Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү
материал (4 класс) на тему

 

   Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге  ята. Башлангыч мәктәптә дәресләрнең һәрберсендә дә диярлек баланың сөйләмен үстерү юнәлешендә даими эш алып барыла.

Мәктәптәге бер генә дәрес тә, бер генә эш тә сөйләм телен үстерү бурычларын читләп үтми. Укучыларның сөйләм телен үстерү эзлекле рәвештә алып барылырга тиеш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү

                                                                                        Иске Суыксу гомуми урта

белем мәктәбенең башлангыч

 сыйныф укытучысы

                                                                    Шәрәфетдинова Резедә Рамазан кызы

2011

Эчтәлек

 I. Кереш

 1. Сөйләм телен

  үстерүнең әһәмияте ...............................................................................3-5

II.Төп өлеш .

1.  Дәресләрдә сөйләм телен үстерү  ....................................................6-14

  1. Сыйныфтан тыш чараларда сөйләм осталыгы тәрбияләү..........14-16

III. Йомгаклау .............................................................................................  17-18

IV. Кулланылган әдәбият..............................................................................19

V.  Кушымта ……………………………………………………………20-37

I. Кереш

1.Сөйләм телен үстерүнең әһәмияте.

   Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү, матур әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү – башлангыч сыйныфларда укытуның төп максатларыннан берсе.”Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”,- дип бик белеп әйткән зирәк халкыбыз.Чыннан да, тел дәрьясының гаҗәеп кыйммәтле хәзинәсен эзли,таба, күрә белергә өйрәтү мөһим. Укытучы укучыларның сөйләм эчтәлегенә генә түгел, формасына, әйтелешенә, интонациясенә, сүзләр сайлавына, җөмлә төзүенә, нәфис, матур һәм бәйләнешле сөйли белүенә игътибар итәргә, шуңа өйрәтергә тиеш.  Сөйләм телен һәм иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерүдә дәресләр белән бергә сыйныфтан тыш чараларны оештыру мөһим  эшләрнең берсе булып кала бирә, алар укыту-тәрбия эшен оештыруда мөһим роль уйный.

   Башлангыч сыйныфларда уку еллары – шәхес формалашуда аеруча җаваплы чор: балалар укырга, язарга, санарга, сөйләргә, аралашырга,

коллективта үзләрен дөрес тотарга өйрәнәләр. Кече яшьтәге мәктәп елларын хисләрдән сыйфатлар формалаштыру дип атасаң да ярый.Чөнки кешенең үзе өчен әһәмиятле сыйфатлары бу чорда иҗади үсә, шәхес формалашуга нигез салына.

   Укыту-тәрбия процессында бала шәхесен формалаштыруга йогынты ясаучы чараларның берсе – сөйләм күнекмәләрен үстерү.Уйлау – фикерләү сөйләм үсеше  белән аерылгысыз бәйләнгән.Сөйләмнең ярлы булуы фикерләүнең начар үсеше турында сигнал булып тора. Димәк, баланың аңы үсү, белеме арту,  аның чынбарлыкны танып – белү тирәлеге киңәю һәм чын кеше булып тәрбияләнүе сөйләмнең үсешенә, үз туган телен яхшы белүенә бәйле.

    Мәктәптә уку балаларның сөйләм үсеше чыганакларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтә.Алар укытучы җитәкчелегендә табигать күренешләрен, тирә - юньдәге кешеләр хезмәтен күзәтә, иптәшләре белән аралаша,укытучының сөйләмен тыңлый. Боларның барысы да бала шәхесен рухи баета, белемен арттыра һәм сөйләмен үстерә.

     Кече яшьтәге мәктәп балаларының бәйләнешле сөйләмен үстерүгә ирешү максатыннан, башлангыч класслар өчен программадан файдаланып, мин түбәндәге план төзедем:

1.Балаларның сүзлек запасын ачыклау.

2.Укытучы соравына җавапны ачык, кыска һәм төгәл әйтү.

3.Сөйләмнән җөмләне аерып алу.

4.Рәсем буенча җөмләләр төзү.

5.Рәсемнәр сериясе буенча сюжет логикасы сакланган кечкенә хикәя төзү.

6.Укылган җөмләләргә, текстка куелган сорауларга җавап бирү.

7.Төрле күренешләрне телдән сурәтләү.

8.Тәкъдим ителгән яисә балалар үзләре уйлаган тема буенча телдән яисә язма сөйләм төзү.

9.Шигырь, инша, әкиятләр иҗат итү.

Шушы план нигезендә эшләп,балаларның сөйләм телләрен үстерүнең төп максатларын санап үтәргә мөмкин:

1.Укучыларның фәннәр белән кызыксынуларын үстерү һәм аңа мәхәббәт

тәрбияләү, аларда татар халкы тарихын , аның бай мирасын өйрәнү теләге уяту.

2.Укучыларның белемен киңәйтү, тирәнәйтү, аларны тормышта гамәли куллана белү күнекмәләрен арттыру. Тел һәм әдәбият белән кызыксынучыларга мәктәп программасыннан тыш мәгълүмат бирү.

3. Аерым темалар буенча алган грамматик, орфографик, пунктуация, сөйләм теле һәм язу күнекмәләрен ныгыту.

4.Сыйныфта бирелә торган төрле яклы тәрбияне(патриотик, гуманлылык, эстетик , дуслык – иптәшлек, хезмәт тәрбиясе һ.б.) сыйныфтан тыш эшләр белән бәйләп дәвам итү.

5. Укучыларның иҗади  фикерләү сәләтен, тел байлыгын үстерү.

    Билгеле, әлеге максатларга ирешүнең юллары байтак. Укучыларга төрле фәннәрне өйрәтү, аларның  белем дәрәҗәсен тикшерү, вакыт үткән саен, бу өлкәгә нинди дә булса яңалык кертүне таләп итә. Бүгенге яңарыш процессында республикабыз алгарышын тәэмин итәрлек, конкурент булырга сәләтле балалар үстерү безнең алдыбызга килеп баса. Хәзерге заманда кешенең интеллектуаль, профессиональ иҗади үсеш дәрәҗәсе хәлиткеч мәгънәгә ия. Белем сыйфатын күтәрү- тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен иң зарури гамәлләрнең берсенә әйләнеп бара . 21 гасыр мәгариф системасың асылы шунда, ягъни нәтиҗәле белем бирү, шәхеснең җәмгыятьтә урын табуы. Укучылар мәктәптән дөрес  сөйләргә өйрәнеп, оста сөйләшерлек дәрәҗәдә әзерләнеп чыгарга тиеш.

 II. Төп өлеш .

 1.Дәресләрдә сөйләм телен үстерү.

   Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге  ята. Башлангыч мәктәптә дәресләрнең һәрберсендә дә диярлек баланың сөйләмен үстерү юнәлешендә даими эш алып барыла.

Мәктәптәге бер генә дәрес тә, бер генә эш тә сөйләм телен үстерү бурычларын читләп үтми. Укучыларның сөйләм телен үстерү эзлекле рәвештә алып барылырга тиеш.

   Укучыларны 1 сыйныфка кабул итәр алдыннан, әңгәмәләр, анкета,төрле тестлар аша аларның нинди сәләткә ия булуларын ачыклыйм. Хезмәтемне дә шул юнәләштә алып барам: дәресләрне кызыклы, балаларның танып – белү активлыгын һәм мөстәкыйльлеген, иҗади эшчәнлеген үстерерлек итеп, һәр баланың табигый мөмкинлекләрен истә тотып үткәрергә тырышам. 1 сыйныфта эшне таякчыклардан төрле фигуралар, предметлар төзеп уйнаудан башлыйм. Башта укучылар – гади предметлар, алга таба, үзләре дә сизмәстән, төрле фигуралар төзи.”Нәрсәгә охшаган?” соравы аша балаларның күзаллавын, фантазиясен үстерәм. Мөмкин һәм мөмкин булмаган вариантлардан барлык җавапларны да тыңлыйм. Шундый ук эшне геометрик фигуралар җыелмасы белән дә оештырам. Бу очракта балалар төзелгән фигуралар турында сөйли. Төсе, зурлыгы, характерлы сыйфатлары нинди? Предмет яки күренешләрне төрле яктан күрү, гадәти әйберләрдәге яңалыкны табу кебек сыйфатлар укучыларда образлы күзаллау, фикерләү сәләтен, иң мөһиме – бәйләнешле сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Балалар бер –берсен тыңларга өйрәнә, үзара иркен аралаша, мөстәкыйль фикер йөртеп җавап бирү мөмкинлеге туа.

           Уку дәресләрендә укучылар матур итеп уку белән бергә, текстның төп мәгънәсен аңларга, сораулар куя белергә, шул ук вакытта үзләре дә тулы, дөрес җавап бирергә өйрәнә. Дәресләрне җанлы,мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам. Шулай эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Дәрес башында темага кагылышлы берәр гыйбрәтле хикәя укыйбыз, я халык әкиятләрен искә төшерәбез. Куелган сорауга җавап эзлибез,фикер алышабыз, бәя бирәбез. Дәресләрдә табышмаклар, сынамышлар, чагыштыру, тасвирлау чаралары куллану да уңай нәтиҗә бирә.

   Табышмаклар предметның билгеләрен саный, кулланылышын әйтә, иң төп үзлеген ача һәм объектның исемен эзләп табу бурычын куя, яңа сүзне аңларга ярдәм итә, зиһен, логик фикерләүне үстерә, сөйләмне камилләштерә.

Халык сынамышлары әби – бабайларыбызның бай тәҗрибәсен туплаган. Балалар дәрестә әсәр эчтәлеге белән мәкальне чагыштыралар, әсәрнең төп мәгънәсенә,  геройларның гамәлләренә туры килгән мәкальләрне сайлыйлар, үз фикерләрен дәлиллиләр.

   Дәресләрдә гадәти күнегүләр белән беррәттән, кроссвордлар, ребуслар чишү дә тел байлыгын арттырырга ярдәм итә. Моннан тыш, төрле мәзәкләрне,кечкенә күләмле әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтү дә укучыларга ирекле сөйләмдә сүзләрне урынлы куллана белергә булыша.

Балаларны җөмләдә сүзләрне дөрес куллана белергә, туган телнең матурлыгын тоярга, үз фикереңне ачык һәм дөрес итеп язарга өйрәтүдә иҗади эшләрнең әһәмияте зур. Бәйләнешле сөйләм үстерү күнегүләре уку һәм татар теле дәресләрендә системалы үткәрелергә тиеш. Укучыларның сөйләмен һәм акыл сәләтен үстерүдә сочинение язарга өйрәтү уңай нәтиҗә бирә.

   Укучыларны сочинение язарга башта әйтмә формада әзерләргә кирәк. Сочинение язу өчен укучыларның тирә - як тормышта күргәннәрен, аларның күзәтү һәм тәэсирләрен, шөгыльләрен һәм уеннарын исәпкә алып,тема сайлау бик мөһим.

   Темалар гомуми характерда булмаска тиеш, чөнки укучыларга тасвирлау авыр, ә берәр хәлне сөйләү алар өчен җиңелрәк. Башлан гыч сыйныфларда балаларның үз тормыш ларында булган хәлләр: «Без су буенда нәрсәләр күрдек? (II сыйныф), «Урманда бул ган хәл» (III сыйныф), «Чаңгы шуганда», «Кар бабай ясау», «Чыршы бәйрәме», «Мин әнигә ничек булышам» темаларын һ. б. сайларга мөмкин. Иң әһәмиятлесе — укучыга таныш тема булуы шарт. Аннары языласы сочинениене ничек башлау мәсьәләсе килеп баса; бу эш укытучы ярдә мендә өйрәтелә.

Икенче мөһим нәрсә — өйрәтү чорында сочинение өчен материал — балаларга ошаган яки дәрестә укылган әсәрләрдән өзекләр, мәкальләр, табышмаклар, такмак лар, санамышлар һ. б. туплау. Мәсәлән, «Көзге матурлык» темасы алынса, уку дәреслегеннән көз турында укылган мате риал кабатлана, нинди җөмләләрнең көзге табигатьне тасвирлавы, аларны тагын ни чек үзгәртеп, кыскартып, сүзләр өстәп язып булганы аңлатыла. Ләкин, минемчә, моның белән мавыгырга ярамый, ул беренче этап та гына кулланыла ала, чөнки бу балалар ны үз күзаллауларын һәм фикерләрен ачык ларга ярдәм итми. Кайбер очракларда укы ган материалларны да файдаланырга мөмкин, ләкин анда да үз уй-фикерләреңне дәлилләү кирәк.

Әгәр укыган әсәр буенча сочинение язы ла икән, темадан читкә чыкмаслык конкрет план төзелә.

  Картина буенча сочинение язу изложениедән сочинениегә күчү күнегүе булып санала.

   Балалар башта бер темага багышланган берничә картина буенча сөйлиләр. Өч – дүрт картина буенча үткәрелгән әңгәмә укучыларны хикәя планын төзүгә әзерли.Планның һәр пунктына ике яки берничә җөмлә төзелә. Шулай итеп, башта хикәя телдән сөйләнә, аннары языла.

   Эшнең алдагы этабы – бер картина буенча сочинение язу. Бу тип эшнең бурычы картинада күрсәтелгән вакыйганы хронологик тәртиптә зиһенгә алу һәм бәян итеп бирүдән гыйбарәт.

     Укучылар өчен бер картина буенча сочинение язу авыр, чөнки бер картина язылачак сочинениенең төп өлешенә генә материал бирә ала.  Сочинениенең баш өлешен һәм ахырын балалар үзләре “уйлап чыгарырга” тиешләр. Тасвирлау һәм фикерләү элементлары картина эчтәлегенә өстәмә була. Соңгысын һәр укучы үзенчә, мөстәкыйль эшли. Картина буенча сочинение язганда иң әһәмиятлесе — рәсемнең сюжеты буенча әңгәмә үткәрү. Билгеле, укыту чы балаларның игътибарын картинаның әһәмиятле деталь ләренә юнәлдерә. Бергәләп план да төзелә. План буенча берничә укучының төзегән җөмләләре тыңланыла һәм сүзлек эше үткәрелә. Бу сюжет та кулланырга мөмкин булган яңа сүзләр тактага язып аңла тыла. Мәсәлән, “Сөйләм үстерү өчен картиналар” сериясеннән “Көзге урманда”, “Кышкы уеннар”, “Без – кошларның дуслары”, “Яз”  рәсемнәре буенча балалар үз тормышларында булган хәлләр турында сочинение язалар.

     Сюжеты ансат, состав өлешләргә җиңел бүленә торган булганда гына, укучылар бер картина эчтәлеген сөйләп, язып бирә алалар.

    Сочинение язарга өйрәнү уку дәресләре белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки уку дәреслә рендә укучылар текстны өлешләргә бүләргә, һәр өлешкә исем бирергә, биремнәрне үтәргә, текстның кыскача эчтәлеген сөйләргә өйрәнәләр.

   Укучылар I сыйныфтан ук сорауларга җавап бирә башлыйлар. Бу — бик җаваплы һәм әһәмиятле эш. Сорауларга һәрвакыт тулы җавап таләп итү дә сочинение язуга әзерлек була. I сыйныфта телдән хикәя төзегәндә (ел ахырында) тактага язылган сорауларның кайбер сүзләрен җавапта кул лана белергә өйрәтә башлау уңай нәти җәләр, бирә.

II    сыйныфта укучыларның күмәк эшлә ре, төрле шөгыльләре турында әңгәмәләр оештырыла.   Балалар   кечкенә  хикәяләр төзиләр, аларның кайберләре дәфтәргә яздырыла.

   Кайбер очракларда (башлангыч өйрәтү этабында) укытучы класс тактасына бе ренче җөмләне язып куя. Ә аннан соңгы җөмләләрдә, күп нокталар куелып, алар урынына укучылар сүзләр өстәп, җөмләне тәмамлап язалар. Тиешле сүзләрне күзә түләрдән чыгып яки картинага карап таба лар. Таблицага язылып куелса да ярый. Сочинение язганда орфографик сүзлектән файдаланырга өйрәнүне дә истә тотарга кирәк. Сүзлек белән эшләгәндә укучылар үзләренең актив лексикаларына яңа сүзләр өсти алалар. Әгәр ул үзе кулланырга теләгән сүзнең ничек язылуын белми икән, сүзлеккә мөрәҗәгать итеп, сүз ясау күнекмәләрен дә арттыра ала.

III  сыйныфта балаларның күзәтүләренә бәйле темаларга, сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча, алдан әзерлек үткәреп, хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү рәвешен дәге сочинениеләр яздырыла.

III — IV сыйныфларда сочинение планын мөстәкыйль төзүне дә файдаланырга кирәк.

Төрле планнарны чагыштырып, иң уңышлысына, ягъни теманы киңрәк ачыклый тор ганына балаларның игътибарын юнәлдерү файдалы.

Бу сыйныфларда кайбер сочинениеләр экскурсиядән соң языла. Мәсәлән, мин «Яз кил де» дигән темага сочинение язуны түбәндәгечә оештырам.

1.   Экскурсия вакытында күргәннәрне сөйләтү. Яз билгеләре.

2.  Сораулар буенча эшләү.

—   Экскурсия  вакытында  һава нинди иде? (Көн аяз иде.)

—  Язның нинди билгеләрен күзәттек? (Кар эри, гөрләвекләр ага, агачларның бөреләре бүрткән, чирәм чыга башлаган, тузганаклар чәчәк атарга әзерләнә, кояш лы урында җир күренә.)

—  Һава нинди? Болытлар нинди?

—  Ни өчен яз көне көннәр җылына? (Кояш җылыта. Кояш яз көне озаграк як тырта, җирне ныграк җылыта.)

—  Ни өчен яз көне кар эри? (Кар кояш җылытудан эри, кар эрегәч, җир күренә башлый.)

—  Яз көне агачларда нинди үзгәрешләр күренә? (Бөреләр бүртә.)

—  Нинди кошларны күрдек? (Кара кар галар, сыерчыкларны күрдек.)

Укучылар язган сочинение экскурсия ту рында хисап кына түгел, а иҗади эш бу лырга тиеш. Экскурсия вакытында укучы ларның игътибарын табигатьтәге күре нешләргә юнәлдерергә, ни өчен? нигә шулай? дигән сораулар куеп, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачыкларга кирәк. Со чинениедә баланың табигатькә мөнәсәбәте, кичерешләре дә чагылу әһәмиятле.

Билгеле, башлангыч сыйныфларда уку чыларның сүзлек байлыгы әле бик ярлы була. Укучылар сүзләрнең күчерелмә мәгънәсен еш кына сиземли алмый, телнең синонимик байлыгын, стилистик мөмкин лекләрен үзләренең сөйләү һәм язу күнегү ләрендә тиешенчә файдалана белмиләр. Шуңа күрә IV сыйныфта сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе, күп мәгьнәлелеге аңла тылырга тиеш. Сочинениедә нинди сүз ләрнең мәгънәсен аңлатырга, синоним, омоним, антонимнарга, нинди сүзләрнең күчерелмә мәгънәсенә игътибар бирергә икәнен алдан билгеләп кую уңышлы була. Күчерелмә мәгънәле сүзне сочинениедә куллану мөмкинлеге туса, башта ул сүзнең туры мәгънәсе һәм күчерелмә мәгънәсе би релә һәм соңгысының нинди принципта тууы ачыклана.

   Сочинение язганда укучылар сыйфатлар ны бик аз куллана. Шуңа күрә I сыйныфта ук нинди? кайсы? сорауларына җавап бирүче сүзләрнең телнең иң матур бизәкле сүзләре икәнен аңларга һәм сөйләмдә кул лана белергә өйрәтүне күздә тотарга тырышам. Моның өчен җөмлә төзегәндә исемнәрне табу, исемнәрдән чыгып сорау кую юлы белән сыйфатларны табу, сыйфатның ни өчен бу исемгә бәйле булуын аңларга өйрәтү әһәми ятле. Бу күнегүләрне үтәргә табышмаклар аеруча ярдәм итә. Билгеләре буенча пред метларны табу өчен мондыйрак табыш макларны кулланырга була: «Җәен — соры, кышын — ак, аңа шулай яхшырак», «Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай», «Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә» һ. б.

   Билгеле, фигыльләрне, бигрәк тә хә рәкәтне, тавыш, аваз чыгаруны, тойгы, хис не белдерә торган сүзләрне дә белергә кирәк. Монда эш-хәрәкәте буенча предмет ны табу күнегүләре эшләнә.

   Сочинение язганда, сүзне — сүзтезмәдә, җөмлә һәм сөйләмдә куллану, сүзнең җөмләдә нинди сүзләр белән бәйләнеп килә алуына аеруча игътибар бирергә кирәк. Җөмләдә сүзләрнең тиешле тәртибен сак лау белән бергә, аларны җөмлә төзегәндә дөрес бәйләү мәсьәләләре дә әзерлек чо рында истә тотыла. Сүзнең төзелешен белү, аның тамырын табу һәм мәгънәсен ачыклау күнегүләре үткәрелсә, сочинение вакытында шундый сүзләрне куллану җөмләне дөрес итеп төзергә ярдәм итә. Кушма һәм парлы сүзләрне өйрәнгәндә, аларның нинди очракта кулланылуы аңла тылса, III — IV сыйныф укучылары шундый сүзләрне язма эшләрендә файдаланалар.

    Үз фикерләрен үз сүзләре белән, кичереш һәм мөнәсәбәтләрен белдереп язылган текстны изложение дип йөртәләр. Анда укучының эчке дөньясы чагыла,аның дөньяга карашы, тормышка мөнәсәбәте күренә.

    Изложениеләр сочинениегә әзерлекнең "югары басмасы” булып тора. Ул бала сөйләмен үстерүдә аерым урын тота, чөнки изложение – сөйләмне әдәби формалар белән баета һәм баланы сочинение язарга өйрәтә. Әлифба  чорыннан ук системалы рәвештә шуңа әзерлек алып барылса, 1 һәм 2 нче сыйныф балалары уку китабына күчкәч, төзеләше гади булган, синтаксик катлауландырылмаган кечкенә хикәяне изложение итеп яза алалар.

    Изложение өчен текст сайлау – мөһим мәсьәлә. Башлангыч мәктәпнең III, IV сыйныф укучылары өчен дә изложение язуга иң яраклы текст булып хикәя санала. Изложение язарга нинди дә булса бер вакыйга булган, билгеле бер сюжетка корылган текст өстендә өйрәтергә кирәк. Изложение өчен алынган хикәядә эпизодлар күп булмаска тиеш. Лексик һәм синтаксик яктан катлаулы булмаган барлык сүзләрнең мәгънәләре балаларга аңлашылган, җөмлә конструкцияләре гади, текст 3 -4 кисәктән булып, кисәкләргә ансат аерыла торган булырга тиеш.

   Изложение текстлары әкренләп катлаулана; эпизодлар саны арта, сүзлеге байый, туры сөйләм һәм диалоглар очрый башлый. Изложение өчен алынган хикәя һәм мәкаләләр композиция ягыннан да катлаулана төшә. Эчтәлеге дә күбрәк кисәкләрдән тора, текст составындагы тиңдәш кисәкле җөмләләр дә арта бара.

    Укучылар әзер текстны мөстәкыйль рәвештә изложение итеп яза белергә эзлекле өйрәнәләр; укчыларның сөйләме яңа сүзләр, сүз әйләнмәләре һәм синтаксик конструкцияләр белән байый. Шуның өстенә бәйләнешле сөйләм төзи белергә, билгеле бер эзлеклелектә, план буенча хикәянең сюжетын җәеп җибәрергә дә остара, шомара баралар.

    Изложение текстын ничә кат уку мәсьәләсе сыйныфның хәзерлек дәрәҗәсенә, укытучының изложение өстендә эшне ничек оештыруына, текстның авырлыгына, күләменә бәйле. Шулай да, ике кат укыгач, изложение язарга укучыларны гадәтләндерү, шуңа өйрәтү максатка ярашлы итеп санала.

    Хикәя укылгач, укытучы сораулары буенча аның эчтәлеге  кыскача тикшерелә. Хикәянең эчтәлеге аңлашылганмы икәнен билгеләү өчен, 2-3 сорау бирү җитә. Аннары укытучы җитәкчелегендә изложение планы төзелә, һәм план тактага языла. План буенча балалар булачак изложение текстын телдән төзиләр. Аннары изложение язалар. План буенча телдән текст эчтәлеген кабат – кабат сөйләүләрне әкренләп киметә барырга кирәк.

    Алга таба әкренләп планны үзләре мөстәкыйль төзергә өйрәнәләр, текст эчтәлеген сөйләп тормыйча, изложение яза белү күнекмәләре алалар. III -       IV  сыйныф укучыларының изложениеләре шушы таләпләргә җавар бирергә тиеш:

  1. Укучы текст эчтәлеген дөрес итеп, фактларны бозмыйча бирә. Вакыйга һәм эпизодлар эзлеклелеген саклый.
  2. Дәфтәрләренә язылмаса да, изложение эзлеклелеге билгеле бер план буенча бирелә.
  3. Укытучының биременә карап, изложение җентекле, тулы яки кыскача булырга мөмкин.
  4. Изложение грамматик – орфографик дөрес булырга тиеш.

Башлангыч мәктәптә изложениеләр өйрәтү характерында була. Изложение язарга өйрәткәндә, баштарак укытучы укылган текстны ничек язарга икәнен күрсәтә.Моның өчен укучылар текстка карата сораулар куялар яки план буенча текстны телдән изложение итеп сөйлиләр. Күмәкләшеп “редакцияләгәндә” укучылар үзләренең төзәтмәләрен кертәләр. Болар укытучы җитәкчелегендә эшләнә. Сыйныф белән телдән эшләнгән бу “изложение”не балалар мөстәкыйль рәвештә үз дәфтәрләренә язалар.

 Изложение  язарга өйрәтүне, билгеле бер схемага салып, баскычлап карап була:

  1. рәсемнәр буенча изложение язу;
  2.  кызыклы, кыска вакыйгаларны биргән хикәяләр буенча үз сүзләрең белән   изложение язу;
  3. укыган әсәрләрнең берәрсенә охшатып, шуңа охшаш  хәлне тормыштан алып язу.

     Алга таба изложение өстендә балаларның мөстәкыйль эшләүләре арта бара. Ләкин читенлекләр чыкканда, балалар укытучыга мөрәҗәгать итәләр.Укытучы аларның эшләүләрен даими күзәтеп, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер тора.

   

   Изложение һәм сочинениеләрнең күләм ле һәм кечкенә төрләре дә була: анысы исә укытучының дәрестә куйган максатына һәм билгеләгән вакытка бәйләнгән.Кечкенә сочинениене туган тел дәресендә грамматик бирем белән дә тәкъдим итәргә мөмкин.. Сочинение темасының һәм изложе ние текстының кызыклы һәм балага таныш булуы шарт. Шунын белән бергә, укыла һәм языла торган текстларның тәрбияви яктан кыйммәте аеруча мөһим. Шулай булгач, из ложение өчен текстлар сайлау укытучының әдәбиятны, бигрәк тә балалар өчен язылган әсәрләрне яхшы белүен, шулай ук әлеге текстның сүзлегенә анализ ясавын сорый: яңа сүзләрнең эчтәлеге аңлатыла, язылышы кыен булган очраклар ачыклана, хаталар искәртелә.

Сочинение яки изложение язылып беткәч, балалар бер-берсенең эшләре белән таны ша, моннан соң һәр автор үз эшен кабат укый һәм эшкәртә.

 Сочинение һәм  изложение  яздыру – кызыклы һәм шул ук вакытта катлаулы эш төре.Укучыларның күбесе сочинение язарга ярата. Чөнки ул – иҗади эш. Монда һәр бала хыяллана, теге яки бу күренеш, предмет турында үз фикерләрен белдерә. Укытучы балалар иҗатына юнәлеш бирә, аларның фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыра.

   1- 4 сыйныфларда сынлы сәнгать дәресләре укытыла. Сәләтле балаларның күбесе бер уңайдан укылган әсәрләргә дә иллюстрацияләр  ясый. Бу исә аларга “Ни өчен әлеге эпизодны сайлап алдың?”, ” Үз рәсемеңдә нәрсә күрсәтергә теләдең?”, ”Әсәр белән рәсем арасында нинди аерма бар?” һ.б. шундый сораулар бирергә нигез булып тора. Күренекле рәссамнарның картиналары буенча эшләү дә укучыларның сөйләм телен үстерерүдә нәтиҗәле чара. Милли йөзебезне чагылдырган   “Сабантуй” (Л.Фәттахов), “Урал тавы өргәсендә”(Б.Урманче), “Су буе”(Ф.Әминов) һ.б. картиналар укучыларда милли горурлык хисе уятуга, көнкүрешебезгә, милли культурабызга кагылышлы сүзләр байлыгын арттыруга ярдәм итә. Шулай ук бөек рус рәссамнарының  иҗатына да мөрәҗәгать итү кирәк. Бигрәк тә, И.И. Шишкин әсәрләрен балалар яратып кабул итәләр.

      Укучыларның сөйләм күнекмәләрен арттыра, рухи, әхлакый сыйфатларны формалаштыра торган сюжетлы уеннарны да дәресләрдә еш кулланам. “Исәнләшү” темасын өйрәнгәндә “Теремкәй” әкиятен рольләргә бүлеп уйнап, әкият геройларын төрле исәнләшү сүзләре белән каршылау; “Ялкаулык һәм тырышлык” темасына дәрес үткәргәндә Өлгер һәм Авыраяк булып уйнау; бер – берсенә әдәпле сүзләр әйтеп, “тылсымлы таяк” тапшыру; “телефоннан” сөйләшү; үзләрендә булган кимчелекләрне әйтеп, шул тискәре сыйфатларны бетерү, “дәвалау” өчен “тылсымлы даруханә” дән”дару “сатып алу кебек сюжетлы- рольле уеннарны балалар кызыксынып башкаралар.

Укучыларның үз фикерләрен  дөрес, ачык, матур итеп әйтә белүләренә, тыңлаучы аңларлык итеп,тулы  җөмләләр белән җавап бирүләренә омтылам.

Дәресләрнең бер өлешендә төрле темаларга викторина, читтән торып сәяхәт

үткәрү дә балаларны сөйләмгә, аралашу әдәбенә өйрәтә. 4 нче сыйныфта фонетик КВН, “Сүз төркемнәре “ иленә сәяхәт, 3 нче сыйныфта “Йолдызлы сәгать” һ.б. моңа ачык мисал булып торалар.

2. Сыйныфтан тыш чараларда сөйләм осталыгы тәрбияләү.

   Сөйләм телен һәм иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерүдә дәресләр белән бергә сыйныфтан тыш чараларны оештыру мөһим  эшләрнең берсе булып кала бирә. Алар укыту-тәрбия эшен оештыруда мөһим роль уйный. Дәрестән тыш эшләрдә сүзгә сак караш, сөйләм осталыгы  тәрбияләү юнәлешендә дә даими эш алып барыла. Халыкның ”Акыллы сүзгә ни җитә” , “Һәрбәр сүзнең үз урыны бар”дигән мәкальләре бик урынлы әйтелгән бит. Кичәләр оештыру үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Бу чаралар укучыларда белем һәм фәнгә карата кызыксыну уята, балаларның иҗади фикерләү сәләтен үстерәләр, киң күзаллау булдыруга ярдәм итәләр .

    Дәрестән тыш эшләр дә планлы  рәвештә алып барыла. Мондый эшләрне планлаштыруда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, укытучы һәм китапханәче катнаша. План төзегәндә республикага, әдәбият һәм сәнгать  әһелләренә бәйле истәлекле көннәр исәпкә алына. Алар, нигездә, белем һәм тәрбия бирү максатыннан чыгып эшләнә, дәресләрнең дәвамы буларак, укучының кызыксынуларын исәпкә алып үткәрелә.

    Телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның гореф –гадәтләре, йола-бәйрәмнәре белән таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү һәм ,иң әһәмиятлесе, аралаша белергә өйрәтү максатыннан оештырылган татар теле һәм әдәбияты атналыгы зур әһәмияткә ия. Ул, гаять тантаналы, күтәренке шартларда бәйрәмчә үткәрелә. Атналык башланыр алдыннан, мәктәп залы игътибарны җәлеп итәрлек белдерү, татар язучыларының тормыш һәм иҗатын чагылдырган таблица-плакатлар, төрле башваткычлар, ребус, кроссвордлар белән бизәлә. Күрсәтмә әсбапларның күп һәм төрле булуы укучыларны әлеге чара белән кызыксындыруда һәм аларның төрле чараларда актив катнашуларына ирешүдә ярдәм итә.Беренче көннән соңгысына кадәр, татар көйләре һәм җырлары яңгырап тора, татар халкының җырлы-биюле уеннары уйнала.

     Шушы атналыкның бер көне башлангыч сыйныф укучыларына бирелә.  Аналар көненә багышлап оештырылган шигырьләр иҗат итү конкурсына да укучылар теләп катнашалар.Укучыларда үзләренең иҗади сәләтен сынап карау мөмкинчеле туа.Әниләр турында матур – матур хикәяләр, сочинение иҗат итәләр. Бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең туган көннәре зур оешканлык белән билгеләп үтелә. Бу кичәләрдә башлангыч сыйныф укучылары да актив катнаша.

      Яз җиткәч үткәрелә торган “Нәүрүз” бәйрәме, “Әниләр бәйрәме”, “Туган көн” бәйрәме дә зур оешканлык белән үтә. Мондый чаралар аша балаларда ата- анага, туган илгә хөрмәт тәрбиялим, аларның иҗатка омтылышын арттырам, бәйләнешле сөйләм телен үстерергә омтылам.

 III.  Йомгаклау

     Аңлап йөгерек укый , дөрес һәм тиз яза белгәндә генә, балада нәтиҗәле белем –тәрбия алу нигезе салына. Моны истән чыгармаска кирәк. Шул ук вакытта истән чыгармаска тиешле тагын бер нәрсә - һәрбер сабый табигать тудырган зат. Үсә барган саен баланың эш-хәрәкәтендә аерым бер теләк-омтылышлар, мавыгулар, кызыксынулар ачыклана башлый. Бу вакытта без-педагоглар - ярдәмгә килергә тиешбез. Бала бит ниндидер әзер формадагы савыт түгел. Ул –табигатьтән үк хәрәкәтчәнлек алган, эчке бер көчләргә ия булган, башлангыч сәләт-чалымнары, үзлегеннән үсү – формалашу кебек мөмкинлекләре булган зат.

  Баланың сөйләм теле бай булу - гомуми интеллектуаль  үсешенең бер өлеше.

Дәресләрдә сөйләм телен үстерү өчен мөмкинлекләр бихисап һәм күптөрле. Тик аны һәрбер укытучы үзенчә башкара һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә омтыла.  Бу эшемне язганда мин педагог – новаторларның эш - тәҗрибәләре белән тирәнтен таныштым. Аларның укыту алымнарын мин үз эшемдә кулланырмын дип планлаштырам.

     “Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү” проблемасын методик темам итеп сайлау да шуңа бер мисал.

    Методистларыбыз Г.Ибраһимов, М.Корбангалиевләрнең бәйләнешле сөйләм үстерү турындагы хезмәтләренә нигезләнеп, методик темам буенча эзлекле эш алып бару өчен максат – бурычларны билгеләдем. Беренче класстан ук балаларга бәйләнешле сөйләмгә куелган таләпләрне аңлатам. Алар түбәндәгеләр.

     1.Сөйләм эчтәлекле булырга тиеш.  Кечкенә балалар бер предметка карап, бөтенләй икенче нәрсә турында сөйләп китәргә яраталар, үзләре дә тоймастан читкә тайпылалар. Мәгънәсен аңламыйча теге яки бу сүзне җөмлә саен куллануларына юл куймаска тырышам. Андый сөйләм ямьсез булуын аңлатам.

      2. Сөйләм логикалы, ягъни акылга ятышлы булырга тиеш. Укучылардан үз фикерләрен эзлекле итеп оештыруларын таләп итәм.

     3. Сөйләм ачык булырга тиеш. Укучыларыма: “Без җиңел һәм аңлаешлы итеп сөйли алабыз. Аңлашылмаган сүзләр кыстырып сөйләмегезне ямьсезләмәгез!”,- дип искәртеп торам.

     4. Сөйләм саф, чиста булырга тиеш. Кече яшьтәге мәктәп балалары  кемнедер  кабатларга, кемнедер охшатып сөйләргә яраталар. Бу яшьтәге балаларга рус сүзләрен кушып сөйләү, “урам телен” кирәгеннән артык куллану хас. Мондый очракларда мин аларга дөрес юнәлеш бирергә тырышам.

    5. Сөйләм грамматик яктан төзек, орфографик һәм пунктуацион яктан дөрес булырга тиеш. Укучыларымның сөйләмнәрен әдәби тел нормаларына туры килерлек итеп формалаштырырга тырышам.

    6.Сөйләм тел чараларына бай булырга тиеш. Бер үк уйны төрлечә әйтә алырга, җөмләләрдә бер үк сүзләрне кабатламаска өйрәнәбез.

    7. Сөйләм тәэсирле булырга тиеш.   Дәрестә сәнгатьле уку алымнарын өйрәтү, рольләргә бүлеп уку, шигырь укучылар бәйгеләре – максатка ирешүдә төп чаралар.    

     Шуны  истән чыгармаска кирәк: нинди генә шөгыль тапмасын, укучы эшенең, шөгыленең файдалы, кирәкле , мәртәбәле икәнен тоярга тиеш. Гомумән, кеше өчен иң зур бәлаларның берсе - файдасыз, кирәксез, мәгънәсез һәм нәтиҗәсез эш башкару, шул эшкә көч сарыф итү.

   Алыштыргысыз шартларның тагын берсе - һәр укучының характер үзенчәлеген һәм яшь аермасын искә алу. Төрле дәресләрдә, дәрестән соң оештырылган  чараларда  нәкъ менә шуңа игътибар итәргә кирәк. Бу принципларның саклануы – балаларның сәламәтлеге турында кайгырту, аларның зәвыгына дөрес юнәлеш бирү, һәм , ниһаять, дөрес эшләү дигән сүз.     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад "Сөйләм телен үстерүдә коммуникатив технологиянең өстенлеге"

Доклад по теме самообразования "Коммуникативно - развивающее обучение младших школьников через различные формы уроков"...

Чыгыш:Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү

Бу чыгыш дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү турында. Мәктәп балаларга тирәнтен һәм төпле белем,  күнекмәләр бирергә, аларның сәламәт булуы турында кайгыр...

Сөйләм телен үстерү

Башлангыч сыйныфларда уку еллары шәхес формалашуда аеруча җаваплы чор: балалар укырга, язарга, санарга сөйләргә,аралашырга коллективта үзләрен дөрес тотарга өйрәнәләр. Кече яшь...

Укучыларның логик фикерләүләрен үстерү

Методик берләшмәдә чыгыш ясау өчен материал...

”Татар халык ашлары” темасы буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Өйрәтү максаты: татар милли ризыкларының исемнәрен хәтерләп калу; исемнәрне кертеп җөмләләр төзү.Үстерү максаты:укучыларның фикерләү сәләтен, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү, сүзлек запасын баету...