"Башлангыч сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын, кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләр куллану" темасына чыгыш
статья на тему

"Башлангыч  сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын,кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләрнең берсе булган проект методын куллану 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g_afzal_ukulary.docx25.99 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын, кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләр куллану

Эчтәлек

Кереш өлеш

Төп өлеш  Заманча технологияләрне өйрәнү

1.1"Заманча технология" төшенчәсен ачыклау.

1.2 Заманча технологияләрнең төрләре белән танышу

1.3 Укучыларның белемгә омтылышларын, кызыксынуларын арттыруда проект методын куллану -

Йомгак өлеше

Кулланылган әдәбият

Кереш өлеш

Педагоглар элек-электән үк мәктәптә укытыла торган фәннәрне укытучылар һәм шул ук вакытта тәрбиячеләр булып саналганнар. Аларны  мәгърифәт ияләре буларак, һәр җирдә үрнәк итеп куйганнар, аларга киңәшкә йөргәннәр. Мәктәп һәрвакыт җәмгыять куйган бурычларны үтәргә омтыла, Ләкин бүгенге көндә җәмгыятькә инициативалы ,иҗади фикер йөртә, мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә алучы һәм үз гамәлләре өчен җавап бирә,кыенлыкларны җиңә белүче шәхесләр кирәк. Шунлыктан укытуны традицион формада гына оештыру заман таләпләренә туры килеп бетми.бу бурычларны тормышка ашыру өчен мәктәпләрдә яңа технологияләр кулланыла башлады.

Заманча технологияләр күп, ләкин максатлары , кулланылган ысуллары, алымнары һәм чараларының охшашлыгы буенча аларны төркемгә берләштерергә мөмкин: -укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр; -уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр; -уку материалын методик яктан камилләштерүгә, дидактик яктан үзгәртүгә нигезләнгән педагогик технологияләр; -халык педагогикасына нигезләнгән педагогик технологияләр һ.б.

Башлангыч сыйныфларда заманча технологияләрне куллану мөмкинлеген күрсәтү минем эшемнең максаты булып тора. Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны куйдым:

1) заманча технологияләрнең күп төрле булуын ачыклау;

2) башлангыч сыйныфларда укыту-тәрбия процессы барышында проект методын куллануның нәтиҗәлелеген билгеләү.

                                         

Төп өлеш Заманча технологияләрне өйрәнү

1.1"Заманча технология" төшенчәсен ачыклау.

Бүген мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны, укыту технологияләрен һәм техникасын, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң колач алды. Шуңа бәйле рәвештә педагогик технология, педагогик техника төшенчәләре дә актив кулланылышка керде.

"Технология"сүзе (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланыла торган методлар, алымнар, ысуллар җыелмасын аңлатса, "педагогик технология" АКШтагы Педагогик ассоциация һәм технологияләр берләшмәсе белгечләре фикеренчә, белем бирү барышын, белемнәрне үзләштерү нәтиҗәләрен, төрле чараларны, ысулларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны үз эченә ала. Бу гамәлләр укыту процессына яңалыклар кертү бәрабәренә даими камилләштереп тору; яңа дәреслекләр, әсбаплар, компьютер программалары һ.б. чыганаклар белән тәэмин итү өчен башкарыла.

"Педагогогик технология" төшенчәсен күренекле педагог-галимнәр төрлесе төрлечә аңлата. Алар тарафыннан педагогик технология белем бирүнең иң уңышлы юлларын өйрәнә торган фән буларак та, педагогик процесста кулланыла торган ысуллар, чаралар системасы буларак та, белем бирү процессы буларак та билгеләнә. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла: 1) белем алуга омтылыш, кызыксыну, теләк уяту; 2) укучыларның танып белү активлыгын арттыру; 3) белем алу өчен уңай шартлар булдыру; 4) укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.

1.2 Заманча технологияләрнең төрләре

 Заманча технологияләрнең түбәндәге төрләре була:

1) шәхескә юнәлтелгән технологияләр; а) Ш.А.Амонашвилиның шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе; б) үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе.

2) укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр; а) уен технологиясе, б) проблемалы укыту;в) аралашуга өйрәтү технологиясе.

3)уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр.а) терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе; б) белем бирүнең компьютер технологияләре;в) интенсив белем бирү технологиясе.

"Перспективные школьные технологии" укыту- методик әсбабында .Г.Ю.Кзензова педагогик технологияләрне өч төп төркемгә бүлә:

а) аңлатмалы-күрсәтмәле (объяснительно-иллюстративные) технологияләр; б) шәхес үстерүне игътибар үзәгендә тоткан (личностно-ориентированные) технологияләр. Аңа төрле дәрәҗәдәге укыту (разноуровневое обучение), күмәк төстә үзара укыту (коллективное взаимообучение), модульле укыту (модульное обучение) керә; в) үстерелешле укыту технологияләре (технологии развивающего обучения).

Әлеге 3 төркемнең беренчесе – традицион, ә соңгы икесе инновацион технологияләр буларак тәкъдим ителә.

1.Аңлатмалы-күрсәтмәле технологияләр белән укыту эшендә укытучы эшне оештыручы да, күзәтүче дә ,бәя бирүче дә . Укучы мөстәкыйль, иҗади  эшләми, укытучы биргән сорау-биремнәрне генә үти. Төп игътибар белемнең ни дәрәжәдә үзләштерелүен тиз арада тикшерү мөмкинлегенә бирелә. Бала аңында бара торган үзгәрешләр, аның үсешендәге интеллектуаль үзенчәлекләр белән бәйле эчке күрсәткечләр, эзлекле рәвештә өйрәнелми, укытучының игътибарыннан читтә кала.

2. Үстерелешле укыту технологияләренә Л.В. Занков, Д.Б. Эльконин – В.В. Давыдов, Ә.З. Рәхимов, А.Г. Яхин системалары керә, уку-укытуны шәхеснең аң үсеше чарасына әверелдерүгә ирешә. Яңа технологияләр укучыларга мәгълүмат җиткерүне кире какмый, ул укучының, белемне үзләштерүдән hәм хәтердә калдыруына, үз иҗат җимешен булдыруына булышлык итә. Баланы да эшчәнлек барышында гына төрле эш-гамәлләргә өйрәтергә була.

3.Шәхесне үстерүне игътибар үзәгендә тоткан технологияләр уку-укыту процессын балаларның шәхси сәләтенә, төрле дәрәҗәдәге аралашуга, hәр мәктәпнең үзенчәлекләренә яраклаштыру мөмкинлеге бирә һәм түбәндәге педагогик алымнарны үз эченә ала: белемне тулысынча үзләштерү, төрле дәрәҗәдәге укыту; күмәк төстә үзара ярдәмләшеп укыту; модульле укыту, диффференцияле укыту. Диффференцияле укытуның күп төрләре кулланыла: иҗадилык дәрәҗәсе буенча, укыту материалының күләме, укучыларның мөстәкыйльлеге буенча. Укытучының балаларга ярдәме дә дифферецияле булырга мөмкин. Бу очракта барлык балалар да биремне мөстәкыйль үти башлый, ләкин укытучы һәр баланың сәләтен истә тотып, аларга ярдәм итә. Индивидуаль һәм дифференциаль укыту алымын башлангыч сыйныфларда яңа белем алу һәм кабатлау дәресләрендә куллану уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, татар теле дәресендә, 2 нче сыйныфта "Янәшә килгән бертөрле тартыклар" темасы буенча мин укучыларга түбәндәге биремнәрне тәкъдим итәм.:

1в. Янәшә килгән бертөрле тартыклар иседә калдырып сүзләрне күчереп яз- Эссе, күккүк, Мулланур,аккош.

2в. Үрнәк буенча дәвам ит: гөл-гөлләр, җил, тал, урман

3в. Тиешле хәрефләрне сайлап яз: Без юкә ба(лл)ы белән чәй эчтек. Әти алган карбыз ба(лл)ы иде.

Математика дәресендә "Озынлык үлчәү берәмлекләре" темасы буенча:

1в. Төшеп калган саннарны куй:2км=...м,  2м=...см

2в. Озынлыгы 110мм булган кисемтә сыз.

3в.3дм 7см, 8см 3мм ны ммларда ,  

7м33см, 6м 9см ны см ларда күрсәт

1.3 Укучыларның белемгә омтылышларын, кызыксынуларын арттыруда проект методын куллану -

Бүгенге көндә башлангыч классларда яңа технология буларак проект методы уңышлы кулланыла. Проект методы -ул укучының белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы. Аның максаты  укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, шәхес итеп тәрбияләү. Проект методы Америка педагогы, психологы Джон Дьюи тарафыннан уйлап табылган. Башлангыч сыйныфлар өчен бу катлаулы, ләкин башкарып чыкмаслык эш түгел. Дәресләрдә, класстан тыш чараларда бу метод белән оештырылган эшчәнлеккә түбәндәге сыйфатлар хас:

 1. Укучылар эшчәнлеге тормыш тәҗрибәсе белән бәйле проблемаларны хәл итәргә тиеш. 2. Проектлар уңай нәтиҗәләр бирә, кешегә, зыян салырлык проектлар эшләнми 3. Проектның темасы укучының теләге, кызыксынуы буенча билгеләнә.. 4. Проект эшләү этапларын һәм нәтиҗә бирү формаларын укучылар үзара киңәшләшеп билгелиләр. 5. Проектлау төркемнәрдә дә алып барылырга мөмкин.. 6. Проектлау барышында төркемнәр һәм һәр укучы үз эшчәнлегенә нәтиҗә ясый. 7. Катлаулы мәсьәләләр буенча фикер алышу оештырыла. 8. Проектлау процессы билгеле бер тәртипкә буйсына, ул укучылар тарафыннан төзелә.

Проект эшен башкарганда укучылар өстәмә чыганаклардан мәгълүматлар эзләргә һәм аларны анализларга, тиешле урында кулланырга өйрәнәләр, төркемнәрдә эшләү, аралашу күнекмәләрен, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен үстерәләр, үзләрендә башлаган эш өчен җаваплылык хисе, башлаган эшне ахырына җиткерү күнекмәләре, үз-үзләренә ышаныч формалаштыралар. Бу юнәлеш буенча эш бер генә фән буенча да, берничә фәннең берләштереп тә оештырылырга мөмкин. Мәсәлән тел фәннәреннән проект эшләгәндә татар (рус) әдәбияты, әйләнә-тирә дөнья, музыка, рәсем сәнгате белән бәйләнеш була ала. Проект эшен башкарганда  укучылар мөстәкыйль эшләүче саналсалар да укытучыдан яки өлкән кеше ярдәменнән башка уңышка ирешә алмыйлар. Бу эштә укытучы ярдәмче, киңәшче ролен үти. Ата-аналарның ярдәме дә артык булмый. Бу юнәлеш буенча эш бары тик укытучы һәм укучы эшчәнлеген тиешле бәйләнештә алып барганда гына югары нәтиҗәләр бирә.

 Проект эшләүнең төп этапларына әзерлек, төзү, тормышка ашыру, проектны яклау этаплары керә.

 Әзерлек этабы тема, максат ,бурычлар куюга, үтәү вакытын,эшнең күләмен билгеләүгә, эш планын төзү, чыганаклар сайлауга,ата-аналарга биремне аңлатуга багышлана.

Төзү этабында проект эшенең планы буенча материал җыю һәм аны анализлау белән шөгыльләнәләр.

Тормышка ашыру этабы үз эченә материалны тәртипләү, төгәлләү, тикшерү, чыгыш әзерләүне ала.

Проектны яклау- нәтиҗәләр белән таныштыру иң җаваплы этап булып санала. Балаларның эш нәтиҗәләре булып 1-2 сыйныфларда ясаган рәсемнәре, язган хикәяләре, альбомнар, буклетлар, кулдан ясаган уенчыклары булырга мөмкин, ә 3-4 классларда алар презентация төзиләр, бәйрәм эшкәртмәләре төзиләр, төрле сәхнә күренешләре күрсәтәләр.

 Мин үземнең практикамда проект методын беренче сыйныфтан башлап кулланам. Рәсем сәнгате, технология,әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә проект методы ешрак кулланыла. Без беренче сыйныф укучылары белән "Минем яраткан хәрефем","Минем яраткан саным" темаларына проект ясыйбыз. Монда укучылар әти-әниләре, туганнары ярдәме белән тема буенча шигырьләр, мәкальләр, кызыклы биремнәр әзерлиләр, рәсемнәр ясыйлар. Мәсәлән, "Минем яраткан хәрефем" проекты буенча А хәрефенә гаилә членнары арасында "Кем бер минутка ничә сүз әйтә?"дип аталган тикшерү үткәргән, сүзләр белән төрле уеннар уйлап тапкан.

  2 нче сыйныфта татар теленнән "Ялгызлык исемнәр"темасын  өйрәнгәндә "Исемең матур"проектын башкарабыз. Бу эш барышында һәр укучы әти-әнисеннән сорашып,аннары төрле чыганаклардан эзләнеп, үз исеменең мәгънәсен ачыклый, җавапларны чагыштыра, әти-әнисенең ни өчен шул исемгә тукталу тарихын ачыклый. Проектны яклау вакытында укучы үзе турында газета чыгара, фотосын куя, табылган материалны урнаштыра. Бу проект нәтиҗәсеннән алар бик канәгать калалар.

 3-4 классларда укучылар материал эзләү белән генә чикләнмиләр, төрле тикшеренүләр, тәҗрибәләр, сораштырулар үткәрәләр һәм җавапларны анализлап, нәтиҗә ясарга өйрәнәләр. Алар проектны иҗади, эзләнү, сәхнәләштерү формаларында башкаралар. Сыйныфта балалар саны аз булу сәбәпле төркемнәрдә эш үз югарылыгында алып барылмый, парларда эшләүгә игътибар бирелә, укучылар үз эшләренә генә түгел, иптәшләренең хезмәтенә дә контроль булдыралар, аларның эшләренә дә бәя бирәләр. Проектны яклау һәрвакытта да мәктәп, сыйныф кысаларында гына булмый. Мәсәлән, 1."Кызыклы математика" түгәрәгендә укучылар "Теремкәй" әкиятен үзгәртеп "Цифрлар дуслыгы" дип аталган яңа әкият булдырдылар һәм  проектны яклау этабы балалар бакчасында үткәрелде, нәни дусларыбызга әкиятне уйнап күрсәттеләр. 2. 4 класс укучылары белән әдәби уку дәресендә башкарылган "Яхшы укучы" проект эше "Ачык дәрес" газетасында басылып чыкты. 3 "Ямаш Игәнәй-якташ шагыйрь" проекты белән 3 нче класс укучысы Сарман районында үткәрелә торган "Беренче адымнар" фәнни-гамәли конференциясендә 3 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды, 4. "Чүп үләненең файдасы" дип атлаган проект эше белән Зәй шәһәрендә уздырыла торган YIII региональ "Тукай укулары"фәнни-гамәли конференциясендә 4 нче класс укучысы призер булды.Үз  хезмәтләренең нәтиҗәләре укучыларның белемгә омтылышларын, кызыксынуларын арттыра, белгәннәрен иптәшләренә җиткерү теләге уята.

Йомгак

Педагогик технологияләр- укытучы эшчәнлеген билгеле бер эзлеклелектә оештыру һәм фаразланган нәтиҗәгә ирешү юлларын билгеләү ул. Заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күз алдында тота. Заманча технологияләр куллану– уку-укыту процессын яңача оештыру ул. ФГОСның төп максаты булып укытучының укучыны мөстәкыйль белем алырга, эзләнергә өйрәтергә тиешлеге тора. Шул сәбәпле югарыда әйтелгән технологияләрдән мәгълүмати - компьютер технологияләре дә игътибардан читтә калмый. Чөнки алар күрсәтмәлелекне тәэмин итә, күп мәгълүмат бирә, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.

Нинди генә технология куллансаң да педагогик технологияләрнең түбәндәге төп принципларына таянып эш итәргә кирәк:

 а) гомуми талантлылык (талантсыз кешеләр юк, бары аны күрә белергә генә кирәк), б) үзара өстенлек (берәр балада ниндидер сәләт башкаларныкына караганда азрак булса, аңардагы бүтән сәләт көчлерәк булырга мөмкин, аны ачыкларга гына кирәк), в) үзгәрешләрнең котылгысызлыгы (кеше турында бер генә уй-фикер дә кистереп әйтелгән, иң төгәл бәяләмә дип санала алмый).

Укытучының һөнәри эшчәнлегендә эзләнү һәм иҗат итү өчен мөмкинлекләр күп. Укытучы бары тик укучыларның үзенчәлекле якларын истә тотып, заман таләпләренә туры килерлек итеп эшли белергә һәм укыту процессын укучыларның танып – белүчәнлекләрен үстерерлек итеп дөрес оештыра белергә, укучыларны алган белемнәре үз эзләнүләренең нәтиҗәсе булуына ышандыра алырга тиеш. Юкка гына кытай мәкалендә "Ишеткәнемне онытам, күргәнемне истә калдырам, эшләп өйрәнгәнемне үзләштерәм"диелми.

Кулланылган әдәбият

1. Җәләлиев Ш.Ш  татар халык педагогикасы: Татар гимназияләре һәм лицейларының 11 нче с-фы ,педагогия колледжлары ,училищелары өчен дәреслек-хрестоматия.-Казан: Мәгариф,2000

2."Гаилә һәм мәктәп","Мәгариф" журналлары

3. Кзензова Г.Ю "Перспективные школьные технологии" учебное-методическое пособие .-М.: Педагогическое обществоРоссиии,2000.

4. Селевко Г.К."Современные образовательные технологии" учебное пособие :-М: народное образование ,1998.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көзге уңыш"(Сөмбелә)бәйрәме(Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен)

Башлангыч сыйныф укучыларының  рус төркемнәре өчен"Көзге уңыш" бәйрәме. "Шалкан" әкиятенә нигезләнеп язылган....

Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру

Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру...

Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү"

        Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешл...

Башлангыч сыйныф укучыларын татар милли бәйрәм һәм йолалары белән таныштыру

quot;Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән  башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.Соңгы елларда халыкның туган җиренә, милли мәдә...

4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.Сыйныфтан тыш чара.

4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе....

Башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүдә сәламәтлек саклау технологияләре куллану (чыгыш)

Здоровьесберегающие технологии в начальных классах.(Выступление на татарском языке)...