Дәрестә яңа технологияләр һәм актив методлар куллану – шәхесне һәрьяклап үстерүнең төп шарты
творческая работа учащихся

Идрисова Зульфия Радиковна

Доклад

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx18.99 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрестә яңа технологияләр һәм актив методлар куллану – шәхесне һәрьяклап үстерүнең төп шарты

    Бүгенге көндә белем-тәрбия бирү процессын тормыш белән бәйләп алып бару зарурилыгы  артты. Дәресләрдә әле моңа кадәр билгеле булмаган чаралар кулланыла, элеккеге метод-алымнар яңара, камилләшә. Хәзерге чорда укытучы күптөрле мәгълүматлар чолганышы эчендә калды. Алар алдында яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып аны үзләштерү зарурлыгы туды.

Белем бирү системасында заманча технологияләрдән уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр (терәк схемалар кулланып, алга китеп укыту технологиясе, белем бирүнең компьютер технологияләре, үстерелешле укыту технологиясе, проектлар методы, концентрик белем бирү технологиясе) һәм укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр (уен технологиясе, проблемалы укыту технологиясе, аралашуга өйрәтү технологиясе) уңышлы кулланыла.

    Укучыларның еллар дәвамында акыл эшчәнлеге белән үзләштерелгән белемнәре генә озак саклана, төпле һәм файдалы була. Белемнәрне үзләштерүгә теләк, омтылыш уяту, моның өчен кирәкле шартлар тудыру – һәр педагогның бурычы. Мин балаларның күңел биреп укуларын, мөстәкыль рәвештә үзләштерүләрен камилләштерергә, аларның кызыксынуларын арттыруда төрле алым ысулларны кулланырга, бөтен тырышлыгымны укучыларның белем алуда активлыгын үстерергә юнәлтергә тырышам.  Белемнәрне үзләштерүдә укучы активлык күрсәтмәсә, укытучы ничек кенә таләп итмәсен, материалны ничек кенә тәфсилләп аңлатмасын, бала хәтерендә бернинди белем дә, күнекмә дә калмаячак. Укучы актив катнашкан, укытучы аның активлыгын уңышлы оештырган дәрес кенә нәтиҗәле була. Шуңа күрә үз эшемдә уен технологиясен киң кулланырга тырышам. Өйрәнү процессында сюжетлы дәресләр үткәрәм. Мәсәлән: “Урманга сәяхәт”, “Сәламәтлек аланында”, “Әкияткә кунакка”.

Башлангыч сыйныфларда компьютер технологияләре куллануның өстенлеге–күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә, этәргеч бирә. Компьютер куллану шулай ук укучыны дөрес язарга, дөрес укырга өйрәтә, сүзлек запасын баета. Компьютерның өстенлеге шунда: мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Компьютер ярдәмендә бик күп эшләр эшләп була: мультимедиа презентацияләре, төрле тестлар, схемалар.Презентация слайдлары яңа материалны аңлатканда да, белемнәрне актуальләштерү этабында да, белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру этапларында да уңышлы кулланылырга мөмкин. Белем бирүдә компьютер технологияләрен куллану түбәндәге нәтиҗәләрне бирә:

  • укучыларда әйләнә-тирә дөньядагы информация агымында ориентлаша алу күнекмәләрен үстерә;
  • информация белән эшләүнең практик төрләренә төшендерә;
  • заманча техник чаралар ярдәмендә информация алмашу күнекмәләрен үстерә;
  • укучыларның танып-белү эшчәнлекләрен активлаштыра һәм камилләштерә;
  • уку материалын аңлау, истә калдыру һәм үзләштерүне оптимальләштерә;
  • дәресне югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм итә;
  • төрле дәрәҗәдәге биремнәр кулланып, һәр укучыга шәхси якын килергә мөмкинлек бирә.

Яңа тема аңлату дәресе тулаем слайд карап утыруга гына кайтып калырга тиеш түгел. Дәрес барышында башка эш төрләре дә актив кулланыла: дәреслек белән эш, тактага язу, сүзлекләр белән эшләү һ.б. Шулай итеп, презентация материалын күрсәтү башка эш төрләре белән үрелеп бара.. Мондый эшләр башкару укучыларга үз фикерләрен төгәл, җыйнак итеп әйтеп бирергә мөмкинлек бирә. Эш барышында укучы үзенең җавапларының дөреслеген дә тикшереп бара ала.

 Үстерешле укыту  технологиясе  укучыларның танып белү мөмкинлеген активлаштыра һәм үстерүә.

Үстерешле укытуның яңа формаларын һәм методларын куллану миңа укыту-тәрбия процессын нәтиҗәле оештырырга ярдәм итә. Укытучының һөнәри эшчәнлегендә эзләнү, педагогик иҗат өчен офыклар һәрвакыт җитәрлек, һәм тормыш үзе дә яңа технологияләрне куллануны таләп итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү

 Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге  ята. Башлангыч мә...

Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен әзерләнде. Темасы:Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану. Проект эшчәнлеген оештыру....

Чыгыш:Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү

Бу чыгыш дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү турында. Мәктәп балаларга тирәнтен һәм төпле белем,  күнекмәләр бирергә, аларның сәламәт булуы турында кайгыр...

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү....

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыль конспекты «Актер тренингы–шәхеснең иҗади үсеше компоненты»

Максат: психофизик күнегүләр ярдәмендә шәхесне иҗади үстерү. Бурычлар:  Өйрәтү:   «Актер тренингы»темасы буенча төп төшенчәләр,аларның практик эштә әһәмияте  белән танышу   ...

Башланғыс кластарҙа башҡорт теле дәрестәрендә уйын технологияһын ҡулланыу

ldquo;Уйын бала-сағала сәм, ярыш теләге уята.Уйынсыларҙың һәр береһе, йәшенә ҡарамай, физик яҡтан да, интеллектуаль йәһәттән дә ал бирмәҫкә тырыша. Сослоҡта, етеҙлектә, беләк, бил көсөндә, мәргәнлект...

Башлангыч сыйныфларда дәрестә уен элементларын куллану

     Җәмгыятебезнең  иң  зур  байлыгы -  кеше. Барлык  халыкларның  да  иң  зур, якты  хыялы- һәрьяклап  үскән, белемле, укымышл...