Башлангыч сыйныфларда 8 Март бәйрәме!
методическая разработка (1 класс) по теме

Исмагилова Гульсия

Бәйрәмнәр -балаларга  яхшы кичерешләр,  күтәренке кәеф бүләк итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_mart_byrme.docx17.4 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче алып баручы:  Хәерле көн , хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар , сеңелләр!

2 нче алып баручы : Исәнмесез,якын дусларым! Кадерле әниләребез,  әбиләребез, апаларыбыз, сеңелләребез ! Сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март белән кайнар котлыйбыз!

1 нче алып баручы:

Кояш көлә, мин елмаям,

8 Март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

2 нче алып баручы:  Хөрмәтле әниләребез, кунакларыбыз! Бүген сезнең каршыгызда 2 команда чыгыш ясарлар.

I нче команданың исеме –“ Йолдыз”

II нче команданың исеме – “Чулпан”

(Хөкемдарлар сайлап кую)

(2 команда да  үз урыннарын алалар.)

1 нче алып баручы:

Дуслар, игътибар! “ Йолдыз” һәм “Чулпан” командалары хәзер үзара ярышны башлап җибәрәләр.

I нче бәйге.”Җырлыйм әнием турында “.

  Җырсыз  җирнең яме юк ,

Җырсыз тормыш тәме юк ,

Җыр сулар һава кебек ,

Җыр яши , җыр – мәңгелек!

Командалар әниләргә багышланган җырлар башкаралар.Һәр командадан да берәр җыр.

Командалар әзерләнгәнче концерт номеры тыңлап китик.

2 нче алып баручы:”Чулпан” командасы, рәхим итегез.

1 нче алып баручы: Хәзер “Йолдыз” командасы чыгышын тыңларбыз.

(Концерт номеры)

2 нче алып баручы: Хөкемдарлар нәтиҗә ясаган арада , залга 2 әнине чакырабыз . Рәхим итегез! Һәр командадан берәр укучы да чыга.

Бәйге” Бии беләсеңме?” дип атала.

Әйдә .әйдә , катырак бас ,

Бу кем бии  , дисеннәр .

Баскан җирдә ут чыгара

Безнең кызлар , дисеннәр .

                        Имән микән бу  сайгак?

                        Нарат микән бу сайгак?

                        Сикереп төшеп биегәндә

                         Чыдар микән бу сайгак?

Биремне тыңлагыз.Бию көенә әниләр төрле хәрәкәтләр ясый – ясый бииләр, ә чыккан 2 укучы аларның хәрәкәтләрен кабатлыйлар. Кем ахырга кадәр дөрес бии, шул җиңүче була. Рәхим итегез!

(Хөкемдарларга сүз бирелә.)

1 нче алып баручы: Ә хәзер командаларга сорау: Бәрәңгедән нинди ризыклар әзерләп була? (Кайсы команда күбрәк әйтсә, шул җиңүче була.)

(Концерт номеры)

2 нче алып баручы: Ярыш  дәвам итә.Хәзер булачак бәйге  - “Әниләргә багышланган шигырьләр “ дип атала.Командалар үзләренең шигырьләрен сөйлиләр.

(Бәйгедән соң хөкемдарлар нәтиҗә ясый)

1 нче алып баручы: 5 нче бәйге өчен һәр  команда күзләрен бәйләгән килеш кыз рәсемен ясарга тиеш.1 нче укучы - башын,2 нчесе – кулларын  һәм башкалар ...

(Хөкемдарлар нәтиҗә ясый)

 (Концерт номеры)

2 нче алып баручы: 6 нчы бәйге өчен  исемнәрне искә төшерергә кирәк булыр.Хатын –кыз исемнәре белән аталган җыр исемнәрен санагыз.

1 нче алып баручы: Ә хәзер,   командирлар ярышы. Һәр командир такта янына чыга һәм шакмакларга берәр иҗек яза.  5 кызлар исеме килеп чыгарга  тиеш.

        фи

        яки

        ли

2 нче алып баручы: Командирлар эшләгәндә концерт номеры  карап үтик.

(Хөкемдарлар нәтиҗә ясый)

1 нче алып баручы : 7 нче бәйге “Әниемә бүләк “ дип атала .Һәр команда   өйдә төсле кәгазьләрдән бизәкләр кисеп алып килде . Хәзер шул бизәкләр белән әниләргә бүләк әзерлибез . Алар бүләк әзерләгән арада концерт номерларын дәвам итәбез .

(Хөкемдарлар нәтиҗә ясый .)

2 нче алып баручы .

Күп сораулар ,күп җаваплар ,

Күп сынаулар сез үттегез .

Инде бу зур эшләрдән соң

Әйдә ,бераз ял итегез .

Бәйгегә нәтиҗә ясау өчен ,сүз хөкемдарларга бирелә .

1 нче алып баручы .

 Хөрмәтле хатын-кызлар! Һәрбарчагызны 8 март бәйрәме белән котлыйбыз .

Бәйрәмегез котлы булсын ,

Елмаеп , көлеп торсын .

Язгы кояш нурларыдай

Зур эшләргә рухландырсын .

2 нче алып баручы.

            Сәламәтлек юлдашыгыз ,

            Тату матур тормышыгыз ,

             Күңел сөйгән хезмәтегез –

             Һәр барчасы мулдан булсын .

        Алып баручылар:          Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....

Башлангыч сыйныфларда экологик белем һәм тәрбия.

Бу материалны әйләнә-тирә дәресләрендә кулланырга мөмкин...

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту.

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту...

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате "Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана"

Соңгы елларда балалар арасында дорфалык, саранлык, мәрхәмәтсезлек сыйфатлары  нык үсә. Алар бер-береңә булышу, ярдәм итүне аңламыйлар. Бер-беренә дорфа эндәшәләр, ямьсез сүзләр әйтәләр.Минемчә, т...

Башлангыч сыйныфларда Яңа ел кичәсе

Башлангыч сыйныфта Яңа ел кичәсе...

Башлангыч сыйныфларда Олылар көненә кичә эшкәртмәсе

Башлангыч сыйныфта Олылар көненә кичә эшкәртмәсе...