Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары
статья (4 класс) по теме

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.
Спектр использования возможности ИКТ в образовательном процессе достаточно широк. Однако, работая с детьми младшего школьного возраста, мы должны помнить заповедь «НЕ НАВРЕДИ!» 
Никто не будет спорить, что применение любой визуальной информации на уроке имеет положительный  эффект, но есть уроки, на которых достаточно показа таблиц или репродукции картины. В таком случае, готовить презентацию как последовательность слайдов, наверное, нецелесообразно. 
Уроки, на которых презентация не средство обучения, а сама цель, так же малоэффективны. 
В своей работе я часто применяю ИКТ, это стало возможным, благодаря прекрасному оборудованию нашего компьютерного класса.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar.docx20.53 КБ

Предварительный просмотр:

Кереш

    Замана көннән – көн үзгәреп тора. Максатымның иң беренчесе - рухи һәм физик яктан камил булган иҗади фикерли алучы шәхес тәрбияләү. Алар туган җирен, телен яратучы, үз милләтенең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын хөрмәт итүче булырга тиеш. Иҗади фикерли белү исә - теләсә нинди җәмгыятьтә иң кыйммәт бәяләнүче сыйфат. Иҗади сәләтлеләр үсеше - милләт, ил мактанычы. Киләчәгебез, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың нинди мөһитта белем һәм тәрбия алуына бәйле. Яшь буын тагын берничә елдан соң нинди кеше булыр, ата-бабаларының лаеклы дәвамчысы була алырмы?  Әнә шул сораулар бүген һәр укытучыны борчырга тиештер, минемчә.

   Заман таләбенең көннән – көн үзгәрә баруы да фән, техника һәм мәдәниятнең гаять тиз үсүе нәтиҗәсендә, уку-укыту системасында заманча педагогик технологияләр куллану да көннән-көн арта бара.

   "...Заман һәм мәдәният алга үскәнчә һәм, икенче төрле итеп әйткәндә, ихтыяҗ һәм мәҗбүрилек кебек нәрсәләр мәҗбүр иткәнчә, укыту рәвешләре төрлеләнер, монда исә акыл ияләре берләшәләрдер", - дип бик хаклы язган күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. [2, б. 167]. Чыннан да, җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә.

   Эшемнең максаты шуннан гыйбарәт: заманча педагогик технологияләрнең берсе буларак башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне актив куллану тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм аның уңай нәтиҗәләрен тыңлаучыга җиткерү.

Төп өлеш

   Педагогик технология дигән термин еш кулланыла. Педагогик технология  - укытылган шәхестә сыйфатлы үзгәрешләргә һәм куелган нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелгән уку эшчәнлеген оештыруның ысуллары һәм чаралары турында белемнәр җыелмасы. [1, б. 18].  Педагогик технологиянең нигезендә фәннилек; белем бирүне планлаштырып, эш нәтиҗәсенә ирешүнең максаты, эчтәлеге һәм белем бирү методлары җыелмасы алгоритмы булуы; педагогик процессны шәхеснең яшь үзенчәлеген искә алып, төрле - төрле чаралар кулланып оештыру ята.

   Укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларның фикерләү сәләтен үстерү, танып-белү эшчәнлеген оештыру, рухи, әхлакый һәм физик үсешен тәэмин итү. Моның өчен укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала.

   Заман таләбе буенча, укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныф сәгатьләрендә компьютер технологияләрен кулланып эшлибез. Фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда компьютер технологияләрен куллану бик отышлы, дип саныйм мин. Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез, татар теле һәм әдәбияты фәненең эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлык белән бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үз урынын билгеләргә ярдәм итә. Укытучының төп максаты - укучыларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү.

   Татар теле һәм әдәбияты    дәресләрендә мин      компьютерның  мультимедия мөмкинлекләреннән киң файдаланам. Дәресләрдә төрле видео, презентацияләр кулланам. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә презентацион Роwег Роint программасында эшләнгән укыган әсәргә иллюстрацияләр кулланам. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен тестлар бик уңайлы. Татар теле дәреслере өчен басма күрсәтмә материаллар бик аз, шуңа күрә укучылар интернет челтәренә чыгып, татарча сайтлардан төрле кызыклы материаллар бастырып алабыз.

   Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен төрле дисклар чыгарыла башлады. Әмма бу дисклар гына безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерми. Бүгенге көндә видеоларны актив кулланам.

   Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучы өчен тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.

   Мин укучыларның татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрен үз эшчәнлегемнең төп нәтиҗәсе дип саныйм. Алар бу белемнәрен тормышта кулланалар икән, димәк, монда минем өлешем зур. Ике дистә елдан артык укытучы булып эшләвем дәверендә мин шуны ачыкладым: мультимедиа, электрон дәреслекләр, презентацияләр, интернет куллану күпкә отышлы. Язучыларның биографияләре, әсәрләре, төрле таблицалар, җырлар, шигырьләр язылган дискларның күп булуы дәресне кызык һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Интерактив тактада эшләү игътибарны җәлеп итә, нәтиҗәдә дәрес материалы яхшырак истә кала. Дәресләрдә ИКТның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә, күзаллауларын үстерә, предмет буенча өлгерешләрен арттыра. Мөстәкыйль эшләргә өйрәтә.

   Минем өчен шунысы куанычлы: эшләнгән эшләрнең нәтиҗәләре дә күзгә күренә. Мәсәлән, укучыларым төрле бәйгеләрдә көчләрен сыныйлар. Соңгы 4 ел эчендә 4 нче сыйныф укучысы Девятаев Азат язучы Рәшит Бәшәрнең юбилеена багышланган әдәби – музыкаль кичәдә 2 урынны, коллектив “Мин татарча сөйләшәм” Республикакүләм акциядә 2 дәрәҗә диплом, “Зирәк тиен” Бөтенроссия уен – бәйгедә Немцова Динара 1 урын, “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең «Шул тел белән әбкәм әкият сөйләгән” бәйгесендә 1 дәрәҗә грамота алды. Димәк, мин сайлаган шәхси методик темам - “Инновацион технологияләр кулланып, укучыларның логик уйлау сәләтен һәм грамоталылыкны үстерү” – бүгенге көн таләпләренә туры килә һәм аның нәтиҗәсе дә күренә. Алга таба да бу тема өстендә эшләүне дәвам итәчәкмен, чөнки укучыларның телне өйрәнергә теләкләре бар һәм күрсәткечләр дә яхшыра бара.

Йомгаклау

   Дөнья үзгәрә тора һәм заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Укучылар алдында абруең булсын өчен, хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур. Барыбызга да мәгълүм: кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыру өстенлек ала. Менә шул вакытта нәкъ менә компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Шулай булгач, информацион-коммуникатив технологияләрен куллану – бүгенге заман таләбе. Гомумән, фәнне укытуны камилләштерүнең чиге юк, бары тик эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга кирәк, дип уйлыйм.

   Әгәр укытучы үзе үзләштергән методлар, алымнар белән генә эшләсә, аның хезмәте бик чикләнгән булыр иде. Андый укытучы белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешүдән генә туктап калмый, ә шәхес буларак та үсүдән туктый. Инновацион алымнар куллану гына укытучының интеллектуаль үсүенә ярдәм итә. Ул аны яңа белемнәр, яңа мәгълүматлар эзләүгә этәрә һәм аларны укыту-тәрбия эшчәнлегендә тормышка ашырырга булыша.

   "Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү — укытучының беренче эше булыр," - дигән Р.Фәхреддин. [3, б. 162]. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда - балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р.Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту.

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының “Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенә үзанализы.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысыВәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының“Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенәүзанализы.Сыйныфка характеристика.Дәрес...

Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә балаларны кызыксындыру алымнары

Безнең максатыбыз -конкурентлыкка сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү....

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...

Башлангыч сыйныфларда татар теле буенча олимпиадага әзерлек

Башлангыч сыйныфларда татар теле буенча олимпиадага әзерлек  ...

Презентация "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"

Презентация "Татар теле һәм әдбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"...