"Укучыларның фикерләү сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү"
план-конспект урока (2 класс) по теме

Набиева Гульназ Мунировна

Башлангыч сыйныфлар өчен "Укучыларның  фикерләү сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү" дигән темага доклад

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukuchylarnyn_fikerlu_sltlren_hm_aktivlyklaryn_usteru.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы   Әлмәт  районы Муниципаль бюджет

                      белем  бирү учреждениясе

     Кама-Исмәгыйль башлангыч  белем бирү   мәктәбе    

                                    Доклад:

 

 “Укучыларның фикерләү  сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү”

                                                                         

                     

                                                                            Нәбиева Гөлназ Мөнир кызы.

                                                                                                 

                                                                                              I квалификацион категория

                                                    2012 ел

   Мин уку елы дәверендә “Укучыларның фикерләү  сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү» дигән тема өстендә эшлим.

Укыту эшчәнлегенең дидактик максаты -укучыларга белем һәм тәрбия бирү, аларның фикерләү сәләтен үстерү. Бу педагогикадагы мәңгелек проблема.

 Дәресләрдә балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген , иҗади күзаллавын, логик фикер йөртүен үстерү өчен шартлар булдырырга кирәк. Шулай эшләгәндә , укучы теләсә нинди очракта да , әйтик читенрәк мәсьәләләрне чишкәндә дә югалып калмый. Билгеле, барлык балалар да бертөрле нәтиҗәгә ирешә алмый. Шуның өчен  дә бу төр күнегүләрнең  катлаулана баруы , күләме буенча да төрле булуы шарт. Дәрес җитди дә , кыен да , шатлыклы да булырга тиеш дип уйлыйм. Моңа ирешү өчен  дәресләрне халык педагогикасына нигезләнеп, мәкальләр белән башлыйм, халык уйлап чыгарган табышмак белән баетам.

 Математика дәресләрендә  укучыларга  беренче минутларда ук телдән исәпләү өчен күнегүләр һәм сораулар тәкъдим ителә. Телдән күнегүләр эшләүне уен формасында оештыру аеруча нәтиҗәле була. Дәрестә укучыларга белем алу кызыклы булсын өчен лото, домино,кроссворд, ребус, логик квадратлар һ.б. кулланыла. Балалар фикер йөртергә, исбатларга, мәсьәләләрне төрле ысуллар белән чишәргә өйрәнә. Дәрестә төрле дәрәҗәдәге биремнәр тәкъим ителә. Төрле характердагы биремнәр, уен-ярышлар, терәк таблицалар, схемалар, компьютер куллану укучыларның материалны үзләштерү ,истә калдыру сәләтен арттыра.  Мөстәкыйль эшне һәр бала сәләтенчә үти.

 Укылган шигырь, хикәя, әкият эчтәлегенә нигезләнеп иллюстрацияләр ясыйбыз. Бу эшләрне уку дәресләрендә еш кулланам.Уйланырга мәҗбүр итә торган төрле сораулар бирәм, кроссвордлар, ребуслар чишәбез, тизәйткечләр кулланам.

 Татар теле , әйләнә- тирә дөнья белән танышу дәресләреннән белемнәрен тикшерү өчен тестлар файдаланам. Үткәрелгән тестларның нәтиҗәләрен дә билгели барабыз. Өч җавапның өчесе дә дөрес кебек кебек тоелган җавапларның бары тик дөресен генә сайлау өчен укучыга уйланырга, фикерләү сәләтен үстерергә кирәк. Шулай ук төрле анкеталар да тутырабыз. Мондый эшләрне укучылар зур кызыксыну белән теләп башкаралар. Һәр этапта балаларның фикерләү сәләте үсешен  ачыклау, хаталарны төзәтү өчен текстлар системасы кулланыла. Дәресләр балаларның танып- белү сәләтен үстерә һәм мавыктыргыч итеп оештырыла. Фикер йөртүнең аерым компонентларын( хәтер, игътибар, фараз итү һ.б.) һәм алар арасындагы бәйләнешләрне үстерүгә юнәлтелгән биремнәр системасы; сүзле уеннар( анаграмма, шарада, күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне аңлату, кроссвордлар,сүзләр чылбыры, табышмаклар һ.б.)- болар барысы да укучыларның кәефен күтәрә, баланың иҗат мөмкинлеген киңәйтә, интеллектуаль уеннардан канәгатьләнү алырга өйрәтә.

"Җиде кат ишеткәнче, бер кат күрүең яхшы" ди халык. Бу мәкаль мәгънәсе бигрәк тә башлангыч сыйныф балалары психологиясенә туры килә. Чөнки башлангыч сыйныф укучыларында күрмә хәтер көчле була. Шуңа  мин  дәресләрне күргәзмә әсбаплар ярдәмендә үткәрергә тырышам.

. Иң мөһиме - белем сыйфаты, эшнең нәтиҗәлелеге. Шул очракта гына укучының фән белән кызыксынуы арта, ул дәрестә алган белемне төрле ситуцияләрдә кулланырга өйрәнә, кыскасы, иҗади фикерләүче шәхес формалаша.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар.

Әдәби укудан дидактик материаллар....

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү

 Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге  ята. Башлангыч мә...

Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар

Башлангыч сыйныф укучыларына  фикерләү сәләтен үстерү өчен материаллар....

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен үстерүдә иҗади биремле өй эшләре.

Белгәнебезчә, иҗади эшләр укучыларның эшчәнлегендә әйдәп баручы кызыксындыру чараларының берсе булып тора. Башлангыч сыйныфларда белем алуга ихтыяҗ әле формалаша гына башлый, шуңа күрә өй эшләре бала ...

Укучыларның логик фикерләүләрен үстерү

Методик берләшмәдә чыгыш ясау өчен материал...