Дәресләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану
статья на тему

 
 
 
 

Татар теле – халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе.  Шулай булгач, ул үзен саклаган, хөрмәт иткән халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Туган телебезне камилләштерү, үстерү – дәүләт күләмендәге җитди һәм әһәмиятле бурычларның берсе. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең, аны үзләштерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең төп юлы – рус мәктәпләрендә укучыларга татар теле һәм әдәбиятын сыйфатлы, нәтиҗәле итеп укыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gimadeeva_ilsoyar_bilalovna.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәресләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану

Автор: Гыймадиева Илсөяр Билал кызы, 1 нче квалификацион категорияле укытучы, Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “21 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Татар теле – халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе. Шулай булгач, ул үзен саклаган, хөрмәт иткән халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Туган телебезне камилләштерү, үстерү – дәүләт күләмендәге җитди һәм әһәмиятле бурычларның берсе. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең, аны үзләштерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең төп юлы – рус мәктәпләрендә укучыларга татар теле һәм әдәбиятын сыйфатлы, нәтиҗәле итеп укыту.

         Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның төп бурычларыннан берсе - балаларны, гомумән, татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучыларның тормыш юлын өйрәнү һәм аларның аерым әсәрләрен үзләштерүенә ирешү.

       Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки тел һәм мәдәният бәйләнешләрен күрсәтергә тиеш. Менә шушы эшләрне без төрле технологияләр ярдәмендә башкарсак, аларны аңлатсак, бигрәк тә , уңышлы булыр иде дип саныйм.

         Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышаныччы булып кала.

Татар телен инновацион технологияләр белән укыту-уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына яңа педагогик технологияләргә таянып эшләү, уку-укыту эшендә аларның барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану  максатларын куя. Шулар белән бергә, заман алга барган саен, бүгенге уку-укыту процессында иң әһәмиятле урынны  заманча технологияләрнең берсе булган компьютер технологиясе алып тора. Аны дәресләрдә куллану торган саен үсә, камилләшә бара. Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютерны “йөгәнли белү” гә кызыксыну булдыру бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү - әлеге технологиянең иң өстенлекле ягы. Компьютер – бүгенге заманда белем алу өлкәсендәге максатларга ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул. Дәрестә компьютердан файдалану максатчан һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Компьютер, күрсәтмәлелекне һәм  контрольлекне тәэмин итеп, күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә. Дәресләрдә компьютер куллануның  юллары һәм ысуллары күптөрле. Шуларның берсе – электрон презентацияләр.

Презентация слайдларын дәрес материалын аңлатканда, үзләштергән белемнәрне ныгытканда яки дәрестә проблемалы ситуацияләр булдырган чакта куллану аеруча уңышлы. Дәресләрдә компьютер презентацияләрен файдалану татар теле фәнен тагын да эчтәлеклерәк, тәэсирлерәк, нәтиҗәлерәк, күрсәтмәлерәк укыту мөмкинлеге бирә. Презентацияне дәреснең  барлык  этапларында да  кулланырга мөмкин.

Дәресләрдә интернет-материалларны да куллану отышлы. Татар теленнән мәгълүмати ресурслар саны арта. Интернет торган саен уку-укыту эшчәнлегендә файдалана алырлык мөмкинлекләргә ия була бара. Дәресләрдә укучылар компьютерда тестлар белән эшләргә өйрәнәләр. Алар үзләре дә мөстәкыйль рәвештә тестлар төзи башлыйлар.

Әлеге технология дәресләрне җиһазлауның бер чарасы гына түгел, бәлки  нәтиҗәлелеген арттыруда  һәм уку сыйфатын күтәрүдә дә билгеле бер әһәмияткә ия. Компьютер технологияләрен татар теле дәресләрендә куллану дидактиканың фәннилек, күрсәтмәлелек, аңлаешлы булу, эшлеклелек, һәм мөстәкыйльлек принципларын куллану мөмкинлеге бирә. Алар яңа төр мәгълүмат табуның аеруча әһәмиятле функцияләрен үти, белемне камилләштерүдә, ныгытуда һәм гомумиләштерүдә, тәрбия бирүдә, эзләнүләр һәм  тикшерүләр алып баруда, үзгәрешләр кертүдә зур чара булып тора. Әлеге технологияләрне уңышлы файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, аларны белем дөньясына җәлеп итә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен үстерә, кул чукларын камилләштерә,  пространствода ориентлашуны ныгыта., өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта.

Алга таба безнең бурыч информацион технологияләрне тагын да тирәнтенрәк өйрәнү һәм үз эшебездә куллану булып тора.

      Укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында  конкурентлыкка сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең бурычыбыз.

       Яңа белем бирү стандартлары куйган  таләпләрне уңышлы үтәү мәктәп, гаилә, җәмгыять һәм дәүләт бердәм булып, зур көч куеп эшләгәндә генә булачак. Яңа стандартлар буенча  башлангыч сыйныф чыгарылыш укучысы  кызыксынучан, дөньяны актив танып – белүче, белем нигезләрен яхшы үзләштерүче, мөстәкыйль һәм иҗади, үзенең туган ягын, илен яратучы, гаилә һәм җәмгыять  кыйммәтләрен кабул итүче һәм хөрмәт итүче, үзе эшләгән эшкә гаилә һәм мәктәп алдында җавап бирә белүче, кеше фикерен тыңлый һәм үз фикерен әйтә белүче, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен  төгәл үтәүче булырга тиеш.

        Укытучы  күрәзәче  түгел.  Ул  баланың  киләчәктә  кем   булуын,  җәмгыятьтә  нинди  урын  тотуын  белә  алмый.  Шулай  да  укытучы  перспектив  эшләргә  тиеш. Ул  тәрбияләүче   шәхес  заманча  җәмгыятькә  уңышлы   формалашкан  булсын  һәм   чын кеше булып калсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен әзерләнде. Темасы:Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану. Проект эшчәнлеген оештыру....

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү....

Презентация "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"

Презентация "Татар теле һәм әдбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"...

Доклад на тему: "Татар теле дәресләрендә этномәдәни мирасны куллану" (3-4 сыйныфлар, татар төркеме)

Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп а...

“Музыка дәресләрендә информацион коммуникатив технологияләр куллану” темасына мастер-класс

     Использование информационно - коммуникативных технологий позволяет:активизировать познавательную активность учащихся;проводить уроки на высоком эстетическом и эмоциональном ...