Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү"
учебно-методический материал на тему

 Семенова Елена Петровна

          Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү өчен искечә эш итү генә җитәрлек түгел бүген. Яңа технологияләр зур үсеш алган чорда яшибез бит. Һәм замана кушкан инновацияләрне мәгарифтә кулланмыйча берничек тә мөмкин түгел.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vystuplenie_na_pedsovete.docx20 КБ

Предварительный просмотр:

Телэче районы Олы Нырсы урта мэктэбе

                           

Тема:         “Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр

кулланып белем һәм тәрбия бирү”

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Семенова Е.П.нын педсоветта ясаган чыгышы.

07.04.2015 ел

      Соңгы елларда мәгариф өлкәсе зур үзгәрешләр кичерде. Белем бирү учреждениеләре әледән-әле нинди дә булса яңалыкны үз җилкәсендә сынап, аны тормышка ашыруда катнаша. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Элегрәк ул мәктәптә укыту процессын гына күздә тотса, хәзер киңрәк мәгънә ала.

          Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү өчен искечә эш итү генә җитәрлек түгел бүген. Яңа технологияләр зур үсеш алган чорда яшибез бит. Һәм замана кушкан инновацияләрне мәгарифтә кулланмыйча берничек тә мөмкин түгел.

         Укучының алга таба үсеше башлангыч сыйныфта алган белемнәргә бәйле. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укытучысы белем бирү белән бергә баланы шәхес буларак үстерергә, уку эшчәнлегенең төрләренә өйрәтергә тиеш. Ничек итеп? Башлангыч сыйныфларга белем биргәндә күрсәтмә әсбаплар зур роль уйный. Бүгенге көндә таблица, рәсем, аудиоязма, видеоязма белән бергә, компьютер программалары, презентацияләр, электрон дәреслек, On-Line режимында укыту, интерактив такта һ.б. кулланыла.

Барлык инновацион технологияләр арасында мине  укыту эшчәнлегенең киң танып – белү ихтыяҗларын һәм мотивларын формалаштыруны гарантияләүче үстерүче укыту җәлеп итә.

Мин башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәби уку дәресләре алып барганлыктан,  күбрәк уен технологиясе элементларыннан файдаланырга тырышам. Алар “Уен – табышмак”, “Уен – сәяхәт”, “Тылсымлы капчык”, “Ватык телефон”, “Хәрефләрдән сүзләр төзү”.

Хаталар өстендә эш алып барганда барлык укучыларга хәрефләр таратам, шуннан соң укучылар хата ясаган сүзләр әйтәм, ә укучылар такта чнына чыгып, сүзләр төзиләр. Хаталары булган балаларга ике хәреф бирәм, ни өчен нәкъ менә шул хәрефне сайлаганнарын алар аңлатырга тиешләр. Сүз турыдан – туры күреп һәм эш барышында истә кала, шуннан соң аның белән җөмләләр төзиләр, сүзлектән мәгънәсен, синонимнар һәм антонимнар табалар.

Еш кына үз дәресләремдә мин проблеманы хәл итүнең күмәк эзләү ысулын файдаланам. Хикәяләр буенча фикер алышу процессында барысы да катнаша, барысы да үз фикерләрен әйтәләр һәм башкаларны тыңлыйлар, барысының да хокуклары тигез. Мин үзем фикер алышуда катнашмыйм, әмма төркемнең ничек эшләвен күзәтәм. Әлеге ысул теманы өйрәтүне тәмамлаганнан соң материалны үзләштерү нәтиҗәлеген бәяләү өчен уңайлы.

Дәресләрдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым роль бирәм. Шул максаттан , рольле уеннар дәресләре кебек иҗади дәресләр нәтиҗәле булып торалар. Әлеге дәресләрнең һәрберсенең үзенчәлекләре бар. Аларның уртак ягы – укучыларда сөйләм эшчәнлегенең һәм сөйләм иҗатының төрле төрләрендә мөстәкыйль уку күнекмәләрен үстерү булып тора. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам.

Башлангыч сыйныфта укыту һәм тәрбия бирү максатларының берсе – укучыларга заманча компьютер технологияләрен үзләштерергә ярдәм итү, алар ярдәмендә алган белемнәрне киләчәк үзүсеш өчен кулланырга өйрәтү. Бу максатны тормышка ашыру өчен дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда информацион технологияләр куллану зарури.

      Белем бирүдә компьютер технологияләрен куллану түбәндәге нәтиҗәләрне бирә:

  • укучыларда әйләнә-тирә дөньядагы информация агымында ориентлаша алу күнекмәләрен үстерә;
  • информация белән эшләүнең практик төрләренә төшендерә;
  • заманча техник чаралар ярдәмендә информация алмашу күнекмәләрен үстерә;
  • укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыра;
  • уку материалын аңлау, истә калдыру һәм үзләштерүне оптимальләштерә;
  • дәресне югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм итә;
  • төрле дәрәҗәдәге биремнәр кулланып, һәр укучыга шәхси якын килергә мөмкинлек бирә.

        Мин  информацион технологияләрне дәреснең төрле этапларында; укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшергәндә; проектлар методы белән интеграль дәресләр үткәргәндә кулланам. Төгәлрәк әйткәндә,  татар теле дәресләрендә укучыларга компьютер технологияләре ярдәмендә төрле күнегүләр бирәм, яңа темага керер алдыннан проблемалы ситуациләр тәгъдим итәм. Әдәби уку дәресләрендә язучы биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштырам, читтән торып сәяхәт итү кебек эш төрен кулланам, язучы иҗаты буенча куелган әкият яисә спектакльдән өзекләр күрсәтәм, нәфис сүз осталары язмаларын тыңлатам. Шулай ук дәрестән тыш чараларда; укучыларның игътибарлылык, хәтер, фикерләү кебек конкрет сыйфат һәм мөмкинлекләрен тикшерү, үстерү эшләрен алып барганда; компьютер технологияләрен куллануның уңай нәтиҗәләр бирүен  күрдем.

      Укучылар үзләре дә компьютер программаларын файдаланып, төрле иҗади мөстәкыйль эшләр үтиләр.  Мондый төр эшләр укучыны тагын да активлаштыра, белем алуга дәртләндерә һәм мөстәкыйльлек тәрбияли.

     Шулай итеп, мәгариф системасы җәмгыять куйган таләпләрдән калышмаска, ә укытучы заман белән бергә атларга тиеш.

                     

                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көзге уңыш"(Сөмбелә)бәйрәме(Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен)

Башлангыч сыйныф укучыларының  рус төркемнәре өчен"Көзге уңыш" бәйрәме. "Шалкан" әкиятенә нигезләнеп язылган....

Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру

Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру...

"Башлангыч сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын, кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләр куллану" темасына чыгыш

quot;Башлангыч  сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын,кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләрнең берсе булган проект методын куллану...

Башлангыч сыйныфларда яңа технологияләр кулланып белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм укучы шәхесенең иҗади сәләтен үстерү.

Укыту прцессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә. Мин үземнең эш тәҗрибәмдә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, бел...

2 сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү буенча биремнәр.

2 сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү буенча биремнәр җыелмасы. Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү уңаеннан төзелде.  Биремнәр төрле формаларда бирелде. Түбәндәге б...

Башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүдә сәламәтлек саклау технологияләре куллану (чыгыш)

Здоровьесберегающие технологии в начальных классах.(Выступление на татарском языке)...