1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа (1 класс) по теме

Шафигуллина Лилия Асхадулловна

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_dorese.doc254 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

  Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган. Татар мәктәпләрендә  татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына,

      1.      Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына;

2.      29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);

       3.  06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

       4.    РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

       5.    “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры    килгән дәреслекләр исемлегенә;

       6.  Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде. 

 Программаның исеме: татар теле  

Сәгатьләр саны:

Барысы атнага 3 сәг. исәбеннән 99 сәг. каралган, язу -  63 сәг., татар теле - 36 сәг. планлашырылган

Дәреслек: 

  1. И.Х. Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина. Р.Р. Шәмсетдинова, Әлифба: язу дәфтәре. 1нче сыйныф. -  Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2011.
  2. И.Х. Мияссарова, Ч.М.Харисова,   Татар теле дәреслеге, Казан «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты 2011
  3. И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова, Татар теле мөстәкыйль эш дәфтәре, Казан «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты 2011
  4. Пограмма дәрәҗәсе: база дәрәҗәсендә
  5. Нинди укучыларга төзелгән: уртача укый торган балаларны исәпкә алып төзелгән.
  6. Программа нинди яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелә: 1нче класс балалары өчен 7-8 яшьлек балаларга төзелгән.
  7. Башка предметлар белән бәйләнеше: программа  әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән   бәйләнештә төзелгән.  
  8. Программаның характерлы яклары (аерым яклары): Яңа стандарттагы иң мөһим үзенчәлеге мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.
  9. Региональ компонент сәгатьләре, база курсы эчендә һәм аның белән эш: юк
  10. Типовой, авторлык һәм башкалар: программа ТР, район мәктәпләре укытучыларыныкы үрнәгендә төзелде, типик

11. Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгедән гыйбәрәт:

 1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

        2.Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:

а)фонетика, лексика, грамматикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

б)телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү;

     3.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә  таләпләр:

  I сыйныфны тәмамлаганда, укучылар татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән хәрефнең төп аермасын (авазны әйтәбез, ишетәбез ,авазлардан сүзләр төзеп сөйлибез; хәрефне күрәбез, таныйбыз, хәрефләрдән сүзләр төзеп укыйбыз, язабыз) практик аңлауга ирешергә тиеш. Укучылар башкара алырга тиешле эшләр: сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү; сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү; сүздән тыш та калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү; сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; сүзләрне иҗекләргә бүлү; җөмләләрне сүзләргә таркату. Баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу. Басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3—5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу. Җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу. Телдән 4—5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү. Сыйныфта телдән җыр, шигъри  куплетлар, мәзәк, әкиятләр уйлап чыгаручыларны хуплау.

Практик юнәлеш: Алган теоретик белемне күнегүләрдә файдалану осталыгына ирешү. Практик эшчәнлек булып язу күнекмәләрен камилләштерү тора.

Төрле эшләрне бәяләү критериесе: 15 нче апрельдән соң 1 тикшерү эше үткәрелә

Технология, аның бурычлары, көтелгән нәтиҗә:   яңа педагогик- психологик технологияләр элементларын файдаланып, эзләнү, өйрәнү, кабатлау аша белем бирү. Өзлексез белем бирүгә нигезләнеп, төрле эшчәнлек алымнарын кулланып эш оештыру.

 Төп методлар: Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процесыннан гыйбарәт аналитик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һэм хәрефләр, иҗекләр һэм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла

 Укчыларның эшчәнлеген оештыру формасы: төркемнәрдә, парларда, шәхси якын килеп

                                           

1 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр

Укучылар башкара алырга тиешле эшләр:

- баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу;

-  басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу;

-  әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу;

- җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта (өндәү, сорау) куеп язу.

- телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү.

            1 нче сыйныфны тәмамланганда, укучылар татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне танып белергә, аваз белән хәрефнең төп аермасын (авазны әйтәбез, ишетәбез, авазлардан сүзләр төзеп сөйлибез; хәрефне күрәбез, таныйбыз, хәрефләрдән сүзләр төзеп укыйбыз, язабыз) практик аңлауга ирешергә тиеш.

Укыту-методик комплект белән тәэмин ителеш:

  1. И.Х. Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина. Р.Р. Шәмсетдинова, Әлифба: язу дәфтәре. 1нче сыйныф. -  Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2011.
  2. И.Х. Мияссарова, Ч.М.Харисова,   Татар теле дәреслеге, Казан «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты 2011
  3. И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова, Татар теле мөстәкыйль эш дәфтәре, Казан «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты 2011
  4. И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова, Татар теле методик кулланма 1 нче сыйныф Казан «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты 2011

Тематик план

Дәрес темасы

Сәг

саны

Планлаштырган нәтиҗә

Үткәрү вакыты

  Искәр

     мә

план

факт

       Әзерлек чоры (7сәг)

1

Хәреф  элементлары язу.

1

Кул  чукларын  хәрефләр  язарга  әзерләү.

2

Хәреф  элементлары: ыргаклы кыска авыш сызыклар язу.

1

Кул  чукларын  хәрефләр  язарга  әзерләү.

3

Хәреф  элементлары: астан, өстән ыргаклы кыска авыш сызыклар язу.

1

Кул  чукларын  хәрефләр  язарга  әзерләү

4

Язу элементлары: ярымтүгәрәкләр  язу.

1

Кул  чукларын  хәрефләр  язарга  әзерләү

5

Дулкынлы сызыклар, хәреф элементлары язу.

1

Кул  чукларын  хәрефләр  язарга  әзерләү

6


Хәреф  элементлары: астан, өстән элмәкле  сызыклар .

1

Кул  чукларын  хәрефләр  язарга  әзерләү



7

Хәреф  элементлары: астан, өстән элмәкле  сызыклар

1

Кул чукларын хәрефләр язарга зерләү

        Төп чор (54 сәг.)

8

Юл   һәм   баш   а  , А   хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл А,а хәрефләрен  язарга  өйрәтү.

9

 Юл   һәм   баш   ә,Ә   хәрефлэрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Ә,ә хәрефләрен  язарга  өйрәтү.

10

А, Ә, а, ә хәрефләрен язуны ныгыту.

1

Баш  һәм  юл А, а,Ә,ә хәрефләре белән иҗекләр  язарга  өйрәтү.

11

Юл   һәм   баш   и, И   хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл И, и хәрефләрен  язарга  өйрәтү.

12

Юл   һәм   баш   ы, Ы   хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Ы, ы  хәрефләрен  язарга  өйрәтү.

13

Юл   һәм   баш   ы, Ы   хәрефләрен  язуны ныгыту

1

Баш  һәм  юл И, и, Ы, ы хәрефләре белән иҗекләр  язарга  өйрәтү.

2.10

14

Юл   һәм   баш   ү,Ү   хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл ү,Ү хәрефләрен  язарга  өйрәтү.                                

3.10

15

Юл   һәм   баш   у,У   хәрефләрен  язу

1

Баш  һәм  юл  У,у хәрефләрен  язарга  өйрәтү.

5.10

16

Юл   һәм   баш   ү,Ү, у, У   хәрефләрен  язуны ныгыту

1

Баш  һәм  юл  У,у,  ү,Ү  хәрефләре белән иҗекләр, сүзләр  язарга  өйрәтү.

17

Юл   һәм   баш   э, Э   хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл  Э, э хәрефләрен, иҗекләр  язарга  өйрәтү.

18

Юл   һәм   баш   ө, Ө  хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл  Ө, ө хәрефләрен, иҗекләр  язарга  өйрәтү.

19

Юл   һәм   баш   о, О   хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл  О, о хәрефләрен, иҗекләр  язарга  өйрәтү.

20

Юл   һәм   баш   н, Н   хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл  Н, н хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

21

Юл   һәм   баш   л, Л  хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл  Л, л хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

22

Н, н, Л, л  хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

Н, н, Л, л хәрефләре кергән сүзләр белән сүзлек диктанты язарга өйрәтү.

23

Юл   һәм   баш   м, М   хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл  М, м хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

24

Юл   һәм   баш   р, Р  хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл  Р, р хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

25

М, м, Р, р хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

М, м, Р, р хәрефләре кергән сүзләр белән сүзлек диктанты язарга өйрәтү.

26

Юл   һәм   баш   й, Й   хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Й, й хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

27

Юл ң хәрефен  язу.

1

Юл ң хәрефен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

28

Й, й, ң хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

Й, й, ң хәрефләре кергән сүзләр белән сүзлек диктанты язарга өйрәтү.

29

Юл   һәм   баш я, Я   хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Я, я хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

30

Я, я хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

Я, я хәрефләре кергән сүзләр белән сүзлек диктанты язарга өйрәтү.

31

Й, я хәрефләре кергән сүзләрне ныгыту. Искәртмәле диктант.

1

Й, я хәрефләре кергән сүзләр белән диктант язарга өйрәтү.

32

Юл   һәм   баш ю, Ю   хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Ю, ю хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

33

Ю, ю хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

Ю, ю хәрефләре кергән сүзләр белән сүзлек диктанты язарга өйрәтү.

34

Юл   һәм   баш е, Е   хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Е, е хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

35

Е, е хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

Е, е хәрефләре кергән сүзләр белән сүзлек диктанты язарга өйрәтү.

36

Юл   һәм   баш д, Д   хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Д, д хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

37

Юл   һәм   баш т, Т  хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Т, т хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

38

Д, т хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

Д, т хәрефләре кергән сүзләр белән  диктант язарга өйрәтү.

39

Юл   һәм   баш з, З  хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл З, з хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

40

Юл   һәм   баш с, С  хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл С, с хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

41

З, с хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

З, с хәрефләре кергән сүзләр белән  диктант язарга өйрәтү.

42

Юл   һәм   баш г, Г хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Г, г хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

43

Юл   һәм   баш к, К  хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл К, к хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.



44

Г, к хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

Г, к хәрефләре кергән сүзләр белән  диктант язарга өйрәтү.

45

Юл   һәм   баш в, В хәрефләрен  язу.

1


Баш  һәм  юл В, в хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

46

Юл   һәм   баш ф, Ф хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм юл Ф, ф хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

47

В, ф хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

В, ф хәрефләре кергән сүзләр белән  диктант язарга өйрәтү.

48

Юл   һәм   баш б, Б хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Б, б хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

49

Юл   һәм   баш п, П  хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл П, п хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

50

Б, п хәрефләре кергән  сүзләр  язуны ныгыту.

1

В, ф хәрефләре кергән сүзләр белән  диктант язарга өйрәтү.

51

Юл   һәм   баш ж, Ж хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Ж, ж хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

52

Юл   һәм   баш ш, Ш хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Ш, ш  хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

53

Ж, ш хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

Ж, ш хәрефләре кергән сүзләр белән  диктант язарга өйрәтү.

54

Юл   һәм   баш җ, Җ хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Җ, җ хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

55

Юл   һәм   баш ч, Ч хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Ч, ч хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

56

Җ, ч хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

Җ, ч  хәрефләре кергән сүзләр белән  диктант язарга өйрәтү.

57

Юл   һәм   баш х, Х хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Х, х хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

58

Юл   һәм   баш һ, Һ хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Һ, һ хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

59

Х, һ хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

Х, һ  хәрефләре кергән сүзләр белән  диктант язарга өйрәтү.

60

Юл   һәм   баш ё, Ё хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Ё, ё хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

61

Юл   һәм   баш щ, Щ, ц, Ц хәрефләрен  язу.

1

Баш  һәм  юл Щ, щ, Ц, ц хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

     Йомгаклау чоры (2 сәг.)

62

Юл ь, ъ хәрефләрен  язу.

Парлы  сузык  хәрефләре  булган  сүзләр  язу.

1

Юл  ь, ъ хәрефләрен, тоташ сүзләр  язарга  өйрәтү.

Хәрефләрне  дөрес  тоташтыру.  

63

Хәрефләр, иҗекләр,җөмләләр  язу. Басмачадан   текстны  күчерү.

Искәртмәле диктант язу.

1

Хәрефләрне  дөрес тоташтыру.

       Алфавит (3 сәг)

64

Дәреслек белән танышу.Алфавит.

1

Татар алфавитында хәреф исемнәрен, аларның тәртибен, аваз мәгънәләрен белергә.

65

Әминә белән Әмир алфавитны өйрәнә.

1

Алфавит баганасында хәрефне таба белергә.

66

Алфавит турындагы белемнәрне ныгыту.

1

Алфавит буенча сүзләр таба белергә.

     Җөмлә (2 сәг.)

67

Җөмлә .

1

Җөмләне таный, җөмләдәге сүзләр санын билгели белергә.

68

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

1

Әйтелүенә карап җөмлә ахырында тыныш билгеләрен куя белергә.

 

 

     Сүзләр (4 сәг.)

69

Предметны, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр.

1

Предметны, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрнең сорауларын, схемаларын белергә.Тексттан предметны, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба, схемага карап тиешле сүзне куеп җөмләләр төзи белергә.

70

Предметның билгесен белдергән сүзләр.

1

Билгене белдергән сүзләрнең сорауларын, схемаларын белергә.Тексттан билгене белдергән сүзләрне таба, схемага карап тиешле сүзне куеп җөмләләр төзи белергә.

 

 

71

Өстәмә предметны белдергән сүзләр

1

Өстәмә предметны белдергән сүзләрнең сорауларын, схемасын белергә.Тексттан ул сүзләрне таба, схемага һәм рәсемгә карап, тиешле сүзне куеп җөмләләр төзи белергә.

 

 

72

Ярдәмче сүзләр.

1

Ярдәмче сүзләрнең җөмләдәге ролен, схемасын белергә. Тексттан  ярдәмче сүзләрне таба, схемага һәм рәсемгә карап, тиешле сүзне куеп җөмләләр төзи белергә.

 

 

     Телдән һәм язма сөйләм (3 сәг.)

73

Телдән һәм язма сөйләм.

1

Телдән һәм язма сөйләмнең телдәге ролен, аермасын белергә.

74

Телдән һәм язма сөйләм. Басым.

1

Әйтелеше һәм интонация буенча җөмлә төрләрен белергә.Әйтмә һәм язма сөйләмдә әйтелеше һәм интонация буенча җөмлә төрләрен билгели, җөмлә ахырында тыныш билгеләрен куя белергә.

 

 

75

Исем, фамилия, елга, күл, шәһәр исемнәрендә, хайван кушаматларында баш хәрефләр

1

Кеше исемнәре, фамилияләренең, елга, күл, шәһәр исемнәренең, хайван кушаматларының баш хәрефтән язылуы турында белергә.

 

 

     Авазлар (3 сәг.)

76

Сузык авазлар.

1

Аваз һәм хәреф  төшенчәләрен белергә. Тартык һәм сузык авазларны аера белергә.

77

Калын һәм нечкә сузыклар.

1

Калын һәм нечкә сузык авазларны аера белергә.

 

 

78

Сузык авазларны ныгыту.

1

Аваз һәм хәреф  төшенчәләрен белергә. Тартык һәм сузык авазларны аера белергә.

 

 

      Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү (2 сәг.)

79

Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

1

Сузык авазларга карап сүзләрне иҗекләргә бүлә белергә.Иҗек чигеннән бүлеп сүзләрне юлдан юлга күчерү өчен бүлә белергә.

80

Сүзләрне юлдан-юлга күчерүне ныгыту.

1

Сузык авазларга карап сүзләрне иҗекләргә бүлә белергә.Иҗек чигеннән бүлеп сүзләрне юлдан юлга күчерү өчен бүлә белергә.

    Сузык аваз һәм тартык аваз хәрефләре (15 сәг.)

81

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саң-гырау тартыклар.

1

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера белергә.

82

Парлы һәм парсыз тартык авазлар.

1

Парлы һәм парсыз тартыкларны аера белергә.

83

Э – е хәрефләре.

1

Э-е хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы кагыйдәсен истә калдырырга һәм күнегүләр эшләгәндә куллана белергә.

 

 

84

Ө – е хәрефләре.

1

Ө-е хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы кагыйдәсен истә калдырырга һәм күнегүләр эшләгәндә куллана белергә.

 

 

85

О – ы хәрефләре.

1

О-ы хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы кагыйдәсен истә калдырырга һәм күнегүләр эшләгәндә куллана белергә.

 

 

86

Я хәрефе.

1

Я хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу кагыйдәсен истә калдырырга һәм күнегүләр эшләгәндә куллана белергә.

 

 

87

Ю хәрефе.

1

Ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу кагыйдәсен истә калдырырга һәм күнегүләр эшләгәндә куллана белергә.

 

 

88

Е, е хәрефләре.

1

Е хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу кагыйдәсен истә калдырырга һәм күнегүләр эшләгәндә куллана белергә.

 

 

89

Сузык аваз хәрефләрен ныгыту

1

Сузык аваз хәрефләрен аера  алулары

90

Й хәрефе.

1

Й хәрефенең сүз башында һәм сузык авазлардан соң дөрес язу кагыйдәсен истә калдырырга.

 

 

91

В хәрефе.

1

 [w] һәм в авазларын белдергән в хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу кагыйдәсен белергә һәм күнегүләр эшләгәндә куллана белергә.

 

 

92

К,г хәрефләре.

1

К, г хәрефләре калын һәм нечкә әйтелә торган сүзләрне дөрес уку һәм язу  кагыйдәләрен белергә.

 

 

93

К,г хәрефләрен ныгыту

1

К, г хәрефләре калын һәм нечкә әйтелә торган сүзләрне дөрес уку һәм язу  кагыйдәләрен белергә.

 

 

94

М, н, ң хәрефләре.

1

Борын аваз хәрефләренең сүзләрдә дөрес язылышы кагыйдәләрен белергә.

 

 

95

Тартык авазларны ныгыту өчен күнегүләр.

1

Грамоталы график дөрес итеп яза алулары

 

 

     Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту (4 сәг)

96

Контроль күчереп язу.

1

Грамоталы график дөрес итеп күчереп яза алулары

97

Сүзләрне юлдан юлга күчерү, иҗеккә бүлүне кабатлау өчен күнегүләр.

1

Сүзләрне иҗекләргә бүлә алулары, юлдан юлга күчерүне аңлаулары

 

 

98

Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен ныгыту.

1

Тартык һәм сузык аваз хәрефләрен аера  алулары

 

 

99

Барлык өйрәнгәннәрне кабатлау.Йомгаклау дәресе.

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллана белүләре

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Бу программада 2 нче сыйныф укытучылары өчен эш программасы тәкъдим итәм....

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....

1 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

1 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы тәкъдим итәм...

Гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфы өчен" Татар теленән" эш программасы

   Гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:      -   башлангыч го...