Сыйныфтан тыш чара.Тема: "Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре".
методическая разработка (4 класс)

Гимадеева Рамзия Раисовна

 "Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре".

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре

Максат: халкыбызның милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен саклау;
җырлы-биюле уеннарын уйнау;
балаларда халкыбызның милли сәнгатенә хөрмәт хисе тәрбияләү.


Җиһазлау: сандык, түбәтәй, калфак, алъяпкыч, чиккән сөлгеләр, диск, магнитофон

                                             Барышы

Өй күренеше. Тәрәз төбендә яран гөл үсә. Түрдә -сандык. Бер читтә-өстәл. Аның өстендә милли ризыклар. Бүлмәгә самовар тоткан әби, аның артыннан кыз бала керә.


Кыз. Әбием! Әйтергә дә онытып торам, бүген безгә минеп дусларым килергә тиеш. Мин аларга синең сандыкта кадерләп саклаган милли киемнәр турында сөйләгән идем. Аларның бу әйберләрне күрәсе килә. Ә без әле милли киемнәр турында бик күп шигырь, җыр, бию дә өйрәндек. 


Әби.

 Иптәшләреңне чакырып бик яхшы эшләгәнсең, кызым. Тәмле ризыклар- үзебезнең милли ашларны пешердем. Сыйлармын үзегезне. Сандыгымда сакланган милли киемнәр турында да сөйләрмен. Без яшь чагында уйнаган уеннарны да өйрәтермен.


Кыз.(тәрәзәдән карый) Әбием! Кунакларым килеп тә җитте.(балалар керә)
Балалар. Исәнмесез! Хәерле көн!


Әби. Әссәламегаләйкем, балаларым. Күптән инде үзегезне күргәнем юк, үсеп тә киткәнсез. Түргә узыгыз, утырышыгыз.(Балалар утыралар, әбинең оныгы дусларына мөрәҗәгать итеп сүз башлый)


Кыз. Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә.
Әйдәгез сорыйк үзеннән

 Ачып күрсәтсен безгә.

(ул арада әби, эшен тәмамлап, сандык янына юнәлә)


1 бала.

 Каян аңлап алды икән

 Әби безнең теләкне?
Түрдә торган сандыгын ул

Үзе ачып күрсәтте.

(Әби сандыгын ача, кулына матур итеп чигелгән түбәтәйне ала)


Әби. Балакайларым! 
Татар хатын-кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.


- Менә бу бабагызның түбәтәе. Мин аны бик кадерләп, аның истәлеге итеп саклыйм. Ә сезенең түбәтәй турында ишеткәнегез бармы? Соңгы вакытларда түбәтәй кигән кешеләр дә ешрак очрый башлады.

Кыз. Әбекәй, без түбәтәй турында күп шигырьләр өйрәндек, кул эшләре дәресендә хәтта без аны үзебез бизәдек тә. Әбием, безне дә тыңла әле.


1 бала.

 Балкып тора түбәтәйләр

 Энҗе бөртекләр белән

Алар монда килгән гүя

 Чын әкият иленнән.


2 бала. 

Мөселманга фарыз баш киеме-
Үзе матур, үзе бәләкәй.
Әллә кайдан нурлар сибеп тора
Кызлар чиккән милли түбәтәй.


3 бала. 

Бәрхетләрдән тегелгән,
Ука белән чигелгән,
Нәкышләре көмешләргә,
Алтыннарга күмелгән.


4 бала.

 Түбәтәйне кем кигән?
Иң элек бабам кигән.
Бераз үсә төшкәчтен,
Әтием алып кигән.
Кигән аны малайлар,
Яшүсмерләр, агайлар,
Түбәтәйне син сакла,
Аны башыңнан салма.


Әби.

 Бу татарның милли баш киеме

Килешә ул кемнәр кисә дә

Исеңдә тот балам, кадерен бел,
Гасыр буйлап килгән ул безгә.

(Әби, сандыгыннан түбәтәйләр алып, малайларга бүләк итә.Аларны мактый-мактый, рәхмәтләр әйтеп, башларына кидерә.”Түбәтәй” уенын уйнарга тәкъдим итә.)

“Түбәтәй” уены уйнала. 


Әби.

 Рәхмәт, балакайларым! Олы кешен сөендергәнегез өчен. Яшь чакларым искә төшеп китте. Без дә шулай күңелле итеп уйный идек. Кая әле, яшь чагымда кигән калфагымны сезгә дә күрсәтим.


(Әби сандыктан калфагын ала, оныгының башына кидерә, аңа сокланып карап тора). Ул арада
оныгы сүз башлый). 


Сандыкта ятты озак

Әбием чиккән калфак

 Ул калфакны әнием дә

Кадерләп кигән һәрчак.


Милләтемнең нуры анда

 Ука, чугы, чачагы.
Онытма, ядкарь бүләк-
Әбиемнең калфагы.
Уртага бер кыз белән бер малай чыга.
“Кәләпүшем, калфагым” җыры башкарыла.

Әби:
Рәхмәт, балакайларым, матур җырыгыз өчен. Сөмбел кызыма сокланып карап туя алмыйм. Без яшь чагында тага торган чулпылар таккан Кайлардан алдың аны?

 

Бала

. Миңа аларны дәу әнием бүләк итте.

Чың-чың итеп чыңлыйлар

Толымнарда чулпылар.

Иң башыма хәтле теште

 Матур көмеш алкалар.

Минем йөрәгемне кага

Әбиемнең чулпы чыңы.

Яңа буын оныклар да

 Чыңлатыр микән аны?

 Әби. Сезнең кебек акыллы, мәрхәмәтле, милли сәнгатебезне яратучы балалар булганда милли киемнәребез югалмас. Аларны киючеләр көннән-көн күбәер алла боерса

Бала.

Калфак, яулык, кулмәк, камзул — Болары безгә таныш. Сөйләгезче, кайчан туган Татарда читек-кәвеш?

2 нче бала

 Мин беләм. Теләсәгез сөйлим.

 Борын-борын заманнарда

 Болгар иле булган, ди.

Безнең борынгы бабайлар

Шушы илдә торган ди

Ул бабайлар әйбәт күннән

 Читекләр теккәннәр, ди.

Читек киеп, дөнья буйлап

Сәудә дә иткәннәр, ди.

 Шушы нәни генә читек

Таныткан ди халыкны, 
Хезмәт сөю бабайларга

Китергән ди байлыкны.

 Ул заманда күп халыклар

Чабата кигәннәр, ди,

 Ә безнең Болгар бабайлар

Читектән йөргәннәр, ди.

Читек кигән бабайларга

Куркып яу да кермәгән,

 Читекле Болгар илендә

Эч пошырып йөрмәгән.

 Бизәк төшкән читекләрне

Читеклер дип йөрткәннәр,

 Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

 Кыз. 

Әбием, күңелле уен өйрәткәнең өчен зур рәхмәт. Без читекләр турында җырлар да, биюләр дә беләбез. Син утырып ял ит, ә без сиңа биеп күрсәтербез.

Бию(татарча)

 Әби. Бигрәк оста биисез, читекләр дә үзегезгә бик килешеп тора. Болай булгач, сандыгымдагы алъяпкычымны да сезгә күрсәтмичә булмас инде. Әдилә балакаем, синең туган көнеңә дип чиктем бу алъяпкычны.

 Кыз

.Алъяпкычымның бизәге

Нурлар сибә йөземә.

Чәчәк төшкән һәрбер кием

Килешәдер уземә.

Әби. Амин! Шулай булсын. Сез сөйләгән шигырьләрне, жырларны тыңлап вакытның үткәнен сизми дә калганмын. Сандыгымда сезгә курсәтәсе тукыган, чиккән сөлгеләрем дә, эскәтерләрем дә, башка әйберләрем дә бар. Алары турында икенче вакыт. Аларның матурлыкларына карап бергә сокланырбыз. Ә хәзер әйдәгез, узегезне тәмле ризыклар белән сыйлыйм бергәләп, тәмле итеп, чәйләр эчик.

Уртага ике бала чыга.

1 нче бала.

Бу байлыкны урнаштырып,

 Әби сандыгын япсын,

 Безнең кебек балаларга

Аны ачып курсәтсен.

(Әби керә.)

 Әби.

Бу чигешләр, бу бизәкләр

 Килә ерак чорлардан,

Үсәр татар балалары

Илһам алып шулардан.

 Әби. Безнең милли сәнгатебезне дәвам иттерүчеләр ишәйгәннән-ишәя бара. Шуңа күрә дә гореф-гадәтләребез яшәр, чәчәк атар, ә милли киемнәребез тормышта үз урынын табар дип өметләнәбез.

                      Җыр: “Очрашу”

  Коркачык башлангыч гомуми белем мәктәбе

Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре

                                                     2019-2020 нче уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сау бул, башлангыч - сыйныфтан тыш чара.

Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага “Сау бул башлангыч!” дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән, технология дәресендә укучылар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә о...

Шәүкәт Галиев иҗаты буенча сыйныфтан тыш уку дәресе.

Шәүкәт Галиевның  тормыш юлы һәм ижаты белән танышу....

"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....

Сөмбелэ бәйрәме.1 нче сыйныф өчен әдәби укудан сыйныфтан тыш чара.

Көз ел фасылына карата сыйныфтан тыш чара.Яшелчә, җиләк җимешләр турында кыска шигырьләр белән  бакчадагы  күренеш.Җыр- биюләр кичәгә тагы да бер ямь өсти....

Сыйныфтан тыш чара: «Чәй яны – гаилә җаны»

Бу сыйныфтан тыш чара - башкарылган проект эшенең нәтиҗәсе. Бу проект эшен яклауда балаларның ясаган чыгышлары. Эш дәвамында балалар бик актив катнаштылар, мәгълүматлар тупладылар, сорашулар үткәрделә...

Юлларда сак булыйк! (сыйныфтан тыш чара )

Пропаганда правил дорожного движенния среди учащихся.Предупреждение детского травматизма.Проверка и закрепление навыков безопасного поведения детей....

Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш эшләү өчен “Урланган балачак” темасына проект эше.

Проект эше мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.Эшнең нигезе- тикшеренү эше.Башлангыч сыйныф укучылары өчен  шактый күп көч таләп итә торган хезмәт.Проектның максаты:...