Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә балаларны кызыксындыру алымнары
статья (4 класс) на тему

 

 

Безнең максатыбыз -конкурентлыкка сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ceminar_chygysh_kyzyksyndyru_alymnary.docx25.62 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә

 балаларны кызыксындыру алымнары

     (СЛАЙД) Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Сезне мәктәбебездә күрүебезгә бик шатбыз. Мин, Садыйкова Рәсимә Миңнемөхәммәт кызы, башлангыч сыйныф укытучысы. Бүгенге cеминарга без коллегаларыбыз   Хөрмәтуллина Ландыш Илгиз кызы, Зиннәтуллина Гөлнара Дилүс кызы белән “Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә балаларны кызыксындыру алымнары “ дигән темага чыгыш һәм “Язучы да Алиш , батыр да “ исемле әдәби – музыкаль кичә әзерләдек.

    (СЛАЙД)  Бүгенге көндә без фән һәм мәгариф министры тарафынннан расланган икенче буын ФДГББ стандартлары буенча белем бирәбез. Яңа стандартта белем бирү программалары укучылар алган белем нәтиҗәләренә яңа таләпләр куя. Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру  тора.. Әгәр укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне   реаль тормышта да куллана алачак. Бу зур максат һәм бурычлар.

      Бала күп вакытын мәктәптә уздыра. Мәктәпнең төп укыту формасы- дәрес. Дәрес ул укучы өчен – үсеш вакыты , ә  укытучының шәхси һәм һөнәри “көзгесе”, иҗади остаханәсе. Дәрестә яңа ачышлар туа, экспериментлар үткәрелә, проблемалар чишелә, хаталар ачыклана, иҗади эзләнүләр алып барыла, уңышлы нәтиҗәләр ясала. Безнең максатыбыз -конкурентлыкка сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү. Ә татар теле укытучысы алдында татар телен камил белгән, татар халкының милли традицияләрен таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү бурычы өстәлә. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган , яңа технологияләр кулланып эшли торган  укытучы гына булдыра ала.Шуңа күрә без һәрвакыт эзләнүдә.Дәресләребездә коммуникатив,  үстерешле , мәгълумати, тәнкыйди  фикерләү технологияләре кулланабыз.  Тәнкыйди технологиядә  кулланыла торган төрле алымнар игътибарга лаек. Бу алымнар :

         (СЛАЙД)

         “Кластер”.

                “Гади һәм  катлаулы” сораулар таблицасы.

                “Беләм-беләсем килә – белдем” таблицасы.

                “Күрәзәче агачы”.

                “ Сораулар чәчәге”.

                “Дөрес һәм дөрес түгел фикерләр” таблицасы.

                 “Әйе-юк” уены.

        “Синквейн” төзү алымы.

        “Синквейн”  төзү алымына аерым  тукталасым килә, ул  иҗади фикерләүне       үстерүче методик алым дип атала, рефлексия этабы өчен иң уңайлы алымнарның берсе.

Синквейн- француз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата. Ул шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр, билгеле план буенча языла, биш юлдан тора, предметны  ( төшенчәне) ачыклый.  

Синквейнны язу тәртибе:

1 нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем.

2 нче юл.  Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат.

3 нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.

4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза,   җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә дә мөмкин.

5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә. Резюме, ассоциация, гадәттә исем.

Мәсәлән , исем сүз төркеме буенча язылган  синквейн

(СЛАЙД)Исем

Уртаклык, ялгызлык

Җавап бирә, төрләнә, була(күплектә, берлектә)

Исем предметны белдерә.

Кем, нәрсә?

 Әдәби уку дәресләрендә геройларга характеристика биргәндә  синквейн алымы куллану  шулай ук бик отышлы.

“Җил арба” –татар халык әкияте 4 нче сыйныф(ГарифуллинаФ.Ш.,Мияссарова И.Х.

  • Җилбикә

Алмадай матур, туган җанлы,

Уйлана, эзли, елый.

Сөенәм, абыйлары белән очраша.

 тәүфыйклы бала

  • Җилбикә

Яхшы күңелле, эчкерсез,

Борчыла, сагына, елый,

Абыйларын табуына мин шат.

Яхшы сеңел.

            Синквейн сүзлек запасын баета.Эчтәлек сөйләүгә әзерли.Идеяне билгеләргә                  өйрәтә.Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә.Барлык балалар да башкарып чыга ала.

Синквейн алымы иҗади сәләтләрне үстерүгә, зур күләмле информацияне гомумиләштерүгә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булышлык итә. Синквейнны язуның төгәл тәртибе укучының фикерен дөрес формалаштырырга, төп фикерне билгеләргә ярдәм итә. Мондый иҗади эш башкару –  күңелле, файдалы. Сөйләм теле камилләшә, авыр төшенчәләр үзләштерелә.Синквейн төзү укучыдан уку материалында иң мөһим элементларны табуны, йомгаклау ясауны һәм шуны берничә сүз белән       ( кыска итеп) әйтеп бирүне таләп итә.

(СЛАЙД)    Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә проектлар методын куллану да балаларның белем алуда активлыгын тәэмин итү, предметка карата  кызыксыну уяту, төпле белем бирү чарасы булып тора.  Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Күпчелек очракта бу эш төркемнәрдә эшләнә һәм берничә этаптан тора:  

Проект өстендә эш этаплары:

1. Проект темасын тәкъдим итү. Иҗади эшләрнең тематикасы дәрестә үзләштергән белемнәрне тирәнәйтү, актуальләштерү, гамәлдә куллануны таләп итәрлек итеп сайлана. Мәсьәлә кую.

2. Эш юнәлешен сайлау. Балаларны төркемнәргә бүлү. Информация җыю алымнарын сайлау һәм эзләнүне башлау. Беренче нәтиҗәләрне тикшерү.

3. Проектны презентацияләү, бизәү һәм яклау.

4. Йомгаклау, нәтиҗә чыгару.

Мәсәлән, әдәби уку дәресләрендә без укучылар белән язучылар турында проектлар ясыйбыз. Бүлекне йомгаклау дәресләрендә дә проектлар методы кулланабыз. Балалар  төркемнәргә бүленеп мәгълүматне алдан әзерлиләр,  дәрестә аны гәҗит, кечкенә китапчыклар итеп ясап яклыйлар.

 Соңгы вакытта проект эшен презентация формасында да эшләп килә башладылар. Компьютердан  файдалану да укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Быел татар теле дәресләрендә рәхәтләнеп электрон дәреслекләрдән    кулланабыз.

  (СЛАЙД)    Моннан  тыш, төрле мәзәкләрне, кечкенә күләмле әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтү дә укучыларыбызгага  бик ошый .Шуның өчен дәреслектә бирелгән  әсәрләрнең  кайберләрен дәресләрдә укучылар белән сәхнәләштерәбез.Балалар бу дәрескә  бәйрәмгә әзерләнгән кебек бик теләп әзерләнәләр.Сәхнәләштерү- балалар өчен  рольле уен. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша- яңа сүзләр белән баетыла. Сәхнәләштерү эшчәнлеге күрсәтүенчә, бала ялгышырга мөмкин, ә менә әкият герое ялгышырга тиеш түгел. Шуңа күрә балалар әкият уйнаганда, сүзләрен 2–3 мәртәбә тырышыбрак өйрәнәләр. Аларның бу шөгыльләрдән соң хәтерләре яхшыра. Яраткан геройлар балаларга үрнәк булалар.Сәхнәләштерү эшчәнлеге балаларга проблемалы ситуацияләрне чишәргә булыша- персонаж аркылы оялчанлыкны, кыюсызлыкны бетерергә, сәнгатьле итеп сөйләргә булыша. Театр бала өчен яп-якты истәлек булып кала.

(СЛАЙД) Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: соңгы елларда укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод -алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. Аларны укытуның сыйфатын күтәрү , балаларны кызыксындыру өчен урынлы куллана белергә генә кирәк.

 Чыгышымны синквейн белән бетерәм::

         Укытучы

         Ягымлы, белемле,

         Өйрәтә, тәрбияли, булыша,

         Укытучымны бик яратам

          Икенче әни

Кадерле хезмәттәшләрем, нәкъ шушы синквейндагыча укучыларыбызның         яраткан укытучылары, ярдәмчеләре булып, эшкә сөенеп килергә, кайтырга язсын. Ә иң мөһиме: гаиләләребездә тынычлык, тигезлек, сәламәтлек хөкем сөрсен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

3 нче сыйныфта татар теле дәресләре

Мин “Кисәкчәләр” темасы буенча дәрес планнары тәкъдим итәм. Программа буенча укучылар III сыйныфта да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит кисәкчәләренең сөйләмдәге роле, аерым сүз б...

Башлангыч сыйныфта татар теленнән кагыйдәләр

Татар  теле дәресләрендә  куллану  өчен  кагыйдәләр  тупланмасы. Презентация  башлангыч  сыйныф  укытучыларына  тәкъдим  ителә....

Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләренең кызыксындыру этабы

Мәктәпнең төп укыту формасы- дәрес. Дәрес, аны планлаштыру һәм үткәрү- бу укытучының һәр көнне аңлап, уйлап башкара торган эше.Дәрес ул укытучының шәхси һәм һөнәри “көзгесе”, иҗади остаханәсе. Дәрестә...

Мастер класс “Башлангыч сыйныфта әдәби уку дәресләрендә балаларны әкиятләр укуга кызыксындыру һәм анализлау алымнары”

Мастер класс “Башлангыч сыйныфта әдәби уку дәресләрендә балаларны әкиятләр укуга кызыксындыру һәм анализлау алымнары”Максат:  башлангыч сыйныф укучыларында әкиятләр укуга кызыксындыру...