РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ
презентация к уроку (4 класс)

„Социаль-мәдәни компетенция” төшенчәсен ачыклау;

 

„Мәдәни компетенцияне үстерү өчен коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнарын: репортаж алу, диалог,  сорау-җавап, рольле уен , әңгәмә   куллану;
„
„Татар халык бәйрәмнәре турында төшенчәләр бирү, тарихы, гореф-гадәтләре, осталыклары (чигү, читекләр тегү,  бизәнү әйберләре ясау), татар халык костюмнары, татар халык уеннары, татар халык ашлары белән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_eshe_apr_2016_gmn.pptx89.29 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

КАЗАН ( ИДЕЛ БУЕ ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТ Ы ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ П СИХОЛОГИ Я ҺӘМ МӘГАРИФ И НСТИТУТ Ы ПРОЕКТ ЭШЕ РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ Башкардылар : Укытучылар белемен камилләштерү курсларында укучылар: Галләмова Мәрьямия Наил кызы, Әлки районы Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 кв. категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы. Юлдашева Саҗидә Габдулла кызы, Әлки районы Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 кв. категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы. Проект эше яклауга тәкъдим ителә Җитәкчеләр: Галиуллина Гөлшат Рәис кызы, Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы “29” апрель 2016 ел

Слайд 2

: Проект эшенең максаты: Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучы югары әхлаклы, һәрьяклап үсеш алган, иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру . Проект эшенең бурычлары: “ Со циаль - мәдәни компетенция” төшенчәсен ачыклау ; Мәдәни компетенцияне үстерү өчен коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнарын: репортаж алу, диалог, сорау-җавап, рольле уен , әңгәмә куллану; Татар халык бәйрәмнәре турында төшенчәләр бирү, тарихы, гореф-гадәтләре, осталыклары (чигү, читекләр тегү, бизәнү әйберләре ясау), татар халык костюмнары, татар халык уеннары, татар халык ашлары белән таныштыру . Укучыларның башка милләт мәдәниятенә (бу очракта татар) мөнәсәбәтен ачыклау . Эзләнүнең предметы: коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнары Эзләнү объекты: социаль-мәдәни компетенция

Слайд 3

Социаль-мәдәни компетенция - икенче телдә сөйләшүче халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен, сөйләм этикетын исәпкә алып, аралашу оештыра алу осталыгы ул.

Слайд 4

Төрле милләтләрнең дуслыгы, гореф-гадәтләре, данлыклы шәхесләр белән танышу, татар һәм рус халкының тарихи мирасын өйрәнү, рус һәм татар язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең иҗатларын туплау, өйрәнү – телне өйрәнүдә иң мөһим факторлардан саналалар .

Слайд 5

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты аша мәдәни компетенциягә ия булу өчен , дәреслекләрдә тәкъдим ителә торган эш төрләре Татар әдәбияты үрнәкләре – әдәби текстлардан алы нган өзекләр белән таныштыру . Халык авыз иҗаты үрнәкләрен тәрҗемә итү һәм алар нигезендә тел күнегүләрен эшләү. Бу төр күнегүләр аша укучылар, бер яктан татар мәдәнияте белән таныша, яңа лексик берәмлекләрне үзләштерә, икенче яктан, тел һәм тәрҗемә итү күнегүләрен дөрес башкарырга күнегә. Санамышларны , такмакларны сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итегез”, “Татар халык мәкальләрен укыгыз һәм тәрҗемә итегез”, “Җырларны өйрәнегез ”, “Уеннарны уйнагыз” . Бу төр күнегүләр белән эш иткәндә, укучыларның грамматик күнекмәләрен активлаштыру белән беррәттән, кызыклы мәкаль-әйтемнәрне, санамыш-такмакларны истә калдыруга да игътибар ителә. Тел күнегүләре бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән биремнәр белән чиратлаштырыла. Мәсәлән, “Сүзләрне кулланып, диалог төзегез ”

Слайд 6

Халкыбызның затлы мирасы Укучылар татар теле дәрес ләрендә текстлар, яңа лексик берәмлекләр өйрәнү аша туганлык исемнәре, татар халкының милли киемнәре, милли ризыклары, традицияләре белән танышалар . Т атар халкында елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән Нәүрүз (язны каршылау), Нардуган (кышны каршы алу) бәйрәмнәре ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз, алар халык күңелендә, китап битләрендә саклана.

Слайд 7

Балалар фольклоры: Б армак уеннары, санамышлар, алдавыч ә киятләр , уеннар Бу бармак-бабай , Бу бармак-әби , Бу бармак-әти , Бу бармак-әни , Бу бармак-нәни бәби, Аның исеме- чәнти ! 2.Баш бармак баш кашый, Имән бармак имән ташый, Урта бармак утын яра, Атсыз бармак ат җигә , Чәнти бармак чәй эчә . Җырлы - биюле уеннар «Чума үрдәк , чума каз ...» Уйнаучылар кара- каршыга ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга — кул тотыналар . Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар: Чума үрдәк , чума каз , Чума үрдәк , чума каз , Тирән күлне ярата шул , ярата . Тирән күлне ярата шул , ярата . Булат үзенә иптәш сайлый Булат үзенә иптәш сайлый , Белмим кемне ярата шул , ярата . Белмим кемне ярата шул , ярата .

Слайд 8

“Күңелле Сабантуй ” Татар халык бәйрәме “Сабантуй” турында төп төшенчәләр бирү, тарихы, йолалары белән таныштыру. Татар халкының традицияләре, гореф-гадәтләре , осталыклары (чигү, читекләр тегү, зәркән бизәнү әйберләре ясау) белән таныштыру . Татар халкының гореф – гадәтләренә кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү, шул гадәтләр аша итәгатьлелек, бер – береңне хөрмәт итү кебек сыйфатлар тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксынуны үстерү. Татар халкының гореф – гадәтләренә кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү, шул гадәтләр аша итәгатьлелек, бер – береңне хөрмәт итү кебек сыйфатлар тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксынуны үстерү. Укучыларда диалогик сөйләм үстерү. Фонетик-лексик күнекмәләр үстерү. Грамматик күнекмәләр үстерү .

Слайд 9

“Нәүрүз ” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата . “Нәү” – яңа, “рүз” – көн дип тәрҗемә ителә . Борынгы бәйрәмне кешеләр атна буе дәвам иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр , туган–тумачага , күрше – күләнгә миһербанлык кылганнар , ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. “ Нәүрүз” бәйрәме”

Слайд 10

Йомгаклау Укытучыларның төп бурычы укучыларга ике мәдәният арасында дөрес психологик мөнәсәбәт оештыру. Без рус телендә сөйләшүче укучыларда татар милләтенә карата ачык, толерант булу, хөрмәт белән карау кебек сыйфатларны булдырырга, укучыларда татар телен өйрәнүгә психологик яктан уңай караш тәрбияләргә тиешбез. Шәхеснең акыл эшчәнлеген төрле яклап үстерүне күздә тотып, никадәр яңа алымнар, шартлар, технологияләр барлыкка килде. Шулар арасында милли рухлы хәзинәбез күмелеп калмасын иде. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Халык бәйрәмнәрен саклап калу, аларны кабат җанландыру, өйрәнү , җәмгыятебезнең бәйрәм культурасын баета , халыклар дуслыгын ныгыта .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы Р.Х. Ягъфәрова...

“Ашамлыклар” темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү.

Планирование урока с использованием обучающих структур сингапурского метода обучения....

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

Бу максаттан чыгып бурычлар билгеләдек:1.                     Рус балаларында татар  халкының т...

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНДА, “КИБЕТТӘ” ТЕМАСЫН АҢЛАТКАНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН ФАЙДАЛАНУ

Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, у...