Башлангыч сыйныфларда яңа технологияләр кулланып белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм укучы шәхесенең иҗади сәләтен үстерү.
статья по теме

Сибгатуллина Гульфания Габдулхаевна

Укыту прцессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә. Мин үземнең эш тәҗрибәмдә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, белем сыйфатын күтәрүгә файдалы булган технологияләрне кулланырга тырышам. Шундыйлар рәтенә яңа “БиС” технологиясен  кертәм. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_seminar.docx29.57 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныфларда яңа технологияләр кулланып белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм  укучы шәхесенең иҗади сәләтен үстерү.

XXI гасыр - фән гасыры, икътисадның һәр тармагында югары инновацион технологияләр белән эшләү гасыры. Әлеге үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия  процессына  да кагыла. Укыту-тәрбия  өлкәсендә моңа  кадәр билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә  керә, таныш булган метод -алымнар  үзгәреш кичерә, камилләшә.Укучыларны хезмәткә, тормышка әзерләү, аларга сыйфатлы белем бирү - дәүләтнең мәгариф учреждениеләре алдына куйган мөһим бурычы.

Мәктәп - искиткеч дөнья. Анда һәрбер кеше укый, үсә, тәрбия ала. Һәр мәктәпнең үз йөзе бар,  ул  балаларның бәхетле елмаюы, шатлыгы, кызыклы тормышы белән үзенә тарта торган серле бер дөнья. Укучылар мәктәпкә теләп, белем алырга ашкынып килергә тиеш.Әйе, чыннан да, белем - киләчәккә бәхет ачкычы ул. Шуны укучыларга дөрес аңлатып белем бирү - укытучының төп бурычы һәм максаты.

Җәмгыятебезнең  иң  зур  байлыгы - кеше. Барлык  халыкларның  да  иң  зур, якты  хыялы- һәрьяклап  үскән, белемле, укымышлы , иҗади  фикер  йөртә  белә  торган  камил  шәхес  тәрбияләү.Шушы  максатка  ирешүдә  мәктәптә  уку  елларының, бигрәк  тә  башлангыч  сыйныфларда  уку  чорының  мөһим  булуы  бәхәссез.Бу  һәр  башлангыч  сыйныф  укытучысыннан  балаларның  индивидуаль  үзенчәлекләрен  искә  алып, һәр  бала  ихтыяҗына  хезмәт  итә  торган  алымнар  кулланып  эшләүне  таләп  итә.

Бүгенге көндә яңа буын стандартлары гамәлгә кертелде. Ул укытучылар алдына яңа бурычлар куйды. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә бездән белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр оештыруны таләп итә.

Яңа стандартларның төп максаты – шәхес  тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. Яңа стандартлар традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итәчә. Бала үзе эзлекле рәвештә белем туплый белергә тиеш.

Иҗади  эшләүче  укытучылар  балаларның  уку  эшчәнлеген  активлаштыру, аларда  шәхси  сыйфатларны  формалаштыру  өчен  төрле  эш  алымнарыннан  файдаланалар.Яңача эшләргә омтылу - һичшиксез уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу "яңа" системаның концепциясен һәм теориясен өйрәнү таләп ителә. Укытучы әлеге система турында махсус мәкаләләр, хезмәтләр белән танышырга, шул системада эшләүче укытучылар белән фикерләшергә, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә тиеш.

Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере,бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала.

Бүгенге көндә педагогик технология дигән термин еш кулланыла. Технология ул - ниндидер эштә, сәнгатьтә, осталыкта кулланылучы алымнар җыелмасы.

Педагогик технологиянең 3 аспекты булып: а) фәннилек, б) белем бирүне планлаштырып, эш нәтиҗәсенә ирешүнең максаты, эчтәлеге һәм бирү методлары җыелмасы алгоритмы булуы, в) педагогик процессны шәхес үзенчәлеген искә алып, төрле -төрле чаралар кулланып оештыру тора.

 Укыту прцессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә.Алар күп төрле:Шаталовның терәк сигналлары, Ә.Рәхимовның модельләре, Сингапур методикасы игътибарга лаек.Мин үземнең эш тәҗрибәмдә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, белем сыйфатын күтәрүгә файдалы булган технологияләрне кулланырга тырышам. Шундыйлар рәтенә яңа “БиС” технологиясен  кертәм. (слайд 1, 2)

“БиС” технологиясе 1999 нчы елда эшли  башлый.Аның авторы – педагогик фәннәр кандидиты профессор Вассерман Федор Яковлевич. (слайд 3)

 2013 нче елда Вассерман мәктәп  укытучылары белән өйрәтү семинарлары уздыра. Бу семинарлар  барышында педагоглар әлеге технологияне практикада куллану тәҗрибәсен адымлап өйрәнәләр.(слайд 4)Аны файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, укучыларның кызыксынуларын арттыра,аларны белем дөньясына җәлеп итә, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта. Дәрес барышында педагог:

- укучылар эше белән идарә итә;

- планлаштыру һәм үтәлешне контрольдә тота;

- тиешле төзәтмәләр кертә;

- гомуми юнәлеш бирә;

- шул юнәлеш буенча эшләүне тәэмин итә.

“БиС” технологиясенең төп сере – эчтәлек стандартлары һәм технологик карталарда.(слайд 5)Барлыгы11 карта: алтысы – естестве  циклга (“Алгоритм”, “Биоинтернет”, “Тренажёр”, “Логика”, “Лидер”, СРВ –солнышко, ромашка, ветерок) һәм 5 карта гуманитар предметларга (“Телдән дәрес - 1,2,3,4”, “Универсаль дәрес”) каралган.

Һәр дәреснең максаты – 63% сыйфат өлгереше. Әлеге язма тактаның уң ягында өстә язылып куела. Сыйныфтагы укучыларның 63% дәрестә уңай билге – “4” һәм “5” алырга тиеш.

“БиС” технологиясенең сыйфат белән идарә итү өчен махсус инструментлары түбәндәгеләр: (слайд 6)

  1. Сүз запасы нормалары.
  2. Утыру урыны матрицасы.
  3. Уку эшчәнлегенең берләштерелгән  ысуллары (ОСУД).
  4. Дәреснең технологик карталарда планлаштырылуы.

Утыру урыны матрицасы дәрес белән идарә итүнең универсаль чарасы булып тора.(слайд 7). Ул укучыларның һәрвакытта да игътибарлы булуын тәэмин итә, сорауларга тиз һәм төгәл җавап бирүне оештыра. Дәрестә балаларның исемнәре аталмый.Һәр укучының үз номеры һәм ячейкасы бар. Дәрес барышында бу ячейкага аның уңышлары һәм хаталары язып барыла, “плюс” яки “минус” тамгасы куела. Сорау биреп 3 секунд үткәннән соң тулы җавап бирелергә тиеш.

Гуманитар предметларга кагылышлы карталар - “Телдән дәрес - 1,2,3,4”, “Универсаль дәрес”. (слайд 8)Әдәби уку,әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә әлеге карталар белән эш итү каралган.

Укучыларның хәтерен күнектерү һәм тиз язу күнекмәләрен үстерү өчен “Терәк сүзләр” (опорные слова) методы кулланыла.(слайд 9) Тактага яңа тема буенча терәк сүзләр языла, балалар аны истә калдыра һәм язалар. Әлеге методның үз нормалары, вакыты бирелгән.

Дәрестә өйрәнелгән тема буенча беренчел тикшерү (перекрестный опрос) һәм икенчел тикшерү (критический опрос) оештырыла.Беренчел тикшерү өй эше, терәк сүзләр яки яңа тема буенча үткәрелә. Әгәр укучының 2 “минус” тамгасы булса, аңа “Коткару боҗрасы” (спасательный круг) – өстәмә 3 сорау бирелә һәм ул үзенең “минус” тамгасын үзгәртү мөмкинлеге ала.   Ә инде икенчел тикшерү бары тик яңа тема материалы буенча гына алып барыла. Балаларга дөрес һәм хаталы сораулар бирелә, ә алар хатаны төзәтеп җавап бирергә тиеш. Бу алым укучыларның игътибарын арттыра, фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен үстерә.

Укучыларның сүзлек запасын арттыру, сөйләм телен үстерү максатыннан “Темага караган сүз байлыгы“ һәм “Махсус  сүзбайлыгы” алымнары кулланыла. Балалар билгеле бер вакыт эчендә дәрес темасына кагылган сүзләр, сүзтезмәләр яки кечкенә хикәя язалар.

Дәрес ахырында “Утыру урыны матрицасы”ндагы тамгалар саналып, билгеләр куела:

4-5 уңай тамга – “5”

3 уңай тамга – “4”

2 уңай тамга – “3”

1 уңай тамга – “2”

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә – мин ни өчен “БиС” технологиясен кулланам? (слайд 10)Чөнки технология укучыларда укуга кызыксыну тудыра,аларның логик фикерләү сәләтен, фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен, сүзлек байлыгын, сөйләм телен үстерә, лидерлык сыйфатлары тәрбияли, дәрестә укучының игътибарын даими җәлеп итеп тору алымнарын бирә һәм иң мөһиме белем бирүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итә.

Сүземне  йомгаклап  шуны  әйтәсем  килә: балалар – безнең киләчәгебез,  сабыйлар  мәктәпкә  гаять  зур  шатлык , омтылыш, олы  теләкләр  белән  килә. Алар  укучы булулары  белән  горурланалар. Менә  шушы  олы  шатлыкны  югалтмау, аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында  конкурентлыкка сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Эзләгез, эзләнегез һәм асылына төшенегез!(слайд 11)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....

Башлангыч сыйныфларда экологик белем һәм тәрбия.

Бу материалны әйләнә-тирә дәресләрендә кулланырга мөмкин...

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту.

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту...

Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү"

        Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешл...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...