Тема Кыргый хайваннар. Дикие животные
план-конспект

Гинятуллина Ләйсән Мансур кызы

Занятие по теме Дикие  животные

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_kyrgyy_hayvannar.doc31 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Кыргый хайваннар

Бурычлар:

1. Кыргый хайваннарга карата кайгыртучанлык һәм зоопаркта үз-үзеңне тота белү сыйфатлары тәрбияләү.

2. Уеннар һәм тирә-юнь белән тaнышу барышындa балаларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Кыргый хайваннар һәм аларның үзенчәлекләре турында белемнәрен баету.

Сүзлек: бурсык, маймыл, арыслан, фил.

Җиһазлар: өстәл өсте зоопаркы, рәсемнәр.

Эшчәнлек барышы

1. Табышмаклар:

а) Үзе кардай ап-ак ул,

Озын колак, бик сак ул.

Дошман күрсә, элдертә,

Кем аны куып җитә? (Куян)

б) Кош түгел – оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне бик ярата.

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

в) Асрамый да умарта,

Балны бик-бик ярата.

Кышын сөя йокыны,

Язгача тормый ята. (Аю)

 2. «Зоопаркка сәяхәт». Балаларга сораулар.

- Зоопарк ни өчен кирәк?

- Зоопаркта нинди хайваннар яши?

- Алар нәрсәләр белән тукланалар?

- Сезнең зоопаркка барганыгыз бармы?

- Сезне шаккаттырган хайван турында сөйли аласызмы?

- Сез ничек уйлыйсыз, хайваннарга кайда ныграк ошый: читлектәме, әллә иректәме?

3. Дидактик уен «Дөрес тап. Дөрес итеп билгелә» ( рәсемнәрдә кыргый хайваннарның яшәү урыннарын, ризыкларын, табигатькә ничек җайлашуларын ук ярдәмендә билгеләү).

4. Бармак уены:

Баш бармагым бүредер,

Имән бармагым – төлке,

Урта бармагым – бурсык,

Атсыз бармагым – аю,

Чәнти бармагым – куян,

Куянны кая куям?

5. Хәрәкәтле уен. «Куяннар һәм бүре».

Бер бала бүре, калганнары куяннар була. Уен барышында

куяннар үз урыннарында (түгәрәкләрдә) утыралар, ә бүре икен-

че якта (чокырда) утыра. Тәрбияче әйтә:

Ямьле болында куяннар

Сикергәләп йөриләр.

Як-якларына каранып,

Бүре килүен күзлиләр.

Куяннар урыннарыннан чыгып уйныйлар, ә бүре, чокырдан

чыгып, куяннарны тотмакчы булып йөри. Куяннар үз урыннарына

йөгерәләр. Тотылган куянны бүре үзе белән чокырга алып китә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация Тема "Кыргый хайваннар"

Презентация составлена для изучения детьми названий животных на татарском языке. Использованы изображения зайца, лисы, волка, медведя, ежа,...

Открытое занятие во второй младшей группе(социальный мир) на тему:"Знакомство с дикими животными леса."

План занятия: 1. Организационный момент: В гости приходит зайчик. 2. Игра «Доскажи словечко» 3. Работа с картинками по схеме. 4. Дидактическая игра «Найди маму» 5. Работа над предло...

Конспект урока предмет "Познание мира" тема"Как зимуют дикие животные"

Цель урока: формировать представление учащихся о том, как зимуют дикие животные; раскрыть причинно-следственные связи между живой и неживой природой зимой; развивать умение правильно и последовательн...

НОД в средней группе. Тема: «Домашние и дикие животные. Кошка»

Данный материал содержит краткосрочное планирование НОД в средней группе по теме "Домашние животные"....

Проверочные работы по предмету "окружающий мир" для 2 - 3 классов по темам: "Домашние и дикие животные", "Охрана животных", "Культурные и дикорастущие растения", "Здоровье - наше богатство", "Планеты и звезды".

Проверочные работы по предмету "окружающий мир" для 2 - 3 классов по темам: "Домашние и дикие животные", "Охрана животных", "Культурные и дикорастущие растения", "Здоровье - наше богатство", "Планеты ...

Открытый урок проект на тему "Домашние и дикие животные"

Открытый урок проект на тему "Домашние и дикие животные" для обучающихся с ТНР с применением ИКТ...

Внеурочное занятие на тему:Домашние и дикие животные"

Дата: 22.12.2015г.          Класс: 3-а класс.          Тема: Домашние и дикие животные....