“Сыйныфтан тыш чаралар аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү” темасына проект эше.
материал (3 класс)

Миляуша Расимовна

“Сыйныфтан тыш чаралар аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү” темасына проект эше.

Скачать:


Предварительный просмотр:

План:

I. Кереш өлеш.

II. Сәләт – һөнәр ачкычы.

2.1 Сәләт һәм талант төшенчәләренең асылы.

2.2 Балаларның сәләтен өйрәнү.

2.3 Сәләтнең шәхес эшчәнлеге һәм танып белү процесслары белән бәйләнеше.

III. Дәрестән тыш иҗади сәләт үстерүнең формалары.

3.1.  Дәрестән тыш һәм мәктәптән тыш тәрбия эшләре.

3.2.Башлангыч сыйныфларда проект эшчәнлеге.

3.3. Халык авыз иҗаты аша иҗади сәләт үстерү.

3.4. Декоратив-кулланма сәнгате  түгәрәге.

IV. Нәтиҗә.

V. Йомгаклау.

VI. Кулланылган әдәбият.

I. Кереш өлеш.

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод - алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә.

Хәзер  мәктәп, укыту  һәм тәрбия  системасы  бала  шәхесендәге  эшчәнлеккә   кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучының педагогик осталыгының торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технолгиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты - шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.

Яңача эшләргә омтылу - һичшиксез уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу "яңа" системаның концепциясен һәм теориясен өйрәнү таләп ителә. Укытучы әлеге система турында махсус мәкаләләр, хезмәтләр белән танышырга, шул системада эшләүче укытучылар белән фикерләшергә, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә тиеш.

Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере,бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала.

Менә шуларны истә тотып, мин сыйныфтан тыш чаралары аша балаларның иҗади сәләтен үстерүне төп максат итеп куйдым.

Эш барышында күренекле   педагог, психологларның хезмәтләрен өйрәндем. Шулар арасында Л.С. Выготский, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов, Ш.Ш. Җәләлиев, А.М. Низамов кебек галимнәрнең нәтиҗәле  эшчәнлекләрен күрергә була.

Күзәтү объекты:кече яшьтәге мәктәп балаларының иҗади үсешен үстерү.

Күзәтү предметы:кече яшьтәге мәктәп балаларының иҗади үсеш процессы

Гипотеза:  Дәрес  һәм сыйныфтан тыш чараларда кече яшьтәге мәктәп балаларының  үсеше өчен шартлар тудырылса, укучының иҗади сәләте үсеше өчен уңай нәтиҗә бирә.

 Түбәндәге бурычлар куелды:

 1.Проблема буенча фәнни әдәбиятны өйрәнергә һәм анализ ясарга.

2.Иҗади сәләт үсешенең диагностикасын төзү.

3.Дәрестән тыш чаралар аша кече яшьтәге мәктәп балаларының иҗади сәләтен үстерүнең формаларын билгеләү.

II. Сәләт – һөнәр ачкычы.

2.1 Сәләт һәм талант төшенчәләренең асылы.

    Һәр кешедә нинди дә булса бер шөгыльгә сәләт булмый калмый. Тик аны ачыклый һәм таба белергә генә кирәк. Бала язмышына турыдан-туры кагылышы булган кешеләргә: әти-әниләргә, тәрбияче-укытучыларга, мәктәп җитәкчеләренә сәләт һәм талант төшенчәләренең асылын һәм аны дөрес файдалану юлларын белү зарури.

    Сәләт – кешегә тумыштан бирелгән, нинди дә булса бер яки берничә эшне булдыра, башкаларга караганда яхшырак итеп башкара алу сыйфаты. Бу сыйфатның үзенчәлеген бөртекнең үсемлеккә әйләнүе белән чагыштырып була. Туфракның составы, дымлылыгы, температурасы һ.б. уңай булганда,туфракка төшкән бөртектән үсемлек үсеп чыккан кебек, кешенең сәләте дә белем алуда һәм эш башкаруда мөмкинлек, җирлек булып тора. Нинди дә булса сәләтнең үсеше өчен бала организмында башкалардан аерылып торган төзелеш һәм эшчәнлек үзенчәлекләре теге яки бу сәләтнең үсеше өчен җирлек, нигез тәшкил иткән сыйфатлар була. Табигать тарафыннан бирелгән җирлек сәләт барлыкка килүнең һәм аның үсешенең беренче шарты булып тора. Сәләтне ачыклау – сәләт үсешенең икенче шарты. Сәләтне ачыклау өчен, баланың әул юнәлештәгеэшне башкарып каравы кирәк. Мәсәлән, рәсем ясарга өйрәнеп карамыйча, рәсемгә сәләтне белеп булмый. Сәләт баланың эшчәнлеге нәтиҗәсендә генә ачыклана.

    Сәләт – үсешенең өченче шарты – конкрет эшчәнлектә чагылган сәләтнең шул ук юнәлештәге эшчәнлектә үсүе һәм формалашуы.

    Шулай итеп, белемнәрнең, күнекмәләрнең, эшчәнлекнең тиз арада үзләштерелүен, беркетелүен һәм практикада нәтиҗәле кулланылуын тәэмин итүче сыйфатлар шәхеснең сәләтен билгели дип әйтергә мөмкин.

    Төрле сәләтләрнең яхшы хәтер, фикер йөртү һ.б. белән бергә кушылуы нәтиҗәсендә кеше тормышта эшчәнлекнең аерым юнәлешләрендә уңышка ирешә. Бу исә шәхестә җитешмәгән сыйфатны башка югарырак үсеш алган сыйфатлар белән алыштыру (компенсация) мөмкинлеген тудыра.

    Психологлар сәләтләрне берничә төргә аерып йөртәләр. Беренче чиратта сәләтләрне табигый (тумыштан ктлгән) һәм яшәү чорында барлыкка килгән төрләргә аералар. Яшәү чорында барлыкка килгәннәрен тагын икегә: гомуми (акыл, төгәллек, хәтер һ.б.) махсус (музыка, әдәбият, математика, рәсем сәнгате өлкәсендәге) сәләтләргә аералар.

    Болардан тыш, сәләтләрне теоретик (абстракт, логик, теоретик фикер йөртү) һәм практик (көнкүреш, практик эшчәнлек, эшне оста башкару) сәләтләргә бүлеп йөртәләр.

    Укуга һәм иҗади эшкә дә сәләт була. Уку сәләте баланың уку һәм тәрбия өлкәсендәге (белемне һәм теге яки бу сыйфатларны үзләштерү) уңышларын күрсәтә. Иҗади сәләт баланың матди һәм рухи культура, яңа фикер һәм ачыш, яңалык барлыкка китерү юнәлешендәге эшчәнлеген билгели.

   Аралаша белү, кешеләр белән уртак тел табу, тирә-якны таный белү, төрле өлкәдә практик эштә уңышларга ирешү, башкаларга йогынты ясау һ.б. яшәү чорында барлыкка килгән сәләтләргә керә.

   Үсеш дәрәҗәләре буенча сәләтләрне: йомшак, уртача, югары, һәрьяклы, гадәттән тыш, даһи сәләтләргә аерып йөртәләр. Ә практикада балаларга сәләтле, һәрьяклы сәләтле, гадәттән тыш сәләтле төшенчәләре күбрәк кулланыла.

   Берничә сәләтнең берләшүе һәм аларның йогынтысы нәтиҗәсендә шәхеснең югары дәрәҗәдәге үсеше һәм берничә юнәлештәге эшчәнлектә даими югары нәтиҗәгә ирешү күренеше һәрьяклы сәләтлелек төшенчәсе белән билгеләнә.

   Бер юнәлештәге катлаулы эшчәнлектә үзенчәлекле, башкалардан аермалы булган даими югары нәтиҗәгә ирешү талант дип атала.

   2.2 Балаларның сәләтен өйрәнү.

  Сәләтне өйрәнү кече яшьтән үк башлана һәм мәктәптә уку чорында дәвам итә. Баштагы чорда балаларны игътибар белән күзәтү алымы кулланыла. Күзәтү вакытында баланың нинди хәрәкәтләрне, эшләрне җиңел башкаруы, нәрсәләр белән күбрәк кызыксынуы ачыклана. Үсә төшкәч, аның фикерләү, хәтердә калдыру һ.б. үзенчәлекләренә игътибар ителә. Сәләтләрне өйрәнү алымнары балалар бакчасында киңәя һәм катлаулана бара. Балаларның аерымлыклары уеннар, төрле түгәрәкләр вакытында башка балалар белән мөнәсәбәткә кергәндә күбрәк беленә башлый. Мәктәп чоры башланганчы ук, түгәрәкләрдә баланың сәләтен өйрәнә башларга мөмкин. Түгәрәк төрләренең күбрәк булуы, балаларның сәләтләрен төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек тудыра. Укырга керер алдыннан психологлар ярдәмендә балаларның, яшь үзенчәлекләренә туры килгән алымнарга нигезләнеп, гомуми һәм махсус сәләтләрен ачыклауның әһәмияте зур.

   Болау эшләү мәктәптә уку елларын сәләтне тагын да үстерүгә, нәтиҗәлерәк һәм максатчанрак итүгә нигез була.

   Хәзерге вакытта балаларда булган сәләтләрнең юнәлешләрен һәм аларның үсеш дәрәҗәләрен билгели торган тестлар системасы бар. Алар ярдәмендә мәктәп психологлары бу эшне дөрес итеп башкара ала.

   3.3 Сәләтнең шәхес эшчәнлеге һәм танып белү процесслары белән бәйләнеше.

  Сәләт үсеше шәхеснең эшчәнлегенә, хезмәткә катнашуы, таләпләре һәм кызыксынучанлыгы белән турыдан-туры бәйләнгән.

   Психологларның тикшеренүләре,баланың сәләте никадәр югары булса да, аның эшчәнлектән башка үсә алмавын күрсәтә. Сәләтне ачыклау өчен дә, аны үстерү өчен дә, баланың хезмәт яратуы кирәк. Хезмәт сөючән баланың башкаларга караганда тормышта,  теге яки бу эшчәнлектә, үз һөнәре буенча зур уңышка ирешүе билгеле. Шулай итеп, сәләтлелекне үстерүнең беренче шарты – балаларда  ялкаулылыкны бетерү, хезмәткә катнаштыру аша, аларда хезмәт күнекмәләре булдыру. Хезмәт күнекмәләре булдыруда балаларны белем алуга бәйле өй эшләрен төгәл үтәргә күнектерүнең, хуҗалыкта һәм мәктәптә үз-үзеңә хезмәт күрсәтергә өйрәтүнең әһәмияте зур.

   Балаларны хезмәткә өйрәткәндә, татар халкына хас чисталык ярату (йорт-җирне, торакны, кием-салымны чиста тоту, шәхси гигиена  таләпләрен төгәл үтәү), өлкәннәргә һәм башка туганнарга ярдәм итү, өйдә гөлләр үстерү, милли эчтәлекле сәнгать әсәрләре белән бүлмәләрне бизәү күнекмәләре булдыруны истән чыгарырга ярамый.

   Баланың нинди  булса да бер шөгыль белән кызыксынуы, шул кызыксынуның сәләт белән тәңгәл килүе – сәләтлелекне үстерүнең икенче шарты.

   Кызыксыну (һәвәслек) – предметларны һәм тирә-як күренешләрен тануга, өйрәнүгә теләк һәм омтылыш ул. Кызыксыну танып белү һәм иҗат эшчәнлегенә этәргеч көч булып тора. Кызыксынуның, бала яраткан шөгыльләрнең сәләт белән туры килүен тәэмин итү – әти-әниләрнең һәм педагогларның иң әһәмиятле бурычы. Бала шөгыле сәләттән, киләчәк хезмәттән һәм һөнәрдән, тормыштан аерылган булса, кеше аның өчен файдасы булмый дип әйтерлек. Башта балаларның кызыксынып башкара торган шөгылләре күп була. Соңыннан аларның иң кирәклесен, сәләт белән туры килгәнен, киләчәк тормыш өчен файдалысын сайлап алып, тагын да үстерү һәм камилләштерү әһәмиятле педагогик бурыч булып тора.

   Балаларның сәләтен үстерүгә аларда уку күнекмәләренең, иҗади эш алымнарының, хыяллана белү, максат кую һәм аңа ирешү сыйфатларының формалашуы да зур йогынты ясый.

   Хәзерге вакытта сәләтле балалар белән эшләү өчен шәһәр, район үзәкләрендә күп төрле махсус өстәмә белем бирү учреждениеләре бар. Әти-әниләр, укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары белән берлектә, баланың үзенчәлекләрен, теләкләрен, кызыксынучанлыгын һәм сәләтен өйрәнгәннән соң, аның белән эшләү программасы төзелә. Программада, оешкан төстә һәм үзлегеннән шөгылләнү өчен, эш күнекмәләре, аның формалары, эчтәлеге билгеләнә. Алар түбәндәгеләрне үз эченә алырга мөмкин:

  • үзе кызыксынган һәм сәләтенә туры килгән түгәрәктә, факультативта шөгыльләнү ;
  • иҗади эшләү алымнарын өйрәнгәннән соң, үзлектән шөгыльләнү программасы төзелә; комп ьютер, фәнни әдәбият кулланып, программа тормышка ашырыла, укытучылар фәнни консультант вызыйфасын башкаралар;
  • төрле конкурс, ярыш, олимпиадаларга хәзерләнү һәм катнашу;
  • укучыларның һәм яшьләрнең фәнни җәмгыятьләре эшендә катнашу, төрле конференцияләрдә реферат һәм докладлар белән чыгыш ясау;

III. Дәрестән тыш иҗади сәләт үстерүнең формалары.

3.1.  Дәрестән тыш һәм мәктәптән тыш тәрбия эшләре.

   Дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару – балаларга төп белем бирүнең, аларны шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше.

   Дәрестән тыш эшләр, - исеменнән үк күренгәнчә, дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт-мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән, әлеге файдалы чараларның һәммәсен ял һәм төрле уеннар белән бергә бик тә оста бәйли алган тәрбия   ул. Мондый чараларны үткәрүдә, гадәттә, укытучылар үзләре дә, ата-аналар да, мәктәпкә шефлык итүче оешма вәкилләре дә катнашырга мөмкин. Спорт сарайлары, китапханәләр, балалар һәм яшүсмерләрнең ял вакытларын оештыруга бәйле башка төр мәдәният учаклары ярдәмен файдалану мөмкинлеге хакында инде әйтеп-сөйләп тору да артык булыр иде. Шунысы бик тә мөһим: укучыларның мәктәптән тыш тәрбия сәгатьләрендә үз эшен, үз һөнәрен яхшы белгән, тәрбия эшенең барлык нечкәлекләрен тирән тойган кешеләр катнашырга тиеш.

   Балаларның яшәгән, торган урыннарында эш алып баруның әһәмияте турында бик күптәннән сүз алып барыла. Чыннан да шулай бит: укучы бала яшәгән йортның ишегалды, янәшә-тирәдәге урамнар – аның мәктәптән тыш вакытын били торган урыннар. Һәр укучының үзенчәлекле холкын, омтылышын, нәрсәләргә сәләте барлыгын ачыклау өчен, иң беренче чиратта аның белән әнә шундый урыннарда, мәктәптән һәм дәресләрдән тыш вакытларда аралашырга, тәрбия эшен шул рәвешле дәвам итә белергә кирәктер.

   Мәктәптән тыш тәрбия эшләренең үз нигезләре, үтә дә мөһим принциплары барлыгын истә тоту зарур.

   Беренчедән, ул ирекле-ихтыяри булырга, ягъни укучыларның үз ихтыярларына тәңгәл килергә тиеш. Әйтик, һәрбер эшне оештыруда, аны үткәрүдә укучы балалар үзләре теләп катнаша, үзләре башлап йөри, үзләре үк башкаларны әйди икән – бу инде тәрбия эшләренең дә уңышлы барачагына бер ныклы һәм ышанычлы шарт. Нинди дә булса түгәрәк оештырыламы яисә факультатив дәресләр ачыламы, башка төрле бер-бер чара күз алдында тотыламы – баланың ирекле-ихтыяри булуы төп принципларның берсе итеп саналырга тиеш.

    Мәктәптән тыш тәрбия эшенең тагын бер әһәмиятле принцибы – үткәрелгән һәрбер эшнең, чараның файдалы булуы. Нинди генә эш башкармасын, нинди генә шөгыль тапмасын – укучы үз эшенең, үз шөгыленең файдалы, кирәкле, мәртәбәле икәнен тоярга тиеш. Гомумән, кеше өчен иң зур җәзаларның берсе – файдасыз, кирәксез, мәгънәсез һәм нәтиҗәсез эш башкару, шул эшкә көч сарыф итү.

    Үз эшенең, үзе катнашкан, үзе башкарган эшнең файдасын, нәтиҗәсен ачык күргәндә генә, укучы бала үткәрелгән чараларга күңелен сала.

    Мәктәптән тыш тәрбия эшләрендәге алыштыргысыз шартларның тагын берсе – һәр укучының характер үзенчәлеген һәм яшь аермасын исәпкә алу. Төрле түгәрәкләр, дәресләр, уеннар уздырганда нәкъ менә шушы принципка аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу принципның дөрес саклануы балаларның сәламәтлеге турында кайгырту, аларның зәвыгына дөрес юнәлеш бирү һәм, ниһаять, тәрбия эшен дә дөрес алып бару дигән сүз.

    Үз эшебездә тагын бер принципны онытмыйк: бу – дәвамчанлык, бертөрле чараларны икенчеләре белән үз вакытында чиратлаштыра, алыштыра белү, ирешелгән биеклектән алга күчү. Һәрбер түгәрәктә, балаларның иҗат төркемендә эзлекле үсеш алып барырга, чамасын белеп кенә катлауландырырга,зуррак таләпләргә җавап бирерлек итә барырга мөмкин бит. Дәрестән тыш эш-шөгыльләрнең һәммәсе укучыларның көче җитәрдәй булып, тора-бара үсешкә йөз тотарга, балаларны алга таба юнәлтергә тиеш.

    Мәктәптән тыш эшчәнлек барышында сайлап алынган һәр төрле чараларның үзара бәйләнештә булырга тиешлеге – шулай ук иң мөһим принципларның берсе, һәм ул укучыларны тәрбияләүнең комплекслы алып барылуын тәэмин итә.

    Югарыда телгә алыынган принциплар – мәктәптән тыш, дәрестән тыш алып барыла торган чаралар өчен зарур принципларның әле бик азы, әмма шактый иң әһәмиятлесе. Аңлашыла ки, алар үзара тыгыз бәйләнештә булырга тиеш. Әлеге принципларны аңлап, үзлегеңнән тулыландырып эш итү укучыларны тәрбияләүдә матур-матур нәтиҗәләр бирергә мөмкин.

3.2 Башлангыч сыйныфларда проект эшчәнлеге.

   Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү.

   Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләреннән берсе булып проектлар методы санала. Бу метод укучыларның өйрәнгән белемнәрен гамәли куллана белүләренә, мәгълүмати тирәлектә ориентлашу осталыкларына, иҗади фикерләү сәләтләренә нигезләнә.

   Башлангыч сыйныфларда укучылар белән эшләгәндә проект эшчәнлеген  куллану отышлы.    Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.  Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, төрле фәннәргә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларны ул һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли.

   Проект методы XX йөз башында Америка педагогы, психологы, фәлсәфәчесе Джон Дьюи (1859 - 1952) тарафыннан уйлап табыла. Аның фикере буенча, белем бирү ул - "балаларның шәхсән кызыксынуларына, максатларына тәңгәл килгән максатчан эшчәнлеккә нигезләнеп төзелгән процесс".

   Башлангыч сыйныфларда проект эшчәнлеге балада шатлану, кызыксыну хисләре уяту белән беррәттән, аның әхлакый, акыл, физик сыйфаталрын да үстерүгә мөмкинлекләр тудыра.

   Проект эшчәнлегенең нигезе эзләнәнү-тикшеренү эше.

   Максаты: укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү.

   Проект эшчәнлегенә түбәндәге бурычлар куела:

-үтелгән тема буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерү;

-укучының аңында дөньяның информацион картинасын формалаштыру;

-укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;

-иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү;

-компьютер белән эшләү, мәгълүматны эзләү һәм эшкәртү күнекмәләрен булдыру;

-тыңлый белергә һәм башкаларның фикерен ихтирам итәргә өйрәтү; димәк, команда белән эш итәргә өйрәтү;

-уйлап табучанлык сәләтен үстерү.      

     Проект эшчәнлеге укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра. Ул фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.

     Башлангыч сыйныф укучысы өчен проект эшчәнлеге шактый катлаулы. Балада көтелгән нәтиҗәгә ирешүгә кызыксыну булганда гына, проблеманы чишүдә уңай  мотивация тудырып, аның эшкә дәртен, мөстәкыйльлеген үстерергә мөмкин. Кече яшьтәге мәктәп балалары белән проект-эзләнү эше алып барганда, аларның белем дәрәҗәсенең югары булмавын, дөньяны күзаллауларының, мөстәкыйль анализлау һәм игътибар туплау сәләтенең тиешенчә формалашып җитмәвен истә тотарга кирәк. Шуңа күрә укытучы башлангыч сыйныф укучыларын эзләнү эшчәнлегенең беренче адымнары һәм алгоритмнары белән таныштыра. Проект методының төп өстенлеге, минемчә, укучыларның яңа белем  туплап кына калмыйча, белем туплауның, бердәм хезмәтнең нәтиҗәсен булдыруда.

     Башлангыч сыйныфларда түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

-тикшеренү (проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләү, көндәлек тормышта кирәк булырдай программалар тәкъдим итү);

-иҗади (бәйрәмнәр яки конкурслар өчен презентация, музыкаль бизәлеш, фото коллаж, видеоклип һ.б.);

-мәгълүмати(темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, нәтиҗә ясау);

-практик ориентлашкан(практико-ориентировочные);

-уен-проектлар.

   Башлангыч сыйныфларда барлык фәннәр буенча да проект эшчәнлеге оештырырга мөмкин.Ә иң беренче проектның проблемасы яки идея барлыкка килергә тиеш.

  “Проект - это "пять П":”

Проблема

Проектирование (планирование)

Поиск информации

Продукт

Презентация

  Проект эшләүнең түбәндәге этапларын билгеләп үтәргә мөмкин.

1. Әзерлек этабы, аны “кереш өлеш” яки “проектка кереп китү” дип тә атарга мөмкин:

-проектның темасын, максатын һәм проблемасын билгеләү;

-проблеманың әһәмиятен нигезләү;

-проект башкару өчен укучыларның шәхси теләкләрен искә алып, төркемнәргә бүлү.

     Укытучы бу этапта укучыларга проект өчен төрле темалар тәкъдим итә. Укучылар үзләре тәкъдим иткән темалар карала. Бу этап проектның иң демократик өлеше булып тора. Теге яки башка теманы сайлату өчен укучыга басым ясау, укучы башкарырга теләгән проектны кире кагу рөхсәт ителми.Укытучы ярдәме белән, укучылар үзләре кабул иткән проектның проблемасын, сюжетын, максат һәм бурычларын билгелиләр, куелган максатны тормышка ашыру юлларын эзлиләр.

    Проект һәр укучы тарафыннан аерым яки иҗади төркемнәрдә эшләнергә мөмкин.

2.Эшчәнлекне планлаштыру һәм проблемаларны чишү этабы яки “эшчәнлекне оештыру” дип тә атасак була (информация эзләү да шушында керә ала):

-мәгълүмат чыганакларын барлау, аны җыю  һәм туплау;

-проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләү;

-киләчәк нәтиҗәне презентацияләү формасын һәм алымын сайлау.

      Укучылар бу этапта мәгълүмат эзлиләр, җыялар, тәртипкә китереп анализлыйлар, эшне планлаштыралар; укытучы белән киңәшләшеп, киләчәк нәтиҗәне презентацияләү формасын һәм алымын сайлыйлар; әзерлек һәм планлаштыру эшенә үзбәя бирәләр.

3.Проектны тормышка ашыру  (продукт дисәк була):

-анализ юлы белән табылган мәгълүматларны бер бөтенгә берләштерү, нәтиҗәне дәлилле аңлату.

      Укучылар үзләре башкарган эшкә анализ ясыйлар, уңышларын һәм кимчелекле якларын ачыклыйлар, нәтиҗә чыгаралар.

4.Проектны яклау, проект эшчәнлегенең нәтиҗәләрен бәяләү этабы.

      Укучылар проектны презентациялиләр, башкаларны эш нәтиҗәләре белән таныштыралар, сорауларга җавап бирәләр, эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр.

       Бу этап бигрәк тә әһәмиятле булып тора. Һәрбер проект уңышлы тәмамланырга тиеш. Бала эшләгән эшеннән канәгатьләнү хисләре кичереп калсын. Эш тәмамланганда төрле выставкалар үткәрсәң, балаларга грамоталар,  сертификатлар, медальләр бирсәң отышлы була. Төрле формадагы презентацияләрне кулланырга була: спектакль, күргәзмә, викторина, гомуми темага мини-проектлар, викторина һ.б.

  Проект 2 яки 3 төп өлештән торырга мөмкин:

1)теоретик өлеш ( әдәбияткә күзәтү);

2)практик өлеш (күзәтүләр нәтиҗәсе, тәҗрибә,эксреримент һ.б.)

3)проект өлеше.

 Проект эшчәнлеген  ничек оештырырга соң?

   Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес оештырылуына бәйле.

Укытучы проект белән җитәкчелек итү барышында төрле рольләргә керергә тиеш була:

-энтузиаст ( үз эшен чын күңелдән бирелеп башкаручы);

-берничә фән өлкәсендә белем һәм күнекмәләре булган белгеч;

-эшне оештыручы консультант-киңәшче;

-вакытны дөрес бүлергә өйрәтүче җитәкче;

-хаталарын һәм җитешсезлекләрне күрсәтүче, сораулар бирүче;

-төркемнәрнең координаторы;

-башкарылган эшне анализлаучы эксперт- тикшерүче.

  Монда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле.

Укытучы

Укучы

Ата-ана

киңәшче, юнәлеш бирүче, төзәтмәләр кертүче, рухландыручы,

илһам өстәүче.

эзләнүче, идеяне тормышка ашыручы, мәгълүмат җыючы, фикерләүче,

күзәтүләр нигезендә модель төзүче, барлыкка килгән нәтиҗәләрне анализлаучы, тәҗрибәләр үткәрүче, интернет материалларын кулланучы, проектны яклаучы.

укучыга кирәкле мәгълүматны табарга ярдәм итүче, идеяләрне тулыландыручы, иҗади бала белән бергә кызыксынучы, бала белән көндәлек аралашучы ролен үтәүче.

     Проект эшенә ата-аналарны да җәлеп итү бик отышлы, ата-ана бала тормышында актив катнаша башлый.

    Проект эше гадәттә аерым төгәлләнгән дәрес темасы буенча башкарыла. Төрле бәйрәмнәр буенча эшләнә. Ул, эчтәлегенә карап, кыска вакытка исәпләнгән булырга да, ел дәвамында да һәм берничә ел дәвамында башкарылырга мөмкин.

               Балалар эшенең күрсәткече

1-4 классларда рәсем, инша, табышмак, шигырь, сүзлек  һәм башкалар булырга мөмкин.

               Проект эшенең нәтиҗәсе

1-2 классларда мәгълүмат тупланган китап яисә альбом,

3-4 классларда проект эше презентация, сценарий, фильм, каталог һ.б ярдәмендә башкарылырга мөмкин. Иҗади проект булганда спектакль, концерт отышлырак тоела.

                Укучыларга проект эшчәнлегенә йомгак ясаганда:

1.Проект эшендә нәрсә кызыклы булды?

2.Аеруча нәрсә ошады?

3.Нинди яңалыклар белдең?

4.Бу теманы өйрәнүне дәвам итәр идеңме?

5.Киләчәктә нинди проект эшен дәвам итәр идең? -кебек сораулар бирергә була.

      Балаларны беренче китапларын кулга алу белән үк проект эшчәнлеге белән таныштыра башларга була. Темаларны йомгаклау дәресләрендә балаларга бик катлаулы булмаган, ләкин кызыклы, иҗади биремнәр бирелә. Мәсәлән: ”Бармакларың белән хәрефләр төзе”,”Тере хәрефләр театры яса”,”Табигый материаллардан хәрефләр төзе”.Бу биремнәрне үтәү балаларның көченнән килә һәм ул аларга кызыклы. Соңыннан күргәзмә оештырабыз. Бу - алар өчен бик почётлы эш.

    1 нче класстан ук тикшеренү-проект эшенә әзерли башлау бик мөһим. Анализларга, синтезларга, классификацияләргә, чагыштырырга, гомумиләштерергә кушучы биремнәр проект эшчәнлегенең беренче адымнары дип саныйм. Бу биремнәрне барлык фәннәрдә дә кулланырга була. Мин быел беренче сыйныфларны укыттым. Шуның белән мисалларны беренчеләр өчен күбрәк китерәм.

    Мәсәлән, “Әйләнә-тирә” дәресләрендә  Җәнлекләр- табигатьнең бер өлеше” дигән,” Кошларга кышын ничек ярдәм итәргә”, “Гөмбәләр”  һ.б. темалар күп. Бу дәресләр өчен мини-проектлар ясавы да бик авыр түгел.1 нче сыйныфта технологиядән “Шырпы тартмаларыннан йорт хайваннары модельләре төзү” темасы бар. Йорт хайваннары темасына проект эшләргә була. Математика фәненнән “Мәсьәләлә һәм табышмаклар” темасы бар, “Авыррак, җиңелрәк”, “Кыйбатрак, арзанрак” темалары буенча мини-проектлар эшләргә була. Рус теле һәм татар теленннән авазлар классификациясе буенча төрле иҗади биремнәр эшләргә була.Мәсәлән: “Тартыкларны тап” уены һ.б.

          Быелгы уку елының беренче  яртыеллыгында без 1 Г сыйныф укучылары  белән “Минем гаиләм”  дигән иҗади проект  эшләдек.

     Проектны гыйнвар аенда башлап  җибәрдек. Башта бергәләшеп максатны билгеләдек, эшне планлаштырдык. 1 нче сыйныфлар эшне әти- әниләре турында рәсем ясаудан башладылар. Әниләр турында әңгәмәләр уздырдык. Шуннан соң әти-әниләр турында җырлар, шигырьләр эзли башладылар, беренчеләргә билгеле туганнары һәм мин үзем дә булыштым. Бергәләшеп бүләкләр әзерләдек. Алардан күргәзмәләр төзедек. Бүләкләрен тотып фотога төштек.

Концерт программасын бик тырышып әзерләдек. Анда театральләштерелгән тамашалар да булды, җырлар, биюләр, шигырьләрне  әти- әниләр бик ошаттылар. Концерт барганда экранда бергәләшеп ясаган презентация күрсәтелде.

 Ноябрь-гыйнвар айларында “Әйләнә-тирә” фәне буенча без беренче сыйныфлар белән  “Кышлаучы  кошлар “ дип исемләнгән проект эшенә алындык.

  Башлангыч сыйныфта проект эшчәнлеге укытучы һәм укучыдан зур түземлек, сабырлык, күп вакыт сарыф итүне сорый. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк. Гомүмән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә, кызыксынучанлыгын арттыруда нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора дип уйлыйм мин.

3.2 Халык авыз иҗаты аша иҗади сәләт үстерү. 

  Үземнең эшемдә халык авыз иҗатын еш кулланам.   Баланың акыл-зиһенен үстерүдә, уй-фикерләрен хәрәкәткә китерүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте әйтеп бетергесез. Алар бер үк вакытта ике бурычны үти. Бер яктан, ми эшчәнлеген, уй-фикер, хыялны активлаштырса, икенчедән, алар әдәп-әхлак тәрбиясенең, яшәеш, тормыш-көнкүрешнең һәрьягын колачлаган әзер кануннар тормыш итү кагыйдәләре дә.

Укыту-тәрбия эшендэ түбәндәге алымнарны һәм методларны  кулланам:

   - Балаларның образлы фикерләвен үстерү юнәлешендә табышмаклар аерым игътибарга лаек. Бу жанр предмет һәм күренешләрнең сыйфат үзлекләрен ачыграк күрергә, образлы фикерләргә өйрәтә.  Табышмак ярдәмендә язучының  бала белән җанлы диалог кора алуындадыр, мөгаен.Укучылар бик теләп үзләре табышмак уйлыйлар, табышмакларның җавабын табалар.  Җавапны табу өчен моңа кадәр тупланган тәҗрибәгә таянырга, уйларга, эзләнергә кирәк. Бу балаларның интеллектын үстерә, зиһенлелек, сизгерлек, фараз кылу кебек күнекмәләр булдыра, кеше аңына уңай тәэсир итә.  

- Мәкаль, тизәйткеч, әйтемнәрне яттан өйрәнү.

   Балалар өчен беренче әдәби әсәрләр үрнәген язган халык баланың сөйләм телен үстерү   максатыннан төрле жанрлар уйлап тапкан. Шуларның берсе – тизәйткечләр. Бу жанр сөйләүченең телен “бутый”, гадәти сөйләмне үзгәртә. Шуңа күрә баланың тизәйткечтә фикернең мәгънәсен сакларга омтылуы, гадәти булмаган әйтелешне тудырудагы авырлыкны җиңәргә ярдәм итә. Телне шомарта, нәтиҗәдә туган телне дөрес үзләштерү мөмкинлеге туа.

   Халкыбызда мәкальләр һәм әйтемнәр дә акыл-зиһен үстерү, гыйлем өстәү, әйләнә-тирәне танып белү, аеруча әдәп, акыл тәрбиясе чарасы буларак иҗат ителгән. Мәсәлән, “Мәкаль әйтәм, дәвам ит” иҗади эш алымында балаларга мәкальнең яртысы язылган карточкалар таратам. Укучы мәкальне искә төшерергә, аны белмәгән очракта, үзе уйлап чыгарып тәмамларга һәм, мәкальнең нигезендә яткан мәгънәне ачыклап, мисаллар белән дәлилләргә тиеш.

 - Әкиятләр уку. 

   Бала тормышында әкиятнең роле зур. Әкият аша ул дөньяны таный, мөстәкыйль тормышка тәҗрибә туплый. Бала әкият эчтәлеге аша геройларның уй-кичерешләрен аңлый. Алар белән бергә кайгыра, бергә шатлана.

  Әкият белән танышуны түбәндәге юнәлешләрдә алып барам:

- коллектив яки индивидуаль эш;

- әдәби әсәр белән танышу дәресләре;

- традициягә кергән бәйрәмнәр.

   Сөйләм телен, образлы күзаллау, фантазияне үстерү максатыннан таныш булган әкиятләргә “яңа исемнәр” уйлау методын куланам. Мәсәлән, “Рукавичка” әкиятенә яңа исемнәр уйлап табылды: “Дружный домик для зверей”, “Как дед рукавичку потерял”.

   Әкиятне укыганнан соң фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлгән иҗади биремнәр тәкъдим итәм:

1.Мәсәлән, “Чуар тавык” әкиятенә: “Әкиятнең дәвамын уйлыйбыз – Чуар тавык тылсымлы алтын йомырка салды...”

2.“Өч аю” әкиятенә: “Әкиятне киресенчә уйлыйбыз - өч аю урманда адаштылар да кызның өенә килеп керделәр. Өйдә беркемдә юк икән. Аюлар үзләрен ничек тотарлар?

   Укылган әсәрләр нигезендә сценарий язып, аларны сәхнәләштерәбез, сыйныфтан тыш чараларда уйнап күрсәтәбез. Балалар “Маша – растеряша”, “Репка”, “Теремок”, “Колобок”, “Бүләк кемгә?”, “Өч кыз” әкиятләренә битлекләр, киемнәр әзерләделәр.

       Фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлгән алдагы метод – проблемалы сорау кую. “Ни өчен?”, “Нилектән” һ.б. Укучылар зур кызыксыну белән стандарт булмаган чишү юлларын эзләделәр.

    Укучылар  “Минем яраткан героем”, “Йомры икмәк  кемнәр белән очрашты?” темаларына рәсемнәр төшерделәр.  Күмәк эш – соңыннан китапка әверелде.

    Алда әйтеп кителгән күмәк иҗади эшләр балаларда бер-берсе турында кайгыртучанлык тәрбияли, әйләнә-тирәдәге кешеләргә уңай мөнәсәбәт булдыра, коллективта яши белү күнекмәләре бирә.  Кешеләргә үзенең файдалы һәм кирәкле, шатлык китерә алучы шәхес булуын тану, укучыларны яңа иҗади уңышларга әйди, дәртләндереп тора.  

- Уеннар  куллану.

   Уеннар да  - халык иҗаты җимеше ул. Аларны да халык уйлап чыгарган.

     Балаларның бай рухлы, сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытларда күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру чарасы булса, бала өчен уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул.

     Функциясе, уйналу рәвеше ягыннан уеннар гаять күп төрле. Аларны спорт (йөгерү, сикерү һ.б.) һәм сәнгать (җыр, бию, диалог һ.б.) төрләренең органик кушылмасы дияргә була. Уеннарда синкретиклык көчле. Шунлыктан аларны төрләргә бүлү җиңел эш түгел. Балалар иҗатын өйрәнүчеләр арасында да бу мәсьәләдә ныклы бер фикергә килү күренми.

     Уеннарны дүрт төркемгә: тамашалы (драма), җырлы-биюле, зиһен сынаш, спорт (хәрәкәтле) уеннарына бүлеп карала.  

     Җырлы-биюле уеннар нәниләр репертуарында сан ягыннан күп булмаса да, балалар (бигрәк тә кызлар) аларны яратып уйныйлар. Бу төр уеннарда музыка, җыр, такмак хәлиткеч роль уйный. Көй уен хәрәкәтләре белән тәңгәлләшә, җыр һәм такмакларның эчтәлеге хәрәкәтләр белән тасвирлана.

     Балаларның җырлы-биюле уеннарын анализлау шуны күрсәтә: алар күп гасырлар буенча йола бәйрәмнәре (Сабантуй, Җыен, аулак өй) вакытында зурлар тарафыннан уйналып килгән һәм соңга таба нәниләр репертуарына күчкән.

     Балалар уеннарының киң таралган бер төркеме – тамашалы (драма) уеннар. Театрлаштыру яисә шуңа омтылу нәниләрнең бөтен уеннарына да хас. Ул нәниләр психологиясенең үзенчәлегеннән килә. Нәниләр әйләнә-тирәлектән күп тәэссир алсалар да, аны сүз белән тулаем әйтеп, тасвирлап бирә алмыйлар һәм үзләре күргән нәрсәләрне театрлаштырырга, уйнап бирергә тырышалар.

     Балалар фольклорын өйрәнүчеләр арасында драматик уеннарның күп булуы турында фикерләр булса да, бер типологик төркемгә аерып тикшерү гамәлгә кермәгән. Аларны символик, формаль яки җырлы-биюле уеннар белән бергә тикшерү традициясе яшәп килә. Чынлыкта исә драматик уеннар- башкалардан анык аерылып торучы уен төркеме. Әйтик, җырлы-биюле уеннарда сюжетны оештыручы булып җыр, такмак, бию хәрәкәтләре хезмәт итә. Кайвакыт ул уеннарның ахырын билгеләве дә кыен, алар, катнашучыларның теләгенә карап, озайтылырга яки кыскартылырга мөмкин. Ә драматик уеннарда персонажларның уен хәрәкәтләре, шигъри яки чәчмә формадагы диалог, монологлары аша нинди дә булса вакыйга тасвирлана. Композицион яктан уенның башы, төенләнеш һәм чишелеше ачык гәүдәләнә. Кыскасы, мондый уеннарның сюжет һәм композицион төзелеше бер нәрсәгә - драматик нигезгә кайтып кала. Шуның өчен  мондый уеннар драматик уенар төркеменә  кертелә. Уеннарда нинди поэтик иҗат формалары кулланылуга карап, драматик уеннарны, үз чиратында, түбәндәге төркемчәләргә бүлеп була: тотрыклы сөйләм уеннары, тотрыксыз сөйләм уеннары, тамашалы уеннар, импровизацияле уеннар.

     Кагыйдә буларак, драматик уеннарның барлык төркемнәрендә дә сүз компонентлары (такмак әйтеш, такмаза яки ирекле диалог) катнаша. Беренче төр уеннарда сүз компоненты билгеле бер традицион формада булып, уен барышында тотрыклылыгын югалтмыйча, үзгәртмичә әйтелә.

     Тотрыксыз сөйләм уеннарында диалог, монолог һәм һәртөрле сөйләшләр мәгълүм бер тәртиптә алып барылса да, ул тотрыклы поэтик калыпка салынмаган була. Нәниләр традицион сюжетны ирекле сүзләр белән уйныйлар.

     Драматик уеннарның бер төркеме үзенең формасы, эчтәлеге, уйнау рәвеше белән театр тамашаларын хәтерләтә. Аларда, башка төр уеннардан аермалы буларак, “конфликт”, персонажлар арасындагы “коллизияләр”дә ачыграк гәүдәләнә. Аз кеше катнашан “драма”ларда хәтта тамашачылар булуы мөмкин. Шуңа күрә аларны “тамашалы уеннар” дип йөртү гамәлгә кергән.

     Хәрәкәтле уеннарга килгәндә, алар тәрбияче-галимнәр тарафынан яхшы өйрәнелгән һәм яшь буынны физик яктан тәрбияләүдә төп урынны били.  

    Балалар уеннары арасында аеруча гакыл-зиһен эшчәнлеге таләп ителә торганнары  бар. Бу уеннарны “зиһен сынаш уеннары” дип атарга мөмкин. Алар, беренче чиратта, балаларның мантыйкый (логик) фикерләвен арттыручы әһәмиятле чаралар, халык педагогикасының гүзәл үрнәкләре.

  Бу төр уеннарны еш кулланам:  

  “Сорау бирү” уены, сюжетлы картиналарга карап балалар сорау бирәләр, аннары картина буенча хикәя төзиләр;

  “Билгесез әйбергә ачкыч”, укытучы кулына качырылган әйберне белү өчен балалар укытучыга төрле сораулар бирәләр;

    “Охшаш аермалы яклар”, ике әйбернең охшаш һәм аерым якларын әйтәләр;

   “Предметны куллану юллары”, укытучы нинди дә булса предмет әйтә һәм укучылар аның кайда, ничек кулланырга мөмкин булуы турында сөйлиләр;

    “Җөмләләр төзү”, бер-берсенә бәйле сүзләрдән укучылар җөмләләр төзиләр;

   “Нинди предмет уйланган”, укытучы нинди дә булса бер предмет уйлый һәм укучылар төрле сораулар биреп, бу предметны табарга тиешләр, укытучы укучылар соравына бары тик  “әйе” яки “юк” дигән җавап кына биреп бара;

    “Кызыксынучан сатучы” уены; укытучы өстәлгә уенчыклар төзә, укучы уенчык сайлый, бу уенчыкка кагылышлы сораулар бирә, ә сатучы аңа җавап бирә, ә сатучы итеп укучыны сайлау шарт.

     Бала тормышын уеннарсыз күз алдына да китереп булмый. Уен вакытында баланың хиссияте ныгый, акылы үсә, ул физик яктан чыныга. Уен балага тиешле белем һәм күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итә. Балаларның танып белү мөмкинлекләрен киңәйтү, иҗади һәм логик фикерләүләрен үстерү, аларның күпкырлы шәхес булып үсүенә ирешү максатыннан һәр шөгыль дидактик уеннарга бай булырга тиеш.

    Әлеге уеннарны сайлый белү зур әһәмияткә ия. Интеллектуаль уеннарны тәрбияче балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, аларның уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, хисси халәтен истә тотып сайлый. Уен барышында туган шатлыклы кичерешләр аны көчле тәрбия чарасына әйләндерә. Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, түземлелек, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли, алар җаваплылык хисе тоярга да өйрәнә. Уртак шатлык, күмәк уен балаларны шәхес буларак үстерә, камилләштерә.

 

3.4 Декоратив-кулланма  сәнгате түгәрәге.

   Кече яшьтәге мәктәп балаларының иҗади  сәләтен үстерүнең бер төре булып декоратив-кулланма сәнгате түгәрәге тора. Бу сәнгать төре көнкүреш, һәрбер кешенең яшәеше белән тыгыз бәйләнештә. Шул сәбәпле кече яшьтәге мәктәп балаларына тәрбия бирүдә роле зур.

   Түгәрәк – укучыларның фикерләү сәләтен генә үстереп калмый, бертөрле кызысынучан укучыларны бергә җыя.

   Декоратив-кулланма сәнгате түгәрәге сыйныфтан тыш чараларының киң таралган төре буларак түбәндәге  үзенчәлекләргә ия:

  Беренчедән,  бу түгәрәк - җитди рәвештә сәнгать белән кызыксынган укучылар өчен.

  Икенчедән, ул үзенең эчтәлеге белән дәресләрдән аерылып тора. Түгәрәкне укытучы укучыларның сәләтен, мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзи.

   Декоратив-кулланма сәнгатенең бер төре булып – оригами тора. Кәгазьдән төрле фигуралар ясау – укучыларда иҗади сәләтне ачарга ярдәм итә.

Декоратив-кулланма сәнгате түгәрәге Конышева Н.М., Соломенникова О.А. программаларына нигезләнеп төзелде.

  Түгәрәкнең бурычлары:

- укучыларның декоратив-кулланма сәнгате турында күзаллауларын киңәйтү;

- декоратив-кулланма сәнгате чаралары аша әйләнә-тирәгә эстетик караш формалаштыру;

- халык һөнәрчеләренең эш алымнары белән таныштыру;

- декоратив элемент ясау күнекмәләрен ныгыту;

-иҗади сәләтләрен, эстетик зәвыгын үстерү;

-укучыларны оригами сәнгатенең төп геометрик төшенчәләре белән таныштыру;

- кәгазь белән эшләү алымнары белән таныштыру;

- әйләнә-тирә, технология дәресләрендә алган белемнәрне  оригами сәнгатен өйрәнүдә куллану.

IV. Нәтиҗә.

  Һәр бала – шәхес, алай гына да түгел, иҗади шәхес. Мөгалимнәргә һәм тәрбиячеләргә баланың ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Аннары шуның нигезендә  билгеле бер эш формалары һәм алымнары булдырырга һәм аларны көндәлек эштә кулланырга кирәк. Укытучы белән укучыларның бер-берсе белән ирекле аралашуы, ярдәмләшүе, күмәк иҗади эшләрне планлаштыруы, сыйныфтан тыш тәрбия чараларына әзерләнүе һәм аларны үткәрүе сәләтне үстерергә зур ярдәм итә.  

    Сыйныфтан тыш эшчәнлек түбәндәге төп бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән:

- сәләтле балаларны тәрбияләү системасын булдыру;

- һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү.

 Һәр баланың  нинди дә булса сәләте бар,  укытучыга шул өлкәне табарга һәм балага талантын күрсәтү өчен шартлар тудырырга кирәк.

 Укучының күбесе гимназиядә нәрсә белән шөгыльләнүгә битараф түгел. Шуңа күрә һәр баланың төп кызыксынуын истә тотып, белем алу өчен шартлар тудырыла, иптәшләре белән тыныч мөгаләмә һәм үзара дуслык урнаштырыла.

  Беренче чиратта, һәр укучы үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, эш-гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучылар тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша.

   Укучыларның сәләтен үстерү өчен системалы эш оештырам. Сентябрь аенда балаларның кызыксынуларын һәм сәләтен ачыклау, нинди түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнергә теләүләре белән танышу максатыннан, ата-аналарга анкета тараттым.  Анкета нәтиҗәләрен җентекләп өйрәндем.

 Эшчәнлекне эстетик юнәлештә алып барам. Мәктәпкә килгәнче үк төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән талантлы балаларга аерым игътибар бирелә. Уку процессында һәм сыйныфтан тыш чараларда катнашкан укучылар арасыннан яңа талантлар ачыкланды.

  Анкета, интеллектуаль тест нәтиҗәсе буенча, укучыларның белем һәм күнекмәләрен, табигый сәләтләрен истә тотып, төркемнәр оештырдым.

  Эстетик цикл үз эченә түбәндәге юнәлешләрне ала:

- сәнгатьле уку һәм нәфис сүз:атнага бер тапкыр түгәрәк дәресләре үткәрү, сәнгатьле сөйләм конкурслары (план буенча), сыйныфтан тыш һәм гимназия күләмендә үткәрелгән чараларда (Багышлау бәйрәме, Әлифба бәйрәме) укучыларны катнаштыру, бүләкләү; район күләмендәге конкурсларга әзерләнү;

- сәхнәләштерү, театр сәнгате нигезләре, театр түгәрәге, сәхнәләштерелгән әкиятләргә конкурс;

 Укучылар зур кызыксыну белән  “Салават күпере” театр түгәрәгенә йөриләр.

Быел алар “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерделәр.

- җырлау, вокал буенча башлангыч белемнәр, хор, вокал  ансамбльләр, музыка һәм җыр конкурслары;

- бию, хореографиядән башлангыч күнекмәләр: хореография дәресләрен үткәрү, бию түгәрәге. Укучылар “Энҗе бөртеге” бию түгәрәгенә йөриләр.

- декоратив-кулланма сәнгать, рәсем ясау, укыту эшчәнлегенә технологиядән яңа программалар кертү, укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә оештыру, конкурсларда катнашу.

  Иҗади хыял (күзаллаулар) – шәхесне үстерүнең нигезе. Хыялны үстерүгә юнәлдерелгән сыйныфтан тыш чараларның берсе – декоратив- кулланма сәнгать түгәрәгенең эшчәнлеге .

   Уку елы ахырында балаларның белем дәрәҗәләре тикшерелде.

 

Югары дәрәҗә  – 3 балл, (9-12 балл)

Уртача дәрәҗә  – 2 балл, (7-8 балл)

Уртачадан түбән дәрәҗә  – 1 балл, (5-6 балл)

Нәтиҗә:

- югары дәрәҗәдә балл җыючы укучыларның саны – 12 (44%)

  Декоратив-кулланма сәнгатенең барлык төрләрен дөрес атый, халык һөнәрчелегенең характерлы үзенчәлекләрен  (форма, төс, бизәк) белә.

- уртача дәрәҗәдә балл җыючы укучылар саны – 12 (44%)

  Декоратив-кулланма сәнгатенең барлык төрләрен әйтә алмый, өлешчә халык һөнәрчелегенең характерлы үзенчәлекләрен әйтә ала.

- уртачадан түбән дәрәҗәдә балл җыючы укучылар саны – 3 (11%)

 Декоратив-кулланма сәнгатенең күп төрләрен әйтә алмый.

V. Йомгаклау.

  Иҗади фикерли белү исә - теләсә нинди җәмгыятьтә иң кыйммәт бәяләнүче сыйфат. Иҗади сәләтлеләр үсеше - милләт, ил мактанычы .

“Иҗадилык – үз шәхесеңне, фикерләвеңне, аң һәм интеллектыңны даими камилләштерү. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. Шул рәвешчә, иҗадилык кеше тормышын алга илтүче төп көчкә әверелә”, - ди “Иҗат психологиясе” дигән китабында Әхмәт Зәки улы Рәхимов. Балада мондый үсешне аны шәхес итеп караганда гына күреп була. Яңача укыту технологиясенең нигезендә нәкъ шул – укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Укытучы укучыны үзе белән тигез шәхес итеп карарга тиеш. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.

Кече яшьтәге мәктәп балаларының иҗади үсешенә сыйныфтан тыш тәрбия эшенең йогынтысы зур. Шулай ук иҗатка кызыксыну, күзаллау, эшкә омтылыш ачыла.

       Сәләтсез бала булмый, һәр бала күпмедер дәрәҗәдә табигый сәләткә, талантка ия, ә аны үстерү, ныгыту бик кечкенәдән башланырга тиеш.

Бала йөрәгенә дөрес юл әкият, маҗаралар, уеннар, аларның кабатланмас мавыктыргыч иҗаты аша салына. Укытучы, укучылар белән дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырганда гына, аларның иҗади сәләтен үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эшли ала. Шуңа күрә баланың яшь һәм психологик

үзенчәлекләрен искә алу, укыту-тәрбия процессында яңадан-яңа алымнар куллану, эшкә иҗади якын килү сорала.

      Алда әйтелгәннәргә йомгак ясап, шуны әйтәсе килә: сыйныфтан тыш чараларда проект эше, халык аваз иҗаты аша тәрбияви алымнар, түгәрәк эшчәнлеге куллану укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә зур роль уйный.

VI.  Кулланылган әдәбият.

1.Бианки В. “ Лесная газета” .М. ,1986.

2. Даутова Д.”Проектная деятельность в начальных классах».”Мәгариф” №6,2013

3. Җәләлиев Ш.Ш. “Татар халык педагогикасы”, “Мәгариф” , 1997.

4.Дмитриев Ю., Пожарская Н.,Владимиров А ., Порудоминский В. Книга  Природы .М., 1990.

5.Ибраһимова Ф. “ Табигать бизәкләре”  “Мәгариф” , 2002.

6.Михеев А. “Кошлар биологиясе” , М. , 1991.

7. Нәгыймов М.”Информатика дәресләрендә проектлар методы” ”Мәгариф” №8,2013

8. Низамов А.М. “Милли мәктәп тәрбия нигезләре” “Мәгариф”, 2005

9. Соломенникова О.А. “Радость творчества”, М., 2005

10.Тәхау К. “ Табигать мизгелләре” , Тат. кит. нәшр., 1982.

11. Программа Конышевой Н.М. “Художественный труд”.

12. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә”, “Мәгариф”, 2001.

13. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. “Педагогика”, “Мәгариф”, 2004.

14. Шәрәфиева С. “Татар теле дәресләрендә проект эшләре”, ”Мәгариф” №3,2011

15.”Юный  натуралист “ , “ В мире животных”, “ Муравейник” журналлары

Кушымта

Проектны эшләү вакыты : ноябрь – гыйнвар айлары.

           Проектның  кыскача эчтәлеге:

Без әйләнә – тирә дөнья фәненнән кошлар турында өйрәндек. Шушы теманы өйрәнгән вакытта күчмә һәм утрак кошларның тормышы балаларда аеруча зур кызыксыну уятты.

     Суыклар башлану белән бездән бик күп кошлар меңнәр чакрым ераклыкка китәләр. Бездә кыш булганда, анда гөрләп чәчәкләр үсә , төрле бөҗәкләр очып йөри.  Мәсәлән: шәүлегән Кытайга, тургайлар Африка далаларына , Египетка; зур Нил елгасы ярларында бездәге кыр үрдәкләре һәм торналар туена, аккошлар Япониягә очалар. Сыерчык  Франция, Италия , Англия илләрендә сәяхәт итә. Шулай да күп кенә кошларыбыз туган ягыбызда кышларга кала.

   Бәлки кошлар суык булганга гына җылы якка китәдер? Алай дисәң, алар үзләренең тән җылысы ярдәмендә каты салкыннарны да үткәрә ала бит. Күп кошларның күчеп китүе, алар өчен җитәрлек күләмдә азык  булмавына бәйле микән? Уйлап карасаң, чыпчык белән карлыгач бер күләмдәге кошлар. Чыпчык кышларга кала, ә карлыгач китә. Ни өчен шулай икән?

  Балаларга мин шундый типтагы сораулар бирдем һәм мондый эчтәлектәге хат алып килдем:

“  SOS !   SOS !  SOS !

Коткарыгыз! Ярдәм итегез ! Безгә ярдәм кирәк !

Без – сезнең  шәһәр тирәсендә яшәүче кошлар, кышкы суыклар, бураннар башлану белән күпләп ачтан үләбез. Чөнки ачлык, суыкка караганда безгә куркыныч. Без, сезнең  дусларыгыз буларак, чын күңелдән ышанабыз, бу хатны игътибарсыз калдырмассыз. “

    Бу хат балаларны уйланырга мәҗбүр итте. Аларда кошларга ярдәм итәргә, тәҗрибә- күзәтү үткәрергә кирәк дигән уй барлыкка килде.

       Проектның максаты:

Кошларның кышкы тормыш итү тәртибен күзәтү, өйрәнү, аларга ярдәм итү.

Өстәмә материаллар өйрәнеп,  кышлаучы кошларны тану, белү. Безнең тирәдә кышлаучы кошлар тормышын күзәтү.

Нәтиҗә ясау һәм аны гомумиләштерү.

                         Гипотеза :

1.Әгәр кышын кошларның яшәү шартларын үзгәртсәң, бөтен күчмә кошлар да җылы якка китмәсләр иде.

2. Бездә кышлаучы кошлар – алар төрле шартларда да яшәргә яраклаша алучы кошлар.

 Безнең эшебез өч өлештән  торды.

                                                      Беренче өлеш.

Теоретик  эш.

Бурыч :

1.Нинди кошлар кышларга бездә кала?

2.Алар нәрсә белән туклана ?

3.Кышларга калган кошлар кышкы шартларга ничек яраклашалар ?

 Без орнитология турында төрле китаплар укыдык, интернеттан материаллар эзләдек, әти-әни, туганнардан сораштылар. Һәрберсе үзләре теләп 1 кошны сайлап алды. Шуның турында материаллар җыйдылар, күзәттеләр. Кайберләре материалны өйдәгеләре белән компьютерда әзерләп килде, кайберләре дәфтәр битенә рәсемнәрен ясап алып. Беренче өлештән соң мондый нәтиҗә ясадык:

    Безнең якларда барлык кошлар да кышламый. Кырыс табигать шартларына яраклашып яшәүгә җайлашкан, кешеләр янында үзләренә азык таба алганнары гына  кышын безнең якларда кала.

                                                      Икенче өлеш.

Практик эш.

Бурыч :

1.Төрле  җиргә  җимлекләр куярга.

2.Аларны  күзәтергә, төрле ашамлыклар салып торырга.

3.Кошларны фотога  төшерегә.

4.Көн буе ничә кош “кунакта “ булуын якынча санарга.

5.Көндәлек һава торышын билгеләп барырга.

  Балалар өйләрендә ике урынга җимлек куйдылар: берсен өйләре  янындагы агачка, икенчесен  бакча артындагы агачлыкка. Шулай ук мәктәп ишек алдындагы агачларга да җимлекләр куйдык. .Иртән җимлеккә азыкны  үзләре, көндез өйдәгеләре  салып торды. Ә мәктәптәге җимлекләргә икенче озын тәнәфестә бергәләшеп чыгып салдык: кайбер көнне 2 кеше, кайбер көнне 3әр кеше.  Ашарларына май , ит кисәге салдык. Бусы – песнәкләргә.Алар өчен пешкән яки чи ит тә ярый , ләкин тозсыз гына булсын. Ипине әз генә киптереп, вак кисәкләргә бүлгәләп алдан әзерләп куйды Нинди кошлар , кайсы көнне күбрәк килүен өйдәгеләре белән бергә санадылар.Өй янындагы  җимлекне күбрәк күзәтергә туры килгән , чөнки икенчесе ераграк   һәм кошлар кеше килүне бик тиз сизеп алалар , очып та китәләр.

 Безнең кунакханәдә кайсы кошлар булды соң? Иң күп кунак булучылар зур песнәкләр, аннан соң чыпчыклар, саесканнар, күгәрченнәр, суык көннәрдә урманнан кызылтүшләр күренде.  Шәһәр тирәсендә кышларга калган кошлар өчен тамаклары тук булса, кышкы салкыннар куркыныч түгел. Безнең дусларга кышын бик авырга туры килә – бигрәк тә кечкенәләренә, суыкка караганда ачлык куркынычрак. Азык булганда алар бик кырыс салкыннарны да җиңеп чыга.                                                

Нәтиҗә :  

Күзәткәннән соң,  түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарырга  мөмкин:

1.Шәһәр тирәсендә кешеләр белән янәшә чыпчыклар, күгәрченнәр, песнәкләр, саесканнар, чәүкәләр кышлый. Урманнан бик ачыкканда һәм салкын көннәрдә генә кызылтүшләр килә.

2.Безнең якларда бөтен кошлар да кышламый. Кырыс шартларга яраклаша алганнары гына кала. Алар җимлекләргә бик теләп киләләр.

3.Салкын көннәрдә җимлек , өй тирәсендә, печән кибәннәрендә кошлар күбрәк күренә. Җылы көннәрдә алар җимлеккә бик сирәк киләләр.

4.Үзләренә тиешле азыкны таба алганда кошлар суыкларны җиңел кичерәләр.

5.Бәлки , кошларга  һәрдаим тиешле азыкны ашатып торсаң , алар җылы якка  китмәсләр дә иде.

                                Күзәтүләребез  гипотезаны раслыйлар.

 Без һәр елны  җимлекләр куярбыз, канатлы дусларыбызны кышын ачлыктан сакларбыз дигән нәтиҗәгә килдек.

                           Өченче өлеш   (проект эшен күрсәтү)

Шушы эшләрдән соң безнең түбәндәге материалыбыз килеп чыкты.                                  

                            Безнең якта  түбәндәге кошлар  кышлый :

Чәүкә  (галка) , ала карга  (ворона),  саескан  (сорока),  песнәк (синица),      күгәрчен  ( голубь),тукран  (дятел ).

                                         

 

                                       

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Укучыларның фикерләү сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү"

Башлангыч сыйныфлар өчен "Укучыларның  фикерләү сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү" дигән темага доклад...

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү

 Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге  ята. Башлангыч мә...

Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш эшләү өчен “Урланган балачак” темасына проект эше.

Проект эше мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.Эшнең нигезе- тикшеренү эше.Башлангыч сыйныф укучылары өчен  шактый күп көч таләп итә торган хезмәт.Проектның максаты:...

Дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чаралар

Дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чаралар сезнең өчен файдалы булыр диеп уйлыйм....

Мәйдан темасына проект.

Мәйдан темасын тормышта һәр өлкәдә куллана белү.Бу проект практик юнәлештә математикага карашларын киңәйтте....

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

Бу максаттан чыгып бурычлар билгеләдек:1.                     Рус балаларында татар  халкының т...

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

„Социаль-мәдәни компетенция” төшенчәсен ачыклау; „Мәдәни компетенцияне үстерү өчен коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнарын: репортаж алу, диалог,  сорау-җавап, рольле уен , ...