“Исемнәрнең I һәм II зат берлек сан тартым белән төрләнеше” темасы буенча лексик грамматик күнекмәләрне камилләштерү.
план-конспект урока (1 класс) на тему

Җәләлова Лилия Раил кызы

1 сыйныфның рус төркемнәре өчен сингапур структурасын кулланып төзелгән татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл singapur_res_1_kl._tartym_zalyalova.docx629.87 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Исемнәрнең  I һәм II зат берлек сан тартым белән төрләнеше” темасы буенча лексик грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәрес максатлары: (укытучы өчен)

1.Тән әгъзаларын атаучы лексиканы сөйләмдә куллана белүне камилләштерү;

2. Исемнәрнең берлек санда I, II затта төрләнеш формасын кабатлау;

3.Кай җирең авырта? Соравын әйтә һәм аңа җавап бирә белү;

4. Актив аралашуга тарту, төркемнәрдә эшләү аша дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштырырга булышу.

Укучылар өчен:

            Аффиксларны урынлы куллана белү күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: интерактив такта, дәреслек, сузлекләр, карточкалар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

* Исәнләшү (укытучы белән һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)

- Исәнмесез, укучылар!

- Хәерле көн!

- Хәлләрегез ничек?

- Бүген кем дежур?

- Сыйныфта кем юк?

- Ничә укучы юк?

- Алар авырыйлармы?

*Көн торышы буенча әңгәмә.

*Уңай психологик халәт тудыру.

Балалар кара-каршы утыралар, өстәл артында дүртәү утыралар.Һәр бер укучының үз номеры бар.

1. Сигнал тишины.

-«балалар» сүзен ишеткәч, балалар кабатлыйлар һәм кулларын күтәрәләр

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Фонетик-лексик зарядка.

-         Прослушайте и укажите эти части тела.

Баш, бит, күз, чәч, колак, кул, муен, аяк.

-         Прослушайте и укажите слова со звуком КЪ.

Баш, бит, күз, чәч, колак, кул, муен, аяк.

2. Тейк оф – тач даун ( встать и сесть)

-Балалар,  мин тән әгъзаларын күрсәтәм, сез риза булсагыз, басасыз:

Борын,баш,колак,чәч,күз,кул,аяк

- Дөрес. Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?(эти слова на какой вопрос отвечают?)

- Нәрсә?

Бик дөрес.Рәхмәт.

Дәреснең төп өлеше.

-А теперь давайте скажем, что эти части тела мои.(Бер бала тән әгъзаларын

күрсәтә, калганнары аның артыннан кабатлый.

Минем башым. минем күзем, минем чәчем, минем колагым...

Рәхмәт. Нәтиҗә ясала.

 Если предмет мой, значит, мы какие оканчания прибавляем?

-ЫМ, - ЕМ

Дөрес, рәхмәт

Атеперь кто скажет, что эти части тела твои?

Синең башың. синең күзең, синең чәчең, синең колагың...

Рәхмәт. Нәтиҗә ясала.

III. Ныгыту

Таблица буенча тартым кушымчаларын искә төшерү.

Слайд 2

  1. Карточкалар белән эш.

Конэрс (по углам комнаты)

Һәр балага карточкалар бирелә. Алар 30 секунд эчендә уйлыйлар, сүзләргә кушымчалар ялгыйлар, һәм үз почмакларына басалар.Үзләренә пар табалар, бер-берсенә кагыйдәне 15 секунд эчендә сөйлиләр.(слайдтан җавапларын тикшерү)Укучыларның җаваплары тыңланыла.

Минем     күз...

Синең       муен...

                 

2. Таймд раунд робин (время говорить по кругу)

  – Балалар, сезнең алдыгызда сүзләр белән карточкалар. Сезгә уйлар өчен 30 секунд бирелә, аннан 15 сек  эчендә һәрберегез сүзләр белән җөмләләр төзи. Беренче булып 1 нче номерлы укучылар башлый.

(Һәр бала 15 сек эчендә җавабын сөйли, дүртесе дә әйтеп чыга)

Минем кулым чиста.

Синең күзең зәңгәр.

Минем башым авырта.һ.б.

  1. Матур язу күнегүе.

(Бер җөмләне дәфтәргә язып кую)

Ял минуты.  Микс- пэа -шэа.

Балалар, әйдәгез такта янына чыгабыз, биибез (йөриләр) музыка уйный. Музыка туктагач, үзегезгә  пар табасыз. Һәм сорау тыңлыйсыз. 30 сек. уйлыйсыз. Һәм 15 секунд эчендә башта берегез җавап бирә, аннары 15 сек икенчегез. Җавапны тикшерәбез: Беренче былып ... җавап бирә:

Кешедә ничә кул? (2)

Бер кулда ничә бармак? (5)

Кешедә ничә күз? (2)

Кешедә ничә колак? (2)

  Дәреслек белән эш.

Дәреслектән  диалогны уку, кычкырып уку, эчтән уку, парлап уку

Рэлли Робин – Rally Robin (диалог с партнёром по плечу)–  балалар диалогны сәнгатьле итеп укыйлар.

Дәү әни, хәлең ничек?

Башым авырта.

Температураң бармы?

Бар.

Мә, дару эч.

Рәхмәт, улым

IV. Йомгаклау. Нәтиҗә. Бәяләү.

Рәхмәт, балалар, нәтиҗә ясыйк: без бүген нинди тема өйрәндек? Аларның аффиксларын искә төшерегез. Дәрес буенча сорауларыгыз бармы?

Актив катнашкан укучыга фишка бирү. Саубуллашу ( бер-берсе белән һәм укытучы белән саубуллашалар).

1нче В сыйныфының рус төркемендә

Сингапур алымын кулланып,

 “Исемнәрнең  I һәм II зат берлек сан тартым белән төрләнеше” темасы буенча үткәрелгән татар теленнән ачык дәрес.

Җәләлова Лилия Раил кызы.

159 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Стена ВКонтакте

Инфодосье

Пословицы и поговорки о здоровье

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес планы

4не сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасы буенча дәрес планы....

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы.

1нче сыйныфның рус төркеме өчен "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы....

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

Татар теленнән "Телнең лексик берәмлекләре" темасы буенча ачык дәрес

3 нче сыйныфта үткәрелгән әлеге дәрестә синоним. антоним, омоним,  фразеологизмнарны кабатлау һәм ныгыту каралган...

“Шәһәрдә һәм авылда” темасы буенча лексик-грамматик материал.

ldquo;Шәһәрдә һәм авылда” темасы буенча лексик-грамматик материал темасына дәреснең технологик картасы....