Татар теленнән "Телнең лексик берәмлекләре" темасы буенча ачык дәрес
план-конспект урока (3 класс) на тему

Ахметшина Лейля Сулеймановна

3 нче сыйныфта үткәрелгән әлеге дәрестә синоним. антоним, омоним,  фразеологизмнарны кабатлау һәм ныгыту каралган

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_nche_syynyfta_tatar_telenn_achyk_dresnen_plany.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче сыйныфта татар теленән ачык дәреснең технологик картасы

Тема: “Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе” темасын ныгыту

Максат: Белем һәм уку күнекмәләрен ныгыту.Уку  активлыгын, язма һәм әйтмә сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Сөйләм телен баету

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Предметлы УУГ:

Телебездә антоним, синоним, омонимнарны дөрес куллана белергә өйрәтү

Фразеологизмнарның сөйләмне бизәү чарасы булуын исбатларга өйрәтү

Шәхси: Үзеңнең  ихтыяҗларыңны  канәгатьләндерүдә телнең лексик берәмлекләрен урынлы һәм дөрес  куллана, уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;

Метапредметлы УУГ:

Регулятив: тиешле кагыйдәләрне  модельләштерә белүгә ирешү;

Танып белү: эш барышында өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;

Коммуникатив: үзеңнең фикереңне дәлиилли белү; дөрес үзбәя кую; төркемнәрдә, парларда эшли белү.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, экран, предметлы рәсемнәр,

Дәрес барышы:

Предметара бәйләнеш: , рус теле, рус әдәбияты, әйләнә-тирә дөнья

Материаль- техник  җиһазлау: И.Мияссарова авт. 3 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге һәм 1 нче кисәк эш дәфтәре, карточкалар, татар теле буенча КИМ материалы, компьютер, экран, презентация

Дәрес тибы : белемнәрне ныгыту дәресе

Дәрес барышы

I.Ориенлаштыру. Мотивлаштыру.

1. Уңай халәт тудыру. Укучылар  бер – беребезгә уңышлар телик. Иптәшләребезгә уңай энергия бүләк итик.

II.Актуальләштерү.

1.Дәфтәрдә эш. Число, матур язу күнегүе.

2.Сүзлек диктанты( Акбур, ашъяулык, аръяк, бияләй, булдыклы, ап-ак, әти-әни, авыр)

Ап-ак, әти-әни сүзтезмәләре белән җөмләләр язу

3. Тикшерү.Үзбәя.

2.Белемнәрне тигезләү.Конэрс структурасы

“Синоним”, “Антоним”, “Омоним ”, “Фразелогизм”

Безнең сыйныфта “Синоним”, “Антоним”,”Омоним”, “Фразеологизмнар” дигән почмаклар бар.Сез шуларның кайсын сайларсыз? Кәгазь кисәгенә язып куегыз. Ни өчен сайлаганыгызны  3-5 сек.уйлагач аңлатырсыз. Почмакта кул күтәреп пар эзләгез, ни өчен бу почмакны сайлавыгызны аңлатыгыз. Аны да тыңлагыз.

III.Уку мәсьәләсен  кую.

Слайдта  мәкаль: Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар.

Безнең почмаклардагы  язу белән мәкаль арасындагы бәйләнешне беләсезме? Белергә телисезме? Ни өчен телисез?

 IV.Уку мәсьәләсен чишү.

1.Куиз-куиз-трейд структурасы. Укучыларга карточкалар таратыла. Анда антоним, синоним, омоним, фразеологизмнар язылган.

Фразеологизмның мәгънәсен анлат

Борчак атарга ярата

Фразеологизмның мәгънәсен анлат

Кәкре каенга терәтү

Фразеологизмның мәгънәсен анлат

Башы күккә тию

Фразеологизмның мәгънәсен анлат

Авызына су капкан

Бу сүзләрнең синонимнарын әйт

Җылы-

 Пычрак-

Бу сүзләрнең синонимнарын әйт

Ямьле-

Чиста-

Омонимнарны  аңлат

Көл-Көл

Омонимнарны  аңлат

Яз-Яз

Бу сүзләрнең антонимнарын әйт

Суык-

Бәләкәй-

Бу сүзләрнең антонимнарын әйт

Озын-

Саран-

Бу сүзләрнең антонимнарын әйт

Керә-

Уңган-

Омонимнарны  аңлат

Май-Май

Слайдта табышмаклар, җаваплары сыйныф бүлмәсендә макетлар һәм уенчыклар рәвешендә

2.Табышмаклар уку, җавапларын табу. Антонимнарын, синонимнарын, омонимнарын табарга

а)   Җәй дә яшел чапанлы,

      Кыш та яшел чапанлы ( чыршы).

 ә)  Яз  килсә,  киенә

      Көз килсә, чишенә  ( агач)

б)  Җәен соры,  кышын ак

     Аңа шулай яхшырак  (куян)

в) Энәләре үзе белән йөри, Үзе тегә белми. ( керпе)

г)

3. 2015 ел - Татарстан республикасында нинди ел? Менә шушы уңайдан безнең сыйныфның паркын ясарга кирәк дип уйлыйм. Исем уйлап табыйк ( литературное чтениедәге притчаны  искә төшерик)”Мәхәббәт паркы”

Нәрсәләр һәм кемнәр арасында мәхәббәт булырга мөмкин?

Үзебезнең парк турында  реклама языйк. Төркемнәргә файдалану өчен сүзләр бирелә. Синонимнар, антонимнар, омонимнар кулланырга кирәк булачак.

Бу парк - бик матур һәм ямьле. Монда чиста, саф һава. Паркка  керү һәм  чыгу бушлай. Ачык авыз булма, күреп калырга өлгер. Һәр нәрсәгә мәхәббәт белән карасагыз, нәфрәтегез югалыр.

4.Физкульминутка  “Шүрәле”

5. Шүрәле биреме

 Яфраклардагы сүзләр белән җөмләләр язу.

V. Модельләштерү.

Синоним                         Омоним                       Антоним                 Фразеологизм

                                                                                                                       

VI.  Өй эше. Әдәбият елы уңаеннан берәр хайван турында синоним, антоним, омоним сүзләр кулланып  иҗат эше язып килергә. Үрнәккә Чулпанның шигырен уку

VII.Рефлексия

-Бүгенге дәрестә нәрсәне ныгытырга теләгән идек?

-Максатыбызга ирештекме?

-Бу белемнәр тормышта кайда һәм кайчан кирәк булыр ?

- Үзбәя


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар теленнән ачык дәрес 2-4 классларда

Азкомплектлы башлангыч сыйныфларда  яңа уку стандартлары буенча2нче сыйныфта һәм 4 нче сыйныфларда татар теле дәресе.     2класс:Тема:Предметны  белдергән сүзләр.4класс:Т...

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча 2 нче кечкенәләр төркемендә күрсәтелгән ачык шөгыль конспекты "Куянкай белән сәяхәт".

Тема:Куянкай белән сәяхәт.Максат:Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре              турында  бе...

Р.З.Хайдарова УМК сы буенча әдәби укудан 2 нче сыйныфта ачык дәрес "Яз билгеләре"

Р.З.Хайдарова  УМК сы буенча әдәби укудан 2 нче сыйныфта ачык дәрес "Яз билгеләре"...

Р.З.Хайдарова УМК сы буенча әдәби укудан 3 нче сыйныфта ачык дәрес "Өч ул"

Р.З.Хайдарова  УМК сы буенча әдәби укудан 3 нче сыйныфта ачык дәрес "Өч ул"...

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсе Тема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика.

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсеТема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика....