1 нче сыйныфта татар теле дәресе. "Баш хәрефтән башланып языла торган сүзләр".
план-конспект урока (1 класс) по теме

Габдуллина Гюзель Шаукатовна

                                                   

       Мин 1 нче сыйныфның татар төркемендә белем алучы укучылар белән эшлим. Укучылар балалар  бакчасыннан ук матур итеп татарча сөйләшергә өйрәнеп килделәр. Дәресләрдә алар белән эшләве бик рәхәт. Алар бик тиз итеп татарча физминуткалар, кыска шигырьләр, тизәйткечләр өйрәнделәр. Дәресләрдә татар халык иҗатын да киң кулланам. Мәкальләр   өйрәнү, табышмаклар чишү, тизәйткечләр кабатлау  укучыларның бәйләнешле телен баетуга ярдәм итә. Матур язу күнегүләрен язганда, билгеле бер хәреф кергән сүзләр, җөмләләр уйлауны төрле уеннар формасында уздырырга  тырышам.

       Дәресләргә әзерләнгәгдә универсаль уку гамәлләренә таянып эшлим. Бу гамәлләрнең үсеше булганда укучының формалашуы төрле яклы хәл ителә.

       Тәкъдим ителгән  татар теле дәресендә яңа тема өстендә эшләү слайдлар ярдәмендә, мультимедиа проекторы ярдәмендә оештырыла. Укучыларга ззләнүгә мөмкинлек тудыру максатыннан, дәреслектәге күнегүләр, рәсемнәр файдаланыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon gabdullina_gyuzel_shaukatovna.zip176.27 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре муниципаль  учреждениясе

1 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе

 

“Иң яхшы татар теле дәресе “ конкурсына

1 нче сыйныфта татар теле дәресе

Тема: Баш хәрефтән башлап  языла торган сүзләр.

        1 нче категорияле

        башлангыч сыйныф укытучысы

        Габдуллина Гүзәл Шәүкәт кызы

        Әлмәт, 2012 ел.

Дәрес темасы: Баш хәрефтән башлап  языла торган  сүзләр.

Максаты:   -  баш хәрефтән языла торган сүзләрне аерып тану, дөрес язу, сөйләмдә куллана  

        белү;

                    -  хәрефләрне дөрес язу һәм тоташтыру  күнекмәләрен ныгыту; баш хәрефтән      

         башлап языла  торган сүзләрне дөрес язу;

                    -  укучыларда кыюлык, тәвәкәллек  кебек уңай сыйфатлар, туган

        телебезгә  карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:   Дәреслек (33- 37 битләр) Ф.Ф Харисов; сюжетлы рәсемнәр; хәрефләрне дөрес    

         язу  һәм тоташтыру үрнәкләре, слайдлар.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы – укучыларның үз эшчәнлеген оештыра белүе.

Метапредмет – күзәтеп нәтиҗә ясау, иптәшләре фикерен тыңлау, уртак фикергә килү.

Предмет – баш хәрефтән башлап языла торган сүзләрне аера белү

Дәрес барышы:

Дәрес этабы һәм эшчәнлекнең төре.

I. Психологик уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар

- Исәнмесез, саумы сез!

- Хәерле иртә,  балалар!

- Имин үтсен көнегез!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек!

- Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә  дип килдек!

Слайд №1. Кушымта №3

II. Мотивлаштыру – ориентлаштыру этабы.

1. Матур язу күнегүе.

Ә ә Ә ә Ә ә Ә ә Ә ә

Әни, әти, әби, әкият.

Әлмәт – зур һәм иатур шәһәр.

 Укучылар эшчәнлеге.

Тактада бирелгән хәреф һәм сүзләрне дөрес тоташтырып, күчереп язалар, бәялиләр.

Көтелгән нәтиҗә:

Үрнәк белән чагыштырып, матур язуга бирелгән күнегүне анализлау.

2. Актуальләштерү.

- Кем өйдәгеләргә  сүзләрне юлдан – юлга күчерү турында сөйләп бирә алды?

- Сүзләрне ничек юлдан – юлга күчерә алабыз?

Сүзлек диктанты язу.  Сүзләрне юлдан – юлга күчерү өчен кисәкләргә бүлү.

Китап, каләм, альбом, укытучы, тәрбияче, җырчы, җәй, балалар.

Тикшерү. Слайд №2. Кушымта №3.

Укучылар эшчәнлеге.

Укучылар сорауларга җавап бирәләр, сүзләрне юлдан -  юлга күчерү өчен кисәкләргә бүлеп язалар.

Көтелгән нәтиҗә.

Сорауны тыңлый һәм төгәл җавап бирә белү. Сүзләрне юлдан – юлга күчерү өчен кисәкләргә белү.

3. Уку мәсәләсен кую. Дәреслектәге биремне үтәү. 54 нче күнегү, 33 нче бит.

Укучылар эшчәнлеге.

Укучылар бирелгән сорауларга җавап бирәләр. Сүзләрне аерып танырга өйрәнәләр

Көтелгән нәтиҗә.

Укучылар кеше исемнәренең баш хәрефтән  язылуын әйтәләр.

Тикшерү. Слайд №3. Кушымта №3.

4. Уку мәсьәләсен төгәл кую өчен нәтиҗә чыгару.

Укучылар эшчәнлеге.

Укучылар фикерләрен туплап, төгәл  кыска нәтиҗә чыгаралар.

Көтелгән нәтиҗә.

Баш хәрефтән башлап языла торган сүзләр.

 

Кеше исемнәре һәм         Хайван кушаматлары        

фамилияләре

Нәтиҗә: Кеше исемнәре һәм фамилияләре, хайван кушаматлары баш хәрефтән языла.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1 нче бирем.

55 нче күнегү.

Укучылар эшчәнлеге.

Биремне ачыклыйлар, мөстәкыйль эшлиләр, үзара тикшерәләр, бәялиләр.

Көтелгән нәтиҗә.

Сүзләрне дөрес укып, сүзләр арасына  өтерләр куеп язу. Баш хәрефтән башлап языла торган сүзләрне  аера белү.

Мәсәлән:

Муса Җәлил, китап, тәнәфес, Акбай, кәгазь, Фәния, су, Саматов, рәссам.

Слайд № 4. Кушымта №3.

2 нче бирем

56 нчы күнегү. Уен формасында үткәрелә.

Хәрефләрне җил очырган. Фамилияләрне телдән алфавит тәртибендә әйтәләр.

Укучылар эшчәнлеге.

Биремне укыйлар, җил очырган хәрефләрне табалар, асларына сызып, телдән җөмләләр уйлыйлар.

Көтелгән нәтиҗә.

Рәфыйков, Әминов, Хәсәнов, Мәхмүтов, Әмирханов, Тинчурин.

Слайд № 5. Кушымта №3.

5. Физминутка.

Укучылар эшчәнлеге.

Шигырь юлларын кабатлап, хәрәкәтләр ясыйлар

Илдар, Илнур һәм Илдус

Өчесе дә бик – бик дус.

Алар китте урманга, җәйнең матур көнендә,

Илдар күбәләк куды,

Ә Илнур җиләк җыйды,

Илдус читтән елмаеп,

Аларны карап торды.

Тәрбияви  момент – дус булу ни дигән сүз?

3 нче бирем.

58 нче күнегү. Иҗади бирем.

Кушаматлар хайваннарга ни өчен бирелә?

Укучылар эшчәнлеге.

Биремне укыйлар, парлап эшлиләр, тикшерәләр, бәялиләр.

Көтелгән нәтиҗә.

Үзең яраткан йорт хайваны турында, җөмләләр уйлап язу, текстка исем бирү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

        Акбай.

Безнең йортта Акбай яши. Ул мине мәктәпкә озата, каршы ала. Мин аны  ашатам., уйнатам.

Без Акбай белән дуслар.

        Шаян.

Минем Шаян исемле песием бар. Шаян  әле кечкенә. Ул уйнарга ярата. Мин аның белән уйныйм.

4 нче бирем.

63 нче күнегү.

Укучылар эшчәнлеге.

Укучылар дәреслек буенча эшли, биремгә карап фикерли, телдән җавап әзерли.

Көтелгән нәтиҗә.

Республика, шәһәр, район, авыл, елга, урам исемнәре баш хәрефтән языла.

Татарстан, Казан шәһәре, Идел һәм Казансу елгалары, Кукмара районы, Зур Сәрдек авылы,

Галиәскар Камал урамы.

Слайд № 6. Кушымта №3.

5 нче бирем.

Модельләштерү.

Дәрестә алган белемнәрне модельләштереп кую.

Укучылар эшчәнлеге.

Укучылар гомуми нәтиҗәне терәк фикерләргә таянып модельдә күрсәтәләр.

Көтелгән нәтиҗә.

Баш хәрефтән башлап языла торган сүзләр.

 

Кеше исемнәре һәм         Хайван кушаматлары          Авыл, район, шәһәр, урам, елга, күл,

фамилияләр         тау исемнәре

8 нче бирем.

Сүзлек белән эш.

61 нче күнегү.

- Бүген нинди сүзләр белән эшләрбез? (Тиен – җәнлек, тиен- акча)

- Сүзләрнең мәгънәләрен кем аңлата ала?

Слайд № 7. Кушымта №3.

Сүзнең язылышын, мәгъәләрен, төркемдә, парларда ныгыталар.

Көтелгән нәтиҗә.

Укучылар телдән җөмләләр уйлыйлар.

Мин урманда тиен күрдем. Ә ни юлдан илле тиен акча тапты.

Тиен чикләвек ярата. Мин тиен акчалар җыям.

Дәфтәрләргә тиен сүзен язып кую.

III. Рефлексив  бәяләү этабы.

1. - Дәрес башында нинди уку мәсьәләсе куйган идек?

    - Уку мәсьәләсен чиштекме?

    - Ничек?        

Укучылар эшчәнлеге.

Укучылар дәресне башыннан  азагына кадәр күзаллап чыгалар. Нәтиҗә ясыйлар. Бәялиләр.

Көтелгән нәтиҗә.

- сүзне уку, язу;

- нәрсәне белдергәнен ачыклыйбыз (шәһәр, авыл, елга, урам, кеше исемнәре, хайван кушаматлары)

Слайд №8. Кушымта №3.

2. Үзбәя. Үзара бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

3нче сыйныфта татар теле дәресе

ДӘРЕСТӘ “Сыйфат” темасы буенча белемнәр гомумиләштерелә    ...

"Фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы" 4 сыйныфта татар теле дәресе

4 сыйныф укучыларын татар телендә фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү өчен телебезнең хәзинәләреннән файдалану яхшы һәм үтемле булачак. Шул максатны күздә тотып бу дәрестә предметның хәрәкә...

3 нче сыйныфта татар теле дәресе "Зат алмашлыклары"

Татар телендәге “зат алмашлыклары” төшенчәсен рус телендәге “местоимение” төшенчәсе белән янәшә куеп, чагыштырып өйрәтү; зат алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү күнекмәсе булдыру....

1 нче сыйныфта татар теле дәресе

"Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр" темасы буенча кабатлау дәресе...

"Урман мәктәбендә кунакта" 4 сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе.

Укучыларның сүз төркемнәре турында алган белемнәрен ныгыту максатыннан 4нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе ....

3 сыйныфта татар теле дәресе "Кушма һәм парлы сүзләр"

Кушма һәм парлы сүзләрне аера, дөрес яза белергә өйрәтү.Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү. Белем алуга омтылыш,табигатькә,үсемлекләргә сакчыл караш ...