Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының “Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенә үзанализы.
материал (1 класс) на тему

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенә

үзанализы.

Сыйныфка характеристика.

Дәрес үткәрелгән 1 Г сыйныфы - рус төркеме. Сыйныфта  14 укучы:8 кыз,6 малай.Укучыларның белем алуга омтылышлары зур. Татар телен теләп өйрәнәләр.Бу уку елында сүзлек байлыгын үстерү өстендә эш алып барылачак, балаларның шәхси- психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырылачак.

Дәреснең темасы: Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы”

Дәреслекнең авторы: Р.З.Хәйдәрова.

 

 Программа буенча  әлеге тема “Урман дусларыбыз”бүлегендә өйрәнелә. Бу теманы өйрәнү өчен 1 сәгать вакыт бирелә.Әлеге дәрес 16 нчы булып  куелган.

Дәрес төре: яңа материалны аңлату.

 

Дәреснең максатлары:

Белем бирү максаты : укучыларны  хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы белән таныштыру, нишли? соравына җавап формасын үзләштерү;

Үстерү максаты: укучыларны таный белергә күнектерү; үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү, иҗади сәләтләрен үстерү.

 Тәрбияви максат : укучылар күңелендә бер-берсенә дуслык хисләрен уяту, хезмәтчәнлек тәрбияләү.

Дәрес түбәндәге этаплардан тора:

1.Оештыру өлеше.

2.Актуальләштерү.

3.Яңа теманы аңлату.

4.Ныгыту.

5. Йомгаклау.

6. Рефлексия.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл samoanaliz.docx29.13 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенә

үзанализы.

Сыйныфка характеристика.

Дәрес үткәрелгән 1 Г сыйныфы - рус төркеме. Сыйныфта  14 укучы:8 кыз,6 малай.Укучыларның белем алуга омтылышлары зур. Татар телен теләп өйрәнәләр.Бу уку елында сүзлек байлыгын үстерү өстендә эш алып барылачак, балаларның шәхси- психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырылачак.

Дәреснең темасы: Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы”

Дәреслекнең авторы: Р.З.Хәйдәрова.

 Программа буенча  әлеге тема “Урман дусларыбыз”бүлегендә өйрәнелә. Бу теманы өйрәнү өчен 1 сәгать вакыт бирелә.Әлеге дәрес 16 нчы булып  куелган.

Дәрес төре: яңа материалны аңлату.

Дәреснең максатлары:

Белем бирү максаты : укучыларны  хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы белән таныштыру, нишли? соравына җавап формасын үзләштерү;

Үстерү максаты: укучыларны таный белергә күнектерү; үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү, иҗади сәләтләрен үстерү.

 Тәрбияви максат : укучылар күңелендә бер-берсенә дуслык хисләрен уяту, хезмәтчәнлек тәрбияләү.

Дәрес түбәндәге этаплардан тора:

1.Оештыру өлеше.

2.Актуальләштерү.

3.Яңа теманы аңлату.

4.Ныгыту.

5. Йомгаклау.

6. Рефлексия.

     Дәрес башында укучыларны актив уку эшчәнлегенә көйләү өчен яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудырылды.Моның өчен  укучылар белән әңгәмә үткәрелде,исәнләшеп хәл сорашу, теләкләр әйтү булды, һава торышы турында сөйләшенде, татар теле дәресенә нинди максат белән килүе турында сорашылды, дәреснең девизы әйтелде. 

Дәреснең икенче этабында сузык авазларның әйтелеше  өстендә эш алып барылды, тыңлап аңлау күнегүләре кулланылды, укучыларның эчтәлек буенча фикерләре тыңланылды.

Экранда бирелгән сорауларга җавап бирү дәреснең нәрсә турында барачагын укучылардан мөстәкыйль рәвештә әйттерү өчен отышлы булды.

     Дәрес барышында Һәрбер бирем алар “авызыннан” бирелде. Яңа теманы  ныгытуга аерым биремнәр билгеләнгән иде. Һәрбер эштән соң нәтиҗә ясалды. Сораулар ярдәмендә үткән дәресләрдә өйрәнелгән сораулар, җаавап формалары  искә төшерелде.

      Ял вакыты шулай ук сингапур структурасына нигезләнгән иде.

     Карточкаларда язмача эшләү, үз-үзләрен һәм бер-берләрен тикшерү өчен уңайлы алым булды. Бу эштә алар өчен иң кызыгы бер-берсен тикшерү,хаталары булса,төзәтү иде.

      Тәрбияви максат хезмәт темасы белән билгеләнде. Укучылар хезмәт турында  мәкальләр буенча  үз фикерләрен җиткерделәр.Рефлексия үткәрү укучыларның дәресне аңлауларын,тәэсирләрен белү өчен ярдәм итте. Минемчә,балалар дәрестә актив булдылар.

Белем бирү процессында түбәндәге УУГ формалаштырам.

Шәхси УУГ:

-укуга карата кызыксыну хисе;

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

-нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.

Метапредмет нәтиҗәләр.

Регулятив УУГ:

-кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып эшләү;

-укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

-эшләрне (биремнәрне)таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы ярдәмендә).

Коммуникатив УУГ:

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

- төркемнәрдә, парларда аралашу күнекмәләре булдыру;

Танып-белү УУГ

- хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасында торган   сүзләрне билгеләү һәм үз фикереңне дәлилләү;

- сораулар кую, дөрес җавап бирә белү,үз фикереңне аңлату;

-  хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасын  кулланып җөмләләр төзү;

-төрле структураларга нигезләнгән мәгълүматлар белән эшли белү.

Дәресне җиһазлау:карточкалар, компьютер, презентация,рәсемнәр, уенчыклар.

Дәрестә кулланылган сингапур структуралары: ХАЙ ФАЙВ, МИКС ПЭА ШЭА, РАУНД РОБИН.

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья.

 

       Әлеге дәресемне ФГОС таләпләренә туры китереп, укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым. Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.     информацион-коммуникатив технологиясен һәм сингапур стуктурасын кулланып төзедем.

       Дәрес шулай ук укучыларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен искә алып төзелде.Дәреснең эчтәлегендә УУГ элементлары урын алды.Танып-белү,эзләнү методлары  кулланылды.

      Һәрбер танып-белү эшчәнлеге ниндидер этәргечтән башлана.Шуның өчен дәрес этапларын уйлап,биремнәрне кызыклырак итеп, укучыларның активлыкларын үстерү алымнарын кулланырга тырыштым.

    Дәреснең һәр этабында укучылар фикерләү һәм практик эшчәнлеккә тартылганнар иде.Балаларга белгән белемнәрне генә җиткерергә түгел, ә аларны төрле ситуацияләрдә куллана да белергә кирәк иде.

    Дәрес этаплары үзара тыгыз бәйләнештә,эшчәнлекнең төрле төрләре белән чиратлашып барды. Төрле биремнәр, презентация куллану укучыларда кәеф күтәренкелеге тудырды.

Укучыларның эшчәнлегенә уңай бәяләмә бирү,мактап җибәрү аларның дәрестә активлыкларын үстерүгә ярдәм итте.

       Дәреснең уку материалы фәннилек принцибына туры килде,1 нче сыйныф баласы өчен аңлаешлы һәм үти алырлык иде.Минемчә,дәреснең максатларына ирешелде.

Уку вакыты нәтиҗәле кулланылды,планлаштырылган эшләр үтәлде.

Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Дәрестә һәр баланың фикерен сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәр укучыга  сүз бирергә тырыштым. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинлек бирә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кучымчасы ярдәмендә ясала....

Видеоурок по татарскому языку по теме "Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы"

Видеоурок по татарскому языку по теме "Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы"(1 сыйныф, рус төркеме.).Скачать видеоурок по ссылке:https://yadi.sk/d/v36JxVv7k9jF3...

Дәрес конспекты:"Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы."

Дәрес төре. яңа материалны аңлату.Дәреснең темасы.Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы.Максат. Укучыларны  хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат...

"Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы" темасына презентация

В настоящее время школа, так же как и все образование в целом, повернулась к личности ученика и пытается создать условия для становления его как субъекта собственной жизни. Повсеместно предпринимаются...

хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Бу презентация ныгыту дәресендә күбрәк кулланыла. Балалар биремнәрне укытучы белән дә үзләре генә дә эшлиләр. Дөреслеген бергә тикшерәләр....

Конспект урока по родному (татарскому) языку (Русская подгруппа) для 3 класса по теме "Хәзерге заман фикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше"

Конспект урока по родному (татарскому) языку (Русская подгруппа) для 3 класса по теме "Хәзерге заман фикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше"...