Доклад "Сөйләм телен үстерүдә коммуникатив технологиянең өстенлеге"
методическая разработка (2 класс) по теме

Хабибуллина Гузалия Анваровна

Доклад по теме самообразования "Коммуникативно - развивающее обучение младших школьников через различные формы уроков"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kommunikativ-ustereshle_ukytu.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

           Сөйләм телен үстерүдә коммуникатив технологиянең өстенлеге.

  Укучылар һәр көнне кешеләр белән аралаша. Баштарак әти-әниләр, туганнар белән гел бергә була, бергәләп фикерләшә, аннары балалар бакчасындагы тәрбиячеләр, иптәшләр, дуслар белән ешрак очраша. Ә инде мәктәптә укыганда дуслар, иптәшләр, таныш-белешләр тагын да күбәя. Алар кешеләр белән генә түгел, сәнгать, матурлык дөньясы (кызганычка каршы, ямьсез күренешләр белән дә), әдәбият, спорт һ.б. белән дә таныша, аралаша. Аралашу- балалар өчен гадәти хәлгә әйләнгән, алар аның катлаулы күренеш икәнлеге турында уйлап та тормый. “Кеше һәрвакыт икенче бер кеше белән аралашып, рухи баю ихтыяҗы тоеп яши, - дигән К.Маркс Безнең аралашу даирәбез көннән – көн ки-ңәя, артканнан – арта бара. Әлеге процесс даими рәвештә фикер алышудан гыйбарәт. Бе- ренчедән, ул - әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлап аңлый белү, икенчедән, үз уеңны әңгәмә- дәшең аңларлык итеп әйтә белү.

      Аралашу телдән башка була алмый. “ Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә тел- “җәмгыятьтә кешеләргә үзара аңлашу, аралашу өчен хезмәт итә, фикерләү нәтиҗәләрен беркетеп бара торган һәм гадәттә һәр халыкта үзгә, үзенчә булган сүзләр һәм грамматик чаралар системасы”, диелә.

     Бүгенге көндә тулы һәм сыйфатлы белем бирү проблемаларының берсе- укучыларның тормышка яраклашуын ( социальләшүен) тәэмин итүче чара буларак дәүләт телләрен һәм чит телләрне сыйфатлы өйрәтү. Президентыбыз М.Ш.Шәймиев тарафыннан республика- ның мәгариф системасы алдына үз фикерләрен телдән дә, язмача да дөрес һәм матур итеп әйтә ала торган шәхесләр әзерләү бурычы куелган иде. Бу бурычлар төрле педагогик технологияләр белән өйрәтелә. Шундый технологияләрнең берсе - бүгенге көндә методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология. Коммуникатив ул - сүз-фикерләрне тапшыру чарасы. Бу технологиянең башка методикаларга караганда нинди үзенчәлекләре бар соң?  Беренче үзенчәлек – эчтәлек сайлауда коммуникатив мотивациягә таяну. Сөйләм эшчәнлеге теориясендә сөйләшергә теләк, ихтыяҗ – психологик халәт. Билгеле булганча, сөйләм объекты булган эчтәлек сөйләшүченең шәхси, интеллектуаль ихтыяҗына, кызыксынуларына туры килсә, сөйләм мәҗбүрилелексез, ихтыярый бара. Ягъни укучының дәрестәге сөйләм эшчәнлеге укытучы мәҗбүр иткәнгә түгел, ә аның үзенең эчке халәте, эчке теләге нигезендә, ягъни коммуникатив мотивация нигезендә оеша.

    Күрсәтелгән психологик үзенчәлек дәреснең эчтәлеген сайлаганда исәпкә алына. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен сайланган материал билгеле бер сюжет аша танышты- рыла. Сюжет эчтәлеге нигезендә сөйләм материалы кертелә бара. Сюжет кече яшьтәге балаларның социаль контактларына, аралашу сфераларына туры килә. Укучылар акрын- лап үзләренең аралашу сфераларында сөйләшергә өйрәнә баралар.

     Шулай ук төрле проблемалар буенча сөйләшү оештырыла.  Бу проблемалар  нигездә балаларның үзләренең аралашу сфераларыннан алына, үзара мөнәсәбәтләрен чагылдыра, аларга карата укучыларның үз фикерләрен әйтү, сөйләшергә теләү ихтыяҗы туа.

    Эчтәлек сайлауга проблемалы якын килү укытуның тәрбия функциясен дә көчәйтә. Тәрбияви темалар буенча сөйләшкәндә, әңгәмәләр оештырганда, укучылар әхлакый проб- лемалар аша уза. Алар үз карашларын, үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр, бәхәсләшәләр. Гомумкешелек кыйммәтләре белән аралашу, аларны күңел түренә салу әхлакый шәхес булып формалашуга зур йогынты ясый.

     Коммуникатив технологиянең иң югары өстенлеге укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар булдыруда. Коммуникатив технология негезендә укыту цикллыкка корылган. Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү.    Диалог – тормышта иң еш кулланыла торган табигый сөйләм формасы. Диалогик сөйләм- гә, нигездә, сорау – җавап, өстәмә аңлатмалар китерү, ризалашу яки инкарь итү, сөйләм әдәбен саклап сөйләшү хас. Кара- каршы сөйләшү өчен билгеле бер ситуациянең булуы шарт. Сөйләм формалаштыруны шулай ук билгеле бер лексик – фразеологик минимумнан  башка да күз алдына китереп булмый. Методик әдәбиятта диалоглар ике төргә бүлеп йөртелә: өйрәтү төрендәге һәм гадәти ( табигый ) диалоглар.

    Монологик сөйләмгә өйрәткәндә, фикерне эзлекле итеп белдерү; төп фикерне  аерып күрсәтү; мәгълүматны ( фикерне ) ачып бирү; сөйләм үрнәкләрен дөрес куллану; сөйләмдә билгеле бер темпны саклау мөһим. Монологик сөйләм – тыңлап ишеткәнне яисә укыганны сөйләү генә түгел, укучының үз фикерен белдерүе дә булырга тиеш. Моның өчен тиешле күрсәтмә әсбаплар, ситуацияләр, фактлар сайлап алу һәм укучыларның шуларга карата үз фикерләрен әйтә алуына ирешү әһәмиятле. Монологик сөйләм вакытында мәгълүмат беркадәр үзгәртелә: кайбер сүзләр алмаштырыла, грамматик конструкцияләр гадиләште- релә, бик үк әһәмиятле булмаган өлешләре төшереп калдырыла һ.б. Дәресләрдә кулланыла торган монолог төрләре мондый: тасвирлау; укыганны ( ишеткәнне ) сөйләп бирү; нәрсә дә ( яисә кем дә ) булса турында хәбәр итү;  фикер йөртү.

     Диалогик сөйләм күнекмәләренә өйрәтүне, программа материалы белән бәйләп, түбән-дәге тәртиптә алып барырга кирәк.

  1. Текстка кадәрге этап. Уку материалы нигезендә микродиалоглар төзү.
  2. Төп этап – аралашу ситуациясе булдыру һәм диалогик текст белән таныштыру. Со-

рауларга тулы яки тулы булмаган җөмләләр ярдәмендә, кереш сүзләр, фразаара бәйләү чаралары кулланып җавап бирү үрнәкләрен тикшерү.

    3. Тексттан соңгы ( иҗади ) этап. Аралашу ситуациясе нигезендә, текст лексикасыннан файдаланып, укучыларның мөстәкыйль рәвештә диалоглар төзүе.

  Тексттан соң этапта эчтәлек буенча диалогик – монологик сөйләмгә чыгу, ягъни диалогик – монологик сөйләм дәресләре оештырыла. Бу дәресләрдә тексттагы лексик – грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль куллану дәрәҗәсенә җиткерелә, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар.

    Кече яшьтәге мәктәп балаларының бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә картиналар белән эшләүнең әһәмияте зур. Картиналар – балаларда коммуникатив сөйләм күнекмәләре булдыруда нәтиҗәле чара, алар укучыларның сөйләм активлыгын, фикер йөртү, танып – белү эшчәнлеген үстерә, игътибар һәм күзәтүчәнлекне дә арттыра.

    Иң мөһиме – барлык укучыларның да уку эшчәнлегенә тартылуы. Моның чыганагы укыту процессының, нигездә, үзләштерү законнарын, табигый этапларын бозмыйча оештырылуында ( сөйләм материалын кабул итү, фикерләү, гомумиләштерү, аңлау, куллану ).

    Бу механизмга шулай ук бала белән индивидуаль эшләү мөмкинлекләре дә салынган: циклдагы дәресләрне оештыру дәвамында авыр фикерләүче балалар материалны үзләштерү дәрәҗәсенә җитәләр, шулай ук сәләтле балаларга да эш җитәрлек, тик укытучының үз укучыларының үзенчәлекләрен аңлап эш итә белү осталыгы гына кирәк.

   Һәр яңа лексика дәреснең коммуникатив үзәгеннән, аралашу ситуациясеннән чыгып билгеләнә. Мәсәлән, “ Сәламәтлек” темасы буенча коммуникатив максат: табибкә тән әгъзаларының авыртуы турында әйтә белү. Өйрәнелә торган сөйләм үрнәкләре шушы максаттан чыгып билгеләнелә.

    Коммуникатив технология белән укыту системасында күнегүләр башлыча ихтыярсыз, образлы хәтергә нигезләнә. Механик хәтерләү, ятлау инкарь ителә. Күнегүләрнең биреме уку эшчәнлегенең мотивлашкан булуын тәэмин итә.

     Коммуникатив технологиянең тагын бер үзенчәлеге – грамматик кагыйдәләрнең функ- циональ  төстә бирелүе. “ Бала өчен авыр кагыйдәләрдән качып, грамматик материалны җиңел генә итеп аңлатып бирә алу – үзе бер сәнгать, осталык”, - ди коммуникатив техно- логия вәкилләре.

    Билгеле булганча, укыту процессын  нәтиҗәле оештыруда контроль әһәмиятле роль уйный. Кызганычка каршы, бүгенге көн укыту процессында белем дәрәҗәләрен контроль- гә алу формасы нәтиҗәле укыту процессын оештыруга ярдәм итми. Бу биремнәр укучы- ларның филологик белемнәрен контрольгә ала. Аралаша белү контрольдән читтә кала. Укытучы да үз эшен контроль формаларына көйли, укыту процессында аралашырга өйрә- түне төп максат итеп куймый.

    Коммуникатив технология укучыларның нәкъ менә сөйләшә белү дәрәҗәләрен тикшерә торган контрольлек формаларын тәкъдим итә. Бу биремнәр лексик – грамматик материал-ны таный белү генә түгел, ә аралашу ситуацияләрендә укучыларның аларны мөстәкыйль куллана белү дәрәҗәләрен тикшерә.

  Шулай итеп, коммуникатив технологияне куллану зарур.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү

 Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге  ята. Башлангыч мә...

Сөйләм телен үстерү

Башлангыч сыйныфларда уку еллары шәхес формалашуда аеруча җаваплы чор: балалар укырга, язарга, санарга сөйләргә,аралашырга коллективта үзләрен дөрес тотарга өйрәнәләр. Кече яшь...

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресеДәреснең темасы: Кыш. (Дәрес-сәяхәт)Дәреснең максаты: 1. Рус телле балаларның тема буенча белем-кү...

”Татар халык ашлары” темасы буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Өйрәтү максаты: татар милли ризыкларының исемнәрен хәтерләп калу; исемнәрне кертеп җөмләләр төзү.Үстерү максаты:укучыларның фикерләү сәләтен, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү, сүзлек запасын баету...

“Күмәч” рус халык әкияте буенча татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Дәрес эшкәртмәсе коммуникатив технологияләргә таянып сөйләмгә чыгу ысулларын күрсәтә....

“Татарстан – минем туган илем” темасы буенча сөйләм телен үстерү дәресе.

ldquo;Татарстан – минем туган илем” темасы буенча сөйләм телен үстерү дәресе.3 нче сыйныф, рус төркеме....