Доклад "Башлангыч сыйныфларда дәреснең нәтиҗәлеген арттыруда яңа технологияләр куллану"
материал на тему


Предварительный просмотр:

ДОКЛАД

Башлангыч  сыйныфларда дәреснең нәтиҗәлеген арттыруда яңа технологияләр куллану

     Яңа методлар һәм технологияләр мәктәпкә җәмгытьтә политик һәм социаль шартлар үзгәргәнлектән килеп керә. Мәктәпнең төп бурычы – иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру.

   “Белем – мәктәптә укытканның барысын да онытканнан соң калганы ул”, - дип, А.Эйнштейн юкка гына әйтмәгәндер.

    Шуны истә тотып, мин үз эшемдә үстрешле укыту технологияләрен киң кулланырга тырышам. Укучыларның эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр: уен технологиясе, проблемалы укыту, аңлатмалы-күрсәтмәле технология белем бирү системасы мондый технологияләрдән.

    Укучыларның еллар дәвамында акыл эшчәнлеге белән үзләштерелгән белемнәрне генә озак саклана, төпле һәм файдалы була. Белемнәрне үзләштерүгә теләк, омтылыш уяту, моның өчен кирәкле шартлар тудыру – һәр педагогның бурычы. Мин балаларның күңел биреп укуларын, мөстәкыль рәвештә үзләштерүләрен камилләштерергә, аларның кызыксынуларын арттыруда төрле алым ысулларны кулланырга, бөтен тырышлыгымны укучыларның белем алуда активлыгын үстерергә юнәлтергә тырышам.  Белемнәрне үзләштерүдә укучы активлык күрсәтмәсә, укытучы ничек кенә таләп итмәсен, материалны ничек кенә тәфсилләп аңлатмасын, бала хәтерендә бернинди белем дә, күнекмә дә калмаячак. Укучы актив катнашкан, укытучы аның активлыгын уңышлы оештырган дәрес кенә нәтиҗәле була. Шуңа күрә үз эшемдә уен технологиясен киң кулланырга тырышам. Өйрәнү процессында сюжетлы дәресләр үткәрәм. Мәсәлән: “Урманга сәяхәт”, “Сәламәтлек аланында”, “Әкияткә кунакка”, “Спорт-тайм” һ.б. Ярыш рәвешендә дәресләр дә (викторина, КВН, уйлап табучылар конкурсы) уңышлы һәм кызыклы үтә. Яңа теманы өйрәнгәндә, кабатлау дәресләрендә түбәндәге уеннар кулланам: “Кем тизрәк?”, “Сүзне тап”, “Нәрсә юк?”, “Чылбыр” һ.б. Укучыларгы сүзле башваткычлар, шаян мәсьәләләр, шырпы ярдәмендә биремнәр, зирәклеккә мәсьәләләр үтәргә дә бирәм.

   Проблемалы укыту – укытучының укучылар белән берлектә проблемалы ситуацияне хәл итү юлларын эзләү процессы. Нәтиҗәдә ныклы белем һәм күнекмәләр формалаша, балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә. Әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә проблемалы ситуацияләр тудырам: дөресләү, нигезләү максатыннан чыгып сораулар куям; проблемалы бурычлар куям;  тел күренешләрен чагыштыру, гомумиләштерүдә укучыларда кызыксыну уятам.

    Дәрестә укучыларның белемнәрен тикшергәндә: карточкалар, укучылар үз белемнәрен үзләре, үзара һәм “тыныч” кына тикшерү методларны кулланам.

   Шулай ук, терәк схемалар кулланып, алга китеп укыту технологиясен дә файдаланам. Терәк схемалар, терәк таблица, сигналлар укучыларның танып-белү активлыгын үстерә, материалны үзләштерү һәм истә калдыру тәэсирен көчәйтә. 3 класста терәк таблицаларны укучыларның үзләреннән яздырып, сөйләргә өйрәтүгә төп игътибар бирәм. Иҗади эшләткәндә вакытта терәк схемадагы мисаллар урынына үзләре мисал, мәсьәләләр тәкъдим итәләр. Схема буенча сөйләү өчен такта чнына берәм-берәм укучылар чакырыла. Бу очракта Шаталов методын кулланам.

  1. Такта янына чыккан укучы класста тулы тынлык урнашкач кына терәк схема буенча сөйли башлый. (Такта янында сөйләү ифрат кыен. Бүген иптәшең такта янында, иртәгә син. Иптәшеңне игътибар белән тыңла, ихтирам ит. Шулай үзеңә хөрмәт яуларсың.)
  2. Такта янында сөйләүче укучы бер җөмлә әйтәме, бишнеме – аны бүлдерергә ярамый.
  3. Укучы сүзен тәмамлагач, классташлары хаталарны төзәтәләр, әйтелмәгән фикерләрне өстиләр. Такта янындагы  укучы – игътибарлы, класс актив. Балаларда хезмәттәшлек, дуслык тойгылары уяна.

   Терәк схемалар теманы кабатлау вакытында бигрәк тә - зур ярдәмче.

   Уку һәм татар теле дәресләрендә текстлар укуны фонетик зарядкалар белән чиратлаштырам. Дәрестә халык авыз иҗаты үрнәкләре – табышмак, тизәйткеч, санамыш, эндәшләр кулланам. Уку тизлеген үстерү өчен татар һәм рус теле дәресләрендә оператив хәтернең күләмен арттыру юнәлешендә эшлим. Моның өчен күрмә диктантлар яздырам.

    Халык авыз иҗатын дәрестә төрле уеннар, кроссвордлар рәвешендә тәкъдим итәм. Балалар үзләре табышмаклар, әкиятләр уйлап чыгару белән иҗади шөгыльләнәләр.

     Билгеле булганча, баланың акыл үсешенә аның китап яратуы зур йогынты ясый. Укучыларда текстны аңлап уку күнекмәләре формалаштыру өчен, яңа сүзләрнең мәгънәләрен ачу, сорау-җавап күнегүләре, сайлап уку, шулай ук тексттан төп фикерне аңларга һәм әсәрдә сурәтләнгән фактларга һәм күренешләргә карата үз мөнәсәбәтеңне билгеләргә өйрәтүче эшләр ярдәм итә.

   Үстерешле укытуның яңа формаларын һәм методларын куллану миңа укыту-тәрбия процессын нәтиҗәле оештырырга ярдәм итә. Укытучының һөнәри эшчәнлегендә эзләнү, педагогик иҗат өчен офыклар һәрвакыт җитәрлек, һәм тормыш үзе дә яңа технологияләрне куллануны таләп итә.

   

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен әзерләнде. Темасы:Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану. Проект эшчәнлеген оештыру....

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү....

Дәресләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану

Татар теле – халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе.  Шулай булгач, ул үзен саклаган, хөрмәт иткән халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Ту...

"Башлангыч сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын, кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләр куллану" темасына чыгыш

quot;Башлангыч  сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын,кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләрнең берсе булган проект методын куллану...

“Музыка дәресләрендә информацион коммуникатив технологияләр куллану” темасына мастер-класс

     Использование информационно - коммуникативных технологий позволяет:активизировать познавательную активность учащихся;проводить уроки на высоком эстетическом и эмоциональном ...

Башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүдә сәламәтлек саклау технологияләре куллану (чыгыш)

Здоровьесберегающие технологии в начальных классах.(Выступление на татарском языке)...