Чыгыш:Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү
статья по теме

Бу чыгыш дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү турында. Мәктәп балаларга тирәнтен һәм төпле белем,  күнекмәләр бирергә, аларның сәламәт булуы турында кайгыртырга тиеш. Безнең бурычыбыз: һәр укучы өчен комфорт шартлар тудыру, һәр баланың индивидуальлеген искә алып, үсеп килүче яшь буын өчен үз-үзенә, үз көченә ышаныч тудыру, шәхес буларак үсәргә, ачылырга ярдәм итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chygysh.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек саклау технологияләрен кулланып эшләү.

  Яшь буынның сәламәтлеген саклау – җәмгыять һәм дәүләт алдында торган әһәмиятле бурычларның берсе. Илнең киләчәктәге социаль – икътисадый, мәдәни үсеше милли генофондның саулыгына нык бәйле. Балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен шартлар тудыру мәсьәләсе безнең төп бурычларыбызның берсе.

 Соңгы вакытта җәмгыять авыр чор кичерә. Яшьләр арасында наркоманнар, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу арта бара. Экологик фаҗигалар булып тора.

    Югары технологияләр, берсеннән-берсе көчле компьютерлар кулланыла торган заманда яшибез. Ләкин статистика мәгълүматлары буенча, сәламәт кешеләр саны көннән-көн кими бара.

     Мондый хәл безнең алга мөһим бурыч – балаларны сәламәт яшәү рәвешенә күнектерү, өйрәтү бурычын куя. Бары тик сәламәт кеше генә тормышта үз урынын таба, үзенең мөмкинлекләрен гамәлгә ашыра һәм башкаларга таяныч була ала. Кеше үзенең тәнен көчле, сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек, чыдамлылык, яшәү өчен көч һәм энергия запасы стрессларга һәм тормыштагы кыенлыкларга каршы көрәшү өчен төп корал булып тора. Сәламәт кеше тормышны ярата

   Сәламәтлек дигәндә, беренче чиратта, кешенең физик саулыгы күз алдына килә. Бу юнәлештә эш алып барсак та, физик сәламәтлекне күбрәк медицина учреждениеләре кайгырта. Ә педагоглар буларак, без кеше сәламәтлегенең психик һәм социаль ягына күбрәк басым ясарга тиеш.

        Укучыларның сәламәтлеген формалаштыруда мәктәп зур роль уйный. Чөнки укучы үз тормышының биштән бер өлешен  мәктәптә үткәрә. Белгечләр укучыларның сәламәтлеге күбесенчә укыту процессының үтәлү шартларына бәйле дигән нәтиҗәгә килә. Сәламәтлек- шәхес үсешенең нигезе, исәнлек булмаса, ирешелгән уңышларның әһәмияте юк.

        Хәзерге көндә укыту процессын укучы кызыксынырлык итеп үткәрү өчен һәр укытучы яңа алымнар, яңа технологияләргә мөрәҗәгать итә. Әмма иң мөһиме: белем һәм тәрбия бирүдә укучыларның сәламәтлегенә зыян килерлек булмаска тиеш. Безнең бурычыбыз: һәр укучы өчен комфорт шартлар тудыру, һәр баланың индивидуальлеген искә алып, үсеп килүче яшь буын өчен үз-үзенә, үз көченә ышаныч тудыру, шәхес буларак үсәргә, ачылырга ярдәм итү.

   

Хәзерге вакытта 53% кече яшьтәге мәктәп     балаларының сәламәтлекләрендә тайпылышлар бар. 60% ка якын балаларда умыртка баганасының кәкрәюе күзәтелә. Балаларның сәламәтлекләрен кайгырту хәзерге заманның иң зур проблемасы булып тора.

Һәр уку елы башында өйдә укучы  балаларга  сәламәтлекләрендәге тайпылышлары буенча справка бирелә  һәм  укытучы билгеләнә.

     Мәктәп балаларга тирәнтен һәм төпле белем,  күнекмәләр бирергә, аларның сәламәт булуы турында кайгыртырга тиеш.

    Дәресләрдә сәламәтлек технологияләрен куллану да шушы эшнең бер өлеше. Дәресне дөрес оештыру укучыларның көн дәвамында акыл хезмәтен тиешле дәрәҗәдә тотарга ярдәм итә. Язу дәресләрендә укучыларга күп язырга туры килә.  Бер урында озак утыру аркасында гәүдә, арка, кул-бармак мускулларына авырлык килә. Шуңа күрә һәр дәрестә физкультминуткалар үткәрелә. Мөмкин кадәр дәрестәге эшне төрләндерәм.                    

Ата-аналарга укучыларның көндәлек режимы, гаиләдә санитария-гигиена таләпләренең үтәлүе, дөрес туклану, баланың сәламәтлеген саклау турында әңгәмәләр үткәрәм.

Дәрестә укучыларның активлыгын максималь дәрәҗәгә җиткерү өчен  төрле типтагы ял минутлары, гимнастика элементлары(күзләргә, кулларга, гәүдәгә), музыка тыңлап ял итү кебек эш алымнары кулланыла.

Уен формасындагы дәресләр кечкенә яшьтәге балаларның дәрестә актив эшләүләренә ярдәм итә.

 Дәресне музыка белән бәйләү, кечкенә яшьтәге балаларның армый, кызыксынып эшләүләрен  тәэмин итә.   

 Һәр дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда, балаларга, тормышта иң кирәкле нәрсәнең сәламәтлек икәне моңа һәр кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртып ирешә алуын аңлатам.

Шәхси гигиена кагыйдәләрен белү дә сәламәтлекне сакларга, ныгытырга ярдәм итә.

    Сәламәт шәхес тәрбияләү- хәзерге чорда иң әһәмиятле бурычларның берсе. Мәшһүр педагог В.А.Сухомлинский “Сәламәтлек турында кайгырту – тәрбияченең иң зур хезмәте ” дигән иде.

  Бу эшебездә безгә уңышлар гына юлдаш булса иде дигән теләктә калам.

.    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү

 Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге  ята. Башлангыч мә...

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү....

Сәламәтлек дәресе. Витаминнар – сәламәтлек дуслары

Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз....

Сәламәтлек саклау технологияләре

Укыту һәм тәрбия  процессында кече яшьтәге мәктәп укучыларының сәламәтлекләрен саклау технологияләре...

Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү"

        Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешл...

Башлангыч сыйныфларда яңа технологияләр кулланып белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм укучы шәхесенең иҗади сәләтен үстерү.

Укыту прцессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә. Мин үземнең эш тәҗрибәмдә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, бел...

Башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүдә сәламәтлек саклау технологияләре куллану (чыгыш)

Здоровьесберегающие технологии в начальных классах.(Выступление на татарском языке)...