Башлангыч сыйныфларда татар теле буенча олимпиадага әзерлек
статья (4 класс)

Сафина Гульназ Ринатовна

Башлангыч сыйныфларда татар теле буенча олимпиадага әзерлек   

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon olimpiadaga_ezerlek_turynda_statya.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Сафина Гөлназ Ринат кызы,

Әлдермеш урта мәктәбенең  I кв.категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Башлангыч сыйныфларда татар теле буенча олимпиадага әзерлек  

 

    Татар телендә безнең укучылар кечкенәдән аралаша, сөйләшә. Ләкин соңгы елларда татар авылында татар балалары үз телләрендә сөйләшә белмичә мәктәпкә килү очраклары ешая. Бу балаларны  беренче сыйныфта татарча аңлашырга, аралашырга  өйрәтәсе бар.Ә менә телнең бөтен нечкәлекләрен өйрәтү, аның һәрбер өлкәсе белән таныштырып чыгу өчен искиткеч күп вакыт һәм көч таләп ителә. Икенче сыйныфның икенче яртыеллыгында укучыларның кайсы фәннән  сәләтле булуларын ачыклап бетереп була дип уйлыйм. Сәләтле балалар белән аерым эшләүне әти- әниләрдән башка оештырып булмый. Әти-әниләрне “Сәләтле укучылар белән эшләү планы “белән таныштырам, ни өчен балаларга төрле өй эшләре, өстәмә эшләр бирелүен төшендерергә тырышам. Өйдә бала белән татарча телевизион тапшырулар карарга, татарча кроссвордлар, башваткычлар чишәргә киңәш итәм.

       Сәләтле балаларны олимпиадаларга әзерләү укытучыдан системалы эш таләп итә. Балаларны олимпиадага әзерләгәндә аларның сүз байлыгын үстерүгә, телдән һәм язмача аралашуга, үз фикерләрен төгәл, ачык белдерә алуга ирешергә кирәк. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманованың башлангыч сыйныфлар өчен Татар теле дәреслекләрендә һәм мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә иҗади эшләр күп бирелә. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзе, мәкальләрнең дәвамын тап, хикәяне дәвам ит, текстка план төзе, рәсем буенча, шигырь буенча хикәя яз, бирелгән темага хыялый хикәя яз, кроссворд чиш дигән биремнәр, беренчедән, укучы өчен кызыклы булса, икенчедән,иҗади сәләтне үстерүгә бик нык ярдәм итә. Бары тик бу иҗади биремнәрне эшләтеп, аларны балаларның күңелләрен үстерерлек итеп бәяләп кенә өлгерергә кирәк. Шулай ук укучыларны беренче сыйныфтан ук төрле сүзлекләр белән эшләргә өйрәтәм.Укучылар  кайсы очракта кайсы сүзлектән файдаланырга кирәклеген  өченче сыйныфта бик яхшы үзләштереп бетерәләр. Дәреслектәге “Дөрес әйт сүзлеге”ндәге сүзләрне хәреф-аваз анализы ясаганда куллансам,”Дөрес яз сүзлеге”ндәге сүзләрне сүзлек диктанты яздырганда кулланам.

    Башлангыч сыйныфларда татар теленнән олимпиада үткәрү өчен үрнәк биремнәр аз. Шуңа күрә укучыларны үзем төзегән биремнәр буенча эшләтеп карыйм. Аларда фонетик (хәреф-аваз),морфологик, синтаксик анализ, лексик-грамматик биремнәр: исемнәрнең килеш һәм тартым кушымчалары, җөмләдә сүз тәртибе, җөмлә чикләрен билгеләү һәм тыныш билгеләренең тиешлесен куя белү, хикәя фигыльнең заман формалары һәм зат-сан кушымчаларын куллану, синоним, антоним, омоним табу, укучыларның бер телдән икенче телгә тәрҗемә итә белү күнекмәләрен тикшерү, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү, билгеле бер темага хикәя төзү, мини сочинение язу, татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану, җанлы һәм җансыз предметларны сурәтли, үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә алуга биремнәр бар. Шулай ук  төрле еллардагы “Зирәк тиен “олимпиадасы биремнәре буенча әзерлим. http://belem.ru/ сайтында   лексикология, морфология, синтаксис, фонетика, сүз ясалышы буенча тестлар бар. Аларны эшләп , шунда ук нәтиҗәне дә белергә була, ләкин материал 5-11 сыйныф укучылары өчен. Шулай да сайттан файдалану бик отышлы. Олимпиадага әзерләнгәндә файдалы булачак сайтлар, әдәбият исемлеге тәкъдим итәсем килә.

1.https://multiurok.ru/

2.https://infourok.ru/

3.http://belem.ru/ 

4.http://www.zavuch.ru/  Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материаллар.

5.http://t-t-5.ru/- виртуаль факультатив(Татар телен «5»легә)

6.http://lib2.podelise.ru/  Татар теленнән башлангыч сыйныфлар өчен тестлар.

7.Мусина Р.Р. Татар теленнән диктантлар җыентыгы. 1-4 нче сыйныфлар өчен.

8.Сафина С.Р., Гыймадиева Н.С. Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән сочинениеләр

9. «Хәзерге татар әдәби теле», Сафиуллина Ф. С., Зәкиев М.З — Казан: «Мәгариф» нәшрияты
10. «Тел гыйлеменә кереш», Сафиуллина Ф.С. — «Хәтер»нәшрияты
11. «Татар грамматикасы: I, II, III томнар» — Казан: «Фикер» нәшрияты
12. “Татар теленең орфографик сүзлеге”
13. Синонимнар, антонимнар, фразеологизмнар сүзлеге.

     Тел — ул бер система. Гадидән катлаулыга таба хәрәкәт итеп, дүрт ел дәвамында ел саен белемнәрне тирәнәйтә барып, һәрбер өйрәнгән теманы гамәлдә кулланырга өйрәтеп кенә билгеле бер нәтиҗәгә ирешеп буладыр дип уйлыйм. Олимпиада— ул башкалар белән көч сынашып, җиңү яулау гына түгел, ә күп өйрәнү, күп белү һәм шул белемне дөрес итеп куллана алу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту.

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту...

Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләренең кызыксындыру этабы

Мәктәпнең төп укыту формасы- дәрес. Дәрес, аны планлаштыру һәм үткәрү- бу укытучының һәр көнне аңлап, уйлап башкара торган эше.Дәрес ул укытучының шәхси һәм һөнәри “көзгесе”, иҗади остаханәсе. Дәрестә...

4 нче сыйныфларда татар теле дәресе (рус төркемнәре өчен) Тема: Ничек әдәпле сорарга?

4 нче сыйныфларда татар теле дәресе(рус төркемнәре өчен)Тема: Ничек әдәпле сорарга?...

Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә балаларны кызыксындыру алымнары

Безнең максатыбыз -конкурентлыкка сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү....

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...

Башлангыч сыйныфларда пожар куркынычсызлыгы буенча методик әсбап.

Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен балалар белән өйрәнү. Материал башлангыч сыйныф укучылары белән эшләү өчен....