“Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияты нигезләре” дәресләрендә Гамил Афзал иңатын куллану.
план-конспект занятия по орксэ (4 класс) на тему

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

муниципаль бюджет гомумибелеемучреждениесе

”Кызыл Тау урта гомуми белем мәктәбе”

 “Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияты нигезләре”

дәресләрендә  Гамил Афзал иңатын куллану.

                                        Башлангыч сыйныф укытучысы

                                                              Мөхетдинова Зөбәрия Гәбделбәр кызы.

2015 ел

Эшемнең максаты – мәктәп программасы кысаларында яңа курслар укытуда җәмгыятебездә килеп туган гаделсезлек,милләтчелек,юмор һәм сатираның тоткан урыны, моны тулыландыру өчен Гамил Афзал иҗатының күп кырлылыгы.Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

-   бу өлкәгә караган  фәнни әдәбият белән танышып чыгу;

- авторның бу промлеманы чишәрлек мәсәл, шигырьләрен табып,тирәнтен өйрәнү.

                             Эшнең фәнни һәм практик әһәмияте:

1.Баланың тирә-юньгә карашы, мөнәсәбәте формалашуда һәм шәхес булып җитлегүендә сатираны мөһим тәрбия чарасы дип саныйм;

2.Мәктәпләрдә Гамил Афзал иҗатын өйрәнү, “Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияты нигезләре”  дәресләрендә кулланырга мөмкин;

3.Эшнең нәтиҗәсен ата-аналар җыелышларында кулланырга була;

                                                       Кереш өлеш

Балага белем һәм тәрбия бирү – иң кыен, иң четерекле эш. Бу гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул-мәңгелек мәсьәлә.

         Бер генә ата-ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәркайсыбыз бу гаять җаваплы эшнең ачысын-төчесен татырга мәҗбүр. Берәүләргә ул җиңелрәк  бирелә, аларның балалары яхшы тәрбия алып үсә. Андый ата-ана өчен бала бәхет һәм шатлык чыганагына әверелә. Болары бик бәхетле гаиләләр.    Икенчеләргә, киресенчә, бала кайгы- хәсрәт китерә.

          Моның билгеле бер сәбәпләре бар. Кайбер ата- аналар баланы мәктәпкә әзерләүгә, укытуга аны тәрбияләүгә җиңел карыйлар, аны икенче - өченче дәрәҗәдәге эш, алай гына да түгел, мәктәп, укытучы эше дип саныйлар. Элек безнең бабаларыбыз һәм аларның бабалары  баланы  хәлфәгә илтеп:

  • Менә, хәлфә, малайны китердем. Ите сиңа, сөяге миңа, - дип кайтып китә торган булганнар. Бу заманнар күптән узды инде. Иске мәктәп белән бергә аның тискәре традицияләре дә юкка чыкты. Хәзер без бөтенләй башка заманда  яшибез.

Безнең  көннәрдә балага белем һәм тәрбия бирүдә гаиләнең әһәмияте бик нык артты. Шулай да әле балаларның начар укуын, тәртип бозуын мәктәпкә аударучы ата- аналарны шактый еш очратырга туры килә. Андыйларга бу хакта әйтсәң: “Нәрсә карый  бу мәктәп? “ яки “Укытучы кая булган?’-  дип, ризасызлык белдерәләр. Эшнең бөтен авырлыгын мәктәп белән укытучыга йөкләргә телиләр.

Дөрес мәктәп тә, укытучы  да балага ныклы белем һәм тәрбия бирергә тиеш. Бу- бәхәссез. Ә ата- ана? Алар да бу эштән  читтә кала алмый. Мәктәп тә, гаилә дә бала язмышын  өчен бер  үк  дәрәҗәдә җаваплы. Баланың  мәктәптә укытучы янында көненә  5-6 сәгать  булуын,  калган вакытын гаиләдә уздыруын искә алсак, ата-ананың җаваплылыгы тагын да арта төшүен берәү дә кире какмас .

   Иң элек ата-ана баланы яхшы укырга әзерләргә, мәктәпкә йөри башлагач, яхшы уку өчен шартлар тудырырга, укытучы дәрестә башлаган эшне өйдә дәвам иттерергә тиеш. Ата – ана – баланың икенче укытучысы ул.

  Баланы мәктәпкә ничә яшьтән әзерли башларга?Мәктәпкәчә яшьтәге баланы укырга – язарга, исәпләргә өйрәтергә кирәкме?  Өйгә бирелгән эшләрне үтәүдә балага ничек булышырга? Үзең дәрес материалы белмәгән очракта укучы балага ярдәм итеп буламы? Бала  үстергәндә нинди гыйбрәтле хәлләр була?  Аларны булдырмау өчен  нишләргә?

   Бу сораулар һәр ата- ананы бер үк дәрәҗәдә  кызыксындыра.  Ата- аналар, балаларыбызга бары тик яхшылык кына телибез, өметләнәбез, хыялланабыз, ә тормыш кайвакыт хыялларыбызны чәлпрәмә китерә.

                                                     Төп өлеш

         Яңа стандартта укыту күнекмәләре ике зур блокка — универсал блокка һәм фән блогына бүленгән. Универсал уку эшчәнлеге термины педагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фәнне өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Яңа стандартларны төзүчеләр аларны дүрт блокка —шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив блокка берләштергән.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.

Регулятив эшчәнлек танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.

Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.

Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрә-кәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра бөлүне үз эченә ала.

Эш тәҗрибәмнән чыгып “Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияты нигезләре”(Основы религиозных культур и светской этики”) яңа дәресләргә тукталасым килә. Бу курслар дүрт диннең горф-гадәтләрен аерым тирәнтен өйрәнә.

1 . Ислам

2. Христиан

3. Буддиз

4. Ииудаизм

Бу  дәресләрне  җанлы, мавыктыргыч, балаларны җәлеп итәрлек итеп үткәргәндә генә, уңай нәтиҗәгә ирешергә  мөмкиң. Моның өчен һәр дәресне төрләндереп, яңача оештырырга кирәк. Аларның һәрберсе бала өчен яңалык булсын. Мәсәлән, кайбер дәресләрне башлаганда, яисә дәрес барышында да, акырын гына ишетелерлек итеп, халкыбызның көйлерен, җырларын  тыңлатырга  яки         дәрес темасын әйткәнгә кадәр, тормыштагы нинди дә булса бер хәл турында сөйләргә әзерләнергә тәкъдим ителгән булса,  дәресне теге яки бу вакыйга турында сөйлшүдән башлап җибәрү кулайрак. Андый алымнар күптөрле. Иҗади эшләүче укытучы буларак мин үзем аларның иң кулаен сайлап алам.

     Халкыбыз гореф- гадәтләре, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләрдән өзекләр, уеннар, җырлар, балалар яраткан, тизәйткечләр, мәзәкләр   һ. б. киң кулланылса, дәресләр кызыклы һәм мавыктыргыч була, әдәплелек сыйфатлары тизрәк үзләштерелер.

      Әңгәмә ысулын куллану уңай нәтиҗә бирә. Тормышта очрый торган хәлләр, вакыйгалар хакында мисаллар китереп, аларны бергәләп тикшерү, алар үрнәгендә үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен тирәнрәк өйрәнү дә уңышлы була. Мәсәлән: ”Мөселман бәйрәмнәре һәм бәйрәм көннәре” дигән теманы балаларга  төшендерү өчен сингапур структурасының  “Релли  Робин” һәм “Сималтиниус раунд тейбл“ структураларын куллану көткән нәтиҗәләр бирә.    

        Күрсәтмәлелек чараларыннан дәрестә рәсем, мультфильм, слайд, кинофильмнардан өзекләр файдалану отышлы була.

        Укучыларның үз-үзләрен тотышларында очрый торган уңай һәм тискәре сыйфатларны билгеләү, аларны бетерүгә юнәлдерелгән киңәшләр, күнегүләр куллану да мөһим. Дәресләремдә мөстәкыйль, парлы, төркемдә эш төрләре кулланам. Гамил Афзал  иҗатына якын килеп, бу дәресләрдә аның юмор һәм сатира темасына тукталып  китәсем килә.

Тормышка тәнкыйтьчел караш, көлү культурасы кече яшьтән тәрбияләнә. Сатираны аңлый, аны кабул итә белү исә кешенең аң-белем дәрәҗәсенә, аның әхлакый  һәм рухи  әзерлегенә бәйле.

Сатира тәрбия процессын ялыктыргыч, дидактик үгет-нәсихәттән арындыра, үзара тәнкыйтьтә очрый торган тупаслыкны бетерергә дә ярдәм итә. Юмор хисе, көлү осталыгы тумыштан килгән сыйфат булырга мөмкин.  Ә инде сатираны тиешенчә кабул итә, аны урынлы файдалана белү махсус әзерлек сорый.

Шуны  искә алып булса кирәк, гомуми белем мәктәпләренең әдәбият программасына берникадәр көлкеле әсәрләр дә кергән. Әмма шулай да сатираны укытуга  җитди игътибар ителә, дип әйтеп булмый.  Моның сәбәбе шул: тәрбия коралы буларак  бездә сатира тиешле бәяне алмаган әле. Еш кына көлкеле әсәрләр буш мәзәк сыман гына кабул ителә. Чөнки укучыларга көлүнең төрләре һәм максаты аңлатылмый, сатирик,  юмористик әсәрләр гомумән, өстән-өстән генә өйрәнелә. Бу исә көткән нәтиҗәне бирми.

Татар әдәбияты программалары әледән-әле камилләштереп торылса да, анда әле сатира-юмор әсәрләренә урын аз бирелә. Һади Такташ юморын исәпкә алмаганда, көлү, сатира югалып калгандай тоела.

Күренә ки, хәзерге сатира бербөтен юнәлеш булып түгел, аерым әсәрләр нигезендә генә өйрәнелә. Дәреслекләрдә хәтта эпиграмма, фельетон  кебек жанрлар турында укучыларга бернинди белешмә бирелми. Сатираның төрләрен һәм төп  жанрларын белми торып, мондый әсәрләр турында  укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтеп буламы  соң?

Сатира - яхшылыкка  юлдаш, тупаслыкка, түбәнлеккә дошман булып, чал борынгыда туган һәм һаман Җир шары буйлап елмаеп, көлемсерәп сәяхәт иткән.

“Бу дөньядан кемнәр китәр, кемнәр килер,

Көлә-көлә юмор яшәр гомер-гомер!”(“Юмор хисе”)

“Тәнкыйть сүзе”, ”Әсмабикә, җаным ахирәт”, ”Йотып җибәр, апаем”, ”Шәрифулла күршем белән”, ”Минем  хатын  түрә  булган”, ”Карчык белән икәү”, ”Мыек борам “, ”Өф-өф итеп”, “Ярый, карчык...” кебек халыкчан юмор һәм үткен сатира белән сугарылган әсәрләреннән башка бу төр поэзиясен күз алдына китерү кыен. Аның сатирасы жанрлык җәһәтеннән ифрат бай, төрле. Анда сатирик парча, кыска күләмле поэма, бәет, баллада, әкият, мәсәл янәшәсендә үк гыйбрәтле эпиграмма, кинаяле пародия яши. Нигездә уңай кеше булып та, аерым сәерлекләре, хәйлә-мәкерләре, йомшак яклары белән кояш яктысына тартып чыгарган урта буын һәм өлкән буын һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашкач, иске таныш-белешләреңне күргәндәй буласың. Әйтик: ”Минем хатын түрә булган” шигыренең каһарманы Габдрахман абзый, комик  типларга хас булганча, үзе турында гаҗәеп югары фикердә. Ләкин сәер хәл; Танау Сафура  мөдир була, хатыны  үсә, ә ул Әптәри булып кала бирә. Аның күңеле әрни, кимсенә: ”Хатын-баш, значит, ә син аңа Габрахман иптәш,муенмы? Уенмы?

Мәктәптә еш кына балаларның төшенке күңелле, тиз үпкәләүчән, хәтере калучан булуын, тирә-юньдәге кешеләрнең дә хәтерен калдыруларын күрәбез. Аларга уку кызык түгел: алар башкалар көлгәндә елмаймыйлар да, иптәшләре белән аралаша белмиләр, без, укытучылар һәм тәрбиячеләр, баланың “холкы авыр”  булуга  зарланабыз.

Көлүнең әхлаклылык, кешелеклек  сыйфатлары тәрбияләүдәге әһәмиятен ачыклау мөһим: көлке сүзне башкаларга әйткәнче, аны нинди кешеләр тыңлавын ачыкларга кирәк. Кеше шәхесенең мөһим сыйфатларыннан берсе-юморны аңлау һәм аралашу вакытында аны урынлы куллана белү. Әлбәттә, юморны аңламаучыларда була, андыйларның юкка да хәтере кала. Димәк, кече яшьтән үк баланы көлке сүзләрне аңлый белергә өйрәтергә кирәк.

Без мәктәп тормышында артык җитди булмыйбызмы? Баланың-бала икәнен истә тотмыйбыз, үзебезнең балалыкны онытып җибәрәбез.Кайбер очракта гади әйберне дә белми диеп гаеплибез. Юморлы әдәби әсәрләрне,әйтем-мәкальләрне дәреслекләргә кертү зарур.Класстан тыш укуда киңрәк файдалану мөһим.

Күренекле шагыйребез Гамил Афзал 50 нче еллардан башлап,нинди генә дөньяви проблемалар күтәрмәде! Коралсызлану өчен көрәш, буржуаз политиканың кешелексезлеген фаш итү, милеккә, хезмәткә мөнәсәбәт,әшнәлек,комсызлык кебек тискәре күренешләргә  каршы көрәш,әхлак тәрбиясе,  гаилә  мәсьәләләре – болар барсы да төрле сатирик жанрларда чагылды.Әйтик, программага Гамил  Афзалның “Уйлап табучы куян”,”Шикаять”,”Төлке белән карга”мәсәлләрен  кертү дә урынлы булыр иде.

Зирәк Куян бер җайланма уйлап тапты,

Сөенә-сөенә начальникка чапты,

Чакырдылар, килеп җитте Куян зирәк

-Куян иптәш, синең башта белем сирәк,

Соавторлар булып сиңа ярдәм итик

Пөхтә итеп шул сызымны сыздырдылар,

Икәүләшеп, елмаешып кул куйдылар;

Соавторлар бүләк алды, дача салды.

“Сатирасының үткенлеге, кыюлыгы хәзерге татарда бердәнбер: 30 ел буе туктаусыз язып килгән сатирик әсәрләрен тагын бер кат укыганнан соң, күңелдә ныклап урнашты.Туктаусыз,эзлекле рәвештә язылган әсәрләр.Соңгы вакытта безнең тормышта,көнкүрештә очраган  “эчүчелек, дәүләтне алдау,күз буяу,ришвәтчелек кебек барыбызның  да җанын борчыган кимчелекләргә карата чыгарган карарлар уңае белән шагыйрь язган сатирик әсәрләр миндә кызыксыну уятты.Бу темага башкалар да кагылган. Кагылганда,онытылган.Яки исенә төшкәндә бер,ара-тирә язып куйган. Гамил Афзал иҗатында бу эзлекле.Дөресрәге, иҗатының төп юнәлеше”,-дип язган Сибгат Хәким. Моның белән килешми мөмкин түгел. Бу проблемалар бүген дә бик актуаль.  Мисал өчен “Тотып җибәр,апаем...”шигырендә-тәрәзә төбе саен өмет итеп йөрүче бригадир Ахун.

Мәктәп белән гаилә бербөтен. Ата-аналар җыелышын җанлырак,файдалырак итү өчен Гамил Афзалның “Өф-өф итеп” шигырен укып яки сәхнәләштереп җибәрсәң , уйланырга җирлек ачыла.

Малай туды безнең.Нинди шатлык!

Икебезгә уртак бәхет таптык.

Сокланабыз аңа исебез китеп

Өф-өф итеп

Өф-өф итеп

Бүгенге  көн белән чеметтереп әйтерлек сүз бар.Күп балалы гаилә, акча янчыгы, йорт салучы нәни-балалар барда замана рекламасы.Нәтиҗәле үрнәк гаилә бу шигьри юллардан фикер йөртеп,улының Ватан алдындагы бурычын үтәүен  теләр иде.

Укырга җибәрдек бармый анда,

Безнең сүзне алмый искә-санга.

Коньяк эчә хәзер ресторанда

голт-голт итеп,

голт –голт итеп.

Мондый әсәрләрне уку дәресләренең методик үзенчәлекләре шактый:башта көлкеле урыннарны табарга,нәрсәнең көлке икәнен билгеләргә,ни өчен шулай икәнен ачыкларга һәм кыскача нәтиҗә ясарга тәкъдим ителә.1-4класс программасында Крыловның берничә мәсәле урын алган. Мин үзем бу юлларны “Христиан дине йолалары” темасын үткәндә кулланам. Янәшәсендә Гамил Афзалның “Күршеләр” шигырен тирәнтен өйрәнүнедә ”Мөселман дине йолалры”  күрәм.

Мөршидәттәй, Мөслимәттәй

Кер эләләр читәндә

Өмет баглап киләчәккә,

Күз салалар үткәнгә.

Бәйрәм кичеме бездә,

Кунак-төшемме сездә

Әйтим шуны: ашны-суны

Авыз итәбез бергә.

Бүген, күршесенең уңышына кырын карап,хәл-әхвәлен сорашырга вакыт тапмаган күрше, киресенчә, күршесенең “аксап китүенә” сөенмиме икән!

Шагыйрь өчен бу тема бервакытта да вакытлы булмады. Тукта, катырак әйтмәдемме дип, тиз-тиз генә артына карап, язганнарын шомартырга да тотынмады ул.

Йомгаклау

Вакыт алга бара. Алга барган саен замана таләпләренә туры килерлек шәһес тәрбияләү без-укытучыларның төп эше. Баланың милләтен, характерын исәпкә алып төзелгән дәрес планнары уңышка ирешүнең беренче баскычы. Шагыйрьләр күп, шигырьләр күп.Кайчакта шулар арасыннан чын шагыйрьне аерасы килә,төртеп күрсәтәсе килә. Шулай эшләмәгәндә күмеп, таптап китүләре шиксез.

Бала күңелендә кече яшьтән үк: ” Нәрсә ул яхшы? Нәрсә ул начар?-дигән сорау туа. Начар образ нәфрәт белән бергә көлү хисе уята. Кемгә охшамаска һәм нидән гыйбрәт алырга кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә. Шул рәвешчә, аны кешедәге кайсы сыйфатлар матур һәм кирәкле, кайсылары көлкеле икәнлекләрен аера белергә өйрәтә.

Кыскасы, сатираны укыту ихтыяҗы көннән-көн көчәя бара. Бу бик табигый. Чөнки искене кире кагу, яңаны тәнкыйть күзлегеннән карап кабул итү-безнең чорның төп сыйфаты. Һәр яңага дөрес бәя бирә, хатаны вакытында күрә белергә өйрәтү-укыту-тәрбия эшендә алгы урында.

                                           Файдаланылган әдәбият:

  1. Балачак  әдипләре -Казан “Мәгариф” нәшрияты 2006 ел
  2. Гамил Афзал Сайланма әсәрләр- 3том  Казан Татарстан китап нәшрияты 2004 ел
  3. Мәгариф 1998 ел №11
  4. Мәгариф 2001ел № 5
  5. Совет мәктәбе 1990ел № 5
  1. Мәгариф 1983 ел № 8

7  Мәгариф 1983  ел № 12

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гаиләдә рухи-әхлакый тәрбия"

Выступление доклад на родительском собрании( на татарском языке)...

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

“Балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүдә дәвамчанлык”

.Бала әхлак тәрбиясен иң беренче чиратта гаиләдә ала.Нәрсә соң ул дәвамчанлык? Минем фикеремчә, бу - баланың аң һәм физик үсешендә өзеклек яки кискен сикереш ясамыйча, гаиләдә, балалар бакчасында алып...

4 нче сыйныфта “ Россия халыкларының дини мәдәнияты һәм дөньяви этика нигезләре “ фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

“Россия халыкларының дини мәдәнияты  һәм дөньяви этика нигезләре” курсын укытуның максаты:  -Россиядәге традицион диннәрнең барлыкка килүе һәм үсеше, аларның әхлакый идеаллары,гореф-гадәтләр...

РУХИ- ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯНЕҢ КҮПМИЛЛӘТЛЕ ДӘҮЛӘТТӘ ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫН САКЛАУДА РОЛЕ.

Статья с рекомендациями духовного  воспитания сохранением межнациональной культуры...