Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш эшләү өчен “Урланган балачак” темасына проект эше.
проект (2 класс) по теме

Хакимова Гузалия Рафкатовна

Проект эше мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.Эшнең нигезе- тикшеренү эше.Башлангыч сыйныф укучылары өчен  шактый күп көч таләп итә торган хезмәт.

Проектның максаты: иҗади эзләнүле эшчәнлек аша башлангыч сыйныф укучыларын туган илне(туган авылны) яратырга һәм авылдашларын хөрмәтли белергә өйрәтү, тарих белән кызыксындыру,иҗади эзләнү күнекмәләре булдыру.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt-2.doc122 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы  Әтнә  муниципаль  районы

муниципаль  бюджет  белем  бирү  учреждениесе

«Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш эшләү өчен

          “Урланган балачак”                  

темасына     проект эше .

                              Төзеде: I квалификацион категорияле

                                         башлангыч  сыйныф  укытучысы

                                      Хакимова Гүзәлия Рәфкать кызы

                           Башкаручылар: 2нче сыйныф укучылары

                                            Комыргуҗа , 2014 ел

 Проект эше мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.Эшнең нигезе- тикшеренү эше.Башлангыч сыйныф укучылары өчен  шактый күп көч таләп итә торган хезмәт.

Проектның максаты: иҗади эзләнүле эшчәнлек аша башлангыч сыйныф укучыларын туган илне(туган авылны) яратырга һәм авылдашларын хөрмәтли белергә өйрәтү, тарих белән кызыксындыру,иҗади эзләнү күнекмәләре булдыру.

 Проектны башкаруда                                    

-сыйныф җитәкчесенең роле: балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу,танып-белү процессында укучыларның кызыксыну хисләрен үстерү максатыннан кирәкле шартлар тудыру,эзләнү эшчәнлегенә этәргеч бирү ситуациясе булдыру;

-укучылар роле:проектның актив катнашучысы булу,барлыкка килгән проблемаларны чишү,кыенлыкларны җиңеп чыгу юлларын табу.

Проектны тормышка ашыру принциплары:

-системалылык ;

-яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу;

-ел фасылына туры килү;

-баланың шәхесен хөрмәтләү;

-бала белән сыйныфта,гаиләдә,әйләнә-тирәдә өлкәннәр белән үзара аралашу һәм хезмәттәшлек итү эшчәнлеге оештыру.

Проектның тематикасы: патриотик белем һәм тәрбия.

Проектның дәвамлылыгы: 2 ай.

Проектны тормышка ашыру юллары:

1.Бөек Ватан сугышы турында белемнәр туплау

-видео һәм документаль фильмнардан өзекләр карау;

-сүзлекләр белән эш(тыл,фронт,Советлар Союзы,солдат,ветеран кебек сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау);

-мәктәптә эшләүче Ш.Мәрҗани исемендәге тарих-көнкүреш музеенда булып,чабаталар,чыпта сугу станоклары,кул тегермәне,өс-баш киемнәре белән танышып чыгу;

2.Әтнә районы Комыргуҗа авылында яшәүче тыл һәм сугыш ветераннары турындагы мәгълүматлар белән танышып чыгу.

3.Р.Миңнуллин,Р.Вәлиева,Ф.Яруллиннарның сугыш турындагы шигырьләрен табып уку.

4.Тыл һәм хезмәт ветераннары Әнисә апа Галимова,Фәния апа Хакимоваларның тормыш юллары белән танышу.

5.Әнисә апа Галимова белән сыйныфта очрашу оештыру.

6.Фәния апа Хакимованың өендә очрашу оештыру.

Көтелгән нәтиҗәләр:

1.Укучылар Бөек Ватан сугышы,аның авыр яралары турында күбрәк белде.

2.Балалар белән өлкәннәр арасында җылы мөнәсәбәтләр барлыкка килде.

3.Укучылар үзләренең нинди рәхәт заманнарда яшәүләрен аңладылар.

4.Туган илне, авылны ,аның кешеләрен яратырга һәм саклый белергә кирәклегенә тагын бер кат инандыла.

5.Эзләнү эше материалларыннан электрон альбом төзеп тапшырдылар.

Проект эшен йомгаклаганда түбәндәге сораулар буенча сөйләшү оештыру:

1)Проект эшендә иң кызыклысы нәрсә булды?

2)Аеруча нәрсә ошады?

3)Нинди яңалыклар белдең?

4)Бу теманы өйрәнүне дәвам итәр идеңме?

        

Кулланган материал һәм әдәбият:

1.Проектная деятельность в начальной школе(материалы по ФГОС НОО)

2.А.А.Аронов.Воспитывать патриотов.Книга для учителя.-М.,2009

3.Интернет-ресурслар.

4.Комыргуҗа авылы җирле үзидарәсеннән алган мәгълүматлар

2нче сыйныф укучыларының иҗади эше.

  Тыл   һәм хезмәт  ветераны

Галимова  Әнисә  Җамалый  кызы

Галимова Әнисә Җамалый кы

елның 1нче июлендә  Әтнә районы   Комыр-

гуҗа авылында крестьян гаиләсендә туа.

8 балалы гаиләдә Әнисә апага иркәләнеп ке-

нә үсәргә мөмкинлек һич тә булмый. Йорт-

тагы бөтен вак-төяк эшләр балаларга йөклә-

нелә.Әтиләре Җамалый абзыйны Бөек Ва-

тан сугышына алып киткәндә кыз Комыр-

гуҗа 7-еллык мәктәбенең өченче сыйны-

фында укып йөргән була.Бик авыр вакытлар

булуга карамастан , укуга омтылышларын

                                             югалтмаган ул: дәфтәрләр булмагач, иске

                                             китап араларына язып булса да белем алган.

 Мәктәпне тәмамлауга,Молотов урманнарына 6 ай урман чистартуга,соңрак Ла- еш урманнарына агач кисү эшләренә җибәрелгән.Ул чорларда агачны гади пилалар ярдәмендә кисеп аударганнарын искә төшерсәк,14-15 яшьлек кыз балаларның нинди хезмәтләр башкарганын күз алдына китерүе кыен булмас. Ул вакытларны искә төшереп сөйләгәндә Әнисә апаның күзләре дымлана.Калган хезмәт биографиясе терлекчелек өлкәсе белән бәйле аның-25 ел сыерлар сава,соңрак бозаулар карый,таналар тәрбияли.Хезмәтен бик яратып,төгәл итеп башкара .Эш нәтиҗәләрен күрү өчен түбәндәге исемлеккә күз салу җитә:

  • 1968нче ел,январь-  “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеме ;
  • 1980нче ел,.- “Ударник десятой пятилетки” күкрәк билгесе;
  • 1981нче ел, январь- “Лучшая доярка района за 1980 год” исеме;
  • 1983нче ел -- “Лучшая доярка района за 1982 год” исеме;
  • 1995нче ел – “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945г.”таныклыгы;
  • 2004нче ел-хезмәт ветераны таныклыгы;
  • 2004 нче ел –Бөек Ватан сугышы ветераны таныклыгы
  • Бөек Җиңүнең 50,55,60,65 еллыгы медальләре


     
Гомере буе хезмәттән башканы күрмәгән Әнисә апа несиягә чыккач та эшсез тормый-мәктәптә идән юа,бозаулар карый.Шул арада әнисе Гөлниса апаны тәрбияләп ,соңгы юлга озата;төп нигезгә кунакка кайтучы туганнарын хөрмәтли.

Төп йортның утын сүндермичә,нигезен таркатмыйча тыныч кына гомер итүче батыр йөрәкле Әнисә апабызга сәламәтлек,озын гомер,бәхетле картлык теләп каласы килә.Бүгенге тыныч тормышыбызны яулап алуда күрсәткән батырлыкларыгыз алдында баш иябез,рәхмәт әйтәбез!

  Галимова Әнисә апа истәлекләреннән

   “Әти сугышка киткәндә бер әнигә 5 бала калдык.Ашау яклары бик авырдан иде.Икмәк  бик аз булгач ,яз чыгу белән кырлардан өшегән бәрәңге ,ә болыннардан кузгалак җыеп ашый идек.Безнең сыерыбыз бар иде-шуңа күрә ачтан да үлмәдек.Сыер саварга утырганда ,әни безнең барыбызны да савыт тоттырып  ,үз янына тезеп утырта иде.Без җылы сөт эчеп ,тернәкләнеп китә идек.Әнинең зур тырышлыгы аркасында безгә ачка тилмереп утырырга бик туры килмәде.Шушы ук сыерларны ат урынына җигеп, әни белән басулардан көлтәләр ташыдык.Аннары әниләр бергә җыелышып ,сыерларга төяп,Коркачык стансасына ашлык илтәләр иде.Өлкәннәр белән рәттән 6 ел лобогрейкадан  учма төшердем. Болыннарда кул чалгысы белән печән дә чаптым, ындырда төрле эшләрдә дә йөрдем.

       Әтине сугышка 1942нче елның май аенда алдылар. Аны озатырга дип почтада эшләүче иптәшләре җыелышып килделәр(әти почта ташый иде ул вакытта).Әти сугыштан хатлар язды,кайту өмете белән яшәде.

Ләкин 1942нче елның август аенда аның үлүе турында хәбәр килде.

Калган гомеребезне әтидән башка гына яшәргә,аны сагынып тормыш итәргә туры килде.”

         

                               

 

 Тыл һәм хезмәт ветераны

 

     Хәкимова Фәния Әхмәтхан кызы

 

             

   

Хәкимова Фәния Әхмәтхан кызы 1931нче елның 15нче сентябрендә Комыргуҗа авылында туган.Гаиләдә 7 бала ,әти-әни.Тормышлары авырдан,йортлары тузган булган.Әтиләре, авыру булуга карамастан, гаиләсен җыеп Донбасс якларына алып чыгып китә.Фәния апага 1-2 нче сыйныфларны шунда урысча укырга туры килгән.Шулай яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башланган.Абыйларын сугышка алганнар. .Сугыш фронты якынлашкач,мон- дагы халыкны тылга озата башлаганнар. Товар вагоннарына төялеп Фәния апалар гаиләсе дә Казанга юл алган,киредән Комыргуҗага кайткан.Авылдагы тормыш та бик авырдан булган.Читтән кайтучылар буларак,аларның гаиләсенә аена кеше саен 600грамм икмәк бирә торган булалар.Аны кашыклап ашка салып кына тотканнар.Яз чыгуга кырдан черек бәрәңге җыйганнар,җәен кузгалак,кычыткан ашаганнар.Әле дә ярый сыерлары булган-сөт белән җан асраганнар.Комыргуҗада 7сыйныф тәмамлаганнан соң,Фәния апаның хезмәт биографиясе башланган.Башта урман кисүләрдә йөрсә,соңрак торф чыгаруга йөрткәннәр.Шул акчаларны җыеп өй салганнар.

Сыер савучы булып 44ел эшләп,пенсиягә чыккач та тик ятмаган әле хезмәт ветераны- 7ел күмәк хуҗалык ашханәсендә эшләгән.Тырыш хезмәте өчен күп кенә Мактау кәгазьләре,медальләргә лаек булган.

Бүгенге көндә бар булганына шөкер итеп,йортына килгән кунакларны тәмле ризыклар белән сыйлап тыныч кына гомер итеп ята хезмәт һәм тыл ветераны Фәния апа Хәкимова.

      Хәкимова Фәния апа апа истәлекләреннән

    “ Безнең балачагыбыз бик авыр елларга туры килде.Өс-баш начар,ул да берәр генә кат .Мунчага юынырга кергәч,салган киемнәребезне тизрәк юып элә идек-кабат киеп чыгарга кирәк.Аякта –чабата,аның да күтәрелмәлесе бөтен кешедә дә юк иде.Өйләргә салам ягып җылытабыз.

Әнинең самовар кайнатканда кырыйларына тезеп бәрәңге пешерүе-иң сөенечле вакыйга булгандыр,мөгаен.Тик ул берәр генә эләгә иде шул!

Әтнә базарыннан кәҗә мамыгы алып кайтып,йон бияләйләр бәйли идем(10 яшь чамалы булганмындыр).Акчасын җыеп кына бирәләр иде.Әти үлгәч,аны күмәргә шул акчаларны барып алып кайттым.Әтине тиешенчә күмдек.

           Иң үзәккә үткән нәрсә-чыпта сугу булгандыр.Һәр йортта булды инде ул вакытта.Юкә кайрыларын йорт саен өләшеп чыгалар,шуларны сызырып,станокларына куеп, күлүк сугабыз.Әзер чыпталарны санап,әз-мәз акчасын биреп ,җыялар иде.Мин бер көнгә 50 күлүк суга идем(бу күп инде).Чыпта сугу мәшәкате балаларга да,олыларга җитте инде ул вакытта.”

                                 

                               

                            Фәния әбидә кунакта.

Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 70 еллыгы якынлаша.Шушы уңайдан мәктәбебездә күп эшләр планлаштырылды.Без дә сыйныф җитәкчебез Гүзәлия Рәфкать кызы белән проект эшенә тотындык .Проектка “Урланган балачак” дип исем бирдек.Максатыбыз- тыл һәм хезмәт ветераннары турында белемнәр туплау булды.Сыйныф сәгатьләрендә сугыш турында кабат сөйләштек,видеофильмнар карадык,интернеттан мәгълүматлар эзләдек.Безне бигрәк тә авылыбыз ветераннары язмышы кызыксындырды.

Менә без тыл һәм хезмәт ветераны Фәния әби Хәкимовада кунакта.Аның авыр балачагы турында укытучыбыз сөйләгән иде инде.Шулай да безнең Фәния әбидән сорашасы нәрсәләребез күп калган булган икән.Ничек инде кыш көне чабата киеп кенә йөреп булсын?Ә черек бәрәңгене ничек итеп ашап була?3 нче сыйныф укучысы(безнең яшьтә) Мари урманнарыннан чанага утын төяп тартып кайта алганмы?Фәния әби сөйли дә сөйли, ә күзләре тулы яшьләр.Безгә бик тә уңайсыз булып китте.Укытучыбыз әйткәнчә,нинди рәхәт һәм бәхетле тормышта яшибез бит без!Кадерен генә белергә кирәк.

Хәйруллина Зилә

Комыргуҗа урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы

 

 

   

Р.S. Бу мәкалә районыбызда чыга торган “Әтнә таңы” газетасының 28 март 2014(№23) санында басылып чыкты.

Укучылар иҗат иткән шигырьләр.

      Өлкәннәрне хөрмәт итик.

Сугыш дигән афәтне

Ишетеп кенә беләбез.

Шуңа күрә бик бәхетле

Балалар да инде без.

Сугыш күргән әби-бабай

Безнең өчен зур үрнәк.

Өлкәннәрне гел хөрмәтләп,

Зурлап яшәргә кирәк!

                                       Хамидуллин Ислам.

        Урланган балачак.

Сугыш чыккан,бар дөньяны җимереп,

Тирә-юньне кара көйдереп.

Җыеп алган әти, абыйларны

Сабыйларның үзәген өздереп.

Әтиләрдән килгән хатлар гына

Җиңеләйтә алмаган тормышны.

Күпме сабый балачаксыз калган

Каргый-каргый явыз фашистны.

                                   

                                        Гобәйдуллина Алсинә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме...

Башлангыч класс укучылары өчен чыршы бәйрәме сценарие

Бәйрәмдә Убырлы, почтальон Печкин, куяннар һ.б. геройлар катнаша. Кыш бабай һәм   Карчәчәк балаларга төрле уеннар уйната....

"Әйләнә-тирә дөнья" фәне буенча 2 сыйныф укучылары өчен "Җир-су хайваннары" темасына тест

"Әйләнә-тирә дөнья" фәне буенча 2 сыйныф укучылары өчен тест...

Башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни тикшеренү һәм проект эшчәнлеге.

       Табигый байлыкларның кимүе,әйләнә - тирәнең пычрануы, кешелек җәмгыяте алдында зур бурычлр куя.  Планетабызның киләчәк язмышы, кешелекнең  яшәеше иң беренче...

"Башлангыч сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын, кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләр куллану" темасына чыгыш

quot;Башлангыч  сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын,кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләрнең берсе булган проект методын куллану...

“Сыйныфтан тыш чаралар аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү” темасына проект эше.

ldquo;Сыйныфтан тыш чаралар аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү” темасына проект эше....