3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа (3 класс) на тему

Гарипова Айгуль Котдусовна

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы тәкъдим итәм

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele3_a_nov.doc291 КБ

Предварительный просмотр:

    “Каралган”

башлангыч сыйныф укытучыларының

методик берләшмә утырышында  

Беркетмә №1

  ___ август,   2015 ел

Җитәкче:   ________/Ф.К. Низамгалиева/

   «Килешенгән»

Укыту эшләре буенча директор урынбасары

________________/М.Г.Идрисов/

        «_____» «__________ » 2010 г

                                     ___  август, 2015 ел

    «Раслыйм»

“Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия директоры                                                                                                     _____________/В.Г.Касимов/

                                   Боерык №_____

 __________ август, 2015 ел

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия”нең

беренче  квалификацион категорияле укытучысы

Гарипова Айгөл Котдус кызының

 3 нче б сыйныфы өчен татар теленнән

2015-2016 нчы уку елына

эш программасы

                                                                   

                                                             

Аңлатма язуы

Татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. 2012 нче елның 29 нчы декабрендә кабул ителгән 273 нче номерлы “Россия Федерациясендә мәгариф                 турында”гы  РФ Законы.
  2. ТР Законы «Мәгариф турында» ( 22.07.2013 № 68-ЗРТ)
  3. РФ Законы(25.10.1991 № 1807-1 (ред.12.03.2014) “О языках народов Российской Федерации”

    4.         “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” ТР Законы    (2004 ел, 1 июль, № 44-ЗРТ).

  5.  Башлангыч гомуми белем бирүнең ФДБС.(Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2009 нчы ел 6 октябрендәге 373 номерлы  приказы белән расланган, Россиянең Юстмин-да 2009 нчы елның 22нче декабрендә 17785 номеры белән теркәлгән)

Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2010 нчы ел 26 ноябрендәге 1241 номерлы  приказы «О внесении изменений в федеральный государственный стандарт НОО» Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2009 нчы ел 6 октябрендәге 373 номерлы  приказы белән расланган, Россиянең Юстмин-да 2011 нче елның 4 нче февралендә 19707 номеры белән теркәлгән

  1. Башлангыч гомуми белем бирүнең якынча төп укыту программасы (гомуми белем бирүнең федераль укыту- методк беләшмәсендә кабу ителгән (протокол № 1/15,  8 апрель  2015 ел .)
  2. Башлангыч гомуми белем бирүнең төп укыту программасы. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Ч.Т.Айтматов исемендәге     Кукмара №1 гимназия”се.
  3. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия”нең “Уку предметы, курсы, модуле, дәрестән тыш эшчәнлек шөгыленең эш программалары положениесе”.
  4. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия”нең 2015-2016 нчы уку елына 1-11нче сыйныфлар өчен укыту планы (Боерык № ______, ____ август, 2015 ел).
  5. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Ч.Т.Айтматов исемендәге     Кукмара №1 гимназия” нең  башлангыч төп белем бирү программасы
  6. Татар теленең 3 сыйныф өчен программасы Казан “Мәгариф- Вакыт” нәшрияты 2014 ел.

УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”

Татар телен өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары:

1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту; үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2.Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:

а) фонетика, орфоэпия, лексикага караган белемнәрне тирәнәйтү;

ә) телебезнең грамматикасы, орфографиясе, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Сүз, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү, җөмлә төзүче баш кисәкләр белән таныштыру. Җөмләләрнең мәгънәви –интонацион үзенчәлекләрен күзәтү һәм җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен кую.

3. Укучыларда дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру, тасвирлама,  хикәяләү, фикер йөртү төрендәге кечкенә текстлар төзергә өйрәтү.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү. 

Уку предметының гомуми характеристикасы

3 нче сыйныфта татар телен укыту программасы тел белеменең шактый катлаулы бүлекләрен эченә ала. Аваз һәм хәреф өстендә эшләү 3 нче сыйныфта тирәнәйтелә. Укучылар 1-2 нче сыйныфлар белән чагыштырганда, яңа сүзләрне күбрәк өйрәнәләр, яңа грамматик белемнәр алалар, шул нигездә фонетиканы өйрәнү дә киңәя бара. Яңа сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү – сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау, сүзнең морфологик төзелешен һәм грамматик формаларын тикшерү белән тыгыз элемтәдә бара. Лексика бүлегендә сүз һәм аның лексик мәгънәсе, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр; синоним, антоним, омонимнар турында беренче фәнни мәгълүмат алалар. Мәктәптә лексикология укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе – укучыларны төрле сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү. 3 нче сыйныфта укучыларга морфология һәм аның состав өлешләре турында төшенчә бирелә. Бер тамырдан берничә яңа сүз ясалу, кушымчалар, аларның яңа сүз ясаудагы роле аңлатыла. буларак кабул итәләр. Тел өйрәнү укучы өчен белем алуның төп нигезе, аны уйларга һәм күзалларга өйрәтүдә, иҗади мөмкинлекләрен үстерүдә төп чараларның берсе булып тора. Шул ук вакытта, укучылар телдән һәм язма формада аралашу өчен, төрле мәгълүмати чараларның мөмкинлекләреннән киңрәк файдалана белергә дә өйрәнәләр. 3нче сыйныфны тәмамлаганда, укучылар телдән һәм язма сөйләмнең дөреслеге кешенең гомуми культурасы дәрәҗәсен билгеләвен дә аңлыйлар. Алар туган телдәге башлангыч орфоэпик, лексик һәм грамматик төшенчәләрне, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үзләштерәләр. 3нче сыйныф ахырына укучылар хатасыз яза белүне гомуми үсеш дәрәҗәсенең күрсәткече буларак кабул итә; орфографик кагыйдәләрне, тыныш билгеләрен урынлы куллана белү җөмлә төзегәндә һәм бирелгән җөмләләрне тикшергәндә кирәк булуына ышана; тел белеме бүлекләре – лексикология, сүз төзелеше, морфология һәм синтаксис буенча башлангыч мәгълүмат ала, тиешле күләмдә тел берәмлеге буларак аваз, хәреф, сүзнең мәгънәле кисәкләре, сүз төркемнәре, җөмлә кисәкләре, гади җөмләләрне табарга, аларга характеристика бирергә һәм чагыштырырга өйрәнә, бу исә үз чиратында укучыга алга таба катлаулырак төшенчәләр белән эш итәргә таяныч була. Нәтиҗәдә укучыда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну барлыкка килә, һәм ул алдагы сыйныфларда татар теле буенча алачак белемнең нигезен тәшкил итә.

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

    Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесе “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия” нең 2015-2016 уку елына 1-11 сыйныфларда укыту планы буенча 3 нче сыйныфта татар теле дәресләренә, атнага 3 сәгать исәбеннән, елга 102 сәгать бирелә

   Татар теле  өйрәнүнең шәхси, предметара, предмет нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр:

  • туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;
  • табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;
  • башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;
  • укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;
  • әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;
  • эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;
  • башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;
  • балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;
  • куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

Предмет нәтиҗәләре:

      -    татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

      -    телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

Предметара нәтиҗәләре:

 -    укучыларда татар телен сәнгатьнең башка төрләре  ярдәмендә  мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият–сәнгать белән даими кызыксыну формалаштыру;

 -   татар теленә бәйләнештә, туган телнең матурлыгына һәм байлыгына хөрмәт тәрбияләү;

 -   мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм  мәгълүматлы, башка халыкларның сүз һәм язу сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү; 

 -   үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру, һөнәрләр дөньясы белән танышу, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү,аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру;

 -   язу эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру;

 -   әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру;

 -   максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын        эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру;

-   план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау;

-  ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү;

-  проблеманы чишүдә берничә вариант табу,аларны кулланып карау;

-  үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;

-  кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

-  эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;

-  сызым, схема, таблица, шартлы рәсем, план, күчерү,үзгәртү, төзү;

-  охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру;

-  бербөтенне өлешләргә бүлү;

-  аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салу;

-  нәтиҗә чыгару;

-  охшашлыклар урнаштыру;

-  проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;

- проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу;

- укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру –катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләү;

- дискуссиядә катнашу, сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан  сорашып белү;

- проблеманы ачу, аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү;

- эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү;

- үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

                                                                                         Программаның эчтәлеге.

                                     Орфограмма. 1—2 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау  (11 сәгать) 

   Орфограмма. Җәйге ял. Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Рәсем буенча хикәя язу. Хаталар өстендә эш. Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Сүзләргә хәреф-аваз анализы ясау. Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү. Ъ, Ь хәрефләре. Кереш контроль диктант.”Урманның дусты” Орфограммалар. Хаталар өстендә эш.  Я, ю, е хәрефләре. Алфавит. Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр. Сүз төркемнәре. Җөмлә. Орфографик һәм каллиграфик дөрес язу. Контроль күчереп язу. “Сыерчыклар”. Хаталар  өстендә эш. Орфограммаларны  кабатлау. Тест.

 

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы  (8 сәгать)

Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе. Алынма сүзләр.Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр. Әйтелеше бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр – омонимнар. Охшаш  мәгънәле сүзләр – синонимнар.Капма-каршы  мәгънәле сүзләр – антонимнар. Тотрыклы сүзтезмәләр. Синоним. Антоним.  Тотрыклы сүзтезмәләр темалары буенча искәртмәле диктант язу “Тоз”.

Сүз төзелеше. Сүз ясалышы  (8 сәгать)

Тамыр һәм кушымча. Сүз ясагыч кушымчалар.Төрләндергеч кушымчалар. Кушма сүзләр. Кушма сүзләрне ныгыту. Сүз төзелеше. Сүз ясалышы. Ӏчиреккә контроль диктант. “Гөлҗимеш белән Сандугач”. Хаталар өстендә эш. Парлы сүзләр. Сүз төзелеше. Сүз ясалышы темасын кабатлау. Тест биремнәре.

Сүз төркемнәре

Исем (13 сәгать)

Сүз төркемнәре. Сүзләрнең төркемнәргә бүленеше. Исем. Мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге роле. Ялгызлык исемнәр. Уртаклык исемнәр. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Баш килеш. Иялек килеше

Юнәлеш килеше. Төшем килеше. Чыгыш килеше. Урын-вакыт килеше. Бәйләнешле язма сөйләм. “Песи баласы”. Изложение язу. “Исем” темасын кабатлау. Тест биремнәре.

Фигыль (18 сәгать)

Фигыль сүз төркеменең мәгънәсе һәм сораулары.Фигыльнең барлык һәм юклык төрләре. Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше. Контроль күчереп язу. Өйрәнгән орфограммалар кергән текстны хатасыз, каллиграфик дөрес язу. Фигыль заманнары. Хикәя фигыль. Хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше. Хәзерге заман хикәя фигыль. Хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше. Хәзерге заман хикәя фигыль. Исем. Фигыль темасы буенча Ӏ яртыеллыкка контроль диктант. “Матурлык”. Хаталар өстендә эш. Үткән заман хикәя фигыль. Үткән заман хикәя фигыльнең төрләнеше. Киләчәк заман хикәя фигыль. Киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төре. Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төре. Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төренең төрләнеше. Киләчәк заман хикәя фигыльне ныгыту. Аңлатмалы диктант “Төнге аучы”. Фигыльләрнең күп мәгънәлелеге.. Бәйләнешле сөйләмне үстерү.”Карлар ява” изложение язу. “Фигыль” темасын кабатлау. Тест биремнәре.

Сыйфат (9  сәгать)

Сыйфатлар нәрсәне белдерәләр. Сыйфатларның җөмләдәге роле. Сыйфат дәрәҗәләре. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар

Сыйфат дәрәҗәләре темасы буенча ирекле диктант язу “Әниемә бүләк”.Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар. Кимлек дәрәҗәсен¬дәге сыйфатлар. Сыйфат дәрәҗәләре темасы буенча искәртмәле диктант язу.Сыйфат дәрәҗәләре темасын  кабатлау.

Алмашлык  (5 сәгать)

Алмашлыклар. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. Зат алмашлкларын килеш белән төрләндерү күнегүләре.Контроль күчереп язу. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше темасын кабатлау.

Кисәкчәләр (5 сәгать)

Кисәкчәләр. Кисәкчәләрнең язылышы. “Кисәкчәләр” темасы буенча 3 чиреккә контроль диктант. “Яз”. Рәсем буенча хикәя язу. Үткәннәрне кабатлау

Бәйлекләр (1  сәгать)

Бәйлекләр.

Җөмлә (9 сәгать)

Нәрсә ул җөмлә? Хикәя җөмлә. Сорау җөмлә. Өндәү (боеру) җөмлә. Тойгылы җөмлә. Җөмлә кисәкләре. Җөмлә кисәкләрен ныгыту. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җөмлә темасы буенча ирекле диктант язу. Җөмлә темасын кабатлау

Сүзтезмә (2  сәгать)

Сүзтезмә. Грамматик биремле контроль диктант формасында йомгаклау тикшерү эше

Бәйләнешле сөйләм (8 сәгать)

Бәйләнешле сөйләм. Сөйләм этикасы. Сөйләм этикасын ныгыту, практик куллану. Тасвирлау һәм хикәяләү текстлары. “Ямьле яз килде” темасына сочинение язу. Хаталарны төзәтү эше . Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Изложение язу Автобиография “. “Бәйләнешле сөйләм” темасын кабатлау. Тест.

Ел буена үткәннәрне кабатлау (4 сәгать)

Орфограммалар.Сүз төркемнәрен  кабатлау.Кисәкчәләр, бәйлекләр темаларын кабатлау. Йомгаклау дәресе. Җәйгә биремнәр.

Календарь-тематик план

Дәрес №

Дәреснең темасы

Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре

Дәресне үткәрү вакыты

Искәрмә

План.

Факт.

Орфограмма. 1-2 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

 (11сәгать)

1

Орфограмма.

Тел  турында мәкальләрне искә төшерү,рәсем буенча сөйләшү

01.09

2

Җәйге ял. Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Рәсем буенча хикәя язу.

Сүздә ничә аваз, хәреф барлыгын билгеләү буенча күнегүләр эшләү.

04.09

3

Хаталар өстендә эш. Авазлар һәм хәрефләр.

Уку, тәрҗемә итү, сүзләр язу.

05.09

4

Сузык һәм тартык авазлар. Сүзләргә хәреф-аваз анализы ясау.

Табышмаклар уку сүзләр язу, язылышын аңлату.

08.09

5

Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү. Ъ, Ь хәрефләре

Сүзләрне иҗекләргә аерып язу, басымын кую.

11.09

6

Кереш контроль диктант.”Урманның дусты” Орфограммалар.

Грамоталы  язу  күнекмәсен  тикшерү

12.09

7

Хаталар өстендә эш.  Я, ю, е хәрефләре. Алфавит

Сүздә ничә аваз, хәреф барлыгын билгеләү,  басымын кую.

15.09

8

Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр

Рәсем буенча сорауларга җавап бирү,терәк сүзләр белән җөмләләр төзү.

18.09

9

Сүз төркемнәре. Җөмлә

Уку, исемнәрне табу, сораулар кую.

19.09

10

Орфографик һәм каллиграфик дөрес язу. Контроль күчереп язу. “Сыерчыклар”

Рәсем буенча сорауларга җавап бирү,терәк сүзләр белән җөмләләр төзү.Күнегүләр эшләү.

22.09

11

Хаталар  өстендә эш. Орфограммаларны  кабатлау. Тест.

Хаталар өстендә эш. Орфограммаларны  кабатлау. Тест.

25.09

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы

( 8 сәгать)

12

Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе

Сүзләрне уку, мәгънәләрен аңлату,хәтердән язу

26.09

13

Алынма сүзләр.

Сүзләрне уку, мәгънәләрен аңлату, алынма сүзләрне табу, мәгънәләрен аңлату

29.09

14

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр

 

Сүзләрне уку, мәгъ нәләрен аңлату, күп  мәгънәле сүзләр

 табу, .

02.10

15

Әйтелеше бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр – омонимнар

Сүзләрне уку, мәгънәләрен аңлату, омонимнарны табу, мәгънәләрен аңлату

03.10

16

Охшаш  мәгънәле сүзләр – синонимнар

Сүзләрне уку, мәгънәләрен аңлату, синонимнарын табу, мәгънәләрен аңлату ребусны чишү.

06.10

17

Капма-каршы  мәгънәле сүзләр – антонимнар

Сүзләрне уку, мәгънәләрен аңлату, антонимнарны табу, мәгънәләрен аңлату

09.10

18

Тотрыклы сүзтезмәләр

Сүзләрне уку, мәгънәләрен аңлату, тотрыклы сүзтезмәләрне табу, мәгънәләрен аңлату

10.10

19

Синоним. Антоним.  Тотрыклы сүзтезмәләр темалары буенча искәртмәле диктант язу “Тоз”.

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү.

13.10

Сүз төзелеше. Сүз ясалышы

( 8 сәгать)

20

Тамыр һәм кушымча

Уку, сүзләрнең тамырларын, кушымчаларын табу.

16.10

21

Сүз ясагыч кушымчалар

Тәрҗемә итү, язу, кушымчаларын күрсәтү.

17.10

22

Төрләндергеч кушымчалар

Сүзләрнең тамырларын билгеләү.

20.10

23

Кушма сүзләр

күнегүләр эшләү, язу, кушымчаларын күрсәтү.

Диктант язу

23.10

24

Кушма сүзләрне ныгыту.

Уку,сүзләрнең кушымчаларын күрсәтү.

24.10

25

Сүз төзелеше. Сүз ясалышы темалары буенча Ӏчиреккә контроль диктант. “Гөлҗимеш белән Сандугач”

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү

27.10

26

Хаталар өстендә эш. Парлы сүзләр.

Диалогны уку, кагыйдәне өйрәнү

30.10

27

Сүз төзелеше. Сүз ясалышы темасын кабатлау. Тест биремнәре

Парлы сүзләр төзү. Сүз ясалышы темасын кабатлау. Тест биремнәрен үтәү

31.10

Сүз төркемнәре.

Исем 13 сәгать

28

Сүз төркемнәре. Сүзләрнең төркемнәргә бүленеше

Кагыйдәне уку, мисаллар уйлап әйтү, 97 нче күнегүне изложение итеп язу

10.11

29

Исем. Мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге роле

Предметны белдергән сүзләрне табу, исемнәргә сораулар кую, җөмләләр төзү

13.11

30

Ялгызлык исемнәр

Татарстан картасыннан географик атамаларны табу, аларны дәфтәргә дөрес итеп язу

14.11

31

Уртаклык исемнәр

Хәтердән язу

17.11

32

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

Исемнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру.

20.11

33

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Баш килеш

Исемнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемне килеш белән төрләндерү.

21.11

34

Иялек килеше

Исемнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемне килеш белән төрләндерү.

24.11

35

Юнәлеш килеше

Исемнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемне килеш белән төрләндерү.

27.11

36

Төшем килеше

Исемнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемне килеш белән төрләндерү.

28.11

37

Чыгыш килеше

Исемнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемне килеш белән төрләндерү.

01.12

38

Урын-вакыт килеше

Исемнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемне килеш белән төрләндерү.

04.12

39

Бәйләнешле язма сөйләм. “Песи баласы” Изложение язу.

Изложение язу. Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү

05.12

40

“Исем” темасын кабатлау. Тест биремнәре.

Тест биремнәрен үтәү.

08.12

                      Фигыль

18 сәгать

41

Фигыль сүз төркеменең мәгънәсе һәм сораулары

нишли? нишлиләр? сорауларына җавап биргән сүзләрне таба белү.

11.12

42

Фигыльнең барлык һәм юклык төрләре

нишли? нишлиләр? сорауларына җавап биргән сүзләрне таба белү. Мәкальләрдә фигыльләрнең барлык һәм юклык формаларын табу

12.12

43

Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

Фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү

15.12

44

Контроль күчереп язу. Өйрәнгән орфограммалар кергән текстны хатасыз, каллиграфик дөрес язу.

Контроль күчереп язу. Өйрәнгән орфограммалар кергән текстны хатасыз, каллиграфик дөрес язу.

18.12

22.12

45

Фигыль заманнары. Хикәя фигыль

Фигыльләрне заман белән төрләндерү.

19.12

46

Хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше. Хәзерге заман хикәя фигыль

Фигыльләрне заман белән төрләндерү.

22.12

47

Хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше. Хәзерге заман хикәя фигыль

Фигыльләрне заман белән төрләндерү.

25.12

48

Исем. Фигыль темасы буенча Ӏ яртыеллыкка контроль диктант. “Матурлык”

26.12

18.12

49

Хаталар өстендә эш. Үткән заман хикәя фигыль

Хаталар өстендә эш

12.01

50

Үткән заман хикәя фигыльнең төрләнеше

Фигыльләрне заман белән төрләндерү

15.01

51

Киләчәк заман хикәя фигыль

Фигыльләрне заман белән төрләндерү

16.01

52

Киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төре

Фигыльләрне заман белән төрләндерү

19.01

53

Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төре

Фигыльләрне заман белән төрләндерү

22.01

54

Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төренең төрләнеше

Фигыльләрне заман белән төрләндерү

23.01

55

Киләчәк заман хикәя фигыльне ныгыту. Аңлатмалы диктант “Төнге аучы”

Диктант язу

26.01

56

Фигыльләрнең күп мәгънәлелеге.

Сүзлекләр белән эшләү

29.01

57

Бәйләнешле сөйләмне үстерү.”Карлар ява” изложение язу

Изложение язу

41 бит язма эшләр

30.01

58

“Фигыль” темасын кабатлау. Тест биремнәре.

Тест биремнәрен эшләү.

02.02

Сыйфат

9 сәгать

59

Сыйфатлар нәрсәне белдерәләр

 Сыйфатның мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән таба белү.

05.02

60

Сыйфатларның җөмләдәге роле.

Сыйфатның мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән таба белү.

06.02

61

Сыйфат дәрәҗәләре. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар

Сыйфатның мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән таба белү.

09.02

62

Сыйфат дәрәҗәләре темасы буенча ирекле диктант язу “Әниемә бүләк”.

Диктант язу

12.02

63

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар

Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә кую

13.02

64

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар

Сыйфатларны артыклык дәрәҗәсенә кую

16.02

65

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар

Сыйфатларны кимлек дәрәҗәсенә кую

19.02

66

Сыйфат дәрәҗәләре темасы буенча искәртмәле диктант язу.

 Диктант язу

20.02

67

Сыйфат дәрәҗәләре темасын  кабатлау.

Тест биремнәрен эшләү

26.02

Алмашлык   5 сәгать

68

Алмашлыклар

 Алмашлыкларның мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән таба белү.

27.02

69

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерү

01.03

70

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерү

04.03

71

Зат алмашлкларын килеш белән төрләндерү күнегүләре.Контроль күчереп язу.

Контроль күчереп язу.

05.03

72

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше темасын кабатлау.

Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерү

12.03

Кисәкчәләр

5 сәгать

73

Кисәкчәләр

 Кисәкчәләрнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән таба белү.

15.03

74

Кисәкчәләрнең язылышы.

Кисәкчәләрне дөрес язу күнегүләрен үтәү

18.03

75

“Кисәкчәләр” темасы буенча 3 чиреккә контроль диктант. “Яз”

19.03

76

Рәсем буенча хикәя язу.

Рәсем буенча хикәя язу.

01.04

77

Үткәннәрне кабатлау

02.04

Бәйлекләр

1 сәгать

78

Бәйлекләр

Бәйлекләрне төрле килешләрдәге исемнәр белән куллану

05.04

Җөмлә

9 сәгать

79

Нәрсә ул җөмлә?

Җөмләне анализлау, җөмлә төрләрен билгеләү

08.04

80

Хикәя җөмлә.

Җөмләнең эчтәлеге, интонациясе, җөмлә ахырындагы тыныш билгесенә карап, хикәя җөмләне аеру.

09.04

81

Сорау җөмлә

Җөмләнең эчтәлеге, интонациясе, җөмлә ахырындагы тыныш билгесенә карап, сорау җөмләне аеру.

12.04

82

Өндәү (боеру) җөмлә. Тойгылы җөмлә

Җөмләнең эчтәлеге, интонациясе, җөмлә ахырындагы тыныш билгесенә карап, өндәү җөмләне аеру.

15.04

83

Җөмлә кисәкләре

Кагыйдәләрне уку, анализлау, күнегүләр ярдәмендә ныгыту

16.04

84

Җөмлә кисәкләрен ныгыту.

19.04

85

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

Җыйнак җөмләдән җәенке җөмлә ясау, җәенке җөмләдән баш кисәкләрне аеру

22.04

86

Җөмлә темасы буенча ирекле диктант язу.

Диктант язу

23.04

87

Җөмлә темасын кабатлау

26.04

Сүзтезмә 2 сәгать

88

Сүзтезмә

Сүзләргә сораулар кую, иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү

29.04

89

Грамматик биремле контроль диктант формасында йомгаклау тикшерү эше

Хаталарны төзәтү эше

30.04

Бәйләнешле сөйләм

9 сәгать

90

Текст

03.05

91

Бәйләнешле сөйләм

Диалог төзү, бәйләнешле сөйләм төзү

06.05

92

Сөйләм этикасы.

Аралашу осталыгына өйрәнү

07.05

93

Сөйләм этикасын ныгыту, практик куллану.

Тылсымлы сүзләр куллану, өлкәннәргә мөрәҗәгать итү, котлау открыткалары, хатлар язу

10.05

94

Тасвирлау һәм хикәяләү текстлары. “Ямьле яз килде” темасына сочинение язу

Тасвирлау һәм хикәяләү текстлары төзү

13.05

95

Хаталарны төзәтү эше

14.05

96

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Изложение язу

 Изложение язу

17.05

97

Автобиография

Автобиография язу

20.05

98

“Бәйләнешле сөйләм” темасын кабатлау. Тест

Тест эшләү

21.05

Ел буена үткәннәрне кабатлау

4 сәгать

99

 Орфограммалар.

Күнегүләр үтәү

24.05

100

Сүз төркемнәрен  кабатлау.

Күнегүләр, тест үтәү

27.05

101

Кисәкчәләр, бәйлекләр темаларын кабатлау.

Күнегүләр үтәү

28.05

102

Йомгаклау дәресе. Җәйгә биремнәр.

31.05

Укытучы өчен әдәбият.

  1. РФ  Законы «Об образовании в Российской Федерации» ( 29.12.2012 № 273-ФЗ)
  2. ТР Законы «Мәгариф турында» ( 22.07.2013 № 68-ЗРТ)
  3. Башлангыч гомуми белем бирүнең ФДБС.(Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2009 нчы ел 6 октябрендәге 373 номерлы  приказы белән расланган, Россиянең Юстмин-да 2009 нчы елның 22нче декабрендә 17785 номеры белән теркәлгән)
  4.  Татар теле – татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек 2 кисәктә, И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова.
  5.  К.Ф. Фәйзрахманова. Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2013 ел.
  6. “Татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында эшләүче укытучылар  өчен методик кулланма” И. Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2013 ел.
  7. И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. Татар теле - Мөстәкыйль эш дәфтәре- татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен - Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2013 ел 
  8. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы Н.Гыймадиева, Р.Галләмова Казан, 2005.
  9. Татар телендә тыныш билгеләре Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов Казан “Мәгариф”
  10. “Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары
  11. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.                                                 

Укучы өчен әдәбият.

1. Татар теле – татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек 2 кисәктә, И.Х.Мияссарова; К.Ф. Фәйзрахманова.

2. И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. Татар теле - Мөстәкыйль эш дәфтәре- татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен - Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2013 ел 

3. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр

                                                            Интернет-ресурс материалларын файдалану:

Сетевое объединение методистов

http://center.fio.ru/som

В разделе «Начальная школа»:

  • разработки к урокам;
  • новинки литературы;
  • программы по предметам;
  • официальные документы.

- Газета «Первое сентября»
       
http://nsc.1september.ru/

«Начальная школа»:

  • Избранные материалы газеты "Начальная школа". Лучшие публикации. Методические рекомендации, сценарии уроков, примеры тематического планирования по различным учебно-методическим комплектам, сценарии праздников, олимпиады, викторины ...  

- Каталог ресурсов на Российском образовательном портале
http://school.edu.ru/catalog.asp

Раздел «Начальная школа»

  • Интеллектуальное развитие и обучение (материалы по предметам);
  • Досуг;
  • Воспитание;
  • Психофизическое развитие

- Сеть творческих учителей /ИКТ в начальной школе

http://www.it-n.ru/communities.aspx?cat_no=5025&tmpl=com

                                                             3 сыйныф өчен татар теленнән арадаш аттестация эшене материалы һәм бәяләү критерийлары

Арадаш  аттестация материалының характеристикасы, структурасы һәм эчтәлеге

-эшнең максаты: татар теленнән белемнәрне тикшерү һәм аның сыйфатын бәяләү,  укучылар ирешкән белем дәрәҗәсенең 3 нче сыйныфны тәмамлаучылардан таләп ителгән белем һәм күнекмәләргә туры килү-килмәвен ачыклау.  

-структура: диктанттан һәм грамматик биремнән тора. Грамматик бирем 3 биремнән тора.

-материал үрнәге

Урманда.

         Мин Казан шәһәрендә яшим. Җәйге каникулда авылга кайтам.

          Беркөнне дәү әтием мине нарат урманына алып барды. Ни генә күрмәдек  без анда! Кошлар сайравын тыңладык. Бурсык оясын күрдек. Эзләр дә бар иде. Аннары дәү әти нарат җиләге урынын тапты. Җиләге бик тәмле, әмма быел вак икән. Яңгыр азрак булгандыр. Бөрлегән дә җыйдык. Күлдә су коендык.

        Урманда күргәннәремне мәктәптә малайларга да сөйләрмен әле.

Грамматик биремнәр.

I вариант.

  1. Беренче җөмләдә баш  һәм иярчен кисәкләрнең астына сыз, сүз төркемнәрен билгелә.
  2. Тиешле хәрефләрне куеп яз.

Ят…мә, вәг…дә, дәр…я, шигыр…, ал…япкыч, дөн…я, көн…як.

I I вариант.

  1. Беренче җөмләдә баш  һәм иярчен кисәкләрнең астына сыз, сүз төркемнәрен билгелә.
  2. Тиешле хәрефләрне куеп яз.

Төн…як, табигат…, Ях…я,  юн…ле, кул…яулык, сәгат.., шагыйр….

                                            Эш түбәндәгечә бәяләнә.

Контроль диктантны бәяләү:

 “5” -  хаталар һәм төзәтүләр юк, эш пөхтә, ачык язылган.

“4” – 2 орфографик, 1 пунктуацион хата яисә 1 орфографик хата, 2 пунктуацион хата.

“3” - 3 орфографик, 2 пунктуацион хата яисә 5 орфографик хата, 1 пунктуацион хата.

“2” – 6-7 орфографик хата.

       

  Грамматик биремнәрне бәяләү:

“5” – биремнәр хатасыз үтәлгән, кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, мөстәкыйль кулланылган;

“4” - кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә, белеп кулланылган;

“3” – билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, биремнәрнең яртысыннан азрагы дөрес үтәлгән.

“2” – материал начар үзләштерелгән, грамматик биремнәрнең күпчелеге үтәлмәгән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...

2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Бу программада 2 нче сыйныф укытучылары өчен эш программасы тәкъдим итәм....

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....

1 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

1 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....

Гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфы өчен" Татар теленән" эш программасы

   Гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:      -   башлангыч го...