"Безнең гаилә", 1 класс, рус төркеме
план-конспект урока (1 класс) на тему

Шәмсиева Илгизә Альберт кызы

1 нче сыйныфта уен технологиясе кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Шәмсиева Илгизә Альберт кызы,

Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “2 нче лицейның” татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес темасы: Безнең гаилә

1 нче класс, рус  төркеме.

Дәреснең максатлары:

1. Белем бирү: гаилә, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел, кеше  сүзләре белән таныштыру; : гаилә, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел сүзләренең берлек санда 1 нче зат тартым белән төрләнүен формалаштыру;

2. Үстерү максатыннан УУГ:

2.1. Танып-белү гамәлләре: ике яки берничә предметның , күренешнең гомуми билгесен табу;  аерым билгеләре буенча предмет яки күренешләрне чагыштыру; интонацияне  сиземли белү күнекмәләрен формалаштыру; үз фикереңне дәлилли белергә өйрәнү; чагыштырып, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү.

2.2. Регулятив УУГ: билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат кую, мөмкин булган чишү юлларын билгеләү.

2.3. Коммуникатив УУГ: укучыларның аралаша белү сәләтен үстерү ( бер-берсенә карата аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре формалаштыру); уку һәм  танып белү процессында позитив мөнәсәбәтләр булдыру;  мәгълүматны туплау өчен  күмәк эш башкару күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү.

3. Тәрбияви максат: гаиләдә бер-береңә карата ихтирамлы булу өчен җирлек тудыру.

Дәреснең тибы : яңа лексик күнекмәләр формалаштыру( яңа материалны аңлату)

4. Дәрестәкулланылган метод һәм алымнар: натураль ( табигый) метод  һәм сөйләтү, чагыштыру алымнары

Укучылар белән эш формалары : фронталь һәм төркемнәрдә эш.

Җиһазлау : компьютер, экран, күрсәтмәлелек өчен рәсемле  карточкалар, картиналар, курчак, криптограммалар.

Дәреснең технологик картасы.

Дәреснең дидактик этаплары

Дәрес этапларының төп максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Дәрес этапларының нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәсе

Предмет нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗә

  1.   Мотивацион этап.

Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү.

1. –Исәнмесез, кызлар! Исәнмесез , малайлар! 

Мин- Илгизә Альбертовна, ә синең исемең ничек? Син бик матур кыз, Радмилла.

1. – Исәнмесез, укытучы апа!

- Рәхмәт, сез дә матур.

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аңа җавап бирә белү.

Туган телне өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру

                II.      Уку мәсьәләсен кую.

.

  1. –Смотрите, у меня

есть ключик от замка. Он маленький, красивый. А у вас есть? Покажите мне. Он у вас какой?

-Давайте сейчас мы закроем свои русские язычки на замок, а татарские язычки оставим. И будем разговаривать. только на татарском, хорошо? Тчик, тчик

  1.  – Сәгать кайда?  

Хәзер сәгать ничә? Сәгать ун, туган тел дәресен башлыйбыз.

3. “Гномиклар ” уены.

 -Уйныйбызмы?  Урманда гномиклар яши. Алар укытучы әйткәнне кабатлый.

Әти, әни, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел, гаилә.

Укытучы тактада эленеп торган картиналар ярдәмендә сүзләрнең мәгнәсен аңлатып бара.

  –Вот, у меня золотой и т. д

 

Укучылар укытучы белән бергә йозак бикләгән хәрәкәт ясыйлар, ачкычларын тартмага салып куялар.

-–Тегендә( шкафта)

   - 1, 2...10

Укучылар төрле интонация белән  укытучы артыннан кабатлыйлар.

Регулятив УУГ:

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Саннарны кабатлау,кушымчаларны  дөрес куллану, сорауларга җавап бирү.

Дәрестә татар телендә генә сөйләшүгә җирлек тудыру.

Танып –белү гамәлләре : интонацияне  сиземли белү күнекмәләрен формалаштыру

III.     Уку мәсьәләсен чишү

Яңа лексиканы сөйләмгә кертү, фигыльләрнең барлык һәм юклык формаларын гамәли ныгыту,-мы/-ме кисәкчәләрен кабатлау.

1. - Уйныйбызмы?

“Кем юк?” уены.

Укытучы классны 3 төркемгә бүлә

(  “рус телен” йозактан ачкан хәрәкәт ясый).

-Ребята, найдите на рисунках: кого нет? Какая команда первая найдет, та и победила.

 (әти, әни, апа, абый, әби, бабай, эне, сеңел).  Укучылар бергә эшлиләр.

  1. Тел чараларын аңлы

рәвештә куллана белү.

Ишек шакыган тавыш.

-Анда кем бар? Әйдәгез, сорыйбыз.

-Мин -кыз.

-Әйе, мин яхшы малай.

-Исәнмесез! Минем исемем –Алсу. Ә синең исемең ничек?

  1. “Рәсем”

-Бу-минем гаиләм.  Бу -минем  әнием ( әтием, әбием, бабам, апам, абыем, энем, сеңлем). Әйдәгез, бергә әйтәбезю.

 Укучылар Алсу артыннан хор белән  кабатлыйлар.

-Уйныйбыз.

-Син кем?

-Син яхшы кызмы?

-Рәхим ит!

- Исәнме! Минем исемем-Лида ( мин-Лида) һ.б.

-Бу-минем әнием.

-Бу –минем әтием.

-Бу –минем әбием.

Бу –минем бабам.                       –Бу-минем гаиләм.

-Бу-минем апам.

-Бу-минем абыем.

-Бу минем энем.

-Бу –минем сеңлем.

ТБУУГ: бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу

КУУГ:  төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү

Уеннар аша хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын кабатлау.

IV.

Н

Ы

Г

Ы

Т

У.

V.

БЕ-ЛЕМНӘР-НЕ

ТИК-ШЕ-РҮ

VI.

РЕФ-ЛЕК-СИЯ

Яңа лексик күнекмәләрне гамәли ныгыту, белемнәрне системалаштыру.

1.“Мәктәп-мәктәп уены”

-Кем укытучы була? Ә кем Алсу була?

Ике укучы такта янында әңгәмә оештыралар.

     2.-Уйныйбызмы?

Укучылар парлашып басалар да “Бу-мин,бу-син” хәрәкәтле уенын башкаралар.

3.”Лото” уены.

-Алсу, хәзер нишлибез?

-Әйдәгез уйныйбыз. Өч  командага бүленегез. Менә бу сүзләрне рәсемнәр белән  каплагыз. Кем беренче?

 

1.”Өй”

-Бу- минем өй.  Ә бу кем?

Укучылар өстәлдән рәсемнәрне алалар һәм өй макетына  беркетә баралар.

-Укучылар, әти, әни, әби,бабай-бу нәрсә?

1.Алсу укучылардан сорый:

-Бүген дәрес яхшымы( баш бармагын өскә  күрсәтә), начармы ( баш бармагын аска төшерә)?

2. Алсу  китә.

-Сау булыгыз,кызлар-малайлар!

3. –Дәрес бетте. Сау булыгыз!

 

Укытучы:-Бу –кем?

Алсу :  - Бу –минем әнием.

Укытучы : Ә бу- кем?

Алсу: -Бу –мине әтием һ. б.

-Уйныйбыз!

Укучылар 3 командага бүленеп, Алсу өйрәткән уенны уйныйлар.

-Бу-минем әнием ( әтием, апам , абыем, әбием, бабам, энем, сеңлем).

-Бу-минем гаиләм.

-Бу-гаилә.

Укучылар , үзләренең кичерешләреннән чыгып, дәрескә бәя куялар: баш бармак өстә-ошады, яхшы; баш бармак аста-начар, ошамады.

-Сау бул, Алсу!

КУУГ:

Бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү. Башкалар белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү( парлы диалог)

Классташлар белән  дустанә аралашугаңҗирлек булдыру.



Предварительный просмотр:

C:\Users\1\Downloads\23548801.jpg

C:\Users\1\Downloads\Family-Cliparts-6.jpg

C:\Users\1\Downloads\i8I40HHAV.jpg

C:\Users\1\Downloads\iTYF1O99J.jpg



Предварительный просмотр:

C:\Users\1\Downloads\2657e82f0e9ff0a.jpg

C:\Users\1\Downloads\3840.jpg

C:\Users\1\Downloads\i4ROFDN5H.jpgC:\Users\1\Downloads\iG0IPUOEF.jpg

C:\Users\1\Downloads\i8EUNHK33.jpgC:\Users\1\Downloads\iQVY2YPZF.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теленнән эш программасы 1 класс рус төркеме

1 сыйныфның рус төркеме өчен эш программасы...

укудан эш программасы 1 класс рус төркеме

1 классның рус төркеме өченэш программасы...

Пп хәрефе һәм авазы. 1 класс рус төркеме.

1 нче Г сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы.Тема: Пп хәрефе һәм авазы.Тип: ГККМаксат:1)                Пп хәрефе...

"Безнең гаилә.(Наша семья)" 1нче сыйныфлар өчен татар теленнән презентация (рус төркеме)

Бу презентация 1нче сыйныфта укучы рус балалары өчен төзелгән....

Дәреснең технологик картасы. Г. Тукай. "Безнең гаилә" (3 нче сыйныфта рус балаларына әдәби уку дәресе)

Дәреснең  технологик картасы. Әдәби уку дәресе. УУК “Күңелле татар теле”. 3 нче сыйныф....

Габдулла Тукайның "Безнең гаилә" шигыре өстендә эш.

Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштыру, шигырьләрен, әкиятләрен укуда теләк тудыру...

"Киемнәр", 2 класс ( рус төркеме)

В.Н.Мещерякова  методикасына нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсе...