Башлангыч сыйныф белән хушлашу- 4 сыйныф
план-конспект урока (4 класс)

Гумарова Гульгена Загитовна

Сау бул, башлангыч!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygarylysh_4.docx24.54 КБ

Предварительный просмотр:

Икенче сыйныф: 

1. Ямьле май иртәсен күреп

     Күңелләр канатланды.

     Бүген бездә бәйрәм дуслар

     Укулар тәмамланды.

            2.  Бәйрәм белән барыгызны

                 Котлыйбыз дуслар!

                 Безне дә бит котлар өчен

                 Кайтканнар кошлар.

3. Соңгы кыңгырау бәйрәме

     Бүген мәктәптә

     Дәртле җырлар яңгырыйлар

     Һәрбер тарафка.

            4. Кыңгырау чыны дүртләрне

                Дәшә соңгы дәрескә.

                Ягез дуслар каршы алыйк

                Кул чабып һәр шәхескә.

 

Кыңгырау чыны астында дүртенчеләр сафка чыгып баса.

   1нче алып баручы. Әйе, бүген безнең өчен зур бәйрәм. Без дүртенче сыйныфны бетереп, бишенчегә күчәбез. Әле кайчан гына беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап укырга килгән идек. 4 ел гомер сизелми дә узып китте.

2нче алып баручы.Бернче тапкыр сабакка бара бала,

                               Сумкасын асып, формасын киеп

                               Каршылый мәктәп, каршылый сөеп,

                               “Кеше бул!” – диеп,

                               “Кеше бул!” – диеп. 

1нче алып баручы.Бүгенгедә күз алдымда тора

                               Очар коштай йөргән чакларым.

                               Сумка тотып сабак укырга дип,

                               Борма сукмак буйлап атлавым.

 

2нче алып баручы.Якты йөзле укытучы алды,

                               Өйрәтте ул белем серләрен

                               Мәктәпләрдә дуслар белән бергә

                               Бик тиз үтеп китте көннәрем.

(Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”).

 

1нче алып баручы.   Барысы өчен рәхмәт, мәктәп,

                                             Рәхмәт сиңа, кара такта,

                                             Рәхмәт сиңа, әй әлифба

                                             Рәхмәт укытучы апа.

    

2нче алып баручы.Мәктәп. Укытучы. Бу ике сүз һәрберебезнең күңелендә. Укытучы! Бу сүздә күпме мәгънә. Бүгенге бәйрәм көнебездә аларга да бер җылы сүз табыйк.

 

1.  Беренче укытучы. Бу сүзләр

     Мәңгегә калырлар дөньяда

     Сагынып гел искә алырбыз

     Булсак та без еракта.

              2.  Минем нәни кулларымны

                   Сез эшкә өйрәттегез.

                   Ялгыш, хата, бозуларны

                   Язганда кисәттегез.

                   Күпме сабырлык сыйгандыр

                   Сезнең күркәм йөрәккә.

                   Барлык эшләрегез өчен

                   Сез бик лаек хөрмәткә.

3.  Төрле чакны апа күргәнсездер

     Сызылгандыр бик күп яралар.

     Күзегезгә кунган моңсулыкны

     Бары еллар гына дәвалар.

     Онытмабыз апа, сез бит безнең

     Үз апабыз кебек булдыгыз.

     Кирәк чакта безгә иң беренче

     Ярдәм кулын сез бит суздыгыз.

 

              4.  Тәүге тапкыр кулларыма

                   Әлифбаны син бирдең,

                   “Әйдә, балам, белем иле

                   Сине бик көтә”, – дидең.

                   Син өйрәттең хәрефләрне

                   Дөрес яз, тырыш дидең.

                   Әниемдәй якын кешем

                   Бары син генә идең.

  (Укытучыма җыры )

   

(Кыңгырау тавышы)

 

1.  Шулкадәр дә ягымлы,

     Тансык бу нинди тавыш?

     Яле, яле әйтеп кара

     Уйлап тап инде тырыш.

                 2.  Белмисезме? Көмеш тавыш

                   Ул кыңгырау тавышы.

                   Утырып тәмам туйгач

                   Шуннан яхшы бармы соң?

3.  Дәрес беткәнен белдереп

     Чыңлавын кыңгырауның

     Тиз ишетеп алабыз.

     Шундук чыгып чабабыз.

              4.  Тик дәрескә керергә дип

                   Чакырганда кыңгырау

                   Бик ишетеп бетермибез

                   Шуңа күрә еш кына

                   Соңа кала күбебез.

Котлаулар:   2 сыйныф укучылары.

2 нче сыйныфларның чыгышы

« Хәерле көн» җыры

 

1.  Ак юл сезгә дүртенчеләр

     Телиләр икеләр

     Авырлыкны җиңү өчен

     Табыгыз көчләр.

              2.  Җиз кыңгырау чыны сезне

                   Илтә олы юлларга.

                   Зур уңышлар юлдаш булсын

                   Сезнең барыр юлларда.

3. Хушлашу минуты чаң кага

     Укучы, сиңа ул юл сала

     Мәктәбең, дусларың, барысы

     Кул изәп озатып кала.

4. Сезнең белән хушлашырга

Матур сүзләр эзлибез.

Тормышыгыз гүзәл булсын,

Ак бәхетләр телибез!

 «Бәхет кошы» җыры.

2нче алып баручы.Сөекле туган телебез аша, белем дөньясында кайнашып, балачагыбызның иң күңелле 4 ел вакыты узып та киткән. Заяга узмаган ул еллар, без шушы кыска гына вакыт эчендә күпме белем, һөнәрлә үзләштердек.

(Презентация карау).

 

1нче алып баручы. Әле безне алда балачакның тагын күпме гүзәл мизгелләре көтәдер. Балачак ул бары бер генә, аның кадерен белик, әрәмгә уздырмыйк, кадерле дусларым!

 

 (Җыр “Балачак бәхет иле”)

Бәйрәмебез бик күңелле бара. Ләкин бераз моңсу да. Чөнки белем иленә безне беренче тапкыр алып кергән, беренче хәреф танырга өйрәткән укытучыларыбыз белән хушлашабыз.

Фирдәүсә апа, Гөлгенә апа

1.  Күңелсезлектә дә, шатлыкта да

     Сезнең янга бардык киңәшкә.

     Сезнең ярдәм белән ирештек без

     Төрле өлкәләрдә уңышка.

              2.  Сыйныф җитәкчебез Сезгә бездән

                   Рәхмәтнең иң-иң олысы,

                   Ярдәм кулы һәрчак суздыгыз Сез

                   Биреп безгә күңел җылысын.

3.  Рәхмәт сезгә апалар.

     Рәхмәт сиңа мәктәбем

     Синең алда рәхмәт әйтеп

     Башым түбән иямен.

              6.  Безгә ныклы белем биргән

                   Үз балаларыдай күргән

                   Якты йөзле укытучым

                   Безгә дәрес бирми бүтән.

                   Без укыган бу сыйныфка

                   Башка балалар килер.

                   Минем яраткан укытучым

                   Аларга белем бирер.

 

 

 

 1нче алып баручы. Белем иленең беренче баскычларын яулаганда сөекле апаларыбыз белән бергә төрле фәннәр укыткан укытучыларыбыз да безнең белән бергә булды. Лилия апа

 Бер тутырып күзгә карау белән                                                                                                      

Уебызны аңлый алдыгыз.                                                                                                               

Шуңа күрә безнең күңелләрдә,                                                                                                 

Онытылмаслык булып калдыгыз.                                                                                                               

 

 

 

 

2 Инглиз теленә өйрәтте

Энҗе апа безне.

Чын күңелдән бәйрәм белән

Котлыйбыз бүген сезне.

Зур уңышлар насыйп булсын

Сезгә алдагы көндә.

Сөйләшә беләбез бүген

2 түгел, 3 телдә. Хор белән 3 телдә исәнләшәләр

                                      Физкультура дәресе оҗмах,

                                      Ә без оҗмах кошлары.

                                      Бик очынып киткән чакта да,

                                      Райнур абый безне орышмады.

(Җыр “Мой добрый учитель”)

 

1нче алып баручы.   Ышаныгыз, мәктәп исеменә

Бер тап төшмәс, менә күрерсез.

Ялгыш адым әгәр ясый калсак,

Киңәш сорап Сезгә килербез.

2нче алып баручы.   Хөрмәтле мөгаллимнәребез!

Алыгыз сез бүген бүләк итеп,

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен.

       (Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.)            

                       А.б. Кичәдә бүген иң дулкынланучы кешеләр әниләрдер, мөгаен. Чөнки әнинең баласы башлангыч сыйныфны тәмамлап өлкән укучылар рәтенә аяк баса.

Һәрберсен “балам укып китә алырмы, сынатмасмы? дигән сорау борчый! Хөрмәтле әниләр! Сезнең  кызларыгыз барысы да бик уңганнар, тырышлыр. Һәрвакыт алдынгылыр сафында барачаклар. Ә хәзер изге теләкләрегезне, хәер фатихагызны җиткерү өчен сүзне сезгә бирәбез.                     

1нче алып баручы. 

 31) Сыйныфыбыз тату булды,

Уртак булды уебыз.

Бишенчегә күчкәч тә

Дус яшәргә уйлыйбыз.

32) Сүз бирәбез сезнең алда

Сынатмабыз беркайда

Укып чыгып, илебезгә

Китерербез зур файда

34) Соңгы кыңгырауның чыңы

Еракка яңгырасын!

Нинди 4 ләр булды бу дип

Көндәшләр аптырасын.

35) Ә хәзер кечкенә концерт белән

Тәмамлыйк кичәбезне,

Һәряктан булганнар диеп,

Алырсыз искә безне.

 Концерт.

 

2 сыйныф Ислам шигырь.

4 сыйныф Илзинә  бию.

4 сыйныф Нәзилә, Нәргизә Җыр.

2 сыйныф Таһир шигырь.

4 сыйныф Нәзилә, Нәргизә татар халык биюе.

2 сыйныф Әмир шигырь.

4 сыйныф Илзинә җыр.

2 сыйныф Нәфис бию.

2,4 бергә “ Юкка түгелдер “ җыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме...

"Көзге уңыш"(Сөмбелә)бәйрәме(Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен)

Башлангыч сыйныф укучыларының  рус төркемнәре өчен"Көзге уңыш" бәйрәме. "Шалкан" әкиятенә нигезләнеп язылган....

Перспектив башлангыч мәктәп 2 сыйныф Татар теле Тема :Предметны белдергән сүзләр. Интерактив тактага презента

татар теленнән 2 сыйныф өчен ясалган презентация "Предметны белдергән сүзләр" темасын ныгытырга ярдәм итә...

Азкомплектлы башлангыч сыйныф укытучылары өчен һәр фәннән көндәлек план язу өчен үрнәкләр

Планлаштырылган нәтиҗә һәм укытучы эшчәнлеге, укучы эшчәнлеге язылган үрнәк көндәлек дәрес планнары...

Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш эшләү өчен “Урланган балачак” темасына проект эше.

Проект эше мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.Эшнең нигезе- тикшеренү эше.Башлангыч сыйныф укучылары өчен  шактый күп көч таләп итә торган хезмәт.Проектның максаты:...

Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру

Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру...

Башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе

Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! Бүген минем өчен дә, сезнең өчен дә иң истәлекле, иң тантаналы көннәрнең берсе. Бүген сез башлангыч мәктәп белән саубуллашасыз. Мин сезне балачакның иң гүзәл чоры белән ...