2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсе Тема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика.
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс)

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән

ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok.docx22.38 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән

ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика.

Максат  һәм бурычлар:

             1.Балаларда кыргый һәм йорт хайваннары турында күзаллау булдыру.

               2.Кыргый һәм йорт хайваннары арасындагы аерманы ачыклау.

               3.Уз кузәтуләрен,фикерләуләрен,нәтиҗә чыгаруларын формалаштыру.

               4.Йорт хайваннарының кешегә файдасы һәм аларны саклау,тәрбияләү турында аңлату.

Шәхси гамәлләр: -күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Регулятив гамәлләр: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-эшләгән эшнең сйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Танып-белү гамәлләре:

-дәреслектә ориентлаша белү;

-төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

-дәреслектәге мәгълүматлар белән эшли белү.

Коммуникатив гамәлләр:

тормыш тәҗрибәсен куллану;

-күршең белән хезмәттәшлек итү.

Көтелгән нәтиҗә:

1.Хайваннарның кеше тормышында әһәмиятен аңлау.

2. Йорт һәм кыргый хайваннар арасындагы аермалы һәм охшаш якларны билгеләү.

3. Кыргый һәм йорт хайваннарын таный белү.

4. Дәресне йомгаклап бирелгән сорауларга җавап бирү.

Предметара бәйләнешләр: татар теле, математика, әдәби уку.

Җиһазлау: рәсемнәр, компьютер, презентация

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Метод: әңгәмә

Эш төре: төркемләп, индивидуаль

Материал: Плешаков “Әйләнә- тирә дөнья”, 1 кисәк.

 

Дәрес барышы:

1.Оештыру.Эшкә кызыксыну тудыру.

Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Әйдәгез, бер-беребезне сәламләп алыйк.

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн, һәммәбезгә дә!

2. Актуальләштерү. -Укучылар, әйдәгез, бүгенге һава торышын билгеләп үтик. ( Һәр укучы урыннарда болыт, кояш, яңгыр, кар рәсемнәренең шартлы билгеләре белән эшли). Бүген көн нинди? ( Бер укучы тактага чыгып эшләп күрсәтә).

3. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

Укытучы эшчәнлеге

-Укучылар ,бүгенге  дәрес темабызны шушы рәсемнәрне дөрес тоташтыргач белерсез. (Рәсемнәр таратыла, укучылар рәсемне җыя)

Нәрсәләр турында сөйләшәбез? (Хайваннар)

- Ә хәзер мин сезгә табышмаклар укып китәм, җавапларын табыгыз. (Дәреснең темасын ачыклау).

1.Болында яшел чирәм

Ашап тамагы туя

Сөт алып кайттым сезгә дип,

Муу,дип мөгрәп куя.(сыер)

2.Бөдрә йонлы, ап-ак тунлы

Эрләми дә текми дә

Кешене киендерә.(сарык)

3.Мөгезе зур,койрыгы кыска(кәҗә)

4.Борыны төймә, койрыгы кәкре.(дуңгыз)

(рәсемнәр  тактага куела)

  • Балалар боларны бер сүз белән ничек әйтеп була?

(йорт хайваннары). 

- Ә тагын нинди хайваннар була?

-  Кыргый хайваннар .

- Уйлап карагыз әле,бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-Кыргый һәм йорт хайваннары.

-Дәрескә нинди максат куярбыз?

4Яңа тема өстендә эш

1. Укучы эшчәнлеге.

Укучыларны презентация белән таныштыру, йорт хайваннарының һәм кыргый хайваннарның исемнәрен әйтү

2. Укытучы эшчәнлеге.

Әңгәмә: нинди хайваннарны йорт хайваннары дип, ә ниндиләрен  кыргый хайваннар дип атыйлар?

- Кыргый хайваннар табигатьтә яши, азыкны үзләре таба, яшәр өчен урын төзи.Балаларын үзләре үстерә,ә йорт хайваннары кеше янәшәсендә яши,аларны кеше тәрбияли. Алар нәрсә белән туклана сон? ( Өй эшен кабатлап китү, кыргый һәм культуралы үсемлекләр).

-Ничек уйлыйсыз: йорт хайваннары кайдан килеп чыккан соң? (Эт турында әкият сөйләнә

Борын заманда кешеләр тау куышларында яшәгән. Алар ерткыч хайваннардан бик курыкканнар. Бер акыллы кеше узе яши торган жиргә килгән буреләрне ашата башлаган. Буреләр әкренләп юашлана, ә анын балалары кешегә ияләшә башлаганнар һәм шунда яшәп калганнар. Буре балалары - ерткыч тугел, ә йорт хайваннары-эткә әйләнгәннэр. Алар кешене дошманнардан сакларга, ярдәм итәргә өйрәнгәннәр. Вакытлар үткән, куп кенә хайваннар әкренләп кешегә ияләшкәннәр. Хэзер инде кешеләр үзләренен йорт хайваннарыннан башка яши дә алмыйлар.)

2. Укучы эшчәнлеге. 1.Укучылар йорт һәм кыргый хайваннарны аералар.( Тактада эшлиләр). Йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар яшәгән урынны тасвирлаган ике картина астына хайваннарны урнаштыралар.

2. Хайваннар тавышын тыңлау, исемнәрен әйтү

3.“Кем нәрсә ярата?” уены

Эт- сөяк рәсеме

Песи- сөт рәсеме

Кәҗә- кәбестә рәсеме

Сыер- печән рәсеме

5. Физкультминутка.

6 . Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы эшчәнлеге.

Ике төркемгә бүленеп эшләү,  кайсы әйберне нинди хайван бирүен тикшерү:

Сыер бирә (сыр, творог, йогурт, май, каймак)

Тавык бирә (йомырка)

Умарта ( бал)

Сарык, кәҗә бирә( йон, бияләй, носки).

  Нәтиҗә:

 Кеше йорт хайваннары турында даими кайгыртып тора; аларны ашата,чистарта, сәламәтлеге турында кайгырта. Җәй көне аларга күп итеп азык  әзерли, җылы абзарлар төзи. Кыш һәм яз көннәрендә аларның балалары туа.(рәсемнәр күрсәтелә)

Зоопарк турында әңгәмә.

-Укучылар, шундый урын бар.  Анда төрле илнең хайваннарын бер үк вакытта күреп була. Бу нинди җир? (зоопарк)

  Зоопарк сүзе нәрсәне аңлата? (Кыргый хайваннар асрый торган җир, без дә аларны күзәтә алабыз).

Сезнең зоопаркта булганыгыз  бармы? Тагын буласыгыз киләме?Әйдәгез мин сезне үзем белән зоопаркка алып барам.

Читлектә нәрсәләр яши? Читлеккә якын барырга ярамый. Бу бик куркыныч.

 

Мөстәкыйль эш.

7. Рефлексия. Эшкә нәтиҗә ясау.   

-Дәрес сезгә ошадымы? Кайсы бирем күбрәк ошады?

-Нәрсәдә кыенсындыгыз?

-Боларны тормыш өчен кирәк дип саныйсызмы?

-Без хайваннарны нишләтергә тиеш?

   Хайваннар белән аралашу кешеләр тормышын яхшырак, кызыклырак итә. Ләкин  һәрбер хайван зур яки кечкенә булуына карамастан үзенә игътибар, ярату тәлап итә. Бөтен җәнлекләр дә кешеләргә бертөрле ияләшмиләр. Берәр йорт хайваны алганчы, аны бөтен яклап өйрәнергә кирәк. Һәр йорт хайванын тәрбияләргә кирәк. Хайваннарга  яхшы күңелле булыйк!

Яраткан йорт хайваны турында сөйләргә әзерләнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация Тема "Кыргый хайваннар"

Презентация составлена для изучения детьми названий животных на татарском языке. Использованы изображения зайца, лисы, волка, медведя, ежа,...

Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары

презентация по окружающему миру...

Кыргый һәм йорт хайваннары. 1 класс

Укучыларның кыргый һәм йорт хайваннары турында күзаллауларын булдыру; йорт хайваннарын караганда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру; үзләренең күзәтүләреннән чыгып сөйли, уйлап фикер йөртә бел...

Презентация "Кыргый һәм йорт хайваннары"

укучыларның “Кыргый хайваннар” темасы буенча белемнәрен                             ныгыту, коммуникатив сәләтләрен үстерү, т...

Әйләнә-тирәдән дәрес "Кыргый һәм йорт хайваннары"

Кыргый һәм йорт хайваннары арасында аерманы ачыклау....

Тема Кыргый хайваннар. Дикие животные

Занятие по теме Дикие  животные...