Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе
план-конспект урока (3 класс) по теме

Фатихова Венира Галимзяновна


35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителем и учеником, между учеником и учеником. При повторении временных форм глагола используется интерактивная доска. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

3 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Укытучы: Фатыйхова Венира Галимҗан кызы

Дәреснең темасы: ”Мин вакытны әйтә беләм” темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү.

Дәреснең максатлары:

  1. Коммуникатив максат:
  • сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү;
  • язма сөйләм күнекмәләрен үстерү: өйрәнелә торган материал нигезендә җөмләләр төзеп язу.
  1. Белем һәм күнекмәләрне үстерү максатлары:
  • өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү;
  • үткән заман хикәя фигыльләрне дөрес итеп куллана белүләрен камилләштерү;
  • укучыларның хәтерен, игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү;
  • парлап һәм төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү.
  1. Тәрбияви максат:

укучыларда төгәллек, җаваплылык  кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Грамматик материал:

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларына җавап бирү.

Лексик материал: сәгать, йокы, дәрес әзерли, сәгать ничәдә? сәгать икедә.

Сөйләм үрнәкләре: Сәгать ничә? Сәгать унике. Сәгать ничәдә киләсең? Син сәгать ничәдә йокыдан торасың? Мин сәгать җидедә йокыдан торам.

Дәрес тибы: катнаш дәрес.

Укыту методлары: өлешчә эзләнү методы, әңгәмә, күрсәтмәлелек

               

 Җиһазлау: интерактив такта, медиапроектор, төркемдә эшләү өчен карточкалар,  дәрес темасы буенча презентация, сәгать, Белмәмеш рәсеме

     

Материал: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”, дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр – укучыларның үз эшчәнлеген оештыра белүе.

Метапредмет нәтиҗәләр – күзәтеп нәтиҗә ясау, иптәшләре фикерен тыңлау, уртак фикергә килү.

Предмет нәтиҗәләре  –  үткән заман хикәя фигыльләрне дөрес итеп куллана белү, сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү.

Дәрес барышы.

І. Оештыру моменты.

 Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән шигъри зарядка үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

Күрсәтмәлелек:

  • презентация слайды

 І. Оештыру моменты.

  1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

- Балалар, барыгыз да матур итеп басыгыз. Исәнмесез, хәерле иртә.

- Бүген мәктәпкә бик күп кунаклар килде. Алар татар теле укытучылары. Сезнең ничек итеп татар телен өйрәнгәнне күрергә диеп килделәр. Кунакларга таба борылып, алар белән матур итеп исәнләшегез.

- Ә хәзер үзебезгә хәерле иртә телик.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле иртә. (3 нче слайд)

Хәерле иртә, күзләрем (күзләрне сыйпау)

Уяндыгызмы? (биноколь ясау)

Хәерле иртә, колакларым (колакларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (кул учларын колакларга кую)

Хәерле иртә, кулларым (кулларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (кул чабу)

Хәерле иртә, аякларым (аякларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (аяклар белән тыпырдау)

Хәерле иртә, кояш ( уң кулны сул куларкасына

куеп , бераз авыштыру)

Мин уяндым (башны бераз янтайтып, елмаю).

    - Менә, балалар, кояш та сезгә карап елмая. (4 нче слайд). Барыбызның да кәефе әйбәт. “Дәрестә барыгыз да укытучыны игътибар белән тыңлагыз, тырышып эшләгез”, - диеп әйтә сезгә кояш. Яхшы кәефләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

2. - Бүген кем дежур?

    - Бүген ничәсе?

    - Атнаның кайсы көне?

    - Сыйныфта кемнәр юк? (.....)

3. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе. ( 5 нче слайд)

    - Карагыз әле тактага, Белмәмеш кая йөгерә ул?  

    - Автобуска йөгерә.

    - Ул кая ашыга. Он куда торопится?

    - Мәктәпкә, дәрескә.

    - Белмәмеш йөгерә, ашыга, ә дәрескә вакытында килеп җиттеме соң? Торопился, торопился Незнайка, а вовремя приехал в школу на урок? Вот где вот он?  

      - Опоздал.

      - Как вы думаете, почему он опоздал? Ул ни өчен соңга калган?

      - Я думаю, Незнайка не знает время.

      - Мин дә шулай уйлыйм. Я тоже так думаю. Белмәмеш бер дә төгәл малай түгел, вакытны да белми, режим дигән әйберне бөтенләй дә белми. Он и время не знает, не пунктуальный, вообще не знает, что такое режим и почему надо соблюдать его.

II. Өй эшен тикшерү.

Укытучы өчен максат: үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау.

Укучылар өчен максат: өй эшенең дөреслеген тикшерү.

Алымнар:

1. Өй эшен уку.

2. Хаталарны ачыклау, төзәтү.

3. Дөрес итеп уку.

II. Өй эшен тикшерү.

1. – Белмәмеш килеп җиткәнче өй эшен тикшерә торыйк. Балалар, сезгә өй эше итеп 39 нчы биттәге 10 нчы күнегү бирелгән иде: дустыңа сораулар биреп, җавапларын язып килергә кирәк иде. Эшли алдыгызмы? Тикшерәбез.

Көтелгән җавап: Мин өй эшен әзерләдем.Өйгә эш итеп атнаның җиде көнен өйрәнергә кушылган иде. Мин бүген ... бишле алдым. Миңа .. дәресләре ошый.

ІІІ. Үткәннәрне актуальләштерү

Укытучы өчен максат: билгеле үткән заман хикәя фигыль формасын дөрес итеп куллануларына, үзләренә бәя бирүләренә ирешү, интерактив тактада эшләү күнекмәләрен ныгыту.

Укучылар өчен максат: билгеле үткән заман хикәя фигыль формасын дөрес итеп куллана белү.

Алымнар:

1. Интерактив тактада эшләү.

2. Хаталарны ачыклау, төзәтү

Күрсәтмәлелек:

  • презентация слайды;

ІІІ. Үткәннәрне актуальләштерү

2. 40 нче бит, 3 нче күнегү. – Прочитайте предложения о Гали и найдите в предложениях слова, отвечающие на вопрос нишли? (телдән эшлибез)

3. 4 нче күнегү. – Измени глаголы из упражнения 3 по образцу и запиши их.

Үрнәк: Нишли?                       Нишләде?

             тора                               торды

4. Интерактив тактада эшләрне тикшерәбез. (6 нчы слайд)

- Дөрес, бик әйбәт. (Син ... яңадан уйлап кара...)

- Какие  же окончания нам помогают сказать о действиях, которые уже произошли?

Көтелгән җавап: Сказать о действиях, которые уже произошли, помогают окончания: -ды/-де, -ты/-те.

2.  Слайд белән эшләү. (7 нче слайд. Нишләде?)

- Давайте ещё раз вспомним правила, которые мы изучили.

Говорить о действиях, которые уже произошли, помогают аффиксы -ды/-де,  -ты/-те, которые присоединяются к начальной форме глагола.

Күрсәтмәлелек:

  • презентация слайдлары

Физкультминут (  8 - 9 нчы слайдлар)

Яздым җөмлә, иҗек, сүз.

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем: ял итсен,

Ачам күзем: күп күрсен!

Тагын йомам, тагын ачам,

Бер йомам да бер ачам.

ІV. Яңа тема өстендә эш.

Укытучы өчен максат: яңа теманы өйрәнүгә кызыксынучанлык уяту.

Укучылар өчен максат: өйрәнгән сүзләрне актив сөйләмгә кертү.

Күрсәтмәлелек:

  • сәгать,  
  • Белмәмеш рәсеме,
  • сөйләм үрнәге

ІV. Яңа тема өстендә эш.

  1.  - Менә, көчкә-көчкә Белмәмеш дәрескә килеп җитте (рәсемне күрсәтәм).

    - Балалар, Белмәмеш вакытны белми дидек, ә сез беләсезме соң?

    - Без хәзер татар телендә вакытны әйтергә өйрәнербез, Белмәмешне дә өйрәтербез. Сез ризамы? (Сәгатьне  күрсәтәм).

2. Аудирование.

Сәгать [сәгәт], ничә, җиде, йокы, торасың, киләсең

3.  Сүзлек эше (тактада язылган).

    сәгать – часы

    йокы - сон

    Сәгать ничә? – Сколько времени?

    Сәгать ничәдә? – Во сколько часов?

    Сәгать икедә. – В два часа.

    Дәрес әзерли. – Делает уроки.    

- Сүзләрне укытучы артыннан кабатлау, хор белән кабатлау, берәм-берәм кабатлау.

 3. – Минем арттан кабатлагыз (тактадагы схема буенча).

- Сәгать ничә?

- Сәгать унике.

 - Сәгать ничәдә киләсең?

- Мин сәгать дүрттә киләм.

- Син сәгать ничәдә йокыдан торасың?

- Мин сәгать җидедә йокыдан торам.

4. Сәгать буенча вакытны әйтү.      

      Сәгать ничә?   Сәгать ничәдә?  

V. Ныгыту

Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә укучыларның эшчәнлеген активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белү.

Метод:

Төркемнәрдә эшләү.

Рәсем буенча җөмләләр төзү.

Күрсәтмәлелек:

  • төркемнәрдә эшләр өчен карточкалар,
  • презентация слайды,
  • сәгать

Күрсәтмәлелек:

  • презентация слайды,
  • үз-үзеңә бәя бирү өчен сигнал түгәрәкләре

 V. Ныгыту

1. Дәреслек белән эшләү.

   40 нчы бит, 2 нче күнегү.

     -  Сәгать ничә?

2. – Бүген без дәрестә Галинең режимы турында җөмләләр укыдык, яздык инде. Ә Гали тагын нәрсәләр эшли белә икән, 5 нче күнегүдәге рәсемгә карап, Гали турында сөйләргә өйрәнегез. Шул турыда җөмләләр төзеп язарга кирәк. Бу эшне сез төркемнәрдә эшләрсез. Әйбәтләп уйлагыз.

Галиның режимы.

Гали  дәрес әзерли.

Гали  музыка тыңлый.

Гали  тимераякта шуа.

Гали  чәй эчә.

Гали  китап укый.

Гали  рәсем ясый.

Гали телевизор карый.

 

3. Гали турында җөмләләрне укыту.   (10 нчы слайд)

- Эшегезне тикшерик. Беренче җөмләне ничек төзедегез? (Һәр төркемнән башта җөмләне укытам, аннары слайд буенча берәр җөмләләп тикшерәбез.)  

- Төркемдә барыгыз да эшләдегезме? Бер-берегезгә булыштыгызмы? Тыныч эшләдегезме? Хаталарыгыз күп булдымы? Үзегезгә нинди бәя бирә аласыз?

4. “Вакытны әйтә беләм” темасына диалоглар төзү (парлап эшләү). Сорауны теләгән кешегә бирегез.

- Эмиль, сәгать ничә? (Сәгать буенча күрсәтә)

- Сәгать ....

VI. Рефлексив  бәяләү этабы.

Укытучы өчен максат:

укучыларны дәрестә эшләнгән эшләргә  нәтиҗә ясый белергә, дәрестә нәрсә аңлашылды, ә нәрсә аңлашылып бетмәде, шуның турында үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү.

Укучы өчен максат: дәрестә эшләнгән эшләргә күзәтеп нәтиҗә ясый, иптәшләре фикерен тыңлап, уртак фикергә килә белү, үз фикереңне әйтә белү.

Күрсәтмәлелек:

  • презентация слайды,
  • бәя бирү өчен шаблоннар

VI. Рефлексив  бәяләү этабы.

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Ә проблемасы? Белмәмеш дәрескә вакытында килеп җиттеме?

- Ни өчен вакытны белергә кирәк?

Рефлексия

- Без дәрес башында нинди күнекмәне бәяләдек?

 Какое умение мы оценивали в начале урока?

(умение правильно определять и называть время на татарском языке).

- Кем вакытны әйтә белергә өйрәнде, кем ахыргача өйрәнеп бетмәде – үзегезгә бәя бирегез.

- На столах лежат шаблоны для оценивания, как вы оцениваете себя, выберите такой шаблон.    

Өй эше бирү: 41 нче бит, 6 нчы күнегү – спроси у Гали, когда он выполняет эти действия.

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Исемнәрнең I һәм II зат берлек сан тартым белән төрләнеше” темасы буенча лексик грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

1 сыйныфның рус төркемнәре өчен сингапур структурасын кулланып төзелгән татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...

4 нче сыйныф татар теленнән методик кулланма(Җамалетдинова дәреслеге буенча)

4 нче сыйныф татар теленнән (Җамалетдинова дәреслеге буенча) дәрес эшкәртмәләре...

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресеДәреснең темасы: Кыш. (Дәрес-сәяхәт)Дәреснең максаты: 1. Рус телле балаларның тема буенча белем-кү...

“Шәһәрдә һәм авылда” темасы буенча лексик-грамматик материал.

ldquo;Шәһәрдә һәм авылда” темасы буенча лексик-грамматик материал темасына дәреснең технологик картасы....

“Күмәч” рус халык әкияте буенча татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Дәрес эшкәртмәсе коммуникатив технологияләргә таянып сөйләмгә чыгу ысулларын күрсәтә....

“Татарстан – минем туган илем” темасы буенча сөйләм телен үстерү дәресе.

ldquo;Татарстан – минем туган илем” темасы буенча сөйләм телен үстерү дәресе.3 нче сыйныф, рус төркеме....