм җөмлә ахырында нок та куя белергә

агымдагы

22

Баш М һәм юл м хәрефләре

1

Яңа тема белән таныштыру

М,м хәрефләрен яза һәм укый ,

сүзләр язарга , схема буенча җөмлә тәзергә  өйрәтү

М,м хәрефләрен яза ,укый белергә, телдән җөмләләр төзергә, дөрес күчереп язарга

агымдагы

23

Баш Р һәм юл р хәрефләре

1

Яңа тема белән таныштыру

Р,р хәрефләрен дөрес язарга, укырга, шул  хәреф кергән сүзләрне басмачадан күчереп язарга өйрәтү

Р,р хәрефләрен яза укый, басма хәрефләрдән күчереп яза белергә

агымдагы

24

Й,й хәрефләре

1

Ныгыту

Өйрәнгән хәрефләр кергән

сүзләрне басмачадан күчереп һәм ишетеп язу күнекмәләрен

ныгыту. Й,й хәрефләрен язу.

Й,й хәрефләрен яза, укый, басма хәрефләрдән күчереп яза белергә,й хәрефенең беренче иҗектә о-ө хәрефләре алдыннан язылуын белергә.

агымдагы

25

Юл ң хәрефе

1

Яңа тема белән таныштыру

Ң хәрефен язарга һәм дөрес укырга ,схема буенча кечкенә

хикәя төзергә өйрәтү тел сәйләмнәрен үстерү.

ң хәрефен яза һәм укый ,

ң хәрефеннән сүзләр башланмавын , схема буенча текст төзи белергә

агымдагы

26

Баш Я һәм юл я хәрефләре

1

Яңа тема белән таныштыру

Я,я хәрефләрен язарга,/йа,йә/

булып укылуын аңлатырга, сүзләр һәм җөмләләр язарга өйрәтү

Я.яхәрефләреняза һәм дөйрес укый белергә, җөмләләрне күчереп яза,аваз- хәреф анализы ясый  белергә

агымдагы

27

Баш Ю һәм юл ю хәрефләре

1

Комбинирован-ный

Ю,ю хәрефләрен  язарга һәм укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү,өйрәнгән хәрефләрне ныгыту, ишетеп

җөмлә язарга өйрәтү

Ю,ю хәрефләренукырга һәм яза белергә, ишетеп җөмлә язарга, юның калын да нечкә дә булып килүен белергә

агымдагы

28

Баш Е һәм юл е хәрефләре

1

Яңа тема белән танышу

Е,е хәрефләрен  язарга һәм укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү,өйрәнгән хәрефләрне ныгыту, ишетеп

җөмлә язарга өйрәтү

Е,е хәрефләренукырга һәм яза белергә, ишетеп җөмлә язарга, юның калын да нечкә дә булып килүен белергә, кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга.

агымдагы

29

Баш Д һәм юл д хәрефләре

1

Яңа тема белән танышу

Д,д хәрефләрен  язарга һәм укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү, күчереп җөмлә язу күнекмәләрен булдыру,

 тел сөйләмнәрен  үстерү.

Д,д хәрефләрен укырга һәм яза белергә, күчереп җөмлә язарга, д ның калын да нечкә дә булып килүен белергә, кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга, схема буенча хикәя төзи белергә.

агымдагы

30

Баш Т хәрефе

1

Комбинирован-ный

Д һәм т хәрефләре турында белгәннәрен ныгыту, баш Т хәрефен язарга өйрәтү.

Д-т хәрефләренең парлы тартыклар икәнен белергә, башТ хәрефен яза һәм укый белергә , кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга

агымдагы

31

Баш З һәм юл з хәрефләре

1

Яңа тема белән танышу

З,з хәрефләрен  язарга һәм укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү, күчереп җөмлә язу күнекмәләрен ,

 тел сөйләмнәрен  үстерү

З,з хәрефләрен укырга һәм яза белергә, күчереп җөмлә язарга, з ның калын да нечкә дә булып килүен белергә, кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга, телдән хикәя төзи белергә.

агымдагы

32

Баш С һәм юл с хәрефләре

1

Яңа тема белән танышу

С,с хәрефләрен  язарга һәм укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү, күчереп җөмлә язу күнекмәләрен ,

 тел сөйләмнәрен  үстерү,

з-с хәрефләренең парлы аваз белдерүләрен аңлату.

С,схәрефләрен укырга һәм яза белергә, күчереп җөмлә язарга, с ның калын да нечкә дә булып килүен белергә, кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга.

агымдагы

33

Баш Г һәм юл г хәрефләре

1

Яңа тема белән танышу

Г,г хәрефләрен  язарга һәм укырга, күчереп җөмлә язу күнекмәләрен ,

тел сөйләмнәрен  үстерү ,  кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга күнектерү.

Г,гхәрефләрен укырга һәм яза белергә, күчереп җөмлә язарга, г ның калын да нечкә дә булып килүен белергә, кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга.

агымдагы

34

К, к хәрефе

1

Яңа тема белән танышу

Юл к хәрефен  язарга һәм укырга, күчереп сүз, җөмлә язу күнекмәләрен ,

тел сөйләмнәрен  үстерү .

Юл к хәрефен укый һәм яза белергә, күчереп җөмлә язарга, к ның калын да нечкә дә булып килүен белергә.

агымдагы

35

Баш В һәм юл в хәрефләре

1

Яңа тема белән танышу

В,в хәрефләрен  язарга һәм укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү, күчереп җөмлә язу күнекмәләрен ,

 тел сөйләмнәрен  үстерү.

 

В,Вхәрефләрен укый һәм яза белергә, күчереп җөмлә язарга, вның калын да нечкә дә булып килүен белергә, кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга.

агымдагы

36

Баш Ф һәм юл ф хәрефләре

1

Яңа тема белән танышу

Ф,ф хәрефләрен  язарга һәм укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү, күчереп һәм ишетеп җөмлә язу күнекмәләрен ,

 тел сөйләмнәрен  үстерү.

Ф,ф хәрефләрен укый һәм яза белергә, күчереп җөмлә язарга, ф ның калын да нечкә дә булып килүен белергә, кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга.

агымдагы

37

Баш Б һәм юл б хәрефләре

1

Яңа тема белән танышу

Б,б  хәрефләрен  язарга һәм укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү, күчереп һәм ишетеп сүз һәмҗөмлә язу күнекмәләрен ,

 тел сөйләмнәрен  үстерү.

Б,б хәрефләрен укый һәм яза белергә, күчереп һәм ишетеп җөмлә язарга, б ның калын да нечкә дә булып килүен белергә, кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга.

агымдагы

38

Баш П  һәм юл п хәрефләре

1

Яңа тема белән танышу

П,п  хәрефләрен  язарга һәм укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү, күчереп һәм ишетеп сүз һәм җөмлә язу күнекмәләрен ,

 тел сөйләмнәрен  үстерү, баш

хәрефләрнең язылышын кабатлау.

П,п хәрефләрен укый һәм яза белергә, күчереп һәм ишетеп җөмлә язарга, п ның калын да нечкә дә булып килүен белергә, кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга.

агымдагы

39

Баш Ж  һәм юл ж хәрефләре

1

Яңа тема белән танышу

Ж,ж  хәрефләрен  язарга һәм укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү, күчереп һәм ишетеп сүз һәм җөмлә язу күнекмәләрен ,

 тел сөйләмнәрен  үстерү, баш

хәрефләрнең язылышын кабатлау.

Ж,ж хәрефләрен укый һәм яза белергә, күчереп һәм ишетеп җөмлә язарга, ж ның калын гына булып килүен белергә, кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга.

агымдагы

40

Баш Ш  һәм юл ш хәрефләре

1

Яңа тема белән танышу

Ш,ш хәрефләрен  язарга һәм укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү, күчереп һәм ишетеп сүз һәм җөмлә язу күнекмәләрен үстерү.

Ш,ш хәрефләрен укый һәм яза белергә, күчереп һәм ишетеп җөмлә язарга, ш ның калын гына булып килүен белергә, кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга.

агымдагы

41

Баш Җ  һәм юл җ хәрефләре

1

Яңа тема белән танышу

Җ ,җ хәрефләрен  язарга һәм укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү, күчереп һәм ишетеп сүз һәм җөмлә язу күнекмәләрен үстерү.

Җ,җ  хәрефләрен укый һәм яза белергә, күчереп һәм ишетеп җөмлә язарга, җ ның калын да , нечкә дә булып килүен белергә, кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга.

агымдагы

42

Баш Ч  һәм юл ч хәрефләре

1

Яңа тема белән танышу

Ч,ч хәрефләрен  язарга һәм укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү, күчереп һәм ишетеп сүз һәм җөмлә язу күнекмәләрен үстерү, бәйләнешле тел сөйләмнәрен үстерү.

Ч,ч  хәрефләрен укый һәм яза белергә, күчереп һәм ишетеп җөмлә язарга, ч ның калын да , нечкә дә булып килүен белергә, кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга,

схема буенча бәйләнешле сөйләм төзи белергә.

агымдагы

43

Х, х хәрефе

1

Яңа тема белән танышу

х хәрефен  язарга һәм укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү, күчереп һәм ишетеп сүз һәм җөмлә язу күнекмәләрен үстерү.

х  хәрефен укый һәм яза белергә, күчереп һәм ишетеп җөмлә язарга, х ның калын да , нечкә дә булып килүен белергә.

агымдагы

44

Һ,һ хәрефе

1

Яңа тема белән танышу

һ хәрефен  язарга һәм укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү, күчереп һәм ишетеп сүз һәм җөмлә язу күнекмәләрен үстерү.

һ  хәрефен укый һәм яза белергә, күчереп һәм ишетеп җөмлә язарга, һ ның калын да , нечкә дә булып килүен , өреп йомшак әйтелүен белергә.

агымдагы

45

Баш Щ  һәм юл щ хәрефләре

1

Яңа тема белән танышу

 Щ,щ хәрефләрен  язарга һәм укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү, күчереп һәм ишетеп сүз һәм җөмлә язу күнекмәләрен үстер

Щ,щ  хәрефләрен укый һәм яза белергә, күчереп һәм ишетеп җөмлә язарга, кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга

агымдагы

46

Баш Ц  һәм юл ц хәрефләре

Ь , Ъ билгесен язу.

1

Яңа тема белән танышу

Ц,ц хәрефләрен  язарга һәм укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү, күчереп һәм ишетеп сүз һәм җөмлә язу күнекмәләрен үстерү

 ь хәрефен  язарга һәм ь кергән сүзләрне  дөрес укырга, аваз –хәреф анализы ясарга өйрәтү,

Ц,ц  хәрефләрен укый һәм яза белергә, күчереп һәм ишетеп җөмлә язарга. кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга

Ь билгесенең ике төрле роль уйнавын аңларга, аеру һәм нечкәртү өчен килүен белергә, сүзләрне дөрес укырга.

агымдагы

ТАТАР ТЕЛЕ.

47

 Китаплар ярдәм көтә.Алфавит.

1

Дөрес каллиграфия өстендә эш. Күнекмәләр эшләү.

Басма һәм язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу

Күчереп язу өчен текстлар. 5-11 бит

48

Җөмлә.Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

1

Катнаш дәрес

Җөмлә турында белгәннәрне ныгыту. Модельләштерү. Тыныш билгесен куярга өйрәнү. Җөмлә башын аеру.

Модельләштерү. Җөмлә башын һәм ахырын билгеләү.

Дәреслек14-17 битләр

49

Сүз төркемнәре.

1

Яңа тема

Мәгънәләре буенча сүзләрне төркемләргә бүлү

Претметны, аның эшен,билгесен белдергән сүзләрне сорау кую аша аера белү. Модельләштерү.

Дәреслек 18-21 бит

50

Сүз төркемнәре.

1

Катнаш дәрес

Мәгънәләре буенча сүзләрне төркемләргә бүлү

Претметны, аның эшен,билгесен белдергән сүзләрне сорау кую аша аера белү. Модельләштерү.

Дәреслек 22-23 битләр

таблица

51

Сүз төркемнәре.

1

Катнаш дәрес

Мәгънәләре буенча сүзләрне төркемләргә бүлү

Претметны, аның эшен,билгесен белдергән сүзләрне сорау кую аша аера белү. Модельләштерү.

Дәреслек 24-25 бит

52

Язма һәм телдән сөйләм серлре

1

Катнаш дәрес

Әйтү максаты буенча җөмләләрнең төрле булуына төшендерү.

.?! җөмләләр турында белү Күнекмәләр эәшләү.

Дәреслек 28-33 бит.

53

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

Яңа тема

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турында төшенчә бирү.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Дәреслек 34-36 бит.

54

Сузык аваз хәрефләре.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

1

Яңа тема

Сузык аваз хәрефләре,калын һәм нечкә сузыклар белән танышу. Сүзләрне юлдан юлга күчерхү серләре белән танышу.

Сузык аваз хәрефләре,калын һәм нечкә сузыклар белән танышу,дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Дәреслек 37-38 бит.

43-46 битләр

55

Тартык аваз хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Тартык аваз хәрефләре- яңгырау һәм саңгырау тартык ларны аера белергә өйрәтү.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны дөрес язу күнекмәләре булдыру.

 Дэреслек47-50 битләр

56

Э-е хәрефләре

1

Катнаш дәрес

Сүз башында һәм сүз уртасында  э-е хәрефләренең язылышы белән танышу.

Сүз башында һәм сүз уртасында  э-е хәрефләренең язылышы белән танышу,дөрес язу күнекмәләре.

Дәреслек 52-54  бит.

таблица

57

Ө-е хәрефләре

1

Катнаш дәрес

Сүз башында Ө һәм сүз уртасында  е хәрефләренең язылышы белән танышу.

Сүз башында һәм сүз уртасында  ө-е хәрефләренең язылышы белән танышу,дөрес язу күнекмәләре.

Дәреслек54-55бит.

таблица

58

О-ы хәрефләре

1

Катнаш дәрес

Сүз башында һәм сүз уртасында  о-ы хәрефләренең язылышы белән танышу.

Сүз башында һәм сүз уртасында  о-ыхәрефләренең язылышы белән танышу,дөрес язу күнекмәләре формалаштыру.

Дәреслек56-58бит

таблица.

59

Я хәрефе

1

Катнаш дәрес

Ике авазга билге буларак Я хәрефенең дөрес язылышы белән танышу.

Калын һәм нечкә укылышлы Я хәрефен  язу күнекмәләре.

Дәреслек 59-60 бит

таблица

60

Ю хәрефе

1

Катнаш дәрес

Ике авазга билге буларак Ю хәрефенең дөрес язылышы белән танышу.

Калын һәм нечкә укылышлы Ю хәрефен  язу күнекмәләре.

Дәреслек 61-62 бит

таблица

61

Е хәрефе

1

Ике авазга билге буларак Е хәрефенең дөрес язылышы белән танышу.

Калын һәм нечкә укылышлы Е хәрефен язу күнекмәләре.

Дәреслек 62-64 бит

таблица

62

Й хәрефе

1

Катнаш дәрес

Й хәрефенең сүз башында, сүз уртасында язылышы белән танышу.

Йо-Йө кушылмалары кергән сүзләрне дөрес азу күнемәләре формалаштыру.

Дәреслек 65-67 бит

таблица

63

В хәрефе

1

Катнаш дәрес

В хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре белән танышу

Татар һәм алынма сүзләрдә в хәрефен дөрес язу күнекмәләре формалаштыру.

 Дәреслек 68-69 бит

таблица

64

К-Г хәрефләре

1

Катнаш дәрес

К-г хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре белән танышу

К-г хәрефе кергән калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне дөрес язу

Дәреслек70-73 бит

таблица

65

М.н.ң.хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Борын аваз тартыклары кергән сүзләрне язу кагыйдәләре белән танышу.

Борын аваз тартыклары кергән сүзләрне язу кагыйдәләре белән танышу,дөрес язу күнекмәләре формалаштыру.

Дәреслек 74-76 бит

таблица

66

Ел буе өйрәнгәннәрне кабатлау. Белемнәрне тикшерү

1

Ел буе өйрәнгәннәрне кабатлау. Белемнәрне тикшерү

Тикшерү һәм бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф

Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

1 сыйныфта татар теленнән эш программасы

Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде....

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...

Хайдарова Р. Х. дәреслеге буенча татар теленнән эш программасы

Р. Х. Хайдарова буенча 1 нче сыйныфлар өчен эш программасы...

2 сыйныф татар теленнән эш программасы ПНШ

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ПНШ...

2 сыйныф татар теленнән эш программасы ПНШ

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ПНШ...