"Башлангыч сыйныфларда матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү"
учебно-методический материал (1 класс)

Миннуллина Ания Рустямовна

Педсоветта ясалган чыгыш башлангыч сыйныфларда китапка кызыксынууяту өчен уздырыла торган чаралар хакында

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad._matur_edebiyat.docx15.27 КБ

Предварительный просмотр:

Ямаширмә мәктәбенең педагогик советында ясалган чыгыш.

Тема: Башлангыч сыйныфларда матур әдәбиятка мәхәббәт уяту

Докладчы: башлангыч сыйныф укытучысы Миңнуллина Ания Рөстәм кызы

Әдәбият - ул матурлык белән сугарылган, укыган саен күңелне сафландыра, баета, рухны ныгыта торган дөнья. "Әдәбиятнең төбе, нигезе - әлифба " дип күренекле тел галиме Хуҗа Бәдигый белми әйтмәгән. Чөнки адәм баласы әдәбиятне иң элек шул әлифбадан өйрәнә башлый.

Без, башлангыч сыйныф укытучылары, бала күңеленә китапка мәхәббәтне нәкъ менә Әлифба дәреслеге аша уятабыз. Бу уңайдан китапханәбез белән берлектә китап күргәзмәсе ясадык, аны "Әдәбиятнең нигезе - әлифба" дип атадык. Монда "Әлифба", "Туган тел" китапларының төрле елларда бастырылган басмалары куелды.

Икенче юнәлеш башлангыч сыйныфларда китап уку теләген арттыру максатыннан төрле әдәби кичәләр, бәйрәмнәр үткәрү. Әлифба бәйрәме-шундый чараларның иң әһәмиятлесе. Сыйныфта әдәби почмак оештырдык. Ул "Әдипләр һәм әдәбият" дип аталып, анда рус һәм татар әдәбиятынең күренекле шәхесләренең балалар өчен язган китаплары урын алды. Һәр сыйныф өчен дәрестән тыш уку исемлеге төзелде.

Өченче юнәлеш -ул "Без китаптан аерылгысыз" дигән проектны тормышка ашыру. Проектның девизы итеп алынган С. Хәкимнең "Китап, китап минем кулымда, сердәшем ул барыр юлымда" дигән шигырь юллары китапка багышлана. Ел дәвамында башлангыч сыйныф укучылары үзләре укыган китаплар буенча иҗади эшләр башкардылар, рәсемнәр, кул эшләре ясадылар, аларны туплап бардылар. Уку елы ахырында проект якладылар, иң кызыклы китапны презентацияләделәр.

Балалар өчен "Якташ язучым белән туган ягымны данлыйм" дигән  презентацияләр күрсәтү циклы оештырылды. Якташ язучыларыбыз Р.Корбан, З.Хөснияр, А.Хәсәнов, Л.Гыймадиева, А.Гыймадиев, И.Сәйфетдинов иҗаты белән таныштырдык. 1 сыйныф укучыларыбыз өчен "Мин кулыма китап алам" дигән китап бәйрәме оештырып, китапханәбезгә китап укучыларыбыз итеп кабул иттек.

Укучылар өчен әкиятләр, балалар китаплары буенча уздырылган викториналар, бәйгеләр дә файдалы һәм кызыклы. Һәр укучы үзенең яшерен сәләтен ача ала.

Мәктәптә нинди генә чара уздырсак та, аның төп максаты: балаларда матур әдәбиятка мәхәббәт уяту. Бүгенге интернет, яңа технологияләр, аралашу кимү заманында китапка кызыксыну уяту кирәк. Матур әдәбият - ул тормыш көзгебез, киләчәгебез. Аны яратучылар тормышка икенче күз белән карыйлар, яхшы белән яманны, актан караны аералар, ул тел байлыгын үстерә. Нинди генә шигырьне, әкиятне укысаң да, алар күңелне баета, бу гүзәл дөньяның серләрен ача. Китап укыган кеше, гомумән, бу дөньяны икенче яктан күрә, тормышның кадерен белергә өйрәнә. Шуңа күрә барлык балаларны да китап укырга өндисем килә. Үз телен, әдәбиятын белгән кеше беркайчан да югалмас, тормышында үз урыный таба алыр. "Китап − белем чишмәсе" дигән халык. Чыннан да, китап биргән белемне бернәрсә дә алыштыра алмый. Укыгыз китапларны! Телебезгә, әдәбиятыбызга тугрылыклы булып калыйк, дуслар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....

Башлангыч сыйныфларда экологик белем һәм тәрбия.

Бу материалны әйләнә-тирә дәресләрендә кулланырга мөмкин...

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту.

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту...

Башлангыч сыйныфларда 8 Март бәйрәме!

Бәйрәмнәр -балаларга  яхшы кичерешләр,  күтәренке кәеф бүләк итә....

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате "Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана"

Соңгы елларда балалар арасында дорфалык, саранлык, мәрхәмәтсезлек сыйфатлары  нык үсә. Алар бер-береңә булышу, ярдәм итүне аңламыйлар. Бер-беренә дорфа эндәшәләр, ямьсез сүзләр әйтәләр.Минемчә, т...

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате. “Табигать һәм Кеше” (“Җир көне”) уңаеннан

Башлангыч сыйныфларда ачык тәрбия сәгате.“Табигать һәм Кеше” (“Җир көне” уңаеннан)Максат:   1)табигатьнең кеше тормышындагы ...