Башлангыч сыйныфларда экологик белем һәм тәрбия.
методическая разработка по окружающему миру (3 класс) на тему

Хабибуллина Фаягуль Наримовна

Бу материалны әйләнә-тирә дәресләрендә кулланырга мөмкин

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ekologik_belem.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                   

                   Тема: Башлангыч сыйныфларда экологик белем һәм тәрбия.                    

      Табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү укучыларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки яшьтән үк  әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган кешедә мондый тойгылар тәрбияләү бик кыен.

      Укучыларның экологик белемләрен тикшерү  шуны күрсәтә: алар экология турында азмы-күпме беләләр, ләкин бу белгәннәрен тормышта, үзләре яшәгән мохитка яраклаштырып куллана алмыйлар. Экологик тәрбиянең төп өлеше булып шәхеснең табигатькә карашы тора. Бу аның үзен  табигатьнең бер кисәге итеп сизеп, табигатьне саклауга үзенең җаваплылыгын тоеп яшәүдән тора. Чөнки әйләнә- тирәнең пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек  җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Әйе , планетабызның  киләчәк язмышы, кешелекнең яшәеше иң беренче чиратта экологик мәсьәләләрнең ничек хәл ителүенә бәйле. Әлбәттә, моңа ирешү өчен барлык катлам халыкның экологик аңын үстерү,культура һәм белем дәрәҗәсен арттыру,укучыларда табигать байлыкларына сакчыл караш формалаштыру зарур.

         Экологик белем һәм тәрбия бирүнең ныклы, эзлекле системасы юк. Бу өлкәдә җитди эш тә алып барылмый.Шуңа күрәдер инде, укучыларның һәм халыкның экологик культурасы түбән.Әнә шул кимчелекләрне бетерү өчен мәктәптә кайбер чаралар үткәрәбез: табигать кочагында, музейда, күргәзмәләрдә экскурсиядә булу һәм шуннан соң укучылардан иҗади сочинениеләр яздыру,алган тәэсирләре белән уртаклашу оештыру безнең бер методик алымыбыз булып тора. Чөнки мондый иҗади эшләр, беренчедән, баланың күзәтү сәләтен билгеләргә һәм үстерергә ярдәм итә, икенчедән, күргәннәрне тасвирлау табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә уңай йогынты ясый.

     Иң беренче чиратта, укыту –тәрбия эшендә төп нигез булып торган проблемалылык принцибын карарга кирәк. Укучыга эзлекле рәвештә катлаулана баручы мәсьәләләр яки  сораулар биреп, проблемалы ситуация тудыру зарур-шул хәлдән чыгу өчен (җавабын табу, карарын чыгару өчен) ул эзләнсен, уйлансын. Укытучысы яки башка тыңлаучылар ярдәме белән,үзенең яки башкаларның һөнәри тәҗрибәсенә,акылына, зиһененә нигезләнеп, белемен арттырырга,активлашырга мәҗбүр булсын.Шулай итеп,укучы яңа белемнәрне үзенең актив танып белү эшчәнлеге нәтиҗәсендә ала.Алар –аның өчен шәхси ачыш,гомумиләштереп ясаган нәтиҗәләре,танып белү хезмәте җимеше. Экологик белем бирүдә проблемалы укыту принцибын куллануның үзенчәлекле ягы шунда: ул шушы принципка ярашлы, үзенә генә хас булган дидактик мәсьәләләрне чишүгә юнәлтелгән булырга тиеш.Мәсәлән, гадәти ситуациядә проблемалы укыту белемнең тирәнлеген арттырса, экологик белем бирүдә ул алдынгы караш формалаштыру, экологик фикерләү сәләтен үстерү кебек дидактик мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә.

       Экологик белем бирүдә проблемалы укыту принципларын куллану дәресләрне гадәти булмаган рәвештә үткәрүне,инновацион педагогик методлар һәм алымнар файдалануны таләп итә.Икенче принцип –уку,танып белү эшчәнлеге белән укучының табигатьне  саклау  эшчәнлеге мәсьәләләре  һәм  вазифаларының тәңгәллеге. Әлеге очракта бу тәңгәллек экологик белем бирү  белән генә чикләнергә тиеш  түгел.Экологиядән белемнәрне кешенең гамәли эшчәнлегендә куллануы зарур.

    Укучыларның уку,танып белү эшчәнлеген   оештыруда үзара өйрәнү принцибы зур әһәмияткә ия.Коллективның тәҗрибәсен, белемен үзара баету-укытуны оештыруның мөһим дидактик мәсьәләләреннән берсе.Шуңа да дискуссия –укытуның актив методларын кулланып үткәрелә торган дәресләрнең нигезе.Актив формада үткәрелә торган дәрес –дискуссиядә укучы –төп фигура.Укытучы бәхәс, сөйләшү процессы белән идарә итә.Бәхәс вакытында үз фикереңне яклый, башкаларның фикерен тыңлый белү яки аның белән килешмәү һ. б.мөһим.

             Укыту процессының нигезен индивидуальләштерү принцибы тәшкил итә.Бу уку, танып белү эшчәнлеген укучының шәхси мөмкинлекләрен, сәләтен исәпкә алып оештыру дигән сүз. Экологик белем бирүдә үз-үзеңне контрольдә тоту, үз белемеңә бәя бирү, шулай ук үзлегеңнән өйрәнү принцибы да зур әһәмияткә ия.Үзенең белем дәрәҗәсен һәрчак контрольдә тоткан укучы, өстәмә әдәбият укып, шәхси  консультацияләр алып, компьютер ярдәмендә белем запасын тирәнәйтергә тырыша.

   Экологик белем бирүдә актив методларны куллану укучыларның экологик сәләтен үстерүгә ярдәм итә.

    Табигатьне саклау буенча үткәрелгән дәресләрдә балаларның яшь аермасын исәпкә алу әһәмиятле. Әгәр дә инде башлангыч классларда укучылар бу зур проблема белән бераз таныша башласалар, югары классларда инде алар шактый белем белән дә, рухи инанганлык белән дә коралланган булырга һәм табигатьне яклау һәм саклау дигән изге эшкә кушыла алырга хәзер булалар. Түбәндә, без өченче сыйныфта үткәрелгән экологик тәрбия бирү моментларын үз эченә алган, сыйныф сәгатенең эшкәртмәсен тәкъдим итәбез.

         Тема: Шифалы аланда.

Максат: укучыларны дару үләннәрен таный һәм куллана белергә өйрәтү; аларның файдасы турында белемнәрне баету; табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

  Сыйныф бүлмәсе урман аланы итеп бизәлә. Шифалы үлән, чәчәк, агачлар куела. Балалар, үләннәр кебек киенеп, каен төпләренә утырганнар,кулларында –кирәкле үсемлекләр.

        Укучыларның бер өлеше парта арасында утыра, укытучы алар белән әңгәмә алып бара.

       Дәрес барышы.

    Укытучы. Без бүген шифалы аланда кунак булырбыз. Димәк, табигать турында сөйләшербез. Балалар, без табигатьтән нәрсәләр алабыз?

     Укучылар. Урманда җиләк,чәчәк, гөмбә җыябыз,утын кисәбез. Агачлардан төрле җиһазлар ясыйбыз.

     Укытучы.Әйе,табигать –тиңсез хәзинә. Ул безне җылыта, киендерә, ашата, сокландыра, сыендыра.

     Элек-электән кешеләр саф сулы чишмә сулары эчеп көч алганнар, агачлар серләшкәнен тыңлап, рәхәтләнеп ял иткәннәр. Безнең урманнарда, болында күп төрле дару үләннәре үсә.Сез аларны ничек кулланасыз? Дару үләннәрен кайсы урыннан җыярга ярамый? (укучыларның җаваплары тыңлана).

     Укытучы. Безнең илдә 500дән артык төрле дару үләне үсә. Барлык даруның 30 % ын дару үләненнән ясыйлар ( Табибә булып киенгән укучы керә).

      Табибә. Исәнмесез, балалар! Мине доктор Айболит  дару үләннәре җыярга җибәрде . Сездә нинди үләннәр үсә?

      Укучы. Бездә күп төрле дару үләне үсә. Без аларны җыеп даруханәгә тапшырабыз, үзебез дә файдаланабыз. Әйдәгез, без сезне шифалы аланга алып барабыз.(Шәвәли йөгереп керә).

    Шәвәли. Туктагыз, тукта, мин дә барам! Мин Шәвәли булам. Мине дә алып барыгыз әле.

     Укытучы. Шәүкәт Галиев шигырендәге Шәвәли буласыңмы? Юк, без синең тәртипсезлекләреңне укып беләбез. Урманда экология кагыйдәләрен белергә кирәк. Без аларны өйрәндек. Ягез әле, Шәвәлигә өйрәтик аларны.

     Укучылар.(чиратлашып әйтәләр).

               Кош ояларын туздырма.

               Чәчәкләрне юкка өзмә.

               Агач ботакларын сындырма.

               Кырмыска ояларын туздырма.

               Чүп-чар ташлап калдырма.

 Менә шул кагыйдәләрне үтәргә сүз бирсәң, алып барырбыз.

      Шәвәли.Сүз бирәм. Барыйм инде.

(Укучылар җыр җырлап “урманга”баралар. Агач төпләренә утырып, кош сайраганны тыңлыйлар.)

                              Укучы.

                 Уздык калын урманны

                 Болынны, үзәннәрне,

                 Очраттык без менә

                 Дарулы үләннәрне

                 Монда бака яфрагы,

                 Тузганак, ромашка,

                 Кычыткан, әрем

                 Җый күп итеп, ташлама.

        Шәвәли. Бу нинди үләннәр икән? Арада чәчәкләре дә бар.

        Укытучы. Бу-безнең алан. Менә бусы-мәтрүшкэ.

                            Мәтрүшкә.

                 Мәтрүшкәнең көрәнен

                 Бардыр әле күргәнең,

                 Ә мин булам сарысы.

                 Шәп доктор, дип кешеләр,

                 Мактый мине барысы.

                 “Панадолны”, “Упса”ларны

                 Күпләп эчү зарарлы.

                 Дару үләннәре эч син

                 Тыңла мине, ярармы?

        Укытучы.Бездә мәтрүшкәнең ниндие үсә? Аны ничек кулланалар? Табибәгә сүз бирик әле.

         Табибә. Мәтрүшкәнең ревматизм, паралич, баш авыртуыннан, салкын тигәннән шифасы бар. Аны чәчәк аткан вакытта җыялар. Төнәтмә ясап та, чәйгә кушып та эчәләр.

     Әби-бабайлар мәтрүшкәне 99 чирдән дәва, дигәннәр.

         Укучы. Апа, миңа әби “Мәтрүшкәләр”дигән җыр өйрәтте (җырлый).

         Укытучы(тузганак үсемлеген күрсәтә). Ә бу үсемлекне таныйсызмы?

 Яз башында тузганак сары чәчәк ата. Без, ул чәчәкләрне өзеп, такыя үрәбез. Бик матур була, бераздан алар шиңәләр, аларны без ташлыйбыз. Я, дөрес эшлибезме? Юк, билгеле.

                          Тузганак.

               Яратам мин таң нурын,

               Дару минем тамырым.

               Шикәре дә җитәрлек,

               Чәй ясасаң киптереп,

               Тәме исең китерлек.        

               

               “Брук бонд”чәеннән бер дә

                 Калышмыйм мин, белегез.

                 Принцесса Гита белән

                 Ярышырга әзербез.

           Укытучы. Бу үсемлек турында нәрсәләр беләсәз?

           Укучы. Безнең әби аны каз бәбкәләренә турап ашата. Тузганак тамыры төнәтмәсе белән тәннең пешкән урынын дәвалыйлар. Яфракларыннан әзерләгән сокны сары авыруы булганда эчәләр. Ул витаминнарга бик бай.

            Шәвәли (ромашка чәчәге янына килеп).

Ә монысын мин дә беләм. Бу “Ярата-яратмый”чәчәге.

                        Ромашка.

                 Ромашка минем исемем.

                Минем чәчәкләрне җыеп

                Чәчегезне юсагыз.

                Хеден Шолдерс шампунен

                Читкә алып куегыз.

                Чәчәкләрем төнәтмәсе

                Бар чирдән дә дәвалый.

               “Смекта”, “Ренни” урынына

                Мине эчсәң дә ярый.  

             Укытучы. Нинди ромашкалар була? Алар кайларда үсә? Ничек кулланалар?

             Укучы. Ромашка чәчәгенең төнәтмәсеннән салкын тигәндә, йөрәк эшчәнлеге начарланганда, авыр җәрәхәтләрне дәвалаганда кулланалар.

  (Шәвәли йөгереп килеп, ромашкаларның таҗларын йолкый.)

             Укытучы. Нишлисең, Шәвәли! Биргән вәгъдәңне оныттыңмы? Менә шул үсемлек янына утыртып куябыз сине. Тик кенә утыр.

                 Кычыткан усал, диләр,

                 Кычыткан чага, диләр,

                 Минем витаминнарымның

                 Файдасын бит белмиләр.

                  Кычытканлы тәмле ашны

                 Ашаганыгыз бармы?

                 “Галина Бланка”, “Кубик Магги”

                  Минем кебек витаминнарга баймы?  

              Укытучы. Кычыткан ашы бик тәмле була. Аны ничек пешерәләр?(Балаларның җаваплары тыңлана.)

              Укучы. Кычыкан шикәр диабетын, аз канлылыкны дәвалый. Аның ванналары тәнне ял иттерә, йөрәк-кан системасын ныгыта.

  (Кычыткан булып киенгән бала аягүрә басмакчы була.)

           Укучы.Кая барасың, кычыткан?

           Кычыткан Искәндәр дигән малай “2”ле алган, арт сабагын укытырга барам.

           Укытучы. Начар укучы малайны кычыткан белән генә төзәтеп буламы? Аңа ничек ярдәм итәргә?

           Шәвәли (бака яфрагы янына килеп). Бу үләнне беләм. Минем аягым киселгәч, бака яфрагын ябып куйган идек. Төзәлде. Биеп тә күрсәтә алам.

       (Шәвәли бии.)

                             Бака яфрагы.

               Урманчының юлдашы мин.

               Бәлага ул юлыкса,

               Ярдәм кулымны сузамын,

               Киселсә, я егылса.

               “Бальзам Битнер”дан калышмый

               Тырышам дәваларга.

                Чәйгә салып эчерегез,

                Авырган балаларга.

            Укытучы. Бака яфрагы барыбызга да таныш. Ул сулыш юллары ялкынсындагында, авыр шешләрне бетерүгә ярдәм итә. Аны төрле ашларга, салатларга кушалар.

       (Укучылар белән дару үләннәрен җыю һәм саклау кагыйдәләре кабатлана.)

            Укытучы. Хөрмәтле кунаклар, ә сез дару үләннәрен беләсезме? Без сезгә шифалы чәйләр тәкъдим итәбез. Алар нинди үләннәрдән ясалган?

            Укытучы. Яле, Шәвәли, син бүген нәрсәләргә өйрәндең? Нинди дару үләннәрен беләсең? Аларны ничек кулланалар? Нинди экология кагыйдәләрен белдең?

             Табибә. Бик күп дару үләннәрен беләсез икән., рәхмәт сезгә. Миңа бик ярдәм иттегез.

            Укытучы. Дару үләннәрен кулланыгыз, юкка өзмәгез. Табигатьне саклагыз!

               

   

             

 

                     

 

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта  бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате "Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана"

Соңгы елларда балалар арасында дорфалык, саранлык, мәрхәмәтсезлек сыйфатлары  нык үсә. Алар бер-береңә булышу, ярдәм итүне аңламыйлар. Бер-беренә дорфа эндәшәләр, ямьсез сүзләр әйтәләр.Минемчә, т...

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия

   Экология нәрсә соң ул? Экология – киң мәгънәле төшенчә: оясы тирәсендә адашып йөргән кырмыска баласыннан алып, планетабызга кадәр – барысын да кочаклый ул....

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Башлангыч сыйныф укучыларына әхлакый - экологик белем һәм тәрбия бирү ”Әйләнә-тирә дөнья һәм ТИН “курсы материалларына нигезләнеп алып барыла. Уку, рус теле, математика, ана теле, те...

"Башлангыч сыйныфларда матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү"

Педсоветта ясалган чыгыш башлангыч сыйныфларда китапка кызыксынууяту өчен уздырыла торган чаралар хакында...

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате. “Табигать һәм Кеше” (“Җир көне”) уңаеннан

Башлангыч сыйныфларда ачык тәрбия сәгате.“Табигать һәм Кеше” (“Җир көне” уңаеннан)Максат:   1)табигатьнең кеше тормышындагы ...

Башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүдә сәламәтлек саклау технологияләре куллану (чыгыш)

Здоровьесберегающие технологии в начальных классах.(Выступление на татарском языке)...